Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова Марат Яруллин белән икесенә кагылышлы сорауларга җавап биргән

news_top_970_100
Ильмира Нәгыймова Марат Яруллин белән икесенә кагылышлы сорауларга җавап биргән
Фото социаль челтәрдән

Ильмира Нәгыймова белән Марат Яруллин ялдан фотолары белән социаль челтәрләрдә уртаклашкач, халыкның төн йокысы качты. Алар фотоларны җентекләп өйрәнде, табигатьнең охшашлыгына игътибар итте. Бергәме? Аерым ял итәләрме?

Җырчылар да бер-берсенә комментарийлар язып та халыкны «бутады». Артистлар белән кызыксынучыларның берише «бергә булсыннар иде» дип теләсә, икенчеләре Маратның Ильмираның балаларына әти булмаячагын искәртте, шулай ук, яшь егет ике балалы хатынны алмас инде, дип тә өметләнде.

«Сез бергә ял итәсезме?» – дигән сорау җырчыларга иң күп бирелгәнедер, мөгаен. Шул уңайдан бүген Ильмира Марат белән икесенә кагылышлы сорауларга җавап биргән.

«Марат белән төшкән фотогызны куегыз инде» дигән берәү, җырчылардан ялдан уртак фото көтеп, әмма Ильмира Марат белән әллә кайчан төшкән фото белән генә чикләнгән.

«Марат белән мөнәсәбәтләрегезне «ачарга» җыенасызмы?» – дип сораучыга: «Марат, әйдә ачып сал инде, рөхсәт итәм», – дип, Ильмира җаваптан качкан.

«Сез бит төрле урыннарда ял итәсез? Ә барысы да сез бергә дип уйлый», – дигән сорауга «Менә-менә», – дигән җавап белән чикләнгән Ильмира.

Үтә дә кызыксынучаннар Ильмираның – Танзаниядә, ә Маратның Таиландта ял итүен ачыклаган. Хәтта җырчыларны аерым күрүчеләр булуы турында да язганнар.

Ильмира Нәгыймованың Маратка: «Уян инде. Без бергә бит», – дигәне турында язган идек.

 

Фото: © Ильмира Нәгыймованың социаль челтәрдәге битеннән

 

Фото: © Ильмира Нәгыймованың социаль челтәрдәге битеннән

 

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 1 февраль 2023
    Исемсез
    Ботен халык ут Ютландском, ир егетлэребез исэн кайтсыннар Кемгэ кирэк ике сэер кешенен жулэр сатып юруе. Узлэрен Аллага тиннилэр бугай болар. 👎👎👎😁😁😁
  • 1 февраль 2023
    Исемсез
    Кеше тормышы нигә кирәк микән ул!? Бергә булдылар ни, аерым ни- миңа, мәсәлән, барыбер. Кем үз тормышыннан канәгать түгел, шул кеше тормышы бн яши дип укыган идем, дөрес, ахры.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100