Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иллюзионист Марат Сәлахов: «Хәзерге фокусчы - эшләпәдән куян чыгаручы түгел»

Марат Сәлахов — Казанда билгеле фокусчы-иллюзионист. Егерме алты яшьлек егет ун елдан артык фокус күрсәтеп шаккаттыра. Кызлар, сезнең өчен сер итеп кенә: ул өйләнмәгән. Фокусчыларны үзем дә җитди итеп кабул итми идем. «Интертат»ка ул бу һөнәрнең табышлы гына эш икәнен сөйләде.

news_top_970_100
Иллюзионист Марат Сәлахов: «Хәзерге фокусчы - эшләпәдән куян чыгаручы түгел»
Солтан Исхаков

Марат, Сез Казандагы иң яхшы иллюзионист дип ишеттем.

Дөресме, ялганмы — белмим. Мин үзем турында алай дип әйтә алмыйм. Кеше ничек күрә, шулай дип әйтә инде.

Сез үзегез Казаннанмы?

Юк, тумышым белән Красноярскидан. Казанга укырга килдем дә, монда калдым. Минем әти — татар, Казаннан, ә әни — рус.

Алар Красноярскида калдымы?

Әти белән әни Красноярскида танышкан, күпмедер вакыт анда яшәгәннәр. Алар күптән аерылды. Әти Казанда яши, әни анда калды. Мин Казанда үзем генә яшим. Әти үз тормышы белән яши.

Үзегез гаилә кордыгызмы әле?

Юк, әле өйләнәсем килгән кызны очратмадым.

Хатын-кызларда нинди сыйфатлар булырга тиеш?

Нәфислек, мөстәкыйльлек, намуслылык. Ашарга пешерә белмәсә дә ярый, миңа мөһим түгел (көлә).

«Татар телен белсәм, карьера тизрәк үсеп китәр иде»

Татар телен начар беләсез бугай, әйеме?

Озак вакыт Красноярскида яшәгәч, белмим диярлек, ишарәләрдән генә бераз аңлый алам.

Татар телен белсәм, Татарстанда танылырга җиңелрәк булыр иде дигән уйлар юкмы?

Аңлыйм, үземнең программаны татар телендә дә тәкъдим итсәм, отышлырак булыр иде, тик мөмкинлегем юк әлегә. Татар телен белсәм, карьера тизрәк үсеп китәр иде. Зур мәйданда шоу ясарга телим. Әлегә пандемия тоткарлый. Минем дәү әни татар телен белүемне тели иде, ул һәрвакыт татар телендә сөйләште, тик минем белән күбрәк рус телендә аралашырга туры килде. Әти татар телен белә.

Әниегез янына барып йөрисезме?

Әйе, анда минем ике энем бар. Берсе эшли, ә кечкенә энем мәктәпне тәмамлады гына, йә армиягә китә, йә югары уку йортына укырга керә. Әни белән ике ел күрешкән юк инде, пандемия чикли.

Сез укыйсызмы әле?

Юк, 2017 елда укуны тәмамладым. Хәзер төп эшем — иллюзияче, фокусчы, артист.

Инстаграмдагы фотолар буенча, Сез юристлыкка укыган.

Әйе, юриспруденцияне тәмамладым.

Нигә ул юнәлешне сайлаган идегез?

Башта мин хәрби университетка керергә тиеш идем, булып чыкмады. Казанда туганнар күп булгач, Казан дәүләт университетына керергә дигән карарга килдек. Анда алган белем белән мин канәгать калдым.

«Әни: „Булды, бернинди фокуслар булмасын, укы“, — диде»

Ничек фокусчы булып киттегез?

Миңа 10 яшь булганда ярышларга барган идек, анда дуслар белән бер-беребезгә фокуслар күрсәтә башладык. Мин әле белми дә идем, шаяру кебек кенә. Дустыма 1-1000 аралыгындагы бер санны уйларга куштым, үземдә бер көч бар дип күз алдына китердем, күземне йомдым. Сәгать кебек әйбер күз алдына килде, аның угы 997 санында туктады. Сан туры килде, дустым да шаккатты. Шул эмоция фокусларны өйрәнүгә бер этәргеч булды. Аннан соң Ютубтан өйрәнә башладым. Дуслар «аһ» итеп карый иде, шул эмоцияләр яндырып җибәрде. Ун елдан артык фокуслар белән шөгыльләнәм.

Әти-әниегез фокусчы булуыгызга ничек карый? Алар сезнең юрист булуыгызны теләгәндер.

Фокуслар белән шөгыльләнә генә башлаганда мин әле спорт белән дә шөгыльләнә идем. Фокуслар спортны кысрыклады, бөтен буш вакытымны шуңа багышлый идем. Әни: «Булды, бернинди фокуслар булмасын, укы», — диде. Фокус күрсәтеп акча эшли башлагач, әни кабул итте. Хәзер күпмедер дәрәҗәдә горурланып та карыйдыр дип уйлыйм.

Әти дә каршы иде. Әти өчен ниндидер чарада эшләү — хезмәт күрсәтү җитди эш түгел. Хәзер бик тыныч карый.

Фокусчыларга карата нинди стереотиплар бар?

Бөтен кеше фокусчыны фрак кигән, цилиндр формасындагы эшләпәдән куян яки күгәрчен чыгаручы итеп кабул итә, фокусчы — клоун, аниматор. Шул калыплар безгә каршы эшли. Сәхнәгә чыккач, кемдер нәкъ шуны көтә. Мин күрсәткән фокусларны кемдер тагын да әйбәт дип кабул итә, ә кемдер киресенчә. Ул стереотипны юкка чыгару өчен тагын биш еллап вакыт кирәк әле, яңа фокусчылар үсеп җиткәч, караш үзгәрер.

Хәзер эшләпәдән куян чыгармыйлармы? Сез ул фокусны башкара аласызмы?

Әйе, без ул фокусны башкара беләбез. Хәзер дә күрсәтәләр аны, тик бик сирәк. Ешрак совет мәктәбе фокусчылары күрсәтә. Жанр заман белән алга бара, аның урынына яңа фокуслар күрсәтәләр.

Димәк, Сезнең эшне җитди дип кабул итмәүчеләр бар.

«Фокусчы» хәтта җитди яңгырамый да. Туганнар дә көлемсерәп карый, җитди эш тап, диләр. Ничек эшләвемне күргәч, башкача кабул итәләр. Фокуслар — аерым бер фән, гомер буе өйрәнеп була.

Гел яңа фокуслар өйрәнеп торасызмы?

Фокус — күпкырлы. Анда кул җитезлеге, психологик эксперимент, «сәхнәдә урлашу» кебек жанрлар бар. Анда актерлык осталыгы да керә.

«Матур күлмәкле, чәчен матур итеп ясаткан кыз өстенә су түгелде»

Кайсы фокусны өйрәнү авыр бирелде?

Тәңкәләр белән фокус авыр бирелде. Анда игътибар, ракурсны саклау, тырышлык кирәк. Өч-дүрт ел тәңкә белән фокуслар өйрәндем. Ун еллап та өйрәнергә була әле аларны.

Юристлыкка бармагансыз икән, димәк, сез күбрәк иҗат кешесе?

Мин иҗат кешесе түгел дип саныйм, әмма буласым килә.

Димәк, теләге булган кеше фокус осталыгына өйрәнә ала?

Әйе, тырышырга гына кирәк. Фокусларны өйрәнергә теләгән кеше өйрәнә ала, тик ул фокусчы була алырмы? Фокусчы һәм фокус күрсәтә белүче кешеләр бар. Минемчә, ул аерыла. Сез дә фокусларга өйрәнә аласыз, әмма фокусчы булмыйсыз бит, Сез бары тик фокус күрсәтә беләсез. Фокусчыда фокус күрсәтү, игътибарны җәлеп итү, тамашачы белән аралаша белү, актерлык осталыгы һәм башка бик күп осталыклар тупланган булырга тиеш.

Казанда фокусчыларга ихтыяҗ бармы?

Соңгы вакытта ихтыяҗ арта. Фокусчылар саны да арта, хәзер Казанда корпоративларда эшләүче унбиштән артык фокусчы бар. Ул күп түгел, әлбәттә. Ихтыяҗ арта, чөнки фокуслар да үзгәрә.

Нинди чараларга ешрак чакыралар?

Кыш көне корпоративларга, җәй көне — туйлар, көз, яз айларында — бәйрәм көннәре яки туган көннәр. Мин үзем балалар белән эшләмәскә тырышам. Олылар һәм балалар өчен эшләгәндә, бер-берсеннән күчәргә авыр. Балалардан соң олыларга күчкәч, ниндидер «бала-чагалык» кала.

Фокус күрсәткәндә, тамашачы алдында уңышсызлыкка очраганыгыз бармы?

Әйе, булды. Хаталар булды, курыкмаска гына кирәк. Беренче биш елым хаталардан гына торган кебек. Мәсәлән, тамашачы өстенә су түгелгәне булды. Бер фокуста ике стаканга су салына. Берсе тамашачыга бирелә, берсе миндә кала. Стаканны башка куябыз һәм тотып торабыз. Сәгать йөрешенә каршы әйләнгәндә мин шул арада үземдәге суны эчәм. Аның да суы юкка чыгарга тиеш. Ул вакытта минем тәҗрибә аз иде. Ул су матур күлмәкле, чәчен матур итеп ясаткан кызның өстенә түгелде. Ул кыз күз яшьләре белән чыгып киткән. Шул вакытта фокуслар белән шөгыльләнүне туктату турында уйлаган идем. Миңа оят булды, үземне гаепле итеп хис иттем. Шуның өчен бөтен эшем хаталардан торган кебек булды.

Тамашачы ничек кабул итә?

Кайбер хатаны тамашачы сизмәскә дә мөмкин. Шундый зур хата булса, тамашачының күңеле кайтырга мөмкин.

«Фокус уйлап чыгару бик авыр»

Фокусчылар күпме акча эшли?

Төрлечә. Ким дигәндә аена 60-70 мең чыга.

Конкуренция дә бик зур түгел, табышлы эш дип әйтеп була, әйеме?

Әйе, табышлы дип әйтеп була. Ничек кенә булмасын, җыр, биюләр һәрвакыт бар, шуңа тамашачы ниндидер яңалык тели. Әлегә иллюзия осталыгы яңалык кебек кабул ителә.

Фокусны уйлап чыгарып буламы?

Фокус уйлап чыгару бик авыр, алар бик күптәннән барлыкка килгән бит инде. Яңаны уйлап чыгарган кебек булса да, ул булган инде. Хәзер телефоннар бар, бәлки, телефон белән ниндидер фокуслар уйлап чыгарып буладыр әле. .

Реквизитларны сатып аласызмы?

Ике вариант бар: үзеңә ясарга яки сатып алырга. Миңа үземә ясарга авыр, килеп чыкмый, шуңа сатып алам.

Бездә фокусчыларны өйрәтә торган махсус уку урыннары бармы?

Россиядә юк, шәхси мәктәпләр, курслар форматында гына. Якын-тирәне карасак, Украинада профессиональ рәвештә иллюзия осталыгына өйрәтәләр. Мин кызыксына башлаганда ниндидер мәктәпләр, курслар да юк иде әле, эзләнергә, өйрәнергә туры килде.

Сез бит фокусчы-иллюзияче. Иллюзияче фокусчыдан аерыламы, әллә ул хәзер кулланыла торган «модный» сүзме? Элек ешрак «фокусчы» сүзен ишетергә туры килә иде.

Бик охшаш төшенчәләр. Кемдер алар арасында тигезлек билгесен дә куя. Фокус чынлыкта була алмаган әйбернең иллюзиясен барлыкка китерә. Мәсәлән, уен картасы бер мастьтан икенчегә әйләнә — иллюзия. Фәнни яктан караганда «иллюзия» төшенчәсе «фокус»ка караганда киңрәк. Фокусчы - берничә кешегә фокус күрсәтүче артист, ә иллюзияче — сәхнәдән үзенең тамшасын тәкъдим итүче артист. Иллюзия жанры элек тә булган.

«Кайбер фокусчылар харизма хисабына эшли»

Фокус нәрсәдән гыйбарәт, нигезе нәрсә?

Беләсезме, фокус — инструмент. Монда иң мөһиме — артист ничек тәкъдим итә. Көчле харизмалы кеше бик гади генә фокус күрсәтсә дә, «аһ» итеп карыйлар. Мәсәлән, бер фокусчы бар, ул иң гади фокуслар күрсәтә, әмма игътибарны җәлеп итә белә. Кайбер фокусчылар харизма хисабына эшли. Бер хезмәттәшем беркем эшли белмәгән фокусларны башкара ала, әмма шул ук дәрәҗәдә тәкъдим итә алмый.

Фокусның сере нәрсәдә?

Ул сер бит инде.

Марат Сәлахов фокуслары:

Ничек кенә фокус серләрен ачарга тырышсам да, Марат әйтмәде, әлбәттә, тик ул безгә соңыннан берничә фокус күрсәтте. Кырларында нокталар (саннарны аңлата) булган уен шакмагын кул учына куйдым, үзем уйлаган санлы ягы өстә калды, аны икенче кулым белән капладым. Ул арада Марат миңа арты белән торды. Борылды да, шул сан турында уйларга кушты. Мин уйлап тордым инде. «Кулыгызда яртысына кадәр сыеклык белән тулган стакан булса, ул сезнең өчен яртылаш тулы булыр идеме, әллә яртылаш бушмы?» — дип сорады. Мин «яртылаш тулы» диюгә: «Сезнең сан — өч», — диде. Ул дөрес булды.

Тагын бер тапкыр эшләп карадык. Анда да минем стаканның яртысы тулы иде. «Сез — оптимист. оптимистлар һәрвакыт беренчесеннән зуррак сан уйлый, беренчесе өч иде, хәзер — биш», — диде ул. Өченче тапкыр теге стаканны сорап та тормады «дүрт», ди. Тагын бер эшләп караганда күземә карап үзе «бер, ике. өч, дүрт…» дип санап китте. Мин дә күзенә карап тордым. «Башта эмоцияләр көчле түгел иде, соңгы саннарны әйткәндә бераз киеренкелек булды, димәк, биш яки алты. Сезнең сан — алты, шул вакытта күзне дә йомып алдыгыз», — диде. Туры китерде, әйе.

Димәк, йөздәге һәр мускулның халәтенә карап белеп була, дигән нәтиҗәгә килдем. Тагын бер тапкыр: «Сере нәрсәдә соң?» — дип сорадык. «Сез сер саклый беләсезме?» — ди. Без — өч кыз бер тавыштан «әйе, әлбәттә» дибез. «Менә мин дә сер саклый беләм», — дип елмая Марат. Өч кызга каршы тора алды үзе.

Минем барлык саннарны дөп-дөрес әйтеп барса да, редакторыбыз Лилия апа Заһидуллина алдалый алды бит үзен. Беренче саны биш иде. Икенче санны фокусчы «өч» диде, ә Лилия апа «бер»лене каплап торган булып чыкты. Марат үзе дә: «Менә бит, Сез мине алдый алдыгыз. Сез „өч“ дигәч баш кагып куйдыгыз. Ничә тапкырга бер тапкыр хата була инде», — дип елмайды ул.

Аннан соң фокусчы егет тәңкә белән фокус күрсәтте. Ул кулында иде, аннан соң юкка чыкты, аннан соң һавага очып китте дә юкка чыкты, тагын кулында барлыкка килде. Монысы инде кул осталыгы һәм кул ярдәмендә игътибарны икенче әйбергә күчерә белү иде. Ул һавага җибәргән тәңкәне күзе белән озатып калган итте, без дә караш артыннан өскә карадык инде, чынлыкта кулында калган дип аңладым.

«Минемчә, ялкаулык — бик әйбәт сыйфат»

Фокусчы осталыгын көнкүрештә кулланасызмы?

Кешене аңларга ярдәм итә: нәрсә тели, нинди халәттә, энергетикасы нинди. Гел тамашачы белән эшләгәч, ул сизелә башлый. Гипнозны көнкүрештә кулланып булмый инде.

Гипноз нәрсәдән гыйбарәт?

Һәр кеше һәр көнне транс халәтендә була. Фокусчы ул халәтне тирәнәйтә ала, кеше үзе дә сизмәстән билгеле бер командаларны үти. Аннан соң ул халәттән чыгарасың. Фильмнарда маятник яки бармаклар ярдәмендә чыккан тавыш кулланыла. Чынлыкта урта яки җиңел транска киткән кеше берничә минуттан үзе дә уяна ала. Кеше - курчак һәм аның белән теләсә нәрсә эшләп була дигән сүз түгел бу.

Фокус, гипнозлар турындагы фильмнарны карыйсызмы?

Фанат дип әйтмәс идем үземне, тик карыйм. Хәзерге фильмнарда иллюзия осталыгына яңа караш чагыла.

Татарстандагы бөек фокусчылардан кемне атар идегез?

Татарстанның атказанган артисты Әнәс Хәлиуллин. Ул озак вакыт бердәнбер фокусчы булган дисәк тә буладыр. Ул хәзер күбрәк күңел өчен эшли, корпоративларда чыгыш ясамый.

Хәзерге яшьләрдә культура юк, белем дәрәҗәсе түбән дигән фикергә ничек карыйсыз?

Ул ниндидер тышкы факторлар нәтиҗәсендә туган фикердер: өстенлек биргән җырлар, уеннар, видеолар, укуга караш. Яшьләрнең хәзергесе белән яшисе, күңел ачасы килә, тик вакыт узу белән ул яшәү рәвеше үзгәрә.

Ялкаулык белән бәйлеме ул?

Минемчә, ялкаулык — бик әйбәт сыйфат. Ул алга китешкә китерә. Мин үзем дә ялкау кеше. Ул ялкаулык кайбер эшләрне җиңеләйтергә ярдәм итә.

Сез китаплар укыйсызмы?

Күп укыйм димәс идем, тик укырга теләк бар. Быел ун китап укыйм дип максат куйдым, соңыннан шартын үзгәрттем — дүрт-биш мең бит. Китап төрле була бит, шуңа шундый күрсәткеч керттем. Үзем кәгазь китапларга өстенлек бирәм. Электрон формат җайлы, әмма ул өлкәдә мин консерватор. Күптән газета укыганым юк. Эшем чаралар, кешеләр белән бәйле булса да, мин үземне интроверт дип әйтер идем.

Сез сәяхәт итәргә яратасыз?

Кем яратмасын инде?! Англия, Ирландия, Польша, Италиядә булганым бар.

Чит илдә булганда фокуслар күрсәткәнегез бармы?

Кеше үзе сорамаса, күрсәтмәскә тырышам. Ирландиядә күрсәткән идем, андагы кешеләрнең эмоцияләре бөтенләй башка төрле ихлас иде, канатлар үсте. Казанда, гомумән, Россиядә андый эмоцияләр юк диярлек.

Киләчәктә дә фокуслар белән генә шөгыльләнергә уйлыйсызмы?

Минем кызыксынуларым бар. Табыш алу ягыннан ничек булыр, әмма эшемнең үземә ошавы минем өчен беренче урында.

Балаларны укытырга теләмисезме?

Миңа ул авыррак бирелә. Бәлки, үземдә ниндидер сыйфатлар җитмидер. 

Рәхмәт! Уңышлар, Марат!



Галерея: Фокусчы Марат Сәлахов белән әңгәмәдән фоторепортаж
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100