Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илгиз Шәйхрәзиев: «Беркемгә дә аерылырга киңәш итмим»

news_top_970_100
Илгиз Шәйхрәзиев: «Беркемгә дә аерылырга киңәш итмим»
"Татар-информ" архивы, Илгиз Шәйхразиевның шәхси архивы

Бу көннәрдә «Культура» телеканалыннан җырчы Илгиз Шәйхрәзиевне күрсәттеләр. Минемчә, бик матур чыгыш булды. Башкарылган репертуар да әйбәт сайланылган иде. Илгизнең елмаюы гына ни тора. Балкып чыкты да,уңай энергетикасы белән студиядә утырган тамашачыны таң калдырды. Өстәвенә, татарча җырлый бит. Рус мохите булган җирдә татар көен ишетү колакларга ук рәхәт һәм горурлык. «Интертат.ру» җырчының үзе белән әңгәмә корды.

Илгиз, сине «Культура» телеканалыннан күрдек. Чыгышың матур булды. Горурланып утырдык.

Рәхмәт (елмая). Тапшыруны быел май айларында төшергән идек. «Клуб Шаболовка 37» музыкаль тапшыруын алып баручылар миңа үзләре чыктылар. «Социаль челтәрләрдән видеоларыгызны карадык. Безгә шундый татарча, фольклор белән бәйле булган продукт кирәк», – диделәр дә, мин теләп ризалаштым. Аның алып баручысы – Вадим Эйленкриг. Ул – «Үзгәреш җиле»ндәге оркестның җитәкчесе дә. «Керфекләрең синең нигә кара?», «Син сазыңны уйнадың», «Ай, һирләү» кебек җырларны һәм үзем язган «Сөю» җырын башкардым. Милли киемдә идем. Оештыручыларга бик ошады. Тапшыруда Yummy Music Band инструменталь төркеме белән бергә чыгыш ясадык. Мин алар белән күптәннән эшлим, дустанә мөнәсәбәттә. «Әйдәгез, «ут җиктереп» барабыз һәм Мәскәүне «кыздырып» кайтабыз», – дип әйткән идем Yummy Music Band егетләренә. Аллага шөкер, матур тапшыру төшереп кайттык. Үзебез дә канәгать калдык. Алып баручылар «Тагын чакырабыз», – дип калдылар. «Клуб Шаболовка 37» тапшыруы, беренчедән, музыкаль тапшыру, икенчедән, анда теләсә кемне чакырмыйлар.

Хәзерге яшьләр «Культура» телеканалын карыймы соң?

Монда эш яшьләрдә түгел. Монда зәвыкта, сыйфатта эш. Әти-әнием дә, мин дә, «Культура» телеканалын теләсә кайсы вакытта ач, анда карар нәрсә гел бар, дибез. Башка телеканалларда карар нәрсә булмаса, «Культура»ны ачасың да, ял итәсең. Әмма телевизор карау сирәгрәк эләгә.

Илгиз, «Тап бәхетеңне» дип җырлыйсың. Син таптыңмы әле бәхетеңне? Аерылганыңны беләбез.

Әйе, дип уйлыйм. «Тап» җыры кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр турында гына җыр дип уйламыйм. Күңелеңдә булган бәхет турында.

Икенче ярыма килгәндә, әлегә юк әле. Тапмадым. Эзлибез.

Илгиз, син сәхнәгә елмаеп, балкып чыгасың. Тамашачыны «шартлата» аласың. Ә гади тормышта син нинди кеше?

Гади тормышта өйдә булырга яратам. Мин – тынычлык ярата торган кеше. Балаларның берсен балалар бакчасына, икенчесен мәктәпкә илтеп, тегендә-монда йөртеп, өйгә кайтып, ашарга пешереп, өйдә утырырга ярата торган кеше бит мин. Өйдә шулай ял итәм. Каядыр кешеләр белән аралашып йөрү минем өчен түгел.

«Тусовка» яратмыйсың?

Минем эшемдә «тусовка». Сәхнә артында җырчылар, артистлар белән аралашам. Аларның энергиясе ташып тора. Алар белән ял итеп булмый. Алардан соң өйгә кайтып ял итәм.

Аерылышуыгыз турында «Интертат» язып чыккан иде. Бүгенге көндә улларыңның әнисе белән мөнәсәбәтләрегез ничек?

Мөнәсәбәтләребез яхшы. Без балаларны бергә тәрбиялибез, әмма аерым торабыз.

Ә ни өчен аерылдыгыз?

Шулай кирәк булган күрәмсең. Язмыш шулай язган. Күктән шулай төшкән безгә. Сәбәбен әйтә алмыйм.

Сәхнә тормышыңа күнегә алмауданмы?

Мин болай җавап бирер идем. Аерылышу – күңелле әйбер түгел. Беркем дә өйләнгәндә «аерылам» дип өйләнешми. Бер тапкыр һәм мәңгелеккә дип өйләнешә. 2012 елда өйләнешкән идек. Аерылышуыбызга 4 ел. Ике ул үстерәбез. Олы улыбыз Хәкимгә –9, кече улыбыз Гаязга 6 яшь.

Нинди матур татар исемнәре биргәнсез.

Тырыштык (елмая).

Улларың синең кебек музыкага тартылганмы? Кызыксыналармы бу өлкә белән?

Олы улым Хәким думбырада, гитарада уйнарга ярата. Аңа укулеле (кечкенә гитара – Э.Г.) уен коралы алып бирдем. Кече улым Гаяз «Мин җыр яздым» дип минем яныма килә дә, «Пум-пум, пам-пам» дип җырлап күрсәтә. «Улым, шәп булган бу», – дип әйтәм. Алай гына да түгел. Улларым – минем иҗатымның тәнкыйтьчеләре. Яңа җыр яздырып кайтам да аларга тыңлатам бит. Халыкка җырның «керерме», «кермәсме» икәнлеген белер өчен, балаларга тыңлатып карарга кирәк. Әгәр дә балалар сикерә, бии икән, димәк, җыр яхшы килеп чыккан. Тыңлыйлар да, бу җырны шулай атарга кирәк, дип тәкъдимнәрен дә бирергә мөмкиннәр.

Тормыш иптәшең дә иҗат кешесеме?

Фотограф. Шулай ук иҗат кешесе дип әйтергә була.

Нинди матур гаилә булгансыз.

Аерылу – бер дә рәхәт эш түгел. Ул үзеннән-үзе килде. Хатынымның да өметләре җимерелгәндер. Беркемгә дә аерылырга киңәш итмим. Киңәшләр дә бирмим. Кызганычка, шулай килеп чыкты. Бүгенге көндә гел аралашып торабыз. Эт белән мәче кебек аерылышмадык. Аерылышканда да тыныч кына аерылыштык. Икебез дә олы кешеләр.

Гаиләне саклап калырга тырышмадыгызмы?

Без гел аралашабыз. Каядыр бергә барабыз. Мин гел «әниең» дип торам улларыма. Әниләре дә «әтиең» дип тора. Әмма бездә ир белән хатын арасындагы гаилә түгел. Без – дусларча гаилә. Әнисе әтисе белән куркыта. Әтисе әнисе белән куркытырга мөмкин. Безнең мөнәсәбәтләр яхшы. Балалар өчен дә, үзебез өчен дә уңай. Гаилә атмосферасын саклап калдыра алдык, дип уйлыйм.

Тормыш шундый әйтеп бетергесез әйбер. Аерылышып, яңадан кушылган гаиләләр дә бар, мәсәлән, татар «йолдызлары» арасында да. Исемнәрен әйтеп тормыйм. Ә кушылып куйсагыз?

О-о-о, кем белгән. Безнең тормыш озын һәм күңелле.

Сезнең аерылышу әти-әниләрегезгә дә авыр булгандыр?

Мин болай җавап бирер идем. Әгәр дә кеше үзе яхшырак булыр дип уйлап бер адым ясый икән, беркемне дә гаепләргә ярамый. Чөнки һәрбер кеше үзенә: хатын-кызлар да, ир-атлар да үзенә яхшы тормыш тели. Әгәр дә авырлык белән бара икән, минем әйткәнем дә бар. Бәхет авырлык белән килми. Ул җиңеллек белән килә. Авырлык белән килгән бәхет, йөк булып, синең артыңнан бара дип уйлыйм.

«Авырлык белән килгән бәхет»не ничек аңларга?

Менә тырышып, сугышып, кемнедер үпкәләтеп алган бәхет. Ул бәхет минем өчен рәнҗешләр белән пычранган.

Сине рәнҗеткән кешеләр бармы?

Бар. Тик мин аларны онытам (елмая). Мине рәнҗеткән кешегә үч итмим. Кайчакта «бу кеше миңа нигәдер ошамый» дип уйларга мөмкинмен. Аның асылында нәрсәдер ята. Ачу сакламыйм. Онытам. Бәлки, шуның белән мин бәхетледер.

Зарина Вилданова белән сезне нәрсә бәйли?

Үз вакытында Зарина Вилдановага мин иҗади гашыйк идем. Әлбәттә, безне иҗат кына бәйли. Дуслар гына. 7-8 дуэт җырыбыз бар.

Эльмира Кәлимуллина белән яздырган «Тиясез» дуэты чыкты. Анда эротик төсмерләр чагыла. Татарларга хас булмаган ниндидер шедевр.

Яратышу тәме

Яулап алды тәнне.

Эчтә яна йөрәк

Иркен калырга теләп,

Бер газап, бер ләззәт.

Бу хискә бар сәбәп –

Ул фәкать табигать.

Бу хисләр, бу сүзләр, бу тойгы – татарларга хас әйбер. 7 миллион татар каян табылган дип уйлыйсыз? Әлбәттә, мәхәббәттән. Без барыбыз да – мәхәббәт җимешләре. «Тиясез» җырына клипны Эльмира Кәлимуллинаның ире Евгений Ксенофонтов төшерде. Безнең татар эстрадасында хатын-кызда булган «сексуальностьне» матур итеп, әдәби рәвештә күрсәтә белгән җырчы хатын-кызлар сирәк. Ул булса, Эльмира Кәлимуллина, Алсу Әбелханова, Илсөя Бәдретдинова. Калганнарын үпкәләтәсем килми. Чын рәвештә хатын-кыз энергетикасы белән уйный белгән җырчылар алар. Хәзер мин сезгә бил асты турында сөйләмим. Сәнгати рәвештә әйтәм. «Эльмира, әйдә синең шул ягыңны тагын да күбрәк күрсәтәбез», – дигәч, ул теләп ризалашты.

Ә ни өчен «Тиясез»?

Чөнки кызык тияргә (көлә). Ничек аңлатырга икәнлеген дә әйтә алмыйм. Чөнки без бер-беребезгә кагылабыз. Физик рәвештә кагылу турында әйтмим. Без бер-беребезгә кагылып, бер-беребездән нәрсәдер алабыз, нәрсәдер бирәбез. Биргән әйберне кире алып, тагын да байыйбыз. Һәрбер кеше арасында шундый аралашу бар. Бер-беребезгә кагылмыйча, сүз белән, күз белән, хәтта тән белән кагылмыйча, бернәрсә дә туа алмый. Балалар кайдан туа?

Бу шул мәхәббәткә барып тоташа. «Тиясез» җырында да мәхәббәт.

Әмма мәхәббәт зур рәвештә. Ятакта булган мәхәббәт кенә түгел. Кешеләр арасындагы, табигать белән кеше арасындагы мәхәббәт турында.

Илгиз, үзең татар эстрадасы белән кызыксынасыңмы? Яратып тыңлаучы артистларың бармы?

Татар җырларын тыңлыйм. Беләсеңме, миңа бик нык Раяз Фасихов ошый.

Кеше буларакмы? Әллә җырларымы?

Кеше буларак та, җырлары да. Сәхнә артында үзен бик әдәпле тота. Татар артистларыннан миңа тагын кемнәр ошый? Илсөя Бәдретдинова, Эльмира Кәлимуллина, Зәринә Вилданова. Зәринә Вилданова аеруча ошый. Чөнки аның үзенә күрә ниндидер бер энергетикасы, образы бар. Ул «кыздыра» да белә. Ул күзләре белән сәхнәгә караттырып, бер сихри дөньяга алып китә ала.

Әти-әниләрең Чаллыда яшиләрме?

Әйе. Җәй көне Зәй районының Чыбыклы авылында торалар. Әтием Рәхимҗан шигырьләр яза. Әнием Тәнзилә матур итеп җырлый. Әмма алар бөтенләй башка өлкәдә хезмәт куялар. Күрәсең, әти-әниемнән аларның сәләтләре күчкән.

Илгиз, син нишләп театр артисты булмадың? Миңа калса, син бик шәп артист булган булыр идең?

(Көлә). Кечкенәдән бик тыйнак егет идем. Әти-әнине тыңлый торган акыллы, тыйнак егет. Әле мин элек тотлыга идем. Университетны тәмамлаганчы тотлыктым.

Тотлыгуны ничек бетерә алдың?

Сәхнәдә йөреп, җырлап, кешеләр белән аралашып үзеннән-үзе беткән, дип уйлыйм. Каушамаска өйрәнәсең. Җырлаганда сөйләм аппараты гел эшләп торгач, беткән, күрәмсең. Менә син, нишләп театр артисты булмадың, дисең. Чөнки элек хәзерге кебек түгел идем. Чыгышлар ясый-ясый, мин каушамаска, оялмаска өйрәндем.

Актёрлык тәҗрибәм бар анысы. «Хәситә» фильмында төшкән идем. Быел Мәскәүдә Татарстан көннәре уңаеннан спектакль куйдык. Режиссёры Айдар Җәббаров иде. «Хыял артыннан» дигән спектакльдә Илгиз Мөхетдинов, Эльмира Кәлимуллина, мин катнаштык. Үземне театр артисты образында бик шәп хис итәм. Синең яныңда шундый коллегалар, артистлар булганда, театр өлкәсе тагын да кызыксындыра.

Илгиз, әле соң түгел. Сиңа 50 дә, 60 яшь тә түгел.

Китәбез, кинога китәм алайса (елмая).

Белешмә:

Тулы исеме: Шәйхрәзиев Илгиз Рәхимҗан улы

Туган көне: 1988 елның 10 июле

Туган җире: Чаллы шәһәре

Белеме: Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының хор дирижёры бүлеге

Комментарийлар (4)
Калган символлар:
  • 26 сентябрь 2023
    Исемсез
    Улларына чын татар исемнәре биргәннәр. Шунысы куандыра.
  • 22 сентябрь 2023
    Исемсез
    Абау... Бу бит безнең Чаллы егете! Матур җырлый. Алай тел-теш тидерерлек түгел.
  • 20 сентябрь 2023
    Исемсез
    Улым, менә аерылуың начар булган анысы. Кушылыгыз тизрәк.
  • 20 сентябрь 2023
    Исемсез
    Бу ирланд тамырлы егет панк рок уйнаса якшырак булыр иде, попс белэн шогеллэнгэнче. Шунысы якшы,татарнын колхоз попсыннан аерылып тора цивиль кыяфэте белэн. Унышлар ана..
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100