Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Җилкәнсезләр» белән хушлашу: татар интеллигенциясеннән «мәдәни кукиш»

Кәрим Тинчуринның "Җилкәнсезләр" спектакле Камал театры репертуарыннан төшеп калды.

news_top_970_100
«Җилкәнсезләр» белән хушлашу: татар интеллигенциясеннән «мәдәни кукиш»

«Җилкәнсезләр» спектакле бу атнада тамашачыга соңгы тапкыр күрсәтелде. Киләсе сезонда ул репертуарда булмаячак. Соңгы спектакльне «Татар-информ» онлайн күрсәтте, ул телевидениегә дә төшерелде. Шулай итеп, Георгий Цхвирава куйган татар классик әсәренең икенче – видеога күчкән тормышы башланачак.

“Татар классикасы җәүһәре булган, 1926 елда иҗат ителгән бу сатирик комедия бүгенге көнгә аваздаш трагик гәүдәләнеш ала. Әсәрдә сүз татар милләтенең инкыйлаб алды һәм инкыйлабтан соң сайлаган юлы хакында бара. Гасырлар буена төшенкелектә яшәгән халык иркенлек тою белән таркала, бердәмлеген югалта...”

Соңгы спектакль. Артистларның кайберләрендә моңсулык сизелде. Кайберләре әйтелеп-уйналып бетмәгәнен әйтеп-уйнап калырга тырышты кебек. Режиссер спектакльне яшь буын белән куйган. Ике байны – Нуретдин белән Мисбах хаҗины Рамил Вәҗиев белән Искәндәр Хәйруллин уйный. Калганнары – яшьләр. Батырхан – Эмиль Талипов, Давыт – Ришат Әхмәдуллин, Дилбәр – Ләйсән Фәйзуллина. Спектакльнең иң өлкән актеры – былтыр иллесен тутырган Илдус Габдрахманов. Ул үз монологында юкка чыгып барган татар интеллигенциясенең бөтен җан авазын әйтеп бирде, зарланып, ыңгырашып, тыпырдап биеп тә әйтте. Шулай итеп, үз сәхнәсеннән тыйнак кына бенефис ясап кереп китте. Ләйсән Фәйзуллинаның уенында җиңел сулап кую сиздем. Искәндәр Хәйруллинның соңгы уенында ниндидер кыланчык бер дәрт бар иде кебек. Аңа җитми калды булса кирәк, ул шул җитмәгәнне алып калырга тырыша иде кебек. Рамил Вәҗиев һәрвакыттагыча сабыр иде. “Чебен дулап тәрәзә вата алмый” дигән сабырлык түгел иде ул. Ә давыл алдыннан була торган тынчу тынлык хисе калдырып уйнады ул.

Татар классик әсәрен куярга алынган, үзе татар милләтеннән булмаган режиссер спектакльнең жанрын «Киләчәк турында хатирәләр” дип билгеләгән. Аның премьерасы 2016 елның 8 октябрендә булган иде. Димәк, ул төп-төгәл ике сезон барды, театр җитәкчелеге әйтүенчә, 24 тапкыр күрсәтелде. Камал театры залында 800 чамасы урын. Шыплап тулса, спектакльне 19000 кеше караган булыр иде, тамашачы зал тутырып килмәвен искә алсак, әйтик, партерда гына утырган булса да, 15 мең кеше караган. 

Азмы бу, күпме? Казан халкының бер процентыннан аз гына артыграк сан. Азрак, әлбәттә. Әмма бу сан безнең татар интеллигенциясенең санын ачык күрсәтә дә дип уйлыйм. Әлеге спектакльне караган тамашачының бер өлеше үзе белеп билет алып килмәгән, театрның көчле менеджменты “корбаны” булган дип санасак та, безнең 12 мең чамасы татар интеллигенциясе бар дип уйларга нигез бар. Алай ук аз түгел инде.

Димәк, «Җилкәнсезләр» безгә татар интеллигенциясенең төгәл санын әйтеп бирде – 15 мең!

Шунысы да игътибарга лаек, татар әдәбиятында НЭПны – үткән гысырның егерменче елларында барлыкка килгән яңа икътисадый сәясәткә анализ биреп язылган әдәби әсәр юк. Ул байлар әтрәгәләм идеме, әллә ниндидер күтәрелешме – милли күзлектән караган бер әсәр дә юк. Һәрхәлдә, мин мөрәҗәгать иткән әдәбиятчылар миңа мисаллар китерә алмадылар.

Эмиль Талипов: Безне тарихыбызны белмәү харап итә


Теләсә нинди хакимияткә дә яраклашырга тырышкан Батырхан ролен башкарган Эмиль Талипов: Тарихи әсәрләр шуннан артык бара алмый инде ул... Хәтта минем дуслар да “Чакырсаң, җиңел спектакльгә чакыр”, диләр. Киеренкелек тудыра торган әсәрләргә йөриселәре килми. “Үлеп яратты” да шулай репертуардан төшеп калды, халык аншлаг белән йөрде, дия алмыйм. Спектакль яшәгән кадәр яши инде, кеше йөрмәгәч нишләтәсең – төшеп кала. Безне тарихыбызны белмәү харап итә. Без бит дөрес тарихыбызны белмибез. Тарих һәм әдәбият белән тәрбияләнмибез. Кеше нәрсә белән тәбрияләнә – шуны сорый. Безнең интеллигенциябез бетерелгән. Хәзерге шәһәр татарларын авылдан чыккан кешеләр тәшкил итә. “Эшлибез инде”, диләр, башканы белмиләр. 

Безнең татар халкының ике процентыдыр инде татар интеллигенциясе. Шул килеп утырды инде. Ә күпчелек тамашачыга нәрсә кирәк? Гармун уйнасыннар, биесеннәр, җырласыннар. Аннары спектакльдән: “Концерты әйбәт булды”, - дип кайтып китәләр. 

Шул безнең язмышыбыз. Һәр спектакльнең үз язмышы, үз гомере. Ике сезон ул бик әйбәт. Тагын әйләнеп кайтыр әле. Яңадан куела бит яхшы әсәрләр.

Фәннүр Мөхәммәтҗанов: Халыкны гаеплисе килми, табигате шундый, аны куып китереп булмый


Хәзрәт ролен башкарган яшь актер Фәннүр Мөхәммәтҗанов: Хәзрәт ролен уйнаганым, мәчеткә йөрсәм дә, имамнарны күзәткәнем юк иде. Күзәттем, догалар, сүрәләр өйрәндем. 

Хәзрәтне Кәрим Тинчурин язганча күрсәттем: милләт эшләрен аңлап бетермәгән, сәясәткә тыгылмый торган хәзрәтне уйнадым.

Спектакль репертуардан төшү – ул синең ролең югалды дигән сүз. Актер өчен ул яңа спектакльгә боерык чыккандагы кебек сөенечле хәбәр түгел. Спектакль унар-егермешәр ел уйналса, җиңелрәк кичереләдер, чыннан да, күп каралды, күп йөрде, күрәсен күрде дип уйлыйсың. Бездә нишләптер тарихи әйберләр озак бара алмый. Әмма халыкны да гаеплисе килми, аны куып китереп булмый, табигате шундый. “Җилкәнсезләр” үз тамашачысын тапты, ләкин аншлаг белән озак бара алмады. Тамашачыга бүгенге көн вакыйгалары кызыграк диимме, үткәнгә бик кайтасы килмиме...

Рамил Вәҗиев: Без спектакль белән хушлашмыйбыз, ул видеоязмаларга күчеп яңа форматта яши башлый


Нуретдин бай ролен башкарган Татарстанның атказанган артисты Рамил Вәҗиев:“Җилкәнсезләр” - татар драматургиясенең классигы булган Кәрим Тинчуринның иң камил, иң көчле әсәрләренең берсе. Бу – әсәрнең безнең театр сәхнәсендә алтынчы куелышы иде. Кат-кат әйләнеп кайту юкка гына да түгелдер, әсәрдә татар халкының язмышы тасвирлана: татар зыялыларының ХХ гасыр башындагы афәттән котылырга тырышып, тарих чоңгылына эләгеп, бәргәләнеп, мескен хәлдә калуы, җыен әтрәгәләмнең, киресенчә, күтәрелүе. Без әлеге әсәргә алынуы өчен Георгий Цхвиравага бик тә рәхмәтле. Пьеса сатирик комедия жанрында язылган. Ләкин режиссер аның жанрын үзгәртте һәм бик дөрес эшләде – спектакль бөтенләй башкача яңгыраш алды. 

Бәлки, бүгенге заманда кешене көлдерү түгел, җитди сөйләшү кирәк булгандыр. 

Минемчә, ул максатына иреште. Бу спектакль белән хушлашу безнең өчен авыррактыр. Чөнки без аны яратып уйнадык, тамашачы да яратып кабул итте. Ләкин без хушлашмыйбыз, аны телевидениегә яздыралар. Димәк, ул башка форматта яшәр, иншалла!”

Ләйсән Фәйзуллина: “Спектакль пыскып тормады, тиз янып бетте


Нуретдин байның яраткан кызы Дилбәрне ролен башкарган Ләйсән Фәйзуллина: “Без балачактан ук бу әсәрдәге күренешләрне уйный идек. Ләкин мин Оркыяны уйный идем, монда Дилбәргә куйдылар. Дилбәр бит ул матур булырга тиеш. Миндә Дилбәрне уйный торган сыйфатлар юк дип уйлыйм. Эшләве кызык кына булды инде... Һәрбер әсәрнең үз гомере. Кемдер 20 ел яши, кемдер 50, 100 ел... Минемчә, спектакльнең тәме бетте. Ул үзенекен итте, үзенекен эшләде, тиз янды. Акрын гына пыскып тормады. Тиз янды. Мин аның белән тыныч күңел белән хушлашам”.

Артистларның фикерләре шундый. Димәк, “Җилкәнсезләр” үз бурычын үтәде, максатына иреште. Ул бөек Тукайлар, Такташлар, Фәрит Яруллиннар кебек якты янды һәм тиз сүнде.

Хушлашучылар

Спектакль белән хушлашырга килүчеләр дә күп иде. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин, шагыйрә Эльмира Шәрифуллина, композитор Эльмир Низамов, “Алтын битлек” лауреаты Нурбәк Батулла, биюче-хореограф Марсель Нуриев, Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша, журналистлар... Эльмира Шәрифуллинадан тыш башка язучылар күренмәде.


Камал театры артисты Фәнис Җиһанша: “1995 елда мин “Җилкәнсезләр”дә Нуретдинны уйнадым. Бу спектакль чыгуын шундый яратып көтеп алдым, премьерасын карадым да, бер-ике елдан килермен дигән идем. “Репертуардан төшерәләр” дигән сүзгә башта ышанмадым, әлбәттә. Ләкин спектакльнең репертуардан төшерелүе, тарихимы - тарихи түгелме, касса һәм репертуар белән бәйләнгән. Репертуарда спектакльләр шулкадәр күп, бер формадагы бер жанрдагы спектакльләр берничә булса, кайсына билет сатылуы азрак булганын карап репертуардан алалар. Миңа калса, “Җилкәнсезләр” үз сүзен әйтте. Читтәге татарларга онлайн карау мөмкинлеге тудырылуы да зур бүләк булды.

Журналист Лилия Сөнгатуллина: “Бу елларда караган иң җитди әсәр. Гадәттә: "Әй, бара инде шунда," - дип кайтып китә идек. Ә бу шундый глобаль, кызык, баш бер минутка да тик тормый. Артистлар да супер. Әй, барыбер бетерәләр инде дип уйнамадылар, тулысынча чумдылар. Глобаль хезмәт, күпме энергия, ятланган рольләр - кызганыч бетерүләре. Дөрес, залдан чыгып китүче әбиләр-апалар булды. Антрактка ут кабынгач, йоклап киткән әллә никадәр ирне хатыннары төрткәләп уятып маташканын күрдем - ложадан барысы да шәп күренә икән”.

Камал театрының реклама бүлеге җитәкчесе Инсаф Хәмитов: “Менә дигән кино материалы ул әсәр. "Тихий Дон"нан бер дә ким тугел. Алынып төшеруче генә юк.

Артист спектакльгә гомер өсти аламы?

“Җилкәнсезләр”нең әлеге куелышы – яшь талантлар йолдызлыгы иде. Яшь буын яратып йөргән Эмиль Талипов, “инде акыл утыртканраклар” яраткан Искәндәр Хәйруллин, театрал егетләр яраткан характерлы актриса Ләйсән Фәйзуллина... Бөтен йолдызлар бер сәхнәдә! Гомумән, артист спектакльнең гомерен озайта аламы?

“Шәүкәт абый “Әлдермештән Әлмәндәр”не тотты, “Зәңгәр шәл”дә Төхфәтуллиннарны әле дә сагынып сөйлиләр, Равил Шәрәфиевка йөриләр иде, Наилә апа Гәрәевага “Диләфрүзгә дүрт кияү”гә йөрделәр. Артистның халык җыю тенденциясе бар, - ди Фәнис Җиһанша. - Актер тарафыннан табылган фишкалар өчен дә киләләр. Мәсәлән, заманында “Зәңгәр шәл”дә ике персонаж бар иде. Алар пьесада юк. Рәшит абый Шамкай урман күренешендә чыгып “Мә, плащыңны ки!” - дип әйтә иде; садака сәхнәсендә Альфред Камелевскийның Диванасы өчен тамашачы килгәнне хәтерлим. Ә “Җилкәнсезләр”дә йолдызлар бергә җыелгандыр, күрәсең...”. Тыйнаклык саклап, үзе әйтмәде, әлбәттә, “Хуҗа Насретдин”ны карарга Фәнис Җиһанша өчен килүчеләрне дә беләм.

