Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова: «30дан узган хатын-кызны мәхәббәт белән генә шаккатырып була...»

news_top_970_100
Ильмира Нәгыймова: «30дан узган хатын-кызны мәхәббәт белән генә шаккатырып була...»
социаль челтәрләр

Җырчы Ильмира Нәгыймова аерылышканнан соң тормышның тәмен тоеп, рәхәтләнеп яши башладым, тынычландым дип сөйләсә дә, социаль челтәрләрдә әледән-әле элекке иренә төрттереп постлар куйгалый.

«30 дан узган хатын-кызны бары тик мәхәббәт белән генә шаккатырып була. Чын, чиста, риясыз мәхәббәт белән.

Калган циркны ул күрде инде», - дип язган ул бу юлы да. Постны искиткеч матур образдагы фотолары белән дә бизәп куйган.

«Күз явын алырлык гүзәл», «Әкияти гүзәллек! Күлмәгең дә, үзең дә искиткеч, монда башка сүзләр язып та булмый», «Син аерылышканнан соң чәчәк кебек ачылдың, Ильмирочка», «Шәп. Ижаудан графиня Ильмира», – дип мактаганнар җырчыны тәмле телле дуслары.

Күлмәгенең туй күлмәгенә охшаш булуына ишарәләп: «Ильмира, тагын кияүгә җыендымыңмы әллә?» - дип дә сораганнар.

«Әйе», - дип шаяртып җавап биргән ул.

«Аны һәр көнне кияүгә бирәләр инде. Әле Марат Яруллинга, әле башкага», «Мондый чибәр кызны озак тотмаслар . Минем күрше кызы дүрт баласы белән кияүгә китте. Унбиш ел торалар инде», – дип нәтиҗә чыгарып куйган берсе. 

«Ильмира мәхәббәтен тапкан икән. Тиздән кияүгә чыгачак», – дип тә язганнар. 

Әлбәттә, Ильмираның Руслан белән кавышуын өмет иткән апа да табылган. 

«Ильмира, сине бөтенесе дә ярата. Газизең дә. Яраткан ялт итеп торган балаларың бар. Аларны пар канатлар астында үстерергә язсын иде сезгә»,- дигән ул. 

«Эчеп, сугышып, газизенә синяклар утыркан вакытта уйласын иде газизе. Вәт именно, балалар үстерәсе бар. Аның өчен тыныч мохит кирәк. Эчеп, әниләрен кыйный торган әти кирәк түгел балаларга. Хәзер исереп, тавышланучы әти юк. Әтиләре, вакыты булганда алар янына болай да килә. Ул да айнык хәзер. Яхшы ирдән бер хатын да ике бала, ипотекалы фатир белән аерылмас иде , - дип, авызын ябып куйган бер социаль челтәрдә утыручы Русланны кызганган апаның авызын. 

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 25 июль 2022
    Исемсез
    Инде мэхэббэт дип икенче мужикка чыгып чабасы тугел,Бер жэмилэнне тоя белмэсэн бишеседэ житми,кыстап кияугэ бирмэдек,узлэре табышкан
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100