Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова Эльмира Сөләйманова турында: «Бөтен серләрен дә беләм...»

news_top_970_100
Ильмира Нәгыймова Эльмира Сөләйманова турында: «Бөтен серләрен дә беләм...»
социаль челтәрләр

Чаллыда мәрхүмә җырчы Эльмира Сөләйманова истәлегенә оештырылган концертта аның иҗатташ дусты Ильмира Нәгыймова да чыгыш ясады.

Алып баручы Динә Латыйпова белән әңгәмәдә Ильмира Эльмираны бертуганын яраткан кебек яратуын, аның үзе өчен фаҗигале һәлак булган апасы урынына калуын сөйләде.

Динә Латыйпова:

Ильмира, Эльмира белән ахирәтләр идегез. Ул сиңа, чыннан да, апаң кебек иде. Сез аның белән ничек таныштыгыз?

Ильмира Нәгыймова:

Миңа 16 яшь булганда, бертуган апамны югалттым. Ул 25 яшендә китеп барды. Бу – минем өчен бик зур кайгы булды. Аннан соң мин, «Барс-Медиа» компаниясе белән контракт төзегәч, Эльмира белән таныштым. Гел икәү идек, гастрольләргә дә бергәләп йөрдек. Шулхәтле дуслаштык, ул миңа югалткан апам урынына килгән апам кебек булды.

Динә Латыйпова:

Ул, ничектер, сине үзе артында саклап тора иде. Тәүге адымнарыңны ясаган вакытта ул синең яклаучың булды. Мин шуны сизә идем. Ул сине сеңлесе кебек ярата иде. Аның белән уртак серләрегез дә булгандыр.

Ильмира Нәгыймова:

Бөтен серләрен дә беләм, тик сөйләмим. Чыннан да, без бик якын дуслар идек. «Апа – сеңел» программасы белән дә гастрольләрдә йөрдек. Шушы программаны яңартып, Россия буйлап гастрольләргә чыгып китү хыялы да бар иде. Чынга ашмый калды.

Динә Латыйпова:

Ильмира, бүген инде серләрне ачсаң да ярый.

Ильмира Нәгыймова:

Әйтмим инде... Серне мин ахыргача саклыйм. Чөнки ул исән, чөнки ул йөрәкләрдә яши.

Ильмира Нәгыймова Эльмира Сөләйманованың иң яраткан җыры – «Күңел кошы»н баянга башкарды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100