Кадим Нуруллин: “Җилкәнсезләр” – һәр буын карарга тиешле спектакль, аны бу буынның карыйсы тамашачысы карап бетерде

“Министр урынына” – 7нче рәт уртасына утырып соңгы “Җилкәнсезләр”не караган Кадим Нуруллин янына киләм. Ул бит безнең иң көчле мәдәни менеджерларыбызның берсе. Озайтып була идеме спектакльнең гомерен?

“Бу спектакльне репертуардан төшереп тору дөресрәктер. Чөнки бу һәр буын карарга тиешле спектакль. Уйландыра торган фәлсәфи спектакль. Тетрәндергеч! – ди Кадим Нуруллин. - Бу зур заллар тутырып тамашачы килә торган әсәр түгел. Татар интеллигенциясенә адресланган спектакль. Классика! Ә классика киң катлам өчен үрнәк булып тормады. Ул аерым бер катлам өчен булды. Камал театрында шундый әсәр барганына горурланам һәм яңа килгән буынга ул кабат куелыр дип уйлыйм”.

Иске татар интеллигенциясе һәм яңа татар интеллигенциясе

Соңгы күренештә Нуретдинның намазга утыруы театрның безне дин саклый дип әйтүе идеме, әллә татар интеллигенциясенә ясин чыгумы?

Татар интеллигенциясе бетерелгәнен күрсәткән “Җилкәнсезләр” киләчәк татар интеллигенциясенә нигез сала дип оптимист уйлар уйлыйсы да килә бит әле. Шулай уйлар өчен нигез эзлим.

Мәрьям Ибраһимова белән аның әнисен театрда еш очратам. Театр администрациясенең дус-туганы түгел, ә билет алып килә торган чын тамашачы ул.

“Мин бу спектакльгә ике ел дәвамында һәр ай саен килдем, егерме тапкыр караганмындыр. Мин татар спектакле карап татар телен өйрәндем”, - ди калфаклы яшь тамашачы, 12 яшьлек Мәрьям Ибраһимова. Мәрьям – Фәйзи Биккининның нәсел дәвамчысы: бабасының бабасы татар музыкантының бертуган абыйсы булган. Ул аның Салих Сәйдәшевлар белән оркестрда уйнап йөрүләре турында сөйли.

Әлбәттә, бу бер мисал гына. Бәлки, ул бер генәдер дә...

Ә әсәр татар интеллигенциясенең кырылуы, юкка чыгуы турында. “Йоклыйсы да, 100 елдан уянасы иде”, - диде Эмиль Талипов уйнаган Батырхан. Йөз елдан соң уянса, ни күрер иде ул? Шул ук проблемаларны, милләт исеме белән үз җаен кайгыртучыларны... Кем булып уяныр иде икән ул Батырхан? Берәр милли иҗтимагый оешма җитәкчесе булыпмы? Кайсы милләтнеке булып?

Онлайн: 860 кеше – күпме, азмы?

“Җилкәнсезләр”не “Татар-информ”ның онлайн-трансляциясе аша 860 кеше караган. Азмы бу, күпме? Эстрада концертлары белән чагыштырсак, аз. Ә нибары 24 тапкыр күрсәтелерлек тамашачысы булган спектакль өчен – күп. Географиясен дә карасак, бик әйбәт. Караучылар АКШның Нью-Йорк штаты, Канаданың Квебек штаты, Англия, Төркия, Франция, Финляндия, Казахстан, Азәрбәйҗан кебек илләрдән кергәннәр. Әйтик, Канададан 23 кеше караган. Россия төбәкләреннән - Самара, Башкортстан, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Нижгар, Ульяновск, Ханты-Манси, Чувашия, Киров, Пензадан караганнар. Бездәге мәгълүматлар буенча, Башкортстаннан – 19, Мәскәүдән – 18, Самарадан барлык караучының 12 проценты кергән. Америкада без йокыдан торганда аларның йокларга ятуын искә алсак, димәк, кемдер төн йокыларын корбан итеп онлайн көткән. Бәлки ул бер татардыр. Әмма ул бар һәм аңа да “Җилкәнсезләр” кирәк булган. Ә бәлки аңа бары тик татар спектакле генә кирәк булгандыр...

P.S.: Мәкаләнең исемендәге "мәдәни кукиш" спектакльдә Илдар Хәйруллин белән Эмиль Талиповның диалогыннан алынды.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100