Илфак Ибраһимов: «Ишекләрне ачылганчы кагам, әмма ватып кермим»
Илфак Ибраһимов белән әңгәмә.
Тукай премиясе лауреаты, шагыйрь Илфак Ибраһимов татар әдәбиятының гаять кызыклы шәхесе. Мөхәммәт Мирза тәхәллүсе белән яза. Тумышы белән Актаныш районының Чалманарат авылыннан. Мәшһүр Мөхтәр Мутинның якташы. Илфак Ибраһимов – Чаллы театрына нигез салган режиссер Фаил Ибраһимовның бертуганы. 2005-2012 елларда Татарстан язучылар берлеген җитәкләде. 2014-2017 елларда «Казан утлары» журналының баш мөхәррире иде. Илфак Ибраһимов «Казанны алганнан соң» кабат Актанышка кайтты.
Без аның белән Татарстан язучылар берлегендә очраштык. Кергәч тә ул хуҗаларча бүлмәләргә күз йөртеп чыкты, су саркып саргайган түшәмгә сыкранып карап куйды.
Шагыйрь белән иҗат турында гына түгел, аның эш урыннары, сөенечләре һәм үкенечләре турында да сөйләштек.
Ике исем белән йөрү - Мөхәммәт Мирза һәм Илфак Ибраһимов булу «шәхеснең икеләнүенә» китермме?
Мирза Мөхәммәт - әткәйнең исеме. Мин бу сорауга күп тапкырлар җавап бирсәм дә, әткәм турында сөйләп бетерә алмадым. Әнкәй турында язганда да әткәй темасы килеп керә. Әткәм 18 яшеннән фронтка алынып Бөек Ватан сугышында катнаша. 1943 елның 2 ноябрендә - туган көнендә Днепрны кичкәндә мина ике аягын да өзә. Әткәйне 2 ел Бакуда дәвалыйлар: аякларын ике мәртәбә тигезләп кисәләр. «Балалар шикелле тәрбияләделәр, их, тагын шунда барасы иде», – дип әйтә иде әткәй. Бәлкем, шуңадыр кече кызыбызның туен шунда үткәрдек. Мин әткәй дәваланган госпитальгә бардым...
Әткәй гомере буе укытты, 20 ел мәктәп директоры булды. Ул чын мәгънәсендә каһарман. Әткәй белән әнкәйнең танышуы да кызыклы. Әткәй Сабантуй көнне әнкәйне күрергә килә. «И балакаем, кыен булыр сиңа, ике аяксыз бит ул», диләр. Әткәй моны ишетеп тора да, Сабантуйда протезлар белән биеп күрсәтә. Әнкәй белән бик матур яшәделәр. Унбер бала табып үстереп, олы тормыш юлына чыгардылар. Әнкәй репрессияләнгән мулла кызы иде.
Ә шулай да нигә шигърияттә әтиегез исеме белән яшисе иттегез?
Әткәй 1985 елны мәктәптән эшләп кайтып ятты да вафат булды. Мин шунан соң әткәйгә багышлап шигырь яздым, апрель аенда аны Илфак Мирзаев исеме белән бастырдым. Аннары әткәй истәлегенә Мөхәммәт Мирза дип куя башладым - шуннан килеп чыкты.
Актанышка татар әдәбияты көннәренә язучылар килгәч, шигырьләремне Рөстәм Мингалимгә күрсәттем. Аңа армиядә хезмәт иткәндә хат язганым бар иде. «Туганым, син яза аласың, исән-имин әйләнеп кайткач очрашырбыз», – дип язган иде ул. Рөстәм абый ярдәме белән шигырьләремне китап итеп бастырдык. Илдар Юзеев, Мөдәррис Әгъләм, Ризван Хәмит һәрвакыт: «Яз, яз! Нәрсә язсаң да, нәшрияткә бир», – дип тордылар. Шулай иҗатка кереп киттем. Әкренләп шагыйрь җаваплылыгы барлыкка килде - ул бөтенләй икенче, үзең өчен язып кую түгел.
Сез бу вакытта эчке эшләр органнарында эшләгән кеше. Безнең язучылар үткен телле бит инде. «Погонлы» кешенең иҗатка килүен ничек кабул иттеләр?
Милициягә кадәр районда комсомолның беренче секретаре булып эшләдем. Анда килүем дә үзе бер тарих. Абыем Фаил белән икебез дә мәдәният институты тәмамлап кайттык, икебез дә режиссерлар, эшлисебез килә. Әлбәттә, икебезгә дә режиссер булып эшләп булмады. Мин радиода эшләдем: район яңалыкларын эфирга чыгара идем. Шул вакытта комсомолның беренче секретаре урынын тәкъдим иттеләр. Сайлап куялар дип саналса да, башта тәкъдим итәләр иде бит инде. КамАЗ төзелеше еллары иде. Без авылны таратучылар дим үземне, кешеләрне ике-өч айга төзелешкә җибәреп торабыз. Кайберсе әйләнеп кайта, кайсылары шунда торып кала инде. Җитмешенче елларда районда 68 мең кеше яшәсә, КамАЗ беренче машиналарын биргәндә, 38 меңгә калды. Шул эштән партиягә керелде. Партия мине милициягә эшкә җибәрде.
Шагыйрь күңеле системада эшләүгә каршы килмәдеме?
Минем иң олы максатым – ничектер Әткәй-Әнкәйгә ярдәм итү иде. Янәшәсендә яшәү иде. (Илфак ага Әткәй-Әнәй дип зур хәреф белән язуымны сорады – авт).
Ягъни, бу сезнең өчен гап-гади эш урыны иде, әйеме?
Әйе. Язучы кеше бөтен нәрсәдән азат булып, гел язып ята алмый. Эшемнең бер уңай ягы шул: «личный состав» белән эшлим, үземә аерым бүлмә, рәхәтләнеп язып яттым. Үземне шулай тулыландырдым.
Ул андый куркыныч җир түгел, анда да бик әйбәт кешеләр эшли. Авыр язмышка дучар булган кешеләр килә, алар белән аралашасың, бу тормышны белү үзе олы бер мәктәп.
Рөстәм абый Мингалимнар Актанышка килгәндә милициядә эшләгән чагым иде. Әмма ул минем профессия түгел иде инде...
Күпме эшләдегез?
Мин анда 13 ел эшләдем. Армиядә хезмәт итүем, комсомолда эшләгән вакытым белән бергә 20 ел стаж җыелгач, киттем. Анда эшләвемә үкенмим. Бәлки, монда килеп әдәби мохитка алданрак кергән булсам, башкачарак булыр иде.
Язучылар сезгә нинди мөнәсәбәттә иде?
Язучылар миңа бик әйбәт мөнәсәбәттә иде. 1995 елда Союзга кердем. Идарәдәге язучылар иҗатымны белә дип уйламас да, үзем алар иҗатын яхшы белсәм дә, бөтенесе белмәгән икән. Фәүзия Бәйрәмова: «Нигә бер белмәгән кешене алабыз соң? Мин аның китабын да күрмәгән бит әле. Бирегез әле китабын», – дип китапны азагына кадәр карады да: «Җәмәгать, безгә шәхес килә, безгә шагыйрь килә. Рәхәтләнеп алабыз бу егетне. Безгә шушындый егет кирәк», - диде. Китабымны укып чыкты да, хәер-фатиха бирде. Язучылар союзы безгә хәерхаклы булды. Минем белән бергә ул вакытта Союзга Заһид Мәхмүди керде. Бу вакытта миңа 42 яшь иде.
Сез комсомолда да, МВДда эшләдегез. Хезмәтегезне чын күңелдән партиягә ышанып башкардыгызмы? Әллә бу минем вазифам, миңа шуның өчен түлиләр дип эшләдегезме?
Монда икесе дә булгандыр. Иң беренче чиратта, син бит адәм баласы. 1978 елда мин гаиләле булдым. Ике балабыз туды, акча җитмәде. Хезмәт хакы иң беренче урында булгандыр. Пенсиягә чыкканда хезмәт кенәгәмдә алты эш урыны булган. Берсенә дә: «Мине эшкә алыгыз», – дип гариза язмадым, барысына да тәкъдим иттеләр. Укып кайткач, радиога эшкә килегез, яшь кеше кирәк, диделәр. Милициягә комсомол комитеты җибәрде. Аннары «КГБга яки милициягә барасың», – диделәр. КГБга барсам, Актанышта эшли алмыйм, ә миңа әткәйгә ярдәм итәргә кирәк. Милициягә дә барасым килми. Мөгыйнов дигән министр урынбасары бар иде. «Син киләчәктә барыбер партия эше белән шөгыльләнәчәк кеше. Каршы килмә», – ди.
Ул да шул сез биргән сорауны бирде: «Син теләп киләсеңме?» – ди. «Күрәм, теләп килмисең инде син. Комиссия үт, бәлкем, үтәлмәссең», – ди. Минем күзләр начаррак күрә иде. Комиссия үттем. «Ярар, күзең начар булса, күзлек киярсең», – диделәр. Әдәбиятка-сәнгатькә гашыйк булсам да, малай кеше бит инде - сугышлы уйнап үскән. Командир да буласы килә, офицер да... Кызыксыну уянды. Мин замполит, ә милициядә аңарчы замполит дигән вазифа булмаган. Безнең төп максат – эшче милицияне, комсомол һәм коммунист прослойкасын булдыру. Минем эшем тиз күренде. Әйтик, Актаныш милициясендә 54 процент партийныйлар, димәк, алар эчкечелек белән шөгыльләнмәячәк, мораль йөзләре әйбәт булачак. Ул эшкә ничектер кереп киттем, кызык була башлады. Ул үзем өчен генә алып барган иҗатыма комачауламады.
Туксанынчы еллар башында сез шушы эштә булгансыз. Ничек үткәрдегез?
Карагыз минем 1 нче томдагы шигырьләремне! «Азатлык, азатлык», дип кычкырып йөрмәсәм дә, милләт темасына язганмын. «Сәяси шигырьләр генә язма, мәхәббәт турындагыларын да онытма», – дип әйтәләр иде.
Мәдәният бүлегендә эшли башлагач, Актанышта Гамил Афзалның 80 яшьлек юбилеен үткәрергә дип сөйләшү өчен Әлмәткә янына бардым. «Син, Мирза, өйләнгән кешеме?» – ди. «Өч балам бар инде», – дим. «Әллә мин сине өйләнә алмый торган кешеме дип уйлаган идем. Нигә мәхәббәт турында язмыйсың?» – ди. «Сәяси әйберләрне күп язма, аларны бер язгансың - фикереңне белдергәнсең икән, җитәр», – диде.
Ә эшчәнлегегездә үзегезгә хыянәт итәргә туры килмәдеме?
Халык белән милиция бергә иде ул вакытта. Суверенитетның, мөстәкыйльлекнең нәрсә икәнен белә идек без. Курсларга йөреп укып кайттым, Ташкентта югары милиция мәктәбендә укыдым. Әфган сугышы бара иде әле, анда әфганчыларны әзерлиләр иде. Күрдек инде чын мәгънәсендә илдә нинди ситуация икәнен...
Ә Казанда булсагыз, митингларга чыккан булыр идегезме?
Митингларга чыккан булыр идем дип уйлыйм. Районнардан бер-икешәр кешене җәмәгать тәртибен саклар өчен командировкага җибәрә идек. Безгә өстән циркулярлар килгәнен хәтерләмим. Шундый кешеләрне өйрәнегез дигән күрсәтмәләр килмәде.
Ярар, шушы периодны үткәреп җибәрдегез...
Шушы көнне көтеп кенә тордым инде...
Нинди званиегә җиттегез?
Майор.
Бу сезнең хәзерге пенсиягә яхшы өстәмә бирәдер?
Аллага шөкер! 1996 елда отставкага чыккач, районның мәдәният бүлеге мөдире булып эшләргә туры килде. Ә 2001 елда мәдәният министры урынбасары итеп чакырдылар.
Бу вакытта сез инде актив яза торган язучы идегез, әйеме?
Әйе. Очерклар да, шигырьләр һәм пьесалар да яза идем. Әмма минем нәрсә язарга утырсам да шигырь языла.
Ягъни, шигырь «комачауламаса», драматург була алыр идегез?
Әйтә алмыйм. Шулай да мин әткәйләр турында пьеса яздым.
Фаил абыегыз куймадымы?
Алып бардым. Ул бит әле 1985 еллар иде...
Курыктымыни?
Юк, ул курыкмады. Ул инде Актаныш халык театрында эшләгәндә үк Аяз абый Гыйләҗевның «Өч аршын җир» әсәрен беренчеләрдән булып куя алган кеше. «Пьесаңны үзгәртик», – дигәч, «Бернәрсәсен дә үзгәртмибез», – дидем. Берничә елдан «Теге пьесаңны бир әле. Әйдә, карыйк әле», – ди. Ул вакытта инде система үзгәргән, пьесаны чынлап та үзгәртергә кирәк иде. Мин аны эшләмәдем инде. Шулай ук Әфган сугышы вакытында безнең татар егетләренә багышланган әсәр дә язылган иде. Алар кулъязма хәлендә саклана.
Ягъни, аларны киләчәктә сезнең иҗатны өйрәнүчеләр генә укый алачак, әйеме?
Мин аларны өйрәнчек кенә дип әйтәм, анда драматик ситуация әйбәт, характерлар бар, ләкин тормыш икенчерәк. Хәзер Мөхтәр Мутин турында әсәр яздым. Шигырь белән язылган трагедия. Режиссерларга күрсәткәч, без шигырьле әйбер куймыйбыз, диләр. Ни кызганыч, алар аңа җитди игътибар бирмәде әлегәчә. Шәхесләргә романнар язылган, шигырьләр язылган, укысыннар, нигә аларны сәхнәдән күрсәтергә дигән кешеләр дә бар.
Кемнәр ул?
Исемнәрен әйтеп тормыйм. Кайчан да булса бер куярлар! Чөнки ул әсәр бервакытта да искермәячәк. Анда – шәхес, җәмгыять, шәхеснең эчке конфликты, кешеләр арасындагы конфликты, иң мөһиме - система белән шәхес арасындагы конфликт. Мин аны озак яздым. Мөхтәр – авылдашым дияргә мөмкин, ул Такталачыктан. Гамил Афзал авылы. Аннан бик күп галимнәр, артистлар, укытучылар чыккан. Ленар Шәех, Лилия Гыйбадуллина авылы. Мөхтәр алар арасында иң катлаулы һәм иң бөек шәхес. Татар әдәбиятында аның әдәби образы юк иде.
Хәзер Такталачыкта ул нәсел бармы?
Олы нәсел ул. Мутиннар шәҗәрәсен күренекле галим Дамир Гарифуллин өйрәнде. Шул нәселдән Гавис абый безнең районда иң беренче трактор йөрткән кеше, беренче комбайнчы булган. Сугыш вакытында десант-диверсия батальонында эшләгән, 1941 елдан башлап сугыш беткәнчегә чаклы немецлар тылында диверсия эшләп йөргән кеше. Герой! Безнең «кара генерал» Даян Мурзин бар бит әле, Гавис абыйны да шул дәрәҗәдәге кеше дип исәплим. Туганнан туганы Илдархан Мутин безнең Алкиннар шикелле Башкортстанда милли армия төзегән кеше, Башкортстанның беренче эчке эшләр министры. Ләкин ул да репрессиягә эләгә. ХХ гасырда бер нәселдән ике зур шәхес!
Пьесада мин Мөхтәр Мутинны Тинчурин белән бергә үзәккә куйдым. Алар образы аша ХХ гасырдагы бөтен татар зыялыларының фаҗигасен, юк ителүен күрсәтергә тырыштым. Чынлыкта бу ике шәхеснең үзара каршылыклары булса да, пьесада мин аларның икесен дус иттердем, бер-берсеннән гафу үтендердем. Алар икесе дә конъюнктурага буйсынырга мәҗбүр булганнар, кая барсыннар – эшләргә кирәк, ләкин ипләп кенә сәнгатькә, телгә, милләткә хезмәт иткәннәр.
Бу спектакльне күрсәтсәк, халыкның иҗтимагый аңы үсәр иде. Ни кызганыч, безнең театрда мондый әсәрләр куелмый. Рамил Төхвәтуллин белән дә бу темага сөйләшкән бар. Театр мондый әйберне куярга курка. Куелганнары да төшереп калдырыла бит.
Театр, гомумән, курка, җанисәп вакытында Башкорстанга да бармадылар... Эстрада барды, мәсәлән...
Татар белән башкорт арасын эстрада белән генә көйләп булмый.
