ИлГәрәй: «40 яшемдә зур хыялымны чынга ашырдым»
Беренче тапкыр Төркиядә ял иткән ИлГәрәйне төрек халкы үзләренеке дип кабул иткән. Татар икәнлеген белгәч, гаҗәпләнгәннәр дә, хәтта.
Татар эстрадасының популяр артисты ИлГәрәй бу җәйдә үзенең зур хыялын чынга ашырган — ниһаять, гаиләсе белән чит илгә сәяхәткә барып кайткан. «40 яшемдә беренче тапкыр чит ил күрдем», - дип, ул бу хакта «Интертат»ка да уртаклашты.
«Минем студент чагымда туганнар белән Абхазия һәм Сочи шәһәренә ялга барганым булды. Фидаил абый тормыш иптәше белән, әнинең бертуган сеңлесе Шаһидә апалар алып барганнар иде. Әти белән әни гел эштә булдылар, ерак җирләргә тәвәккәләп чыгып китәргә курыкканнардыр да инде. Шуңа беренче тапкыр диңгезне миңа туганнарым күрсәтте.
Ә менә чынлап торып чит илгә, өстәвенә бөтен гаиләм белән барырга шулай 40 яшем тулгач кына язган икән. Бу үземә дә, гаиләмә дә зур бүләк булды. Гадәттә без гел дөнья куабыз, акча эшләргә тырышабыз, чабабыз, каядыр ашыгабыз. Ә бу ял әнә шул ритмны беразга булса да туктату өчен дә бик кирәк иде, - ди ИлГәрәй.
Мондый ял гел юлда йөри торган җырчылар өчен гаилә белән вакыт үткәрү, якыннарына игътибар бирү өчен дә менә дигән мөмкинлек. Ләкин ИлГәрәй, гастроль графигы тыгыз булуга карамастан, кызларына игътибарны болай да тиешенчә бирәм дигән фикердә. «Мин үзем турында балалар белән вакытымны аз уздырам дип әйтә алмыйм. Гастрольләр күп вакытны алса да, мин кызлар белән һәрдаим элемтәдә. Аларның укулары, кызыксынулары, дуслары турында барысын да белеп торам. Әлбәттә, балаларның да диңгез күрәселәре, гаилә белән бергәләп ял итәселәре бик тә килгән иде. Алып барырга тырышырга сүз бирсәм дә, иҗат вакыт кына түгел, бик күп финанс чыгымнары да сорау сәбәпле, чит илгә ял кичектерелеп килде. Аннан соң дөньясы да тыныч түгел бит инде. Быел да, без юллама алгач кына, илдә бензин белән вазгыять кискенләште. Ләкин без, куркып калсак та, ялны күчермәскә булдык. Акчасы да түләнгән дип, Аллаһка тапшырдык, - ди ул.
Фото: © ИлГәрәйнең шәхси архивыннан
ИлГәрәй тормыш иптәше һәм кызлары белән Төркиянең Сиде шәһәрендә ял иткән.
«Бик рәхәт булды, суы да чиста, һава торышы да эссе торды. Ике көн рәттән һава температурасы 45 градуска кадәр менде. Әмма җәй булса, шундый булсын инде ул. Сиде шәһәренә экскурсиягә, дельфинарийга бардык. Кичләрен җирле базарда акча туздырдык. Үзебез ял иткән пляжда Кайбыч ягыннан булган якташларыбызны очраттык. Шундый еракка килеп, милләттәшләр белән бергә ял итү тагын да күңелле булды.
Иң кызыгы - Төркиядә мине барысы да үзләренеке дип кабул итте. «Кем белән генә аралашсам да, төрек түгел, татар икәнемне белеп, шаккаттылар. «Мин шулай ук төрекләргә охшаганмы икән?» - дип, үзем дә уйланып куйдым, - ди ул.
Фото: © ИлГәрәйнең шәхси архивыннан
ИлГәрәй сүзләренчә, әлеге ялның иң зур нәтиҗәсе — балаларның бәхетле йөзләре, «әтием, син иң -иңе», «әтием-әнием, рәхмәт» дигән сүзләре. «Балалар, әти, әйдә елга бер тапкыр ялга баруны традициягә кертәбез диделәр. Минем дә җавабым әзер: «Барырбыз, кызларым, баш исән булсын да, эшләрем булып торсын» (көлә).
Әлеге ялда тормыш иптәшемне дә тәмле ризыклар белән сыйладым. Ул бит ел дәвамында безне сыйлый, пешерә, җыештыра, юа. Айгөлне рәхәтләнеп ял иттердем.
Кыскасы, барыбыз да бик кәнәгать калдык, яңа көч туплап, күңелле хис-кичерешләр белән Казаныбызга кайтып җиттек. «Диңгезгә бер барсаң, гел барасы килеп тора», - дигән кешеләргә ышанмый идем. Чыннан да шулай икән. Инде хәзер үк Айгөл белән киләсе ялыбызны планлаштыра башладык», - дип сөйләде безгә җырчы.