news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова ире белән аерылышуның сәбәпләрен күрсәтә — видео

Гаиләсендәге хәлләрне җырчы сторисларына куйган.

news_top
Ильмира Нәгыймова ире белән аерылышуның сәбәпләрен күрсәтә — видео
Расих Фәсхетдинов

Ильмира Нәгыймова инстаграмда ире Руслан Кираметдинов белән аерылышулары турында хәбәр иткән иде. Ул хәзерге минутта сторисларында гаиләдәге гаугаларның сәбәбен күрсәтә.

Ул иренең төнлә машинада йөргәнен видеосын куйган. Руслан исерек булса кирәк, куркыныч итеп сүгенә, кычкыра. «Минем машинада. Ул Чаллыда үзен патша кебек хис итә. Хәтта руль артында да шулай йөри ала», — дип язган ул.

Икенче видеода җырчы Русланның төнлә кайтып, бертуктамый ишек шакып торуын урнаштырган. Камера артында Ильмираның елаганын да аңлап була. Җырчы тәненең күгәргән урыннарын да күрсәтеп: «Бөтенесе белсен Руслан Кираметдиновның кем икәнлеген», — дип яза.

Руслан Ильмирага юл һәлакәтенә очравы турында ялган хәбәрләр җибәрә, үзен килеп алырга куша икән.

«Мондый спектакльләрне мин инде ун ел карыйм. Ул миңа инде ун ел дәвамында яный. Әгәр минем белән берәр хәл була калса, бу сүзләр биредә калсын», — дигән ул. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар