Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илгиз Зәкиев музыка хакына шәхси әйберләрен саткан

Артист ике сәгатен, телефонын, АirPods колакчыннарын һәм концерт костюмнарын саткан.

news_top_970_100
Илгиз Зәкиев музыка хакына шәхси әйберләрен саткан
Рамил Гали

Казан шәһәр филармониясе артисты Илгиз Зәкиев җырлар яздыру, клип төшерү һәм ротациягә акча җыю өчен шәхси әйберләрен саткан. Урицкий паркында узган ретро концерт вакытында ул «Интертат» журналистына ниләр сатканын сөйләде.

«Минем беркайчан да башка кешедән акча сораганым булмады, тик фонограмма, аранжировка, җыр яздыру, клиплар төшерү өчен акча кирәк булды. Шуңа күрә үземнең шәхси әйберләремне сатарга туры килде. Ике сәгать, телефон, АirPods колакчыннары, концерт костюмнары — барысын да саттым.

Барысы да сәнгать өчен, хәзер авыр вакытлар шул, акча җитми. Сатудан 80 меңгә якын акча чыккандыр, төгәл санамадым. Барлык җыелган акчаны клиплар төшерүгә һәм ротациягә сарыф иттем», — дип сөйләде Илгиз Зәкиев.

Артист хәзерге вакытта альбом яздыру һәм клиплар төшерү белән мәшгуль. «Чын күңелдән концертларның тизрәк башлануын телим. Үземнең концертым белән гастроль турына әзерләнәм. Рөхсәт булуга, концерт куярга әзер мин», — дип сөйләде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100