Җырчы Ильмира Нәгыймованың бертуган сеңлесе Гөлназ кияүгә чыккан. Гөлназ никах фото-видеолары белән үзенең сәхифәсендә уртаклашты.
Бертуган кызлар үзара бик якын мөнәсәбәтләрдә. Гастрольләргә киткәндә, Ильмира тыныч күңел белән аңа балаларын калдыра. «Балаларны бертуган сеңлем карый. Ул – аның төп эше кебек. Алар Чаллыда», – дип сөйләгән иде җырчы бу хакта «Интертат»ка. Җырчының Гөлназның сәламәтлеге белән проблемалары булуы, йөрәгенә катлаулы операцияләр кичерүе хакында да әйткәне бар.
Гөлназны үзенә тиң ярны табуы белән котлыйбыз.