Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илфат Фәйзрахманов Рәшит Шамкайга бәйле үкенече турында сөйләде

Юмор остасы Рәшит Шамкай вафат.

news_top_970_100
Илфат Фәйзрахманов Рәшит Шамкайга бәйле үкенече турында сөйләде
Илфат Фәйзрахманов

Халык артисты, юмор остасы Рәшит Шамкай вафат. Бу хакта журналист Илфат Фәйзрахманов сөйләде.

Рәшит Шамкай хатынының туган ягы - Арча районы Түбән Оры авылында җирләнә. Суфия ханым 2019 елда вафат булган иде.

Безнең авылны бик яратты, гел кайта иде. Кайткач, авылда кешеләргә кереп, сөйләшеп йөри иде. Хатыны күрше урам кызы. Мин авылда концерт оештыргач, "мине дә чакырасың калган, кайта идем" диде. Тагын концерт булса, әйтерсең диде.

Аннары мин концерт оештыра алмадым. Ул авырып китте, коронавирус башланды. Оештырырмын, аны чакырырмын дип йөрдем, килеп чыкмады, дип сөйләде Илфат Фәйзрахманов.

Авылда Суфия апаның бер туганы гына калган. Ул авылдагы бик хөрмәтле ханымнарның берсе.

Бүген авылда 2 кабер казыйлар. Рәис абый Лотфуллинны озатабыз. Авыл, икегә бүленеп, яраткан авылдашыбыз, хөрмәтле киявебез Шамкай өчен дә кабер казый дип сөйләде ул.

Рәшит Шамкай берничә ел элек Интертатка интервьюсында үз үкенечләр турында сөйләгән иде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100