news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илгиз Зәйниев «Адәмнәр» спектакле белән Алматы фестивалендә иң яхшы режиссер дип танылды

news_top
Илгиз Зәйниев «Адәмнәр» спектакле белән Алматы фестивалендә иң яхшы режиссер дип танылды
Фото: © "Әкият" курчак театрының матбугат үзәге

«Әкият» Татар дәүләт академия курчак театрының «Адәмнәр» спектакле Казахстанда «Almaty Puppet Festival – 2026» IV Халыкара курчак театрлары фестивалендә «Иң яхшы режиссер эше» номинациясендә җиңү яулады.

Спектакльнең режиссеры - «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе, «Алтын битлек»ле режиссер Илгиз Зәйниев. «Адәмнәр» спектакле Галимҗан Ибраһимов әсәре буенча куелган.

Фестивальнең йомгаклау тантанасы бүген булды. Театрның дипломын әлеге спектакльнең ике артисты – Альбина Шаһалиева һәм Дилүс Хуҗахмәтов чыгып алды.

Фестивальдә Казахстан, России, Азәрбайҗан, Италия, Франция һәм башка илләрдән 14 театр коллективы катнашкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар