Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илгиз Зәйни Әби патшаның 200 ел элек язылган әкиятен сәхнәләштерде: Пешмәгән Пәһлеваннан ялган тарих язу инструкциясе

Режиссер Илгиз Зәйниев Әби патша - Екатерина II либреттосы буенча курчак спектакле куйды.

news_top_970_100
Илгиз Зәйни Әби патшаның 200 ел элек язылган әкиятен сәхнәләштерде: Пешмәгән Пәһлеваннан ялган тарих язу инструкциясе

Тарихи ялганнар турындагы иң актуаль әкиятне моннан 231 ел элек Екатерина II язган булган. Әкият нигезендә Екатерина патшабикә тарафыннан либретто да иҗат ителгән. Шушы либреттоны татар режиссеры һәм драматургы Илгиз Зәйниев Татарстан сәхнәләренең берсендә курчак спектакле итеп куйды. Чаллы курчак театрының «Горебогатырь Косометович» трагикомедиясен Казанга “Алтын битлек” милли театр премиясе экспертларына күрсәтү өчен алып килгән иде. 

“Мин Екатерина Втораяның опералар иҗат итүе турында колак очы белән ишеткән идем. Пьесалар арасыннан либреттоны табып алгач, берничә ел күтәреп йөрдем. Ниһаять, без аны Чаллы театры белән куярга уйладык”, - ди Илгиз Зәйниев.

Әби патшаның татар тарихындагы урынына экскурсия

Татар тарихында, аерым алганда Казан тарихында, әби-патшаның үз урыны бар. Бауман урамында ул Казанда утырып йөргән тарантасның муляжы куелган. Казанның әлеге җәяүле урамыннан үткән һәр турист аңа утырып фоторәсемгә төшә ала. Татарстанның Милли музеенда тарантас үзе дә саклана. Анысына кагылмыйча гына сокланырга мөмкин.

Екатерина Вторая татарларга Казанда таш мәчет салырга рөхсәт бирүе белән дә татар тарихына кереп калган.

Татар авыллары аша үткән Әби-патша юлы турында да ишетеп беләбез. Шул уңайдан Салават Фәтхетдинов репертуарындагы “Катерина” (“Катаржан юлы”) җыры хәтердә яңара.

“Әнкәй безне тугачтын да
Ак биләүгә биләгән, 
Ак биләүләргә биләгән
Бәхетең булсын димәгән.
Әби патша юл салдырган,
Безгә ирек бирмәгән.

Катерина, Катерина,
Юлларың такыр,
Катерина, Катерина
Әйләнеп кайтыр”.

Моннан бер ел элек Казанда "Әби патша" татар рок операсының бер өзеге тамашачыларга тәкъдим ителде. Рок-операны Казанның The Road рок-мәктәбе укучылары белән берлектә Татарстанның атказанган артисткасы Эльмира Кәлимуллина башкарды. Авторлар былтыр рок-опера әлегә әзер түгел, ул иҗат ителү процессында булуын әйткәннәр иде: аңа либреттоны Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис, музыканы Эльмир Низамов яза.

“Екатерина – дөнья тарихында иң күренекле патшаларның берсе. Әби-патшаның Казанга килүе татарлар өчен уңышлы булды. Ул Казанны, Буаны, Мамадышны, Лаешны, Свияжскны герблы иткән...” - дип аңлаткан иде либретто авторы, халык шагыйре Ренат Харис.

  • Әби-патша - Екатерина II (1729-1796) биш операга либретто язган. «Горебогатырь Косометович» - шуларның берсе. Операның музыкасын испан композиторы Мартин-и-Солер иҗат иткән. Опера беренче тапкыр Эрмитаж театрында 1789 елда куелган.

Батырлыкны эшли алмасаң, уйлап тап!

«Горебогатырь Косометович» спектакле 16+ тамгасы белән бара. Илгиз тамашаны фикердәшләр җыелып, түгәрәк өстәл янныда сөйләшеп утыра торган форматта дөньяга чыгарган. Аны нибары 20ләп тамашачы гына карый алды. Театр директоры Зөһрә Митрофанова «Горебогатырь Косометович» трагикомедиясе белән фестивальләрдә йөриячәкләрен әйтә.

Сәхнә уртасына озынча түгәрәк өстәл куелган. Тамаша нигездә шул өстәл өстендә һәм астында бара. Опера форматына хөрмәт йөзеннән, өстәлдән читкәрәк урнаштырылган конструкция өстендә өч курчактан торган хор да бар. Алар Екатерина Вторая иҗат иткән текстны Әби патша заманындагыча борынгы рус телендә җырлыйлар.

Сюжет болайрак. Локтмета государыняның бердәнбер булдыксыз улы Горебогатырь - Пешмәгән пәһлеван. Ул батырлыклар эшләргә чыгып китмәкче. Әнисе карышып карый да, җиңә алмагач, ризалаша. Үзенең тугрылыклы яраннары Кривомозг белән Торопны улын сакларга аның белән чыгарып җибәрә. Әлбәттә, булдыксыз егет бернәрсә дә эшли алмый. Халыкны елатып, җыелган хәзинәне дә урлатып бетерә. Аны читләр түгел, шул ук яраннары талый.

Ярар, егет урыс кырларының “тридевять” җирләрендә буталып йөреп тә, батырлыклар кыла алмады ди. Ә өйгә кайтырга кирәк. Болай гына да түгел, батыр булып кайтырга кирәк. Димәк, нишләргә кала? Батырлыклар уйлап табарга. Яраннары тиз генә уйлап табалар аны.

Кыскасы, булмаган батырлыкның хакы теге урланган бер арба алтын булып чыга.

Екатерина II - Әби патша. Билгесез рәссам ясаган портрет

Әби патшадан “трагикомик инструкция” актив кулланылышта

Димәк, уйдырма тарихлар турында иң актуаль әсәр 200 ел элек императрица тарафыннан язылган. Әсәр, либретто буларак, бүгенге иҗатчылар тарафыннан актив кулланылмаса да, андагы идеяләр тарихчылар һәм язучылар тарафыннан шулкадәр актив кулланыла ки.

Кабатлыйм: уйдырма хакы – халыктан җыелган бер арба алтын. Ягъни, халык, акчасын түләп, үз җитәкчеләренең бөеклеге турында тарихи уйдырма сатып ала.

Әби патшаның трагикомик “инструкциясе” хәзергәчә тайпылышсыз үтәлә. Күпме тарихлар уйлап табыла, бизәлә, бозыла...

“Аңгыралар белән табылганны да бүлеп булмый, акыллы кешеләр юкны да бизи беләләр”, - ди Горебогатырь. Моның шулай икәненә әле дә ышанабыз. Акыллылар арасында яшибез – тарихи вакыйгалар да, статистик саннар да – барысы да бизәкләнә.

“Инде бер генә борчуым калды, минем баһадир көбәләрем иң күренекле урынга элеп куелсын”, - ди әнисе әзерләп куйган кәләше янына кайтып баручы пешмәгән пәһлеван. Алары да эленә.

  • “Горебогатырь отвечалъ имъ: не даромъ говорятъ, что съ глупыми людьми и найдя не разделишь, а умные и небылицу разкрасятъ; теперь продолжалъ онъ, одна только у меня забота на сердце, чтобъ латы мои богатырскiя повѣшены были въ видномъ местѣ.”

Әкият эченә Фазыл Искәндәрнең “Кролик һәм Буар елан” әкиятеннән дә бер өзек кертеп куелган. “Ни өчен мин карап торган кроликлар качып китмиләр?” – дип сорый яшь буар елан кылый буар еланнан. “Төгәл генә әйтә алмыйм, әмма без якыннан караганда алар хәрәкәтсез калырга тиешләр”, - ди тәҗрибәле елан. “Ә ни өчен тиешләр? Алар бит кайчак минем эчемдә дә селкенәләр әле”, - ди яшь елан. “Эчеңдә селкенсеннәр, әмма тиешле юнәлештә генә”, - ди карт елан...

Пешмәгән Пәһлеванның фикерен бераз үзгәртеп язам: 

...одна только у меня забота на сердце: Әби-патшаның Чаллы артистлары башкаруындагы бу иҗат җимеше киң җәмәгатьчелеккә барып җитсен иде. Әлбәттә, 20 кеше генә карый ала торган спектакль мөмкин кадәр күбрәк кешегә барып җитсен өчен аны артистлар көннәр буе уйнап торырга тиешләр. Уйнасыннар. Әйбәт уйныйлар бит.

Рольләрдә: Горебогатырь Косометович – Егор Митрофанов, Локтмета – Ландыш Морзаханова, Гремила Шумиловна һәм Кылый елан – Римма Митрофанова, Кривомозг – Эдуард Гурлев, Тороп – Минзария Туктарова.

Рәссам – Денис Токарев. Композитор – Юрий Чаплин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100