Ләкин бит шушы эстрададан башка беркем дә алгы планга чыкмады. Театрлар планлаштырылган гастрольләрен дә туктатты.
Камалның бармавы килешенеп эшләнгән дип уйлыйм. Барып караучылар да борылып кайтты бит. Җанисәп вакытында акыл белән уйлый торган сәяси әйберләр күбрәк булсын иде.
Яздыгызмы соң?
Язылды, әлбәттә. Мин җанисәпне «тәнисәп» дип атадым. Чөнки дәүләткә җанисәптән бигрәк тән исәбе дә кирәк. Моннан 50 еллар элек Фәйзуллин кеше җаны өчен көрәш бара дип язган иде. Үз дәүләтчелеген, милләтенең бөтенлеген саклый дигән халыклар өчен чын мәгънәсендә җанисәп инде ул. 5 гасыр элек безнең милләт җанын динебез саклап калды. Дингә балта чабылгач, театрыбыз һәм әдәбиятыбыз саклады, милләт сагына интеллигенция басты. Хәзерге вакытта милләт сагына яңадан дин басты.
Мин бу теманы «Мөхтәр Мутин» драмасында да үзәккә куям. Ул Тинчурин белән Мөхтәрнең әңгәмәләрендә дә күренә, Илдархан һәм Мөхтәрне Агыйдел янында сөйләштерәм. «Уфада хәлләр ничек?» «Анда да мондагы шикелле, болганчы». «Нәрсә җитми безгә?» «Безгә җитә, Мәскәүләргә җитми». Җанисәп вакытында бик актуаль буласы иде...
Илфак абый, Казанга килгәч, Мәдәният министрлыгында бик озак эшләмәдегез. Көтмәгәндә Татарстан язучылар берлеге рәисе итеп сайландыгыз. Союзга килү үз инициативагыз идеме? Әйттеләрме?
Союзга килергә чакырдылар, төркем булып та, аерым-аерым да берничә тапкыр килеп сөйләштеләр.
Кемнәр?
Каләмдәшләрем. Өлкән язучылар. «Син буласың», - диделәр.. «Бармыйм», – дидем. «Ничек инде классиклар белән эшли алыйм?» - дидем. Иҗатым бара, язмыйча калган көнем юк, ләкин өч кенә китабым чыккан. Ике срогы үтсә дә, Фоат абый Галимуллин бик нәтиҗәле, матур эшли иде. Миңа сәбәп табарга кирәк бит инде: «Хезмәт хакы мин алганнан ике тапкырга ким, бара алмыйм», – дидем. Разил Вәлиев: «Җитәкчеләребез белән анысын да көйлибез», – диде. «Эш анда гына түгел бит, мин бу мохитта чит», – дим.
Ни өчен нәкъ менә сезне чакырдылар икән?
Оештыру эшен булдыра, диптер. Чөнки бу вакытта җитәкче булып 26 еллык эш тәҗрибәм бар иде. Ул елны Вахит Имамов та, Ркаил Зәйдулла да куелган иде. Миңа каршы килүче булмады. Сайландым. Сайлангач эшләргә кирәк.
Сезнең вакытта бина төзекләндерелде. Кыскача гына бинаны төзекләндерү тарихын искә төшереп үтик.
2006 елда бина ике урыннан җимерелде. Анда студияләр, «Идел» һәм «Салават күпере» журналлары редакцияләре урнашкан - ул вакытта алар «Татмедиа»га карамый иде. Президентыбыз Минтимер ага Шәймиев янына барып, бинага капиталь ремонт сорадым. Комиссия килеп карады. Проект ясау, җимерекләрне ямап яшәп торыр өчен ГИСУга 8 млн 700 мең сум акча бирелде. Алар кушуы буенча «Агропромстрой» оешмасы капремонт буенча проект төзи башлады. Проект төзүгә үзебез дә актив катнаштык.
Төп бина мәдәни мирас объекты, ә янкорманы, мирас булмагач, сүтәргә, диләр. Ә бит анда Тукай клубы урнашкан, безгә ул кирәк. Башта беренче катта ясамакчы идек, ризалашканнар иде, әмма «несущий» стенаны алабыз икән, бина җимерелеп төшәчәк», – диделәр. «Кичәләрегезне Актерлар йортында үткәрерсез», – диләр. Ә мин Тукай клубы кирәк дип, нык тордым инде. Ахырда шушы проект расланды. Эшне бинаның ихатасын, подвалларны чистартудан башладык. Барлыгы 14 КамАЗ чүп түктек.
Бина салынып беткәндә сезнең икенче срогыгыз тулып килә иде, рәхәтен күрә алмадыгыз. Уставны үзгәртеп, сезнең өченче срокка калу идеясенә яшьләр каршы чыкты – листовкалар тараттылар кебек хәтерлим. Үзегез күтәргән яшьләрнең сезгә каршы чыгуын хыянәт итеп кабул итмәдегезме?
Уставны үзгәртеп өченче срокка калу минем идея түгел. Әмма уставны үзгәртү ихтыяҗы бар иде. Чөнки Берлек иҗитмагый оешма булып калды, турыдан-туры дәүләттән финансланмый. Бик карт оешма иде инде, квота җыеп та булмый иде. Срок мәсьәләсе дә шул вакытта килеп туды.
Яшьләр каршы чыкты дигән сүз дөрес түгел. Яшьләр белән конфликт булмады. Листовканы да алар таратмады. Аны өлкәнрәкләр таратты. Листовка мәсьәләсендә аны гына ачыкларлык тәҗрибәм бар иде.
Әйе, ул чорда иҗатка яңа буын килә башлады. Мин Актанышта ук яшьләр белән эшләп өйрәнгән кеше. Союзда Ркаил Зәйдулла, Вакыйф Нуриев, Әлфәт Закирҗановлар һәм секция җитәкчеләре белән бергә яшьләр белән эшли башладык. Яшь язучылар гына түгел, яшь рәссамнәр, яшь галимнәр, яшь композиторларны туплаган Яшьләр клубы булдыру нияте бар иде. Яшьләр бер-берсен күрсен, гаилә корсыннар, дибез. Союзда заманында яшьләр белән Илдар Юзеев актив эшләгән, клубка аның исемен бирү уе бар иде. Шуларны оештырырга дип Луиза Янсуарны эшкә алдым. Бәлкем, кайчагында яшьләргә катырак та әйтелгәндер. Автобуслар биреп районнарга очрашуларга алып чыга идек, китапларын чыгардык. Яшьләргә Муса Җәлил премиясен бирү дә шул вакытта башланды. Союзда яшьләр өчен аерым бюджет та булдырдык. Әмма яшьләр: «Монда чәй эчү өчен генә килүнең ни файдасы бар соң?» - диделәр. Алар, күрәсең, бу яңалыкка әле әзер түгел иде, ләкин соңыннан үзләре үк «Калеб»не оештырдылар, ул нәкъ мин теләгән әйбер иде. Мин аның эшләвенә бик сөенәм. Алар арасында бик талантлы кешеләр бар иде. Без аларны язарга өйрәтмәдек, аларга хәерхаклы булдык.
Съезддан соң сез аларга үпкәләмәдегезме?
Мин аларга бөтенләй ачуланмадым, чөнки сәбәп тә юк иде. Аларны аңладым. Язучылар арасында листовка тарату элек-электән булган бит инде: «Идел» журналын сорап та листовкалар ыргытылган. Мин аны үземә каршы дип кабул итмәдем. Аларга: «Сез җебеп йөрисез, без яшь чагында шулай эшли идек», – диючеләр булган. Уставны үзгәртү-үзгәртмәү мәсьәләсе тикшерелмәде, көн тәртибенә куелмады, позиция аңлашылды бит инде - шуны аңлап үзем өчен бу теманы ябып куйдым. Барысы да законлы булды.
Ләкин монда тагын бер момент бар: Россиядә дә, Башкортстанда да, Чувашстанда да рәис 5 елга бер сайлана. Без дә шулай итмәкче идек тә, каршы килүчеләр булды, Америка Президенты да 4 елга сайлана, диделәр. Киләчәктә барыбер 5 ел булыр дип уйлыйм. Ике срок дигән шартны бетерәбез дию белән килешмәделәр. Бу безнең ялгышлык булган, күрәсең.
Ике генә срок дөрес әйберме, сезнеңчә?
Дөрес. Җитә ул. Рәислекнең язу эшенә кагылмаган вазифалары бик күп бит. Рафис Корбан да, Данил Салихов та моны бик тиз аңладылар. Әйткәнмчә, оешмабыз нык картайды. Без спонсорлар табып, язучыларга социаль ярдәм күрсәтә алдык. «Татнефть» белән эшләдек. Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия булдырдык. Яшьләргә степендияләр бирдек. Рүзәл Мөхәммәтшин, Йолдыз Миңнуллина, Лилия Гыйбадуллина, Ленар Шәех – 20дән артык яшь язучы һәм галим - барысы да степендиатлар иде. «Татэнерго», «Түбәнкамашин» берләшмәсе һәм башкалар бик ярдәм итте.
Сезнең үзегез рәис булганда Союз аша Тукай премиясенә тәкъдим ителүегезгә риза булмаучылар булды. Бу темага комментарий бирә аласызмы?
Ул вакытта минем «Адәм баласы» циклы китап булып басылып чыкты. Ул галимнәр тарафыннан татар әдәбиятында яңалык дип кабул ителде, фәнни конференцияләр үткәрелде. Союз остаханәсендә мине Тукай премиясенә галимнәр күрсәтте дип беләм, Равил Фәйзуллин, Зиннур Мансуровлар күтәреп алды. Минем кандидатура секция утырышында бертавыштан диярлек үтте. Басым булмасын өчен үзем принципиаль рәвештә союздагы иҗат секцияләре утырышларына кермәдем. Ә идарәдән Камил Кәримов белән икебез дә үттек.
Премиягә үзен куйды дигән сүз һич тә дөрес түгел. Факил Сафинны да үзе куйды, диләр. Ул үзе куймады, аны куйдылар. Иҗаты өчен. Рәис куелган дигән сүзне күп ишеттем...
Сүзләр ишеткәч, кандидатурагызны аласыгыз килгән чаклар булдымы?
Бу очракта мин алмадым, комиссия карасын. Ул елны теләк белдергән олы кешеләр юк иде.
Кемнеңдер юлына аркылы төшмәдегез алайса?
Юк. Алдагы елларда Мәдинә Маликова, Флёра Гыйззәтуллина куелган иде - ул елда куелмадылар.
Аны бит Президент җитәкчелегендәге махсус комиссия карый, экспертлар кабат тикшерә. Мин анда йогынты ясый алмыйм.
Сез комиссия әгъзасы бит инде.
Ул утырышта мин катнашмадым. Чөнки катнаштырмыйлар. Башка комиссия членнары да үзләре тәкъдим ителгән очракта катнашмый. Ул елны премияне ике шагыйрь - Лена Шагыйрҗан белән без бергә алдык. Соңыннан белдем - беренче турда ук тавыш җыйганмын икән. Лена Шагыйрҗан һәм Альбина Шаһиморатова иң югары тавышны алган. Рәссам Рөстәм Килдебеков тә бар иде. Дәүләт премиясен без дүртәү алдык.
Без комиссия утырышы вакытында делегация белән Төрекмәнстанда идек.
Илфак абый, сез Берлекне җитәкләгәндә ниндидер сәбәпләр аркасында хәл ителмичә, үкенечкә калган әйберләр булдымы?
Андый глобаль үкенеч юк, ләкин ярдәм итә алмаган очраклар күп булды инде. Адреслы ярдәм иткәндә кайбер өлкән язучыларның балалары белән мөнәсәбәтләр бозылган очракларга тап булдык. Чирләгән әтиләрегез-әниләрегезне карагыз инде дип сөйләшә идек. Мондый очраклар турында яздыру өчен әйтәсе дә килми. Дистә еллар китапларын чыгара алмаган язучыларыбыз бар иде - аларга ярдәм итә алдык. Рифкать Закиров дигән шагыйребез бер бүлмәле фатирда авырып ята иде. Китап нәшриятында китабын чыгарып өлгердек.
Фәнис абый Яруллин миңа яхшы дәрес бирде: «Сез үзегез бик әйбәт яшәп яткач, башкалар да шулай дип уйлыйсыздыр. Нишләп бәйрәмнән бәйрәмгә генә хәлебезне беләсез?» - ди. «Фәнис абый, нәрсә булды?» – дим. «Нәрсә булганын килеп бел», – ди. Нурсөя апа больницада, Фәнис абый өендