Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илфат Фәйзрахманов: «Матбугат яшәячәк диләр, каян килеп яшәсен почта системасы ишелгәч?»

«Газетабызның тиражы 22 меңгә тулган вакытлар да булды. Шундый тиражлардан ел саен кими-кими, 6 меңгә калдык», – ди «Безнең гәҗит»нең баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов. Баш мөхәррир тиражлар кимүне турыдан-туры почта системасындагы тәртипсезлек белән бәйли.

news_top_970_100
Илфат Фәйзрахманов: «Матбугат яшәячәк диләр, каян килеп яшәсен почта системасы ишелгәч?»
Солтан Исхаков

Татарстан буенча почтальоннар җитмәү, аларның хезмәт хакы кеше кычкырып көләрлек булу, авылларда почта бүлекчәләре эшләмәү – бүгенге көндә актуаль проблемаларның берсе. Татар матбугатының тиражлары көннән-көн кимү, газеталарның үз укучысына барып җитмәү проблемасы да шушы системадагы тәртипсезлеккә барып тоташа. Бу турыда «Безнең гәҗит»нең баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов фикерләрен тәкъдим итәбез.

«Гәҗит килмәгәнгә авылындагы почта һәм почтальон түгел, без гаепле калабыз»

«Нинди генә киңәшмә, очрашу, түгәрәк өстәлләрдә катнашырга туры килмәсен, мин бу мәсьәләне һәрвакыт күтәреп чыгам. Күптән түгел генә Казанда басма продукцияне нәшер итүчеләр һәм таратучылар берлеге җыелышы узды. Мин анда шулай ук авылларда почта эшләмәү, шул сәбәпле тиражлар кимү мәсьәләсе турында чыгыш ясадым. Җитәкчеләр дә, журналистлар да «әйе-әйе» дип минем белән килешәләр, борчылган кыяфәт чыгаралар. Тик, нигәдер, проблемага шул киңәшмә эчендә төкерек чәчү белән нокта куела шул.

Безгә көн саен диярлек: «Безнең гәҗит» – яраткан гәҗитебез, әмма аны почта китерми, башка язылмабыз инде», «Шул-шул сан юкка чыкты, алып килмәделәр», – дип шалтыраталар. Аларның исәбен алып бару да мөмкин түгел. Андый шалтыратуларга инде Татарстан почтасы да игътибар итми. Укучыларның да төрлесе бар бит. Безне сүгеп: «Сез акча җыя беләсез, гәҗитегезне китермисез», – дип кычкыручылар да очрый. Гәҗит килмәгәнгә авылындагы почта һәм почтальон түгел, без гаепле булып калабыз.

Берничә көн элек безгә Алабуганың Поспелово авылыннан Валентина Авзалова дигән ханым шалтыратты. Елый. «Ирем бакыйлыкка күчте, хәзер минем бердәнбер таянычым «Безнең гәҗит» иде. Тик ул газета килми шул. Аякларым авырту сәбәпле, почтага хәтле үзем генә бара алмыйм. Пенсия алырга улым машина белән алып барганда гына кайбер саннарын эзләп алып кайта алам. Менә, соңгы тапкыр почтага баргач та ике санын эзләп табып алдым. Шуннан әле яңаларын күргәнем юк. Инде быел әллә язылмыйммы да, дигән идем. Шулай да, яраткан газетама тагын язылдым әле», – ди.

Поспелова кечкенә, бетеп барган авыл түгел. Анда 200ләп хуҗалык бар, 500дән артык кеше яши. Өч кибетле, аягында нык басып торган авыл. Шунда почтальон юк. Почтасы да атнасына өч тапкыр – сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә 2-3 сәгатькә генә ачыла. Халыкка пенсия өләшергә һәм утка-суга түләүләр кабул итәргә бер хатын килеп китә икән. Көчкә йөри торган өлкән яшьтәге әбиләр, таякка таянып, почтага пенсия алырга яки бер күчтә өелеп яткан коммуналь түләү квитанцияләрен эзләп килә. Андый вакытта гәҗит кайгысы калмый бит инде кешенең.

 

Фото: © Татар-информ архивы

Без әлеге авылга барып, кибеттә, урамда очраган халыкка да мөрәҗәгать иттек. «Безнең гәҗит»не укый торган идек, ләкин быел язылмабыз инде, килми бит ул», – диләр. Пенсия өләшү процессын да күзәтеп тордык. Почта бүлекчәсе кечкенә генә бер бүлмәдә урнашкан һәм ул сату почмагына әверелгән. Андый кысан бүлмәдә азык-төлек сатарга ярыйдырмы, юктырмы, анысы да билгесез. Почтада эшләүче ханым, пенсияне өләшкәндә, сорап та тормыйча, әбиләргә чәк-чәкләр, чәйләр һәм башка тәм-том салып җибәрә. Халык моны шулай тиешле итеп кабул итә. «Апа, бу әйбер кирәкме соң сезгә, нигә аласыз?» – дип сорагач: «Юк, кирәк түгел, бар инде ул минем. Әмма почтальонның сату планын үтисе бар бит, аны кызганып алабыз инде. Безгә бер кап чәй күп түгел», – дигән җавап ишеттек.

«Мин җырлыймын бырдыйны, син җырлыйсың шырдыйны…»

Алабуга районара почтамтына баргач, аларның җитәкчесе: «Сезне югары инстанциядәгеләр кабул итмәскә кушты», –дип белдерде. «Кем кабул итәргә кушмады, фамилиясен әйтегез?» – дигәч тә, әйтергә теләмәделәр. Ә почтамт җитәкчесе үзе безне бик җылы кабул итеп, үзе дә әлеге проблемаларга борчылуын белдереп, сөйләшеп утырды.

СССР таркалганда, бөтен халык җыйган мал-мөлкәтне Чубайс кебек «акыллы» бәндәләр үзләштереп, үз кесәләренә салып куйды. Бүген алар олигарх булып, яхталар тотып, матур яшәп ята. Почта җитәкчелеге дә бүген әнә шундый Чубайслар үрнәгендәге җитәкчеләр кул астында эшли. Аларның реформасы – почта системасын үтерә, тарката торган реформа.

Алабуга районара почтамты җитәкчесе Александр Папушин сүзләренчә, атнаның 3-4 көнендә 4әр сәгать эшләүче почта хезмәткәре өчен алар алган хезмәт хакы «прилично» икән. Товар сату буенча планны үти алган очракта, почтальонга 1-2 мең сум күләмендә премия дә языла, ди.

Әгәр бу дөрес әйбер булып, почта хезмәткәрләренең эш хакы әйбәт булса, 3 сәгать кенә эшли торган эшкә кеше ябырылып керер иде, өстәмә керем, дип. Ә монда ничәмә-ничә авылга почтальон таба алмыйлар. Мәсәлән, безнең Түбән Орыда эшләүче почтальон кызның хезмәт хакы 6 мең сум!

Акча эшләү дә кирәк, сатсыннар товар, бер сүзем юк. Әмма ул талау, шантаж рәвешендә булырга тиеш түгел. Намуслы итеп сатсыннар. Почта бүлекчәсендә сатылучы товар сыйфатсызрак, хәтта срогы чыккан булырга да мөмкин, чөнки озак вакыт алынмый ята. Почтальон күтәреп килгәч, әбиеңнәр яхшысынмыйча алып кала инде, кая барсын. Менә бу – кешене мәҗбүри алдыру, болай да аз пенсия алучы әбиләрнең тиеннәрен талау. Кибеттәге бәя белән почта бәясен чагыштырып карасаң да аерма шактый булуын күрәбез. Почта системасы товар сатуга кайтып калды.

Соңгы елларда, вакытлы матбугат яшәячәкме, дигән бәхәсләр бара. «Яшәячәк, кеше барыбер көннәрдән беркөнне кәгазь басмаларга кире әйләнеп кайтачак», – дигән фикерләр яңгырый. Каян килеп яшәсен, ди, ул басма матбугат, әлеге система ишелгәч? Без чыгарырбыз ул газетабызны, тик аны халыкка ничек илтеп җиткерербез соң?

Моннан берничә ел элек Арча почтамты җитәкчесе бер җыелышта: «Сезнең халыкны газета-журналларга яздыруыгыз кирәк түгел. Теләгән кеше үзе дә языла ул. Сез товар сатыгыз», – дигән . Шуннан соң мин Татарстан почтасына «запрос» юлладым. Бу сүзләрнең шаһитләре дә бар. Җавап килде – тик мин анда нәрсә әйтергә теләгәннәрен аңламадым. Мин тәгаен сорау бирдем югыйсә, ләкин җавапны аңлау мөмкин түгел иде. «Мин җырлыймын бырдыйны, син җырлыйсың шырдыйны – тыңлаучысы шыр тиле» рәвешендә «отписка» алдым.

 

Фото: © «Татар-информ» архивы

«Инде бер-ике ел хезмәт хакларын үз кесәмә кереп ябам»

Русия почтасы акционерлашканнан соң, тарифлар ел саен 8-10 процентка күтәрелеп тора. Типография бәясе арта. «Язылу бәягезне күтәрәсез дә, күтәрәсез», – дип шалтыратучылар бар. Барысына да без – газета нәшер итүчеләр гаепле булып калабыз. Ә бит безнең үзебезнең өлешне инде ничә еллар арттырганыбыз юк. Бүгенге көндә «Безнең гәҗит»кә язылу бәясе 900 сумнан аз гына артыграк. Ташламалы вакытта 811 сумга язылу мөмкин булды. Ә элек газетага язылу 300 сум тора һәм шул бәянең 20-30 процентын гына почта алып кала иде. Типография бәяләре дә башкача булды. Ә хәзер почта гәҗиткә язылу бәясенең яртысын диярлек яки 45-46 процентын ала. Элек транспортировка да шул ук тариф хисабына керде. Ә хәзер һәрберсенә аерым килешү төзибез. Әле һәр экземплярдан 1 сум тотып калалар. Типография чыгымнарын да санаганнан соң, безгә ул акчаларның нибары 44-45 проценты гына кала. Мин шул акчага компьютер программалары тотарга, журналистларны командировкаларга йөртергә, гонорарлар түләргә тиеш. Бу рәвешле эшләп газета-журналларның киләчәген күз алдына китерүе бик кыен. Ләкин шунысын әйтә алам – бүгенге газеталарның тиражлары кимүдә журналистлар түгел, туп-туры почта гаепле.

Бүген азрак сөендем әле. Газетабызның тиражы 5 меңгә дә тулмас ахры дигән идем – 6800 булган. Бәлки тагын азрак артыр. Тик мин бу тираж белән тулы бер редакцияне тотарга тиеш бит әле. Болай да инде бер-ике ел хезмәт хакларын үз кесәмә кереп, элекке запасларым хисабына ябам.

Элек ничек шәп яшәгәнбез икән, дим. Элек сүз иреге дә бар иде, акчалы да булганбыз икән. «Безнең гәҗит»нең 18-20 мең тираж җыйган вакытлары булды.

Безнеке генә түгел, башка газеталарның да бар әлеге проблемасы. «Акчарлак»ның да, «Ирек мәйданы»ныкы да кими. Дәүләт матбугат чараларына гына җиңелрәк. Чөнки аларның финанслары бар. Ә без бары тик әбүнәче акчасына гына яшибез. Грантлар алмыйбыз, налоглар түлибез. Башка җирләрдә салымнарга ташламалар бирелә. Ә безне эшмәкәр итеп кабул итәләр. Без эшмәкәр түгел, халыкка дөрес мәгълүмат җиткерүче. Без «үлсәк», халык шушы ватсаптагы һәм социаль челтәрдәге чүп-чарны укып, «аш ашап утырам», «йокларга ятам» дигән хәбәрләр белән яшәчәк. Әле алары да дөрес булса иде аның! Ә без халыкка бары тик дөрес мәгълүмат кына бирәбез һәм аның дөреслеге өчен җавап тотабыз. Без фетнәче түгел, хакимият белән халык арасында арадашчы. Менә шуны аңлаучы юк Россиядә. Без бүген чаң кагарга тиеш, Татарстан җитәкчелеген генә түгел, Мәскәүне, Путинны инандырырга кирәк моңа.

Ничә ел элек икәнен белмим, әмма элек язылу кампаниясе өчен почтага күпмедер күләмдә субсидия бирелә иде. Ул бетерелде. Ә «Россия почтасы», табышлы эшлибез, дип хисап тота. Тарифлар арта бит, шулар хисабына һәм әбиләргә үтмәс товар «төртеп» алалар алар табышны.

 

Фото: © «Татар-информ» архивы

«Халыкны укудан бер биздерсәң, ул аңа кире әйләнеп кайтмаячак»

Башка республика, милләтләр белән чагыштырганда, безнең Татарстанның матбугат базары бик зур. Мин инде берничә ел «Многоликая Россия» дигән бәйгенең жюри составында эшлим. Менә шул бәйгедә күренә безнең Татарстан журналистикасының дәрәҗәсе, аны башкаларга үрнәк итеп куярлык икәнлеге. Бик көчле журналистика, федераль дәрәҗәдәге матбугат бездә. Матбугатны иң күп укучылар да Татарстанда яши. Чөнки татар милләте укый ул, белемле ул. Ә без шушы халыкны укый алу бәхетеннән мәхрүм итәбез. Ә укудан бер биздерсәң, ул аңа кире әйләнеп кайтмаячак.

Газета эше – бер дә җиңел эш түгел ул. Мин «Безнең гәҗит»не 2003 елда, телевидениедә эшләгән иң популяр вакытларымда ачып җибәргән идем. «Менә хәзер газета ачам да, бөтен кеше язылып, егылып мине укыячак», – дип уйлаган идем. Тик мин, хәтта, газетаны кире яба яздым. «Ирек мәйданы» газетасы мөхәррире Раиф Усманов киңәшләре белән генә саклап калу мөмкин булды. Берүзем эшләп, нагрузканы күтәрә алмыйча, авырдым да.

Менә шуннан соң йөри торган машинамны саттым һәм телевидениедә үземнең тапшыруның спонсоры булдым, реклама сатып алдым. Акча түләп, үз газетамны рекламаладым. Әкренләп, тиражым үсә башлады. Бер кеше язылып укып карап, икенчесенә сөйләп, «аяклы реклама» да үз эшен эшләде. Шул рәвешле безнең тираж 20 мең булды, әле бер елны 22 меңгә дә тулды кебек. Шундый тиражлардан ел саен кими-кими, 6 меңгә калдык. Әле узган ел да тираж 9 мең чамасы булган иде. Ләкин быелгы кебек кисәк кимегән елларны мин әле хәтерләмим. 500–600 данә, бик сирәк очракта 1000 данәгә кимү күзәтелә иде. Менә хәзер почта шулай эшләп, безне үлемгә дучар итә.

Берничә ел элек Россия почтасының җитәкчесе 110 млн сум премия алды. Журналистлар сорау биргәч, «заработал» диде. Андый акчаларны минем авылдагы почтальон Зөлфия «не заработаламы?» Карда-буранда пенсия өләшә. Ул 3 километр ераклыктагы күрше авылдан, сумкасына тутырып, җәяү пенсия алып кайта. Юлда нәрсә булмас! Ә Казанда пистолетлы сакчылар белән өләшеп йөриләр пенсияне.

Кабинетларда утыручы чиновниклар бу әйберләрдән бик ерак. Элекке риваять бар бит. Үзбәк ханыннан: «Халык ачка үлә, ипи сорый, нишлик?» – дип сорагач: «Ә нигә алар пылау ашамый», – дигән. Менә без дә шушы көнгә җиттек ахры. 

 

Фото: © «Татар-информ» архивы

2019 ел. Журналистлар очрашуы

Фото: © Рамил Гали

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 21 декабрь 2022
    Исемсез
    Үлгән сарыкка үлмә инде,үлмә, терел дигән кебек килеп чыккан бу. Гәҗит тарату почта өчен табышлы түгел, шуңа да матбугатка исләре китми. Гәҗит таратучы хосусый ширкәт оештырырга кирәк. Анвң өчен акча кирәк, диярләр. Әйе, кирәк. Акчасыз хәзер йомышыңны да үти алмыйсың. Мин башка юлны күрмим. Хөкүмәткә үз гәҗите генә кирәк. Бервакыт, ялгышмасам бу хөкүмәт гәҗитләренбез генә укырбыз дигән иде Татарстанның бер җитәкчесе.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100