news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илгиз Зәйниев Камал театрында Нәкый Исәнбәт комедиясен куя. Төп рольдә - Эмиль Талипов

news_top
Илгиз Зәйниев Камал театрында Нәкый Исәнбәт комедиясен куя. Төп рольдә - Эмиль Талипов
Фото: © Владимир Васильев

Камал театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев Нәкый Исәнбәтнең «Портфель» пьесасына алынган – бүген театрда әсәрнең беренче читкасы.

Режиссер төп рольгә – Хизбулла Төхфәтуллин роленә Татарстанның атказанган артисты, Тукай премиясе лауреаты Эмиль Талиповны алган. Спектакльдә шулай ук, Искәндәр Хәйруллин, Ләйсән Рәхимова, Миләүшә Шәйхетдинова, Алмаз Гәрәев, Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Алмаз Сабирҗанов, Олег Фазылҗанов һәм башкалар катнаша.

Нәкый Исәнбәт - Илгиз Зәйниевның яраткан авторы. Ул бу пьеса турында күптән уйланып йөргән, аны башка театрларда кую планнары да булган.

  • Нәкый Исәнбәт «Портфель» сатирик комедиясен 1929 елда язган.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар