Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ИлГәрәй кулын сындыра-сындыра булса да төшергән «Яратсаң – китмисең» клибын күрсәтте

news_top_970_100
ИлГәрәй кулын сындыра-сындыра булса да төшергән «Яратсаң – китмисең» клибын күрсәтте
Җырчының социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

ИлГәрәй социаль челтәрләрдә «Яратсаң – китмисең» җырына төшерелгән клибын тәкъдим итә. 

«Дуслар, чыннан да бит, матурлыкны күрмәс идек, карлар яуса – туңар идек, җил искәндә сынар идек, әгәр дә җирдә мәхәббәт булмаса. Барыгызның да йөрәкләрендә сөю, мәхәббәт яшәсен. Мәхәббәт безне яшәтә, көч бирә», – дип язган ул.

Әлеге җырның сүзләрен Венера Мәхмүтова, көен Мурат Гайсин иҗат иткән. ИлГәрәй әлеге клипны әзерләүдә катнашкан барлык хезмәттәшләренә рәхмәт сүзләрен җиткергән. 

ИлГәрәй бу клипны төшергәндә, артыгын уйнап ташлап, кулын да сындырган иде. Аңа озак вакытлар гипс белән йөрергә туры килде. Хәле белән кызыксынгач: «Әле һаман тернәкләнеп бетмәдем. 17 октябрь көнне табибка барам, шунда әйтәчәкләр», – диде ул «Интертат» хәбәрчесенә. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100