Җырчы Ильмира Нәгыймованың гаиләсе ишәергә тора. Аның бертуган сеңлесе Гөлназ тиздән әни булачак. Гөлназ әлеге матур яңалык белән үзенең сәхифәсендә уртаклашты. «Матур һәм мөлаем булачак әни», «Исән-имин була күрегез», «Матур, күз тимәсен», – дип язалар аның йөкле килеш төшкән фотолары янында.
Гөлназ белән Ильмира бик якын мөнәсәбәтләрдә. Озак вакытка гастрольләргә киткәндә, Ильмира балаларын тыныч күңел белән Гөлназга калдырып китә иде. «Минем балаларымның икенче әнисе» – дип тә сөйләгәне бар җырчының сеңлесе турында.
Күптән түгел генә Гөлназ үзенең кияүгә чыгуы хакында хәбәр иткән иде.