Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илфат Фәйзрахманов: «Елга бер тапкыр булса да судта булабыз, әле отылган юк...»

Аның берәгәйле сүзе, тугры укучысы, хәтта үз кыйбласын булдырган гәҗите дә бар. Ул милләтне, кешелекне борчыган бер генә мәсьәләгә дә битараф түгел. Татар журналистикасының йөзек кашы булырдай шәхесебез – Илфат Фәйзрахмановка 29 мартта 60 яшь тула. Әңгәмәбездә башкарылган эшләргә һәм борчыган мәсьәләләргә тукталдык.

news_top_970_100
Илфат Фәйзрахманов: «Елга бер тапкыр булса да судта булабыз, әле отылган юк...»
Солтан Исхаков

— Илфат абый, 40 еллык журналистика хезмәтенә ниндирәк нәтиҗә ясар идегез? Һәр чорның үз үзенчәлекләре бардыр инде?

— 40 ел ук түгел әле, 36 гына, әле 40 елга җитәсе бар, аңа җитеп буламы, белмим. Мин бит журналист кеше түгел, укытучы. 1984 елда район газетасына килдем. Өч елдан соң Казанга чакырдылар. Мин журналистиканың нәрсә икәнен белми идем ул чакта.

90нчы елларда кызыграк иде, ирек булды. Әгәр дә 90нчы еллар булмаса, мин бәлки Илфат Фәйзрахманов була алмас идем. Мин, мәсәлән, тапшыруларымда Минтимер Шәриповичны тәнкыйтьләдем. Минтимер Шәрипович аннан соң миңа рәхмәт әйтә иде. Менә шушындый демократия. Шәймиевнең интервью да биргәне бар — шушы тәнкыйтьләрне мин күтәрә алдым, диде.

Телевидениедә беренче мәгълүмати-аналитик тапшыруның авторы булырга насыйп булды. Мәскәү телеканалларын — Гурновның «ТСН», Невзоровның «600 секунд» тапшыруларын карадык. Шуларның үрнәгендә, тапшыруларда яңалык керттек. Икътисади программалар, аннан соң ток-шоу әзерләргә туры килде. Алар барысы да яңалык иде ул вакытта, кызык иде. Әле техник мөмкинлекләр чикле, бүгенге кебек булса, нишләгән булыр идек икән. Спецэффектлар уйлап чыгарып, кызык эшләдек, ниндидер энтузиазм белән янып-көеп эшләдек.

— Цензура булган чорда да эшләргә туры килгән бит инде. Хәзер еш кына «цензура бар» дип әйтәләр, цензура нинди иде ул?

— Бүген цензура юк, ләкин совет чорындагы иркенлек түгел. Совет чорында хезмәт иясеннән килгән хатны тикшермәсәң, заводның генераль директоры, колхоз рәисе, райком секретаре сиңа комачау итсә, без обкомга шикаять итә ала идек. Ул вакытта аноним хатларны тикшерә идек һәм нинди генә тапшырулар чыгармадык.

Әлбәттә, аның кысалары бар иде. Цензор бар, ул төштән соң килә иде, бөтен паспортларны, программаларны, видеоларны карап китә. Завод исемнәрен чыгарырга ярамый, мәсәлән, авиация заводында кашык җитештерәләр иде, без шул кашык цехларын гына күрсәтә идек. Казан өстен түбәләрдән төшерергә ярамый иде, андый кадрлар тыелган. Ул ниндидер хәрби максаттан булганмы, белмим.

Бүген өч кешелек оешмада матбугат сәркатибе бар һәм журналист шушы матбугат сәркатибе аша гына җитәкчесеннән ниндидер җавап ала. Җавап алырга керешкәч, синең сорау кайдадыр эленеп кала, түземлек бетә һәм син җавапсыз каласың.

Бүген цензура юк, ләкин бүген ыгы-зыгы, канцелярия бюрократиясе бар, ул цензураны алыштырды.

Бүген цензура юк, ләкин бүген ыгы-зыгы, канцелярия бюрократиясе бар, ул цензураны алыштырды.

— Совет чорына караганда да цензура көчлерәк булып чыгамы?

— Әйе. Ул цензура дип аталмый, ләкин шушы бюрократик әйбер артына яшеренде түрәләр. Шул ук Эчке эшләр министрлыгыннан булсын, башкасыннан булсын, җавап алу өчен шактый тырышырга кирәк. Судка бирегез диләр җавап бирмәсәләр, ләкин ул судларга ничек биреп бетерәсең.

Хәзер бит законнар катгыйлана, журналистның җаваплылыгы да арта. Әгәр дә син җайсыз журналист булсаң, хәзер ниндидер яла ягу, хәтта җинаять эшләре дә ачарга мөмкиннәр.

Әгәр дә син җайсыз журналист булсаң, хәзер ниндидер яла ягу, хәтта җинаять эшләре дә ачарга мөмкиннәр.

Ә совет чорында журналистның сүзе сүз иде! Журналист берәр әйберне тәнкыйтьләсә, аны мәтәлә-кадала төзәтәләр иде. Хәтта запрослар да җибәрмәдек, оешмадан, түрәләрдән «без моны төзәттек» дигән хисап килә. Хәзер нинди отчет алганыгыз бар?

— Совет чорында яхшырак иде, анда демократия булган дигән нәтиҗәгә әйләнеп кайтабызмыни?

— Юк, алай димим. Бүген икенче, үзенчәлекле демократия. Аны кайчандыр идарә ителә торган демократия дип атап маташтылар. «Демократия» сүзе янында «идарә ителә торган» дигән сүз бөтенләй ябышмаганын аңлап булмый инде аның.

Мин совет чоры кайтуын теләмәс идем, ул «демократиянең» кайтуын теләмәс идем, чөнки анда без билгеле бер кысаларда яшәдек. Хәтта мин — яшел журналист та аңлый идем — газета, радио, телевидение теле бер төрле, ә үзебезнең тормыш икенче төрле. Реаль тормышны язарга ярамый дигән әйбер кереп утырды минем башыма.

Менә мисал өчен сөйләп күрсәтәм. Курса авылы сыер савучысы турында зарисовкамны «Татарстан» радиосында чыгардылар. Ул чакта мәктәбе белән паспорт бирмичә, фермада калдыралар иде. Бу хәлне «комсомол путевкасы» дип мактыйлар. Шундый икейөзле, яла ягылган тормыш. Шуңа күрә җимерелде дә инде ул Советлар Союзы.

Бер кыз ничектер, кача-посамы шунда, Казанга киткән. Ниндидер проблема булып, кире авылга кайткан. Исемен дә оныттым инде мин аның, бәлки исән-саудыр, күрер. «Озын берлек эзләп ул да Казанга чыгып киткән иде, ләкин анда йөрәге түзмәде, сыерларын, ферманы сагынып кайтты. Ул кайтты да эшләргә кереште, туйганчы эшләде, хәзер шунда фермадан кайтып керми. Ул бәхетен фермада тапты», — дип сөйләдем. Икейөзле, ясалма язу бар иде ул вакытта.

Без моны бүген бәхетен шушы тирес арасында тапты дип әйтер идек.

— Хәзер бармы ул әйбер, күрәсезме?

— Хәзер дә бар. Менә син зәвыгыңа, ихтыяҗыңа туры килә торган язмалар күп укыйсыңмы? Татарча булсын, русча булсын. Юк бит. Кызык түгел, укырлык әйбер табып булмый.Элек журналистлар бик аз, берәгәйле иде, ә хәзер күбәйдек, ләкин яза белмибез. Мин иң беренче башисемне һәм авторны карыйм. Әгәр башисем, автор эләктереп алса — укыйм.

Үзебездән тора барысы да. Сүз иреге юк дип әйткән журналистлар: «Сез бит инде шәхси газетада эшлисез, сездә ирек, без дәүләтнекендә, бездә алай түгел», — диләр. «Кайсы сүзеңне кысканнары бар, кайсы сүзеңне кискәннәре бар?» — дим. Әйтә алмыйлар. Язмагач, ирек юк инде ул, язарга кирәк башта.

Бер редакциядә үтми икән язмаң, рәхим ит, безгә китер, «Акчарлак»ка китер, «Ирек мәйданы»на китер. 

Бер редакциядә үтми икән сюжетың, язмаң, рәхим ит, безгә китер, «Акчарлак»ка китер, «Ирек мәйданы»на китер.

Берсе алмаса, берсе ала. Ирек бар ул. Әйткәнемчә, мәгълүмат табу өчен кыенлыклар бар, ләкин ирек бар.

«Журналистика шушы битараф булмау белән үзен юкка чыгарды, лакейга әйләндек…»

— Сезгә китереп тә, ниндидер сәбәпләр аркасында чыгармаган материаллар булганы бармы?

— Экстремистик материаллар. Яшерен-батырын түгел, милләтчеләр дә, артык өлкән кешеләр дә яза. Әгәр дә экстремизм, ниндидер шовинизм бар икән, ул материалга бездә урын юк.

Журналист булсынмы ул, безнең укучыбыз булсынмы, юридик проблемалары булмаса, темасы булса, бөтен материал да чыга. Бер генә материалны да чыгармыйча калганым юк.

— Монда кемдер «сүз әйтер» дип чыгармау хакында бара…

— Юк. Мин телевидениедә эшләгәндә дә «авыр кеше» дип әйтәләр иде. Баш редактор булып эшләдем, безнең яңалыклар программасында журналистның материалын чүплеккә аткан булмады. Әгәр дә ул эшләнеп бетсә, төрле карашлар булса, журналист вакыйгага битараф булса, теләсә нинди материалны эфирга, халык хозурына чыгарырга мөмкин. Кызганыч, журналистика шушы битараф булмау белән үзен юкка чыгарды, лакейга әйләндек.

— Лакейга әйләндек дигәннән, моның сәбәбе нәрсәдә? Фильмдагы кебек «без андый түгел, тормыш шундыймы», әллә башка сәбәпләрме?

— Лакейга әйләнү ул шул совет чорыннан башланды. Сүз дә юк, журналистның хезмәт хакы ах итә торган түгел. Ләкин аның бит «обидно за державу» дигән нәрсәсе бар, профессиональ фанатизм. Синең язмаң — ул синең балаң. Әлбәттә, аны ниндидер кысаларга кертергә тырышсалар, кыен. Аны бит инде син кыенлыклар кичереп эшләп чыккансың. Кемдер аны үзенең шәхси мәнфәгатьләре аркасында чыгармаса, бу инде «идарә ителә торган демократия» дип атала.

Мин бүгенге журналистикадан канәгать түгелмен. Атнага бер абзац әйбер язып, ах, мин нинди шедевр яздым дип, сокланып йөргән кешеләр күбәйде журналистикада. Журналист үтемле, аңлаешлы язарга һәм үзе белән хисаплашырга мәҗбүр иткән дәрәҗәгә ирешергә тиеш. Кызганыч, бүген ул дүртенче хакимият түгел, аны җырчыларны, артистларны мәҗлесләргә чакыртып җырлаткан кебек, әйдә язып алсын әле бераз, мине язмый башладылар әле мактап дип чакыралар. Менә шуңа әйләнеп калды.

Кайчан да булса бу дәрәҗәгә җитәрбез, чын журналистикага күчәрбез.

— Элекке телевидение белән хәзергесен чагыштырып булмый бит инде. Ул вакытта шәхесләр эшли иде кебек, бәлки заманасы шундый булгандыр. Бу популярлыкның сәбәбе нәрсә иде? Мәсәлән, Илфат Фәйзрахманов дип таныйлар иде.

— Таныйлар, бигрәк тә урта буын, өлкән буын. Әле бит хәзер битлектән йөрибез, тавыштан таныйлар.

Габделфәт Сафин концертында идек бугай, алдагы рәттә утырам. Дөбьяздан кызлар килгәннәр дә, уены-чыны белән мине сүгәргә тотындылар. «Атна» программасы бара ул вакытта. Дөбьязга кайтабыз диләр, өйдә суларга да ярамый, без көне буе бәрәңге алып арган, өйгә кереп сөйләшәсе килә, чөкердәшәсе килә, ә әти телевизор каршына баскан, безгә сүз дә әйтергә ярамый, сезне карый. Яшәргә комачау итәсез дип көлгәннәр иде.

Ул вакытта Чечня сугышлары вакыты бит инде, хәйран гына егетләрне дисбаттан алып калырга туры килде. Сүз үтә иде, Аллага шөкер. Качалар Чечнядан, аларны дисбат көтә бит инде, әти-әниләре елап килә. Хәбәрләре булмыйча торган егетләрне, минем сюжеттан күреп тапкан очраклар да булды.

Ул вакытта иркен эшләдек. «Атна» программасын бүген нәрсә күрсәтер икән дип көтеп торалар иде. Ул вакытта интернет та юк, киосклардан гәҗитләр җыя идем дә, аннан төне буе «дошман» радиоларын — «Свобода», «Голос Америки», «Эхо Москвы» программаларын тыңлап, тапшыруның башында Россиядәге вәзгыятькә кыскача гына анализ бирә идем.

Журналистның сүзе сүз иде. Хәтта «Илфат Фәйзрахманов килә» дип шантаж ясаган вакытлар да булган. Балык Бистәсендә булган бер хәл. «Син киләсеңме инде?» — дип шалтырата хакимият башлыгы. «Нәрсәгә?» — мин әйтәм. «Ничә атнадан бирле бездә хастаханә җыештыралар, син киләсе икән диләр», — ди. Кемдер, ачуы килгән кеше: «Илфат Фәйзрахманов килә», — дип әйткән дә инде, мине көтәләр.

Кемдер, ачуы килгән кеше, «Илфат Фәйзрахманов килә», — дип әйткән дә инде, мине көтәләр.

Аннан тагын берәү: «Теге вакытта конфликт та булды инде безнең», — ди. Мин аңламыйм: «Нәрсә булды?» — дим. «Менә теге вакытта фәләнне шундый гаепләре өчен мин эштән җибәрмәкче идем, ә ул синең белән сөйләштем дип әйтте», — ди. Мин инде «ярар» дип, эштән җибәрми калдырдым, ди. Мин әйтәм: «Мин ул кешене белмим дә».

Ул вакытта көчле журналистлар бар иде, мәсәлән, «Татарстан яшьләре» журналистлары. Телевидение журналистларына үзләрен таныту җиңелрәк. Ә газетада эшләп популяр булу өчен күбрәк эшләргә кирәк. «Татарстан яшьләре» ндә кайсы гына журналистны алма — Флера Низамова (Зөләйха Кыдашева), хәзер «Ирек мәйданы» н мөхәррире Раиф Усманов… Раиф Усмановны гел сүгәм, журналистика сине югалтты бугай инде, син хәзер корректор булып утырасың дим.

Раиф Усманов Ельцинның туган авылына барып кайтты бит. Кем йөри шулай итеп хәзер? Журналист популяр булу өчен үз эшенең фанаты булырга тиеш.

— Нинди материаллар аеруча истә калды?

— Өч сәгать бомж булып йөрдем. Казанның Самосырово чүплеген төшергәндә шунда яшәүчеләрне күрдем. Алар болай гына интервью бирми, бик кыйммәтле интервью бирүчеләр алар. Шуларга одеколон эчәргә акча биреп, интервью алдым. Һәм шундый фикер туды: болар ничек шушы хәлгә төшкән? Үземнең шуларның тиресен ябынып карыйсы килде.

Иске киемнәрне киеп, пычракта аунап, гримнар салып, өч сәгать Мәскәү базарында, тимер юл вокзалында, Бауман урамында йөрдем. Сәдаканы миңа бик бирәм дип тормадылар, чөнки күзләрем ут уйнап тора. Бомжларның, эчкечеләрнең күзләре тонык бит ул, алар мескен кыяфәттә, ә минем бөтен җирем пычрак булса да, күзем янып тора.

Бомжларның, эчкечеләрнең күзләре тонык бит, алар мескен кыяфәттә, ә минем бөтен җирем пычрак булса да, күзем янып тора.

«Такой бугай, работать надо» дип кенә җибәрәделәр. Кызганыч, акча җыя алмадым, бу минем бизнесым түгел икәнен аңладым. Өч сәгатьне көчкә түздем. Таныш кешеләр очрады, танымадылар әлбәттә, исемнәре белән эндәшкәч, аптырадылар инде. Кайткач юындым, чиста киемнәр кидем, әмма психологик яктан тиз генә юынып бетерә алмадым.

Тапшыру бик кызыклы чыкты.

Беләсеңме, шул вакытта журналистиканы икегә бүлдем. «И, Илфат абый, пиар артыннан йөрисең инде, нәрсәгә кирәк инде бу сиңа», диде бер төркем. Икенчеләре: «Эх, белмәдем, мин дә чыккан булыр идем, кызык булыр иде, мин дә язар идем», — диде. «Ватаным Татарстан» редакторы Гөлнара Сабирова «ирле-хатынлы булып йөргән булыр идек белгән булсам» дип тә җибәрде. Икенче төркем күп түгел, алар булдыклы, танылган журналистлар.

Ә беренче төркемгә караучылар — очраклы журналистлар.

— Судларга да еш йөрергә туры килде, белүемчә, кайсылары аеруча да истә калды?

— Судлар күп булды. Мин тыныч кына яши алмыйм, мөгаен. Узган ел бер судка документлар әзерләнә дигәннәр иде, пандемия аркасында суд булмый калды. Болай елга бер тапкыр булса да судта булабыз, әле отылган юк.

Бер материал буенча килешүгә килдек. Бер районда нахак гаеп тагып, бер егетне кибет баскан дип утырттылар. Бөтен алибилары бар, нахак гаеп инде. Без якладык, юристлары, туганнары белән элемтәдә тордык. Була бит шундый сыек кешеләр — андыйларны якларга да кирәк түгел. Аларның урыннары шул чүплектә инде. Бу егетне чыккач тагын утыртырлар. Ул «мин полициягә яла яктым» дип күрсәтмәләр бирде һәм гаепле булып калды. Шартлы срок бирделәр аннары. Суд карары бар иде бит инде гаепсез дигән. Хәтта ул малайның туганнары да гафу үтенде бездән, шулкадәр измә булырга ярамый дип, аның белән очрашасыбыз да килми, элемтәне өздек диделәр. Шундый очраклар да була.

Телефоннан янаган очраклар булды. Телевидениедә дә мин тыныч эшләмәдем, хәтта бервакыт «проф не годен» дигән ярлык белән эштән дә җибәрмәкчеләр иде.

Телевидениедә дә мин тыныч эшләмәдем, хәтта бервакыт «проф не годен» дигән ярлык белән эштән дә җибәрмәкчеләр иде.

Аннан ярты елдан соң беренче «Бәллүр каләм» гә лаек булдым. Ярты ел элек профессиональ яктан яраксыз кеше…

Булды инде. Миңа бит битараф булган кеше юк. Берсе күрә алмый, икенчесе мине мактап туя алмый.

«Сумкама чүкеч, газ баллоннары тыгып йөрдем»

— Ни сәбәпле янаганнар иде?

— 1997 елда судлашып йөрдем, 4 ай барды суд. Гаиләне туйдырыр өчен таксист булып эшләдем. Ул вакытта өченче балабыз туды. Бик авыр чаклар булды.

Мине бөтен вазифалардан алдылар, экраннан алдылар, тапшыруларымны яптылар. Килешеп бетеп булмады инде ул вакыттагы җитәкчелек белән. Мин бит бәйсез. Күрсәтмә буенча яза, мактый алмыйм һәм күрсәтмә буенча тәнкыйтьлисе кешене тәнкыйтьләмичә калдыра алмыйм.

Ул вакытта әле кесә телефоннары юк. Телефоннан шалтыратып, озак яшисе калмаганлыкны кисәттеләр, минем мәетне чүплектән табачаклар дип җиткерделәр. Әлбәттә, гаилә өчен борчылдым. Кем белгән, ул вакытта урам шантрапасы, группировакалар вакыты. Балаларымны Казанда үстереп буламы, районга гына китимме дип тә уйлаган вакытларым булды. Берәр наркоманга берәр нәрсә бирәләр дә гарип итеп калдырсалар? Сумкама чүкеч, газ баллоннары тыгып йөрдем. Хатын белән балалар 155нче мәктәптә укыйлар, эшлиләр, үзебез Совет районында яшибез. Минем хатын ул мәктәптә куна-төнә эшли, ул шундый педагог. Хәзерге мәгариф министры Илсур Гәрәевич ул вакытта мәктәп директоры иде, аңа: «Тизрәк кайтарып җибәр якты вакытта», - дим.

Аннан соң да телефоннан янаулар булды. Мин судта җиңеп чыктым.

— Хәзер янап тормыйлармы?

— Хәзер яный алмыйлар. Телефоннан шалтыратып әйтсәләр дә, аның телефоны язылган. Кешене табуның бернинди проблемасы юк. Хәзер дә андый шалтыратулар бар. Алар инде чынлап әйтмиләр, ачу килгәндә нәрсә генә әйтмисең, шундыйрак фасондагы янаулар хәзер.

Негатив сөйләшү очраклары булганда, телефоннан яңадан чыгып, әле генә сез редакциягә шалтыраткан идегез, сак булыгыз, дип үзләрен кисәтәм.

Бер очрак булды, исемен әйтмим инде, ул билгеле кеше, утырып та чыкты. Без аны фаш иттек. Безнең мәкаләләрдән соң мошенниклык өчен утырттылар аны. Миңа «бер очратырбыз әле» дип смслар язды. Шуннан шалтыратып аңлаттым: «Әгәр ялгыш кына абынып егылсам да, сез төртеп еккан буласыз хәзер, мондый дурак булмыйлар, алай дип янамагыз», - дидем.

«Әгәр ялгыш кына абынып егылсам да, сез төртеп еккан буласыз хәзер, мондый дурак булмыйлар», - дидем.

— Хәзерге татар матбугатында шушындый тәнкыйди, зур карарлар кабул итәрлек материаллар очрыймы?

— Минем «Кыйбла» программасы бар иде. Әле бер көнне кызым шул видеоязмаларны цифрлаштырган, карап утырдым. Үземне бик әшәке булганмын икән дип фикер йөртәм. Бер сюжеттан соң бер районның хакимият башлыгын Минтимер Шәрипович указ белән эшеннән алды. Тапшыру чыкканчы миңа элемтәгә чыгып, тәнкыйтьләмәгән очракта саллы гына бүләкләр дә вәгъдә иткәннәр иде. Мин аларга әйттем, алтын өелеп торса да, өстеннән атлап чыгам, миңа хәрәм кирәкми, дидем.

Бер ай эшләдем мин ул материалны. Тапшыруны тәмамладым, әгәр дә шулай дәвам итсә, тапшыруның икенче сериясен әзерләячәкмен, анысы белән прокуратура кызыксыначак, дидем. Дөрестән дә бу эш белән прокуратура кызыксынды.

Ләкин бездә барыннан да җиңел генә дә котылып була… Соңыннан ул кеше миңа «үпкә сакламыйм», диде.

«Телевидениедә кызык эшләргә, гәҗиттә рәхәт, җайлы»

— Телевидениедән соң гәҗиткә китүе авыр булмадымы? Һәм ни өчен «Безнең гәҗит»?

— 2003 елда ачылды «Безнең гәҗит». Мин телевидениедә эшли идем, ток-шоулар, программалар алып барам.

Телевидениедә бар да камера, оператор, режиссер — коллектив белән бәйле. Анда берсе нәрсәдер эшләп бетермәсә, ул проблема. Минем үзем генә, иркендә эшлисем килде. Телевидениедә кызык эшләргә, гәҗиттә рәхәт, җайлы. Камераларга төшерәсе түгел.

Егетләр, дуслар белән сөйләштек тә, исемен «Без» дип куясы идек. Теркәтү оешмасына барганда уйлыйм, алай булмый бит инде, «Безнең газета» дим. Аннары татарчарак булсын әле бу, гәҗитне керәшеннәр дә ярата, татарча булсын, «Безнең гәҗит» булсын дим. Транспортта барганда гына башыма килгән уй ул минем.

«Безнең гәҗит» булсын дип, транспортта барганда гына башыма килгән уй ул минем.

Андый атаманың файдасы да, зыяны да булды. «Безнең гәҗит» белән ничек таныштыгыз дигән конкурс оештырган идек, шунда нәрсәләр генә язмадылар. Берәү язган — почтальон белән орышыштык, ди. Нишләп миңа «Безнең гәҗит»не китермәдең дигән идем, китердем ич инде дигән. «Нишләп миңа район гәҗитен китерәсең?» — дигәч, «Ник, „Безнең гәҗит“ дип сорадың ич», — дип, район газетасына яздырган тегене.

Дин бите бар һәм шуның астына «бу битне ертып алып яндырыгыз, аунап йөрмәсен» дип язып куябыз. Бер укучыбыз гомуми бәдрәфкә кергән дә һәм шул язуны күргән, гәҗитне коткарган чүп чиләгеннән. Нинди гәҗит икән дип караган һәм язылган.

Гәҗитне телевидениедә үзебезнең программаларга спонсор булып, акча түләп рекламаладым. Ул вакытта почтальоннар: «Илфатны без бушлай гына карыйбыз, башка газетага язылабыз», — дип әйтәләр иде. Оешып китү җиңел булмады. Авыруларга дучар булдым. Бурычларны машина сатып түләргә туры килде, шуңа күрә 2003 бик авыр ел булды. Мин шушы авырлыкларны, ритмны күтәрә алмыйча, хәйран гына больницаларда ятып, инсульт кичереп, чүттән генә инвалид булып калмадым.

— Хәзер бит инде гәҗит үз йөзен тапты, танылды. Ә соңгы елларда басма газеталар бетә дип гел әйтәләр. Бетәр микән?

— Юк. Чит илләрдә булырга туры килгәли, анда кәгазь гәҗит укыйлар. Шул ук Төркияне ал, Европа илләрен ал, аларда укыйлар. Әлбәттә, анда гәҗитне вакытында хуҗасына тапшыру системасы яхшы. Безнең бит почта бик начар эшли. Почта гел болай бара алмас, үзгәрер.

Интернетны укыйлар инде ул. Мин, мәсәлән, интернетта игътибарымны җыеп бетерә алмыйм, анда әллә нинди сылтамаларга кереп китәсең. Ә монда башыннан ахырына кадәр укып чыгасың. Безнең укучыларыбыз арасында: «Укып чыгабыз да, куеп уйлап торабыз, хәтта синең белән талашабыз», — дип әйтүчеләр дә бар.

Гәҗит бетмәячәк. Аның бит интернет-сәхифләре дә ниндидер бум дип әйтим.

Менә блогерлар әйбәт күренеш, әле аларга салым салырга җыеналар. Алар акча эшли икән, ә казнага акча керми.

Әмма блогерлар мәгълүмат чыганагы түгел бит инде. «Мин бүген авылга кайттым», «авылда чәй эчтем писүк белән» дип язган әйберләр минем вакытны алалар.

Ул блогерлар мәгълүмат чыганагы түгел бит инде. «Мин бүген авылга кайттым», «авылда чәй эчтем писүк белән» дип язган әйберләр минем вакытымны алалар.

Мин блогерлар белән таныш түгел, гомумән, социаль челтәрләргә бик сирәк керәм. Контактта 900ләп хат укылмаган, Фейсбукта шулай ук. Минем вакытым юк анда керергә. Шулкадәр эчтәлекле сораулар бирәләр бөтенләй таныш булмаган кешеләр, «хәлләр ничек?» дип язалар. Таныш булмаган кешеләргә нәрсә дип җавап бирим инде.

— Бу популярлыкның бер күренеше инде.

— Белмим инде, аны укып җавап бирмәсәң, борыны чөелгән дип әйтәләр… Үпкәлиләр юкка чыктың дип. Башына ук язып куйдым — зинһар өчен шалтыратыгыз. Классташлар, группадашлар, умартачылар төркемнәре бар. Умартачылар төркемнәрендә әзрәк активрак әле мин, анда да нәрсә генә җибәрмиләр. Котлауларны, хәерле иртәләрне көн саен 15 җирдән алып атам, телефонның хәтере тулмасын дип. Бер-береңә «хәерле иртә» дип клиплар җибәреп утыру - ул матбугат чарасы түгел.

— Хәзер уйлап чыгарылган хикәяләрдән торган газеталар да чыга. Моңа караш ничек?

— Әле беркөнне генә «Азатлык» радиосы подкаст оештырды, Лилия Сөнгатуллина белән шунда катнашкан идек. Аның газеталары шундый бит инде. Шуңа охшаганрак бер гәҗитне мин дә чыгарам ул, «Серләр гәҗите» дип атала, анда вакыйгалар түгел, халык үзе иҗат иткән хикәяләр. Халык арасында шулай хикәяләр, әсәрләр иҗат итүчеләр бик күп. Аларның әсәрләрен укырга кызык. Халык консерватория тәмамлаган җырчыларны бик яратып бетерми бит, чөнки алар җырларга өйрәнеп бетәләр. Бик артык язучы булып беткән кешене дә халык яратмый, ахрысы. Халык күбрәк язучы булып бетә алмаган кешеләрне укый бугай.

Халык консерватория тәмамлаган җырчыларны бик яратып бетерми бит, чөнки алар җырларга өйрәнеп бетәләр. Бик артык язучы булып беткән кешене дә халык яратмый, ахрысы. Халык күбрәк язучы булып бетә алмаган кешеләрне укый бугай.

Татарның сәясәте дә булырга тиеш, элек оятсызрак гәҗитләр дә бар иде бит, мин ул гәҗитләрне дә якладым. Кеше татарча гына укысын. Бүген оятсыз гәҗитләр укыр, «Секс һәм мәхәббәт»не, иртәгә нормаль гәҗитләрне укый башлар, шуңа күрә татарча укысын. Мин ирек яклы. Әгәр дә аудитория бар икән, сорыйлар икән, нишләп булмаска тиеш ул?

Шул блогерлар да, социаль челтәрләр дә булырга тиеш, бөтенесе булырга тиеш.

— Хәзер телефон тоткан теләсә кайсы кеше ул журналист дигән фикер бар. Төшерде, яңалыкны язып куйды — чыкты.

— Безнең үкчәбезгә басып киләләр дип әйтәләр, алар безнең киләчәк, диләр. Ләкин мин алай санамыйм, киләчәк түгел. Менә гәҗитнең ахырына кайда теркәлгәне язып куелган. Анда карап торалар, мин һәр сүзем өчен җавап бирәм. Миңа ничә тапкыр штраф түләттеләр инде. Тинчурин театрында спектакль була дип игълан биргән идем, яшь балаларның хокукын сакламаган өчен штраф салдылар. Шундый хаталар.

Ә блогер? Әйтәм бит, мин бүген авылга кайттым, анда чәй эчтем… Минем вакытымны исраф итә ул. Барыбыз да кайтабыз, барыбыз да чәй эчәбез, писүк белән дә эчәбез, бал белән дә эчәбез. Ул җитди мәгълүмат чыганагы түгел. Ләкин алар да кирәк. Кемнеңдер вакыты бар икән — утырсын, юансын, аны тыярга ярамый. Пенсиягә чыккач, без дә, мөгаен, шулай утырырбыз.

Бу санда блогерларга салым салына дип мәгълүмат бирдек. Һавага гына салмыйлар инде. Мин, мәсәлән, ул әйбергә каршы.

Ни өчен бездә сәяси темаларга язучы блогерлар юк икән?

Сәяси блогерлар дигәннән, «Безнең гәҗит»не дә әйттеләр башта. «Татарга сәясәт кирәк түгел, аңа җыр-бию генә кирәк», — дип. Ул электән килә. Телевидениедә, мәсәлән, мәгълүмати, сәяси тапшыруларга игътибар аз иде, 70-80 процент җыр-бию иде. Мин «Атна» программасын әзерләдем, сәясәт булса да, иң популяр тапшыру булды, музыкаль тапшыруларның да рейтингын узып китә иде.

Хәзер дә әзрәк кенә сарыландырырга кирәк гәҗитне дип әйтәләр миңа. Дөрестән дә, әзрәк тираж да җыясы килә бит инде. Бераз азапланып карадым сарыландырырга — «Йолдызлар яңгыры» дигән сәхифә ачтым. Китте шалтыратулар — гәҗитеңә язылмыйбыз, ул артистларның нәрсә киюе, кем кем белән хыянәт итүе безгә кызык түгел, диләр. Мин аны үзем дә яза белмим һәм үзем дә укымыйм, вакытым юк. Миңа димәгәе, нәрсә кисә дә аның тормышы, хыянәт итсә дә, аның тормышы, минеке түгел.

— Русларның сәяси блогерлары бар бит, Путинны тәнкыйтьләүчеләр дә бар, мактаучылар да. Сәясәт турында сөйләшү бар, ә бездә юк.

— Анда бик популяр блогерлар бар. Ә бездә сәясәт турында язучы журналистлар күпме? Бер, ике, өч… бетте. Татарга сәясәт кирәк түгел дигәннән тора ул.

Татар мәгарифен бик мактыйбыз. Мин аны тәнкыйтьлим. Безне мәктәптә башыбызга басып укыттылар, тыпырчынма дип өйрәттеләр. Институтка укырга кергәндә без беләбез, әмма русчаны гына белеп җиткермибез. Ә руслар белсә-белмәсә, торып баса да лыбыр-лыбыр сөйли, без белгәнне әйтергә куркып утырабыз. Бу бит кыюсызлык, шушы татар мәгарифенең бәласе.

Татар мәктәбендә балалар тәртипле, әлбәттә. Балаң почмакта посып утырса, ата-анага рәхәт бит инде. Бала шаярырга, уйнарга, актив булырга тиеш, хәтта ул нахаллыкка өйрәнергә тиеш.

Татар мәктәбендә балалар тәртипле әлбәттә, шуңа күрә балаң почмакта посып утырса, ата-анага рәхәт бит инде. Бала шаярырга, уйнарга, актив булырга тиеш, хәтта ул нахаллыкка өйрәнергә тиеш.

Татар мәктәбенең менә шушындый проблемасы бар.

Аннан соң ораторлык осталыгы. Татар мәктәбендә дәресләрдә җавап биргәндә монотонно, җырлап җавап бирәбез, җөмләнең соңгы сүзен күтәреп туктыйбыз. Риторика, ораторлык татар мәктәбендә бик аксый.

Мин бүгенге журфакка да дәгъвалы. Миңа студентлар килә, алардан сорыйм нәрсәләр укыйсыз дип. Шулкадәр кирәкмәгән әйбер укыталар. Журналист сөйләшә белергә тиеш, ул авызына каратырга тиеш кешене. Аңа ораторлык осталыгы кирәк, ул сәнгатьле итеп сөйли белергә тиеш, дөрес сөйләм булырга тиеш анда. Ул гәҗит журналисты булсынмы, телевидение-радионыкымы, сөйләшә белергә, кешене җәлеп итәргә тиеш. Ә ул бүгенге журналистикада юк. Мәктәптә дә булырга тиеш ул, мәктәпне тәмамлаганда колагың рәхәтләнеп тыңлый алырлык, синең белән сөйләшә алырлык дәрәҗәдә булырга тиеш укучы.

— Шәхес булырга тиеш…

— Шәхес булырга тиеш.

Бүген татарчалы-русчалы сүз кыстырып сөйләшү гадәте кереп китте. Беркөнне бер кыз белән лифтка кердек, һәрбер сүзендә хата инде, авыл кызы икәне күренеп тора, мине таный, русча сөйләшә. Сеңлем, мин әйтәм, нишләп татарча сөйләшмисең? Әй, привычка, ди. Менә бу культурасызлык, тәрбия җитенкерәмәве.

Татарчалы-русчалы сүзләр кысыла инде ул, ләкин андый кешене тыңлыйсы килми бит.

«Инде 40 елга якын кешеләрне интервью белән бимазалыйм»

— Минем дә аңа еш игътибар иткәнем бар, шушындый ясалма тел, шулай итеп сөйләшү каян килә ул безгә? Ул бит безнең язма телдә дә бар, матурлап язу. Махсус рәвештә матурлап язу, ә тормышчан итеп түгел.

— Менә үзешчән театрларны карасаң, анда да җырлыйлар бит артистлар. Ә болай кара-каршы сөйләшкәндә шулай сөйләшеп утырмыйбыз бит инде, дикция, интонация табигый, ә сәхнәгә чыгар шул кешене — җырлый башлый.

Мин Арчада радиода сөйләдем, Казанга килгәч эфирга чыга башладым, тавыш режиссеры сүккән иде мине: «Поешь, как худший камаловский актер», — дип.

Күптән түгел авылда бер спектакль куйган идек. Миңа кешеләр ничек түзгәннәрдер, орыша-орыша өйрәтергә туры килде. «Ник җырлыйсыз?» - дим. Хәзер дә көлеп: «Илфат, син безне сөйләшергә өйрәттең», — диләр.

— Ясалмалык каян килә икән? Элек-электән канга сеңгәнме соң ул?

— Мин үзем дә аптырыйм аңа. Үзара сөйләшкәндә нормаль сөйләшәбез бит.

— Әйе. Ә язганда «чишмә башлары» дип язу башлана…

— Сүз башында әйттем бит совет чорында язуның икейөзле булуы, бертөрле язып, икенче төрле уйлау, бу әйберне язарга ярамый дигән әйбер, ясалмалылык турында.

Ул бит укыганда да күренә иде — рус телле кешеләрдә андый көйләү юк. Рус театрларын карасаң, анда сөйләшәләр, ә безнең татар театрларында акыралар бит күпчелегендә. Мин аңа аңлатма бирә алмыйм.

Мин интервьюлар алам, инде 40 елга якын кешеләрне интервью белән бимазалыйм. Кеше нормаль гына сөйләшеп утыра да, экран каршына утыртуга әллә нишли дә икенче төрлегә әйләнә. Шуңа күрә мин интервью алганда башта теләсә-нәрсә сөйләшеп утыра идем, кеше экранда ясалма булмасын өчен. Ул безнең милли проблемабыз, ахрысы.

— Бу ясалмалык шул совет чорыннан калган микән?

— Совет чорыннан калды микән инде ул… Динне, телне эзәрлекләү аркасында кешенең үз эченә бикләнүе, кешенең үзен ким халык итеп санавыннан да киләдер бәлки.

Динне, телне эзәрлекләү аркасында кешенең үз эченә бикләнүе, кешенең үзен ким халык итеп санавыннан да киләдер бәлки.

Ул гасырлар буе килгән бит инде. Татар аны бүген дә әле әйтми, ләкин үз-үзен тотышыннан күренә, ул үзенә икенче сорт итеп карый.

Моны әйткән өчен мине милләт каһарманнары бәреп үтерәчәк, ләкин дөресе шулай.

— Татарның киләчәген ничек күрәсез? Кемдер безне бетәбез дип лаф ора, кемдер юк, ди.

— «Безнең гәҗит» тә бик кызыклы мәкаләң чыкты синең. Әле синнән сорамакчы идем, өч төркемгә бүлгәнсең, кайсы төркемгә кертәсең безне дип сорамакчы идем.

Бетмибез әле дип саныйм. Ләкин проблема җитди, җитдилеген мин үземнең мисалымнан китерә алам. Дүрт оныгым бар хәзер, Аллага шөкер. Кызымның улы Кәримнең теле ачылып кына килә әле, ну русча инде кызымныкылар. Кызым әбисе барында туган бала, үзе татарча сөйләшә.

Улымның кызы Мәрьям кызым татарча сөйләшә. Улым Мөхәммәт беренче классны тәмамлый хәзер, аңа сигез яшь. Биш яшькә кадәр садикта булмады, аннары барды. Татарча теле ачылды, бакчага баргач рус малае иде инде ул, ә өйдә татарча. Өйдә татар мохите була торып, оныкларым руска каера. Алар минем белән татарча сөйләшергә кирәклеген аңлый, азапланалар, миңа русча әйтеп җибәрәләр дә, мин татарча сорагач, татарча кабатлыйлар.

Мин бит балаларны шулай үстердем. Татар исе аңкып торган татар мәктәбе иде ул вакытта, хәзерге исем өчен генә куелган татар мәктәбе түгел. Ул вакытта да русчага каералар иде үзара сөйләшкәндә. Русча сүз кыстырсалар, мин колагыма тотына идем дә, ай, колагым авыртты, нәрсә әйттең син, колагыма шулкадәр бәрде, колагымны авырттыра, дим. Баштарак ышаналар иде, аннан соң көлә башладылар, татарча сөйләшергә кирәклеген аңладылар. Балаларым балалары белән дә татарча сөйләшәләр инде. Әмма белмим, менә шулай, шундый хәл.

Шулай булгач, татарның киләчәге Аллага шөкер, өметле дип әйтергә җирлек юк.

Бервакыт Рабит абый Батулланың кечкенә малаеннан Гөлнара Зиннәтуллина интервью ала. Шуннан шулкадәр гашыйк булды, шулкадәр матур татарча сөйләшә. Мин моны яза башладым да: «Без бит моңа шатланырга тиеш түгел, бу бит штуклы экземпляр, башка юк», — дип төгәлләдем мәкаләмне. Шушы бер малайның — бер кешенең татарча сөйләшкәнен күрәбез дә, татар яши әле дип сөенәбез. Ул бит башка юк!

Минем татар оныгым җәй көне авылга кайткач кына татарчага чарланып китә. Мәктәптә дә, бакчада да русча булды, ә татарныкы санала. Шулай булгач нишлибез инде.

— Нишлибез соң?

— Йөрәкне авырттыра, яшәргә кирәк, эшләргә кирәк. Һичьюгы, минем гаиләмдә татар балалары үсәргә тиеш һәм минем балаларымның балалары татарча белергә тиеш.

Минем гаиләмдә татар балалары үсәргә тиеш һәм минем балаларымның балалары татарча белергә тиеш.

Мин очрашуларга йөрим, укытучылар коллективлары белән очрашканда гел кабатлыйм: сез ата-аналар белән дә очрашасыз, аларны да тәрбияләргә тиешсез, шуны аңлатыгыз. Бәлки көфер сүздер, без мәңгелек түгел бит инде, тегендә кемнедер шайтан, кемнедер фәрештә көтеп торадыр һәм алар янында безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз да бардыр. Алар сорасалар, менә Илфат улым, минем балаларым иманнарын, телләрен сатмадылармы, дип, анда мин нәрсә дип җавап бирермен. Менә шушы әйберләрне аңлатырга кирәк.

«Без интеккән дә җиткән», - диләр. Татар мәктәбендә татар теле укыганга белеме сай түгел кешенең. Гафу итсеннәр, кеше аңгыра икән инде, ул татар телендә укыганга гына аңгыра түгел. Чит илләрдә буласың, бары тик россиялеләр генә бер тел беләләр. Ә башкалар инглиз телен дә, үз телләрен дә беләләр. Финляндиядә ике дәүләт теле — фин һәм швед теле, икесен дә беләләр.

Хәтере югалмасын өчен кеше телләр өйрәнергә тиеш, башваткыч кына чишү җитми.

Кешенең хәтере югалмасын өчен кеше телләр өйрәнергә тиеш, башваткыч кына чишү җитми.

Мин булдыра аламмы, юкмы, баш эшләп җиткерми хәзер, төрек телен өйрәнеп ятышым. Ничек булып чыгар.

«Журналист - ул язучы дәрәҗәсенә ирешә алмаган иҗат кешесе дип саныйм»

— Җәмгыятьтә журналист язучыдан бер башка түбәнрәк йөри кебек. Нишләп алай икән ул? Менә син пьеса да язган идең, Әлмәт театрында куелды. Шул өлкәдә иҗатны дәвам итәргә дигән теләк булмадымы?

— Бар, хыялланып яшим. Мин бит сюжетларны төшләремдә күрәм. Менә Төркиягә баргач, берәр нәрсә язып кайтырмын әле. Төшемдә бер сюжет күрдем. Әлмәт театры уйнаган спектаклемне дә төшемдә күргән идем.

Журналист - ул язучы дәрәҗәсенә ирешә алмаган иҗат кешесе дип саныйм. Журналист — документалист ул. Ул бүгенге мохитне, бүгенге вәзгыятьне киләчәккә калдыручы. Ә язучы бүгенге документаль әйберне журналист кебек язса, аның әсәрен укымыйлар, әгәр дә су кушмаса, фантазиясен кушмаса. Ул геройларының чалымнарын гына күрергә тиеш, язучы елатырга, көлдерергә тиеш. Менә шуның кадәр әсәр иҗат иттем, нишләп укымыйлар дип зарланып йөрергә тиеш түгел, укымыйлар икән, димәк, үзе генә гаепле. Мин көзге каршына басып, үземнән сорарга тиешмен нигә укымыйлар дип.

Нәбирә Гыйматдинованы укыйлар ич. Китапларын хәтта икешәр экземпляр да алган бар, мин дә алам, башкалар да алып кайта.

Балалар да укый, минем кызларым калын-калын китаплар укый, мин аптырыйм шулкадәр калын китап укыган кешегә. Татарча ник укымыйсыз дигәч, без укый ала торган әсәрләр юк, диләр. Классиканың тәрҗемәсе бетте.

Хәтерлим әле, 4 класста Абдулла Алишның сайланма әсәрләрен алдым. Ул вакытта мәктәп күрше авыл — Югары Орыда иде, ярты елдан соң Сөрдегә күчерделәр. Хәзер ишелде бит түбәсе, шунда. Дүрт чакрым юлны шулай «Сертотмас үрдәк»не укып төшкән идем, төшкәнче укып бетердем.

Әсәрләр иҗат итү мәсьәләсенә килгәндә, вакытым җитми, өлгерә алмыйм, шушы журналистика аяк чала.

Әсәрләр иҗат итү мәсьәләсенә килгәндә, вакытым җитми, өлгерә алмыйм, шушы журналистика аяк чала.

Яза торган әйберләрем дә бик күп, бер китабымны чыгарасы килә.

Аллага шөкер, мактану түгел, язган әйберләремне халык яратып укый. Минем әсәрләрем гади генә түгел, шок-терапия сыманрак. Башланып китүләре дә «Фәхрине үтереп ташлаганнар…» кебек. Бик стандарт булмаган әсәрләр, мәсәлән, «Бәхетле җеназа» дигән күләмле генә хикәям бар. Җеназа бәхетле була алмый бит инде. Шулай ук төшемдә күргән сюжет. Әсәрдә КАМАЗ шоферы бер наркоманны таптатып үтерә. Ул әнисен бик каты җәзалаган наркоман була, ахыр чиктә бу ятим шофер шушы мәрхүмнең әнисе белән бергә яши башлый, аны әни дип атый. Шушындый стандарт булмаган әйберләр.

«Балачакны сагынмыйм, балачагым җиңел булмады»

 Илфат абый, туган авылыңа кайтып өй салдың, бал кортлары тотасың. Күңел өченме, әллә инде авылда өй булсын өченме, әти-әни нигезе булган өченме?

— Әти-әни нигезе булганы өчен. Мин авылны бик сагынам, бик яратам. Дөресен әйтим, Казанда бер генә көн дә яшәмәс идем, мин монда буылам, монда нервларым таушала димме соң. Ә авылда рәхәт! Авылда тормыш тукталып калган кебек. Анда зират бар, әти-әниләр бар шунда, анда минем дә урын бар. Мин бит күршеләрем Илдус абый белән Резедага әти-әни дип йөрим, алар улым диләр, мине төпчек малай итеп саныйлар.

Чит илләрдә дә булганым бар. Мин бик йөрергә яратмыйм, миңа диңгез буенда аякны суга тыгып утыру да җитә, миңа беркем комачау итмәсен. Аралашудан да арыйм.

Мин авылны сагынып кайтам. Балачакны сагынмыйм, балачагым җиңел булмады. Авылны сагынам, хәзерге тормышны сагынам. Анда өй салып чыктым. Хәзер үкенәм, әнинең өен генә ныгытасы булган, баш эшләп җиткермәгән. Әнинең өе дә тора, үземнең өй дә тора.

Җир җитә анда, әле менә тагын агачлар алып кайтып утыртырга җыенам. Нинди җиләк-җимеш агачлары утыртканымны да хәтерләмим инде хәзер, узган ел әзрәк җимеш бирә башладылар слива, абрикослар. Теплицада ноябрьгә кадәр помидор пешеп утыра. Рәхәт анда!

Мин җидедә чыгып китәм өйдән авылда, төнге 11-12дә керәм. Маңгаема лампочка асып, караңгы төшкәч тә йөрим, я су сибәм, я башка нәрсә.

— Балачак авыр булды дидең…

— Балачак җиңел булмады. Мин җиде яшьтән әтидән калдым. Аны син беләсең, әтисезләргә җиңел түгел. Әтисезләрне кыерсытырга да тырышалар. Мин алтынчы бала идем, төпчек бала. Эш күп булды. Аннан соң әни авырый башлады. Кыскасы, балачакны сагынмыйм.

«Мин бик бәхетле бабай»

— Бәхетле бабай дип әйтә аласыңмы үзеңне?

— Әйтә алам. Мин бик бәхетле бабай. Балаларым бик ярата, оныкларым өстемнән йөриләр, безгә килсәләр, китәселәре килми. Алар да мине бик яраталар, бик сагыналар, бабаем, бабаем дип кенә торалар.

Ә балачакка килгәндә, җитмәүчелек иде. Үземнең балаларымны да мин күргәнне күрмәсеннәр дип тырышып үстердем, аларны матур итеп киендерергә тырыштым. Аннан соң яшьлек вакытында акча җитмәгәнлектән киенә алмаганыма хәзер киенергә тырышам.

10 класс укыдык бит инде, 11 класс юк иде ул вакытта. 10 классның чыгарылыш кичәсенә менә алмадым. Ул вакытта 50 смлы балаклы шалтыр-шолтыр йөри торган чалбар модасы чыккан иде. Минеке юк, тектерергә акча булмады.

Туган апайның энесе армиягә киткән иде, чыгарылыш кичәсенә шуның чалбарын алып, шуны киеп бардым. Шушы 10 классны тәмамлаган елны Сабан туенда лапас түбәсенә менеп утырып карадым. Шулай булгач, бу балачакны сагынып буламы инде?

— Өйләнгәндә кияргә костюм бар идеме соң?

— Бурычка акча алып өйләндем.

— Балаларны үстергәндә ничек булды?

— Башта авыр булды. Телевидениегә килгән елларда бик авыр булды, «прощай» киеп йөри идем. Ул вакытта бит әле кибеткә барып ала торган әйберсе дә юк. «Спартак» фабрикасына барып сөйләшеп, ботинка алганым хәтердә. Аннан телевидениедә эфирга чыга башлагач, елга бер костюм-чалбар бирәләр иде, шуны киеп чыгасың инде.

Минем бит эшем күп булды, гонорарларны начар эшләмәдем. Бик күп яза идем, эшли идем, тапшыруларым бик күп иде.

— Сез һәрвакытта да шундый шат күңелле, бер проблемасыз кеше кебек. Нинди нечкә күңелле кеше булуыгызны, борчуларыгызны якыннарыгыз гына беләдер инде. Шушындый кырыс заманда нечкә күңел белән яшәве кыен түгелме?

— Мин бит тамада, артист булган кеше. Менә Алмаз Хәмзинны кара инде, мәзәкче, пародист, ә аның эчке дөньясында нәрсә барын беребез дә белми бит. Аның гаиләсендә нәрсәләр булганын белмибез.

Минем эчке проблеманы кеше күрергә тиеш түгел. Миңа бу әйберне мәрхүмә дустым Гөлнара Зиннәтуллина өйрәтте. Ул беркайчан да сер бирмәде, үләр алдыннан да үләм дип әйтмәде, мин әле яшим, кешегә әйтмәгез, кеше белмәсен, күңелсезләнмәсен, диде.

Үзем генә калган вакытларда нәрсә булганын, нәрсәләр уйлаганымны аны мин генә беләм, ул кешегә кызык түгел. Ә кешегә кызык уен-көлке, җор тел. Шулай булырга тиеш. Кеше яшь, шат күңелле булып калырга теләсә, ул һәрвакытта да шулай күңелен төшермичә, һичьюгы кешегә сиздермичә яшәргә тиеш.

— Күп интервьюлар алганың һәм биргәнең бар. Нинди сорауны бирмичә калганнар иде? Менә шул сорауга рәхәтләнеп җавап бирер идем, шул сорауны бирүче кеше юк дигән чаклар булдымы?..

— Әле күптән түгел генә интервью алдылар сәламәтлек турында. Мин бит табиб буласы кеше идем. Рус телен белмәгәнлектән барырга курыктым. Артист буласы идем, тагын рус телен белмәгәнгә бармадым. Укытучылыкка киттем. Агроном булырмын дип тә уйлаган идем.

Ак халатлы кеше күрсәм, шулкадәр көнләшеп карыйм. Мин тырышкан булсам, табиб була ала идем. Ияртеп йөрүче булмагач, кая барасың инде. Табиблар да минем авыру тарихларын белгәннән соң шаккаталар.

Мин бүген дә табиблардан ким түгел, аларның биргән рецептларын карап, өйрәнеп, кирәкме ул миңа, юкмы, чамалыйм. Һәм 2003 елда авырганнан соң, ике ел төшенкелеккә бирелеп, бик хәлсез йөргәннән соң аякка баскан кеше. Табиблар бернәрсә эшли алмый, ул юнәлеш кенә бирүче, ә кеше үзе савыгырга тиеш, кеше үзен-үзе яшәтергә тиеш.

Менә Гөлнара Зиннәтуллина үрнәк, аның турында китап чыгарырга җыенам.

Менә Гөлнара Зиннәтуллина үрнәк, аның турында китап чыгарырга җыенам.

Әгәр дә кеше эчке дөньясы белән үзенең сәламәтлеген, мин сәламәт, мин яшәргә тиеш дип яшәмәсә, таблеткаларга гына ышанса, булмый.

Мин бит микроинсульт кичергән кеше. Инфаркт дип реанимациядә яткан кеше. Инфаркт ук булмады, стенокардия бар. Коронавирустан соң йөрәкнең проблемасы әле ачыкланды.

Спорт, физзарядка, бассейн, актив тормыш, дөрес туклану — менә шушы әйберне гел әйтәсем килә минем кешеләргә.

— …һәм шушы әйберне татар милләтенә күчерсәк, димәк, безне дә таблеткалар коткарып кала алмый.

— Юк. Татар милләтенә күчерсәң дә, шушы ук яссылыкта күчерергә кирәк. Безгә Путин абый да килеп телебезне бирмәячәк, тартып алмаса рәхмәт әле. Безгә үзебезгә тартышырга, үзебезне сакларга, һичьюгы минем балаларым татарча белергә тиеш дип тырышырга кирәк. Бәлки әле минем балаларым әллә кем булырлар. Белеп булмый бит, бүгенге президентлар да кичәге балалар бит. Шуңа күрә балаларын татар рухлы итеп тәрбияләүне һәркем үзенең бурычы, максаты итеп куйса иде.

Менә спортзалдан килдем бүген, әллә ничә егет минем белән килеп исәнләште, мин аларны белмим дә. Берсе яшь кенә малай, тел турында сорый. Андый яшьләр бар. Битараф булмаска кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100