Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова: «Марат, уян инде. Без бергә бит»

news_top_970_100
Ильмира Нәгыймова: «Марат, уян инде. Без бергә бит»
Фото социаль челтәрдән

«Йөрәгеңнең җылылыгы җылыта җанымны,

Синдә күрдем, синдә күрдем гомерлек ярымны.

Мин генә күңелеңә нур булып тамам,

Җанкаеңны җылытырлык җылы сүз табам.

Кочагыңда, кочагыңда эрим әле тәмам,

Йөрәгеңдә, йөрәгеңдә мәңгегә калам», – дип Марат Яруллин диңгездә җырлап, яшь кызларның һушын алган.

«Кайчан чыга, дип сорамагыз, үзем дә белмим. Җыр турында фикерләрегезне генә языгыз», – дип, яңа җырын тәкъдим иткән ул.

«Ничек шундый матур һәм тәмле тавышлы булып була ул? Җитмәсә, шундый чип-чиста суда. Марат, син красавчик. Яңа һәм иске җырларыңны өзелеп көтеп калабыз», – дигән комментарий калдырганнар, шулай ук җырны бәяләп куелган «бомба», «ут» билгеләренең дә чуты юк.

Ильмира Нәгыймова да комментарий калдырган, әмма җыр турында түгел. Аны Маратның кайда ял итүе кызыксындырган, имеш, ул да шунда ял итәргә тели икән.

«Мальдивта андый урыннар юкмы?» – дип сораган Маратка «Ник мине сатасың», – дип җавап биргән Ильмира.

«Алдама, син Таиландта. Халык шулай яза», – дигән Марат.

«Марат, уян инде. Без бергә бит. Халык шулай яза. Ял итәргә ярамый инде», – дип җавап биргән Нәгыймова.

«Сез бит бергә ял итәсез», «Бергә булсагыз, без шат кына», – дип комментарий калдырган халык.

«Ильмира Нәгыймова белән Марат Яруллин ял итәргә бергә киткәнме» дип язган идек.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 27 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Берга инде, кыланалар инде
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100