Җырчы Ильмира Нәгыймова әле бу көннәрдә генә Дубайда ял иткән фотоларын кертеп ята иде, ә бүген ул «Пирамида» концертлар залында ТМТВ музыкаль премияләрен тапшыру тантанасында.
Аллага шөкер, бик яхшы ял итеп кайттык. Балалар белән һәм үзең генә ял итү - ике төрле. Әлбәттә, балалар белән рәхәтрәк, чөнки алар янда булгач, күңел тыныч, - ди җырчы.
Әле эшкә кереп китеп тә булмый, ди. Җырчы концерт алдыннан булган кызыл келәмгә дә җитешмәгән.
Җырчы быел бик күп яңа җырлар булачагын әйтте.
Җәй көне әле тагын ял итәргә барырга ниятләп тора. Ял итәргә еш йөри башлавын: «Быел гына шулай булды», - дип аңлатты җырчы. «Аерылгач, шулай булды, күз алдына китерәсезме. Аерылганчы беркайда ял итеп булмады», - дип тә өстәп куйды ул.
Концертта ул үзе генә чыгыш ясады, "Кочаклама" җырын башкарды.