Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Илһам чишмәсе» бәйгесендә Зөһрә Сәхәбиева:«Илһам Шакиров – татарны югары күтәргән җырчы»

Казанда Илһам Шакиров иҗатына багышланган «Илһам чишмәсе» IV төбәкара җыр бәйгесенең I этабы узды. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Зөлфия Шәвәлиева чарадан «Интертат» өчен репортаж тәкъдим итә.

news_top_970_100
«Илһам чишмәсе» бәйгесендә Зөһрә Сәхәбиева:«Илһам Шакиров – татарны югары күтәргән җырчы»
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

«География киң, катнашучылар күп»

Илһам Шакиров иҗатына багышланган «Илһам чишмәсе» бәйгесе быел 4нче тапкыр үткәрелә. Иң беренче мәртәбә ярыш 2020 елда, районара дәрәҗәдә генә үткәрелгән булган. Ләкин 2 ел элек төп иганәчеләр – Илдар белән Миләүшә Гамировлар гаиләсе тырышлыгын күреп алып, Бөтендөнья татар конгрессы бәйгене югарырак дәрәҗәдә, төбәкара итеп уздырырга карар кылган.

Бәйге 2 этаптан тора: беренче этапта катнашучылар Илһам Шакиров репертуарыннан 2 җыр башкарып видео җибәрергә тиеш, чакырылган жюри әгъзалары әлеге видеоларны карап, җиңүчеләрне билгели, призлы урын яулаган катнашучыларны 19 февраль көнне Сарман мәдәният йортында тантаналы рәвештә бүләкләячәкләр. Бәйге 4 категориядә үткәрелә: 6 яшьтән 9 яшькә кадәр; 10 яшьтән 12 яшькә кадәр; 13 яшьтән 16 яшькә кадәр; 17 яшьтән 21 яшькә кадәр.

Быел бездә зур үзгәрешләр. Татарстан Республикасыннан кала, гаризалар Башкортстан, Удмуртия, Чувашия республикалары, Ханты-Манси автономияле округы, Пенза, Ульяновск, Ростов, Пермь, Омск, Киров, Новосибирск өлкәләре, Мәскәү шәһәреннән килде. Барлыгы 250 гариза кабул иттек. Бик көчле тавышлар катнаша. Узган ел белән чагыштырганда иң сөендергәне – күпләр аңлап катнашалар. Быел Илһам абыйның репертуары күпкә киңрәк. Популяр булган җырлар гына түгел, авыр башкарулы җырлар, сирәк яңгыраганнары да бар, – дип сөйләде төп оештыручыларның берсе, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова.

Жюри дә бик мәртәбәле. Шунысы кызык – алар барысы да Илһам Шакировның туган ягы, Сарман районы белән бәйле. (Искәрмә: Илһам Шакиров туган Яңа Бүләк авылы Татарстан АССРның Ворошилов районына кергән була, 1957 елдан ул Яңа Юл, 1959 елдан Сарман районына керә. 1976 елдан бу авыл – Тукай районы составында.)

ТАССР халык артисткасы Зөһрә Сәхәбиева – Илһам Шакиров туган Ворошилов районы, Салих-Тукай авылыннан, баянчы, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Әбүзәр Фәйзуллин – Сарман районы Җәлил бистәсеннән, баянчы-аккомпаниатор, ТР атказанган артисты Азат Хәлимов үзе Казаннан булса да, хатыны Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Шәрифуллина – Сарман авылыннан, танылган җырчы Рөстәм Насыйбуллинның әнисе Сарман ягыннан, «Җырлыйк әле!» музыкаль тапшыруны алып баручылар Алинә һәм Азат Кәримовлар дуэтында Алинәнең балачагы Сарман районы Сарайлы авылында үткән. Жюрида шулай ук «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова һәм профессиональ җырчы, танылган режиссер Алмаз Нургалиев бар. Алар – Актаныштан.

https://tatar-inform.tatar/images/uploads/photo/2024/1/15/6b9c16834fdd2a5197c2349ca4b6a64c.jpg

«Илһам абый үзебезнеке»

Бәйгенең тагын бер үзенчәлеге – аның дәүләт тарафыннан үткәрелмәве. Барлык чыгымнар шәхси затлар хисабына ябыла. Үткәрү инициаторлары – бөек җырчының якташлары, эшмәкәр Гамировлар, гаилә башлыгы Илдар абый Гамировның үзе белән дә сөйләштем.

Илдар абый, шундый зур эш башлап җибәрергә ничек җөрьәт иттегез? Авырлыклар булдымы?

– Әлеге конкурс безнең гаилә инициативасы белән үткәрелә башлады. Дуслар белән сөйләшеп, уйлашып утыргач, башта Илһам абый истәлегенә Сарманда бюст ачарга булдык. Аны башкарып чыккач, Сармандагы әлеге бюст урнашкан музыкаль мәктәпкә Илһам Шакиров исемен бирүне сорадык. Анысы да булды. Бюст кую җәй көне булды, шуннан соң февраль айларына инде конкурс үткәрү идеясе килде. Беренче 2 елны район күләмендә генә үткәргән идек. Аннары шундый олы дәрәҗәгә чыктык, киләчәктә дә әлеге конкурс бары тик үсәр, яңа үрләр яулар, дип өметләнәбез.

Бәйгенең чыгымнары да саллыдыр...

– Аллаһка шөкер, барлык җиңүчеләргә дә бүләкләр тапшырабыз. Яшь җырчыларга шулай ярдәм итә алуыбызга без бик шат. Гаилә белән үзебезнең эшебез бар, медицина өлкәсендә эшлибез – төрле җиһазлар җитештерәбез, проектлар булдырабыз. Барлык чыгымнар безнең өстә, район тарафыннан да ярдәм бар, район безне һәр ел сәхнә белән тәэмин итә. Сарман районы башлыгына зур рәхмәт, ул һәрвакыт элемтәдә. Илһам абый үзебезнеке, без, аның турында киләчәк буын онытмасын, җырларын, иҗатын хәтерләсен иде, дигән теләктә.

Зөһрә Сәхәбиева: «Бер Илһам Шакиров ничә буын тәрбияләгән»

Зөһрә апа, әлеге бәйге турында сез нинди фикердә? Балаларның шундый катлаулы җырлар җырлавын ничек бәялисез?

– Беренче чиратта, әлеге эшнең башында торучылар – Илдар әфәнде белән аның хәләл җефете Миләүшә ханымга зур рәхмәт белдерәм. Алар, бөтен эшләрен ташлап, шушы бәйгене оештыралар, барлык матди ягын үзләренә алалар. Мондый эшләрнең матди ягы бик зур була бит инде, үзем дә шаккаттым, конкурсантлар шундый күп. Мондый эшкә үз илен, телен сөйгән, иленең бөек улларын, кызларын хөрмәт итә торган кешеләр генә алына ала. Илдар белән Миләүшә нәкъ шундыйлар инде. Әгәр һәр төбәктә дә шундый кешеләр булса – искиткеч шәп булыр иде. Ләкин халык үзе дә аңларга тиеш: бүген кемне үрнәк итеп куеп үстерәбез без балаларны?

Бу бәйгенең әһәмияте бик зур. Нәкъ менә балалар белән узуы бик сөендерә. Ул балаларның һәрберсен сөеп-сөеп, башларыннан сыйпап куясы килә. Рәхмәтләр әйтәбез аларга. Алар шундый ихласлар, чын күңелләреннән җырлыйлар, күңелләре шундый саф. Олы яшьтәгеләр алар искерәк җырларны беләләр инде, җырлыйлар, аларга рәхмәт. Балаларны тәрбияләү кирәк. Алар бит безнең киләчәгебез. Бөегебез Илһам абыйны безнең буын да тыңлап үсте, без мәктәптә укыганда, ул искиткеч популяр иде. Аны гына тыңларга атлыгып тора идек радиоузеллардан. Бөтен авылга яңгырый торган радио бар иде. Без, аны тыңларга дип, вакытын көтеп тора идек, Илһам абыйның җырларыннан рухи азык ала идек. Илһам абыйның – Илһам Шакировның (елмая), без Илһам абый дип өйрәндек бит, шулай сөйлим, гаеп итмәссез, ул безнең үзебезчә, авылча инде. Мин шулай күнеккән, без бит бер яктан.

Әлеге балалар арасында өметлеләре бар, җыр юнәлешен киләчәктә дәвам итсәләр иде. Чын сәнгать юнәлешендә алар күтәрелә ала торганнар. Бик күп булмый инде андый балалар, Илһам Шакиров кебекләр күп чыга алмый. Аңа сокланып җырлыйлар, менә бер Илһам Шакиров ничә буын тәрбияләгән, дигән сүз. Хәзер инде бәләкәй балаларны тәрбияли. Татар җыры бит ул шундый көчле. Җыр язмышы ул – халык язмышы да. Үз җыры булмаса, халык җырлары булмаса, үзенең тарихын онытса, киләчәгебез булмый.

Безнең татар җырларыбызның башкару өчен бик катлаулылары бар. Илһам абый шундыйларны җырлый иде. Чөнки ул консерватория тәмамлаган бик гыйлемле кеше иде.Бик күп җырларны ул башлап җырлады, бик күп онытылган халык җырларын дөньяга чыгарды. Ул ноталардан эзләп табып, өйрәнеп, халыкка чыгарды. Андый җырлары бик күп аның. Ул безгә бик зур мирас калдырып китте. Без аның белән аралашып, аның җырларына гашыйк булып үстек. Нинди җыр тыңлап үссәң – шундый буласың. Кемне тыңлап үссәң – шуның тәрбиясе керә. Менә ул сыйныфта дәрес биреп утырмый, ул һәрвакыт яңгырап торып, сәхнәдән тәрбия, зәвык, затлылык бирде. Ул бик затлы кеше иде. Бик акыллы, һәрвакыт һәрнәрсәгә үзенең фикере булды. Аның шуңа күрә җырлары да шундый мәгънәле, ул мәгънәле җырлар гына җырлады. Аның һәркайсы җырларын тыңласаң да: «Менә ичмасам, бу – татар җыры!» – дип әйтерлек. Татар халкы гына түгел, башка милләт вәкилләре дә соклана иде аңа.

Музыка бит ул – мәгънә, ул барлык милләтләргә дә аңлашыла. Аның көче сүзен аңламасаң да аңлашыла. Үземнең дә шундый очракларга тап булганым бар. Татар халык җырларын җырлаганнан соң рус теллеләр, башка милләт кешеләре килеп рәхмәт әйтә.

Илһам абый– татар халкының йөзе, ул беркайчан да халкын түбән төшермәде. Киресенчә, татарны югары күтәргән олуг җырчы, шәхес. Олуг укытучы да.

Шушы конкурс дәвам итсә иде. Илдар белән Миләүшәгә исәнлек-саулык телим. Алар – чын мәгънәсендә үз халкын сөюче, аның киләчәген кайгыртучы чын милләтпәрвәр батырларыбыз.

Зөһрә апа, сез Илһам Шакиров белән дус булып яшәгәнсез, аңа бәйле берәр кызыклы вакыйга турында сөйләп китегез әле.

– Илһам абый белән бик күп җыелма концертларда, дәүләти югарылыктагы концертларда йөрдек. Бик күп юллар үтәргә туры килде. Аның бер киңәшен һәрвакыт истә тотам:

«Син бервакытта да кеше зарланганын тыңлама. Кеше зарлана башлый икән, тыңлама, үзең дә бервакытта да зарланма». Әлеге гыйбарәне ул еш кабатлый иде.

Аннары безнең Сарман ягында, минем авылда шундый бер үзенчәлек бар – бездә «вәгъдә» сүзен «вәгдә» дип, нечкәртеп әйтәләр. Илһам абый шуны ишетеп алган, ләкин нинди сүз әйткәнемне оныткан. Мине чакырып алды да: «Әйтеп күрсәт әле миңа «вакыт» сүзен», – ди. Мин дә куркып калмадым, чатырдатып «вакыт» дидем. Нигә соң алайса бая дөрес әйтмәдең, ди, көлешкән идек шунда аның белән.

Аннары 1998 елда Нижгар өлкәсендә Көнчыгыш халыклары, зур регионнарны үз эченә алып, зур конкурс узган иде. Илһам абый анда рәис иде, Хәйдәр жюрида утыра (Хәйдәр Бигичев җырчы, ТАССРның халык артисты, Зөһрә Сәхәбиеваның ире), ул җырламады. Катнашучылар арасында мин дә бар. Тагын Римма Ибраһимова, Флера Сөләйманова, Мәскәүдән бик күп катнашучылар килгән иде. Катнашучылар – өлкәннәр, урта буын һәм яшьләр. Беренче урыннарга машиналар уйнаталар. Ничек булганын алдан белеп булмый бит инде, шулай да, мин беренче урынны алганмын урта буын арасында. Өлкән буын арасында – Флера Сөләйманова. Яшьләрдә җиңүче Мәскәүдән иде. Шуннан соң Илһам абый сөйли: «Утырабыз Хәйдәр белән янәшә, карыйм, сиңа гел түбән билге куеп утыра», – ди. «Нигә, әйбәт җырлый бит, нишләп бетереп утырасың», – дип сорадым, ди. Мин анда «Салкын чишмә»не, катлаулы халык җырларын җырлаган идем. Хәйдәр аңа: «Әй, үз хатынына машинага дип, зурны куйган, дип әйтерләр тагын, дип, шулай куям», – дигән. Шунда Илһам абый зур баллар куйганга гына беренче урынны яулаганмын, машиналы булдым, аның миңа биргән бәясе белән. Бу тарихны аннары берничә ел үткәч кенә сөйләгән иде Илһам абый.

Бүген аның рухына һәрвакыт дога кылам, мин – аның догачысы. Догамнан калдырганым юк. Мин консерваториядә укыганда, тавыш куючым, сыйныфта белем биргән остазым Зөләйха Хисмәтуллина булды, бөек опера җырчысы. Ләкин мин Илһам абыйны да үземнең укытучым дип саныйм. Чөнки мин аңа охшарга тырыша идем. Тавыш белән идарә итү, тавышны дөрес кую, аның ничек дөрес тын алуын мин һәрвакыт күзәтеп яшәдем. Хатын-кызга да охшарга тырышып була иде инде. Ләкин мин ир кешегә, нәкъ менә Илһам Шакировка охшарга тырыштым. Аның сыман җырларга тырыштым. Мин аны үземнең укытучым дип саныйм, бүген әлеге бәйгедә катнашучыларның да ул – укытучысы, остазы, алга таба да шулай булсын иде.

Рөстәм Насыйбуллин: «Татар моңы яңгырарга тиеш»

Рөстәм абый, сез быел жюрида беренче ел дип беләм, дулкынланасызмы?

– Мин былтыр да чакырулы идем, килә генә алмадым. Быел, Аллаһка шөкер, килдек, иртәдән бирле тыңлап утырабыз. Җаваплылык зур, шул ук вакытта бик кызык та, балалар матур-матур җырлар башкара, рәхмәт оештыручыларга, чакыручыларга.

Катнашучыларны ничек бәялисез?

– Бөтен ягын да уйлап карар кабул итәргә кирәк. Җырда бит спорттагы кебек, кем беренче финишка килде, шул җиңүче түгел. Һәрбер яктан уйлап, карап, сак булып эш итәргә кирәк. Кайбер балаларга карап, уйлап куям инде –бүгенге көндә ул болай җырлый, ләкин киләчәктә аның тавышы нык үзгәрәчәк. Тагын да әйбәтрәк җырлаячак балалар ишетелә. Алдагы көннәрдә белем алып, тагын да әйбәтрәк җырларлар ишетербез, дип ышанабыз.

Сезнеңчә, әлеге бәйгедә катнашкан балалар арасыннан көчле тавышлы, затлы татар җырчылары чыгармы?

– Өметләнергә кирәк инде, безне өмет яшәтә бит. Татар моңы яңгырарга тиеш. Бөтен ышаныч – шундый бәйгеләрдә катнаша торган, халык җырларын җырлый торган балаларда. Аларны без өйрәтергә тиеш. Төрле остаханәләр дә булдырырга кирәк. Менә без гала-концертка Сарманга кайтабыз. Катнашучылар өчен ниндидер остаханәләр оештырсалар, без аларга бик теләп ярдәм итәр идек. Кайбер балалар җырларын дөрес тә җырлап бетермиләр, алар гаепле түгел инде, ничек ишетеп өйрәнгән – шулай җырлый. Аларга тагын да шул җирләрен аңлатсак, бергәләп җырлап карасак, киләчәктә тагын да әйбәтрәк булыр иде. Балалар бик талантлы, үсеш булыр, дип ышанам.

Бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 19 февраль көнне Сарман районы мәдәният йортында узачак. Гала-концертта призлы урыннар яулаган конкурсантлар һәм жюри әгъзалары булган җырчылар катнашачак, дип көтелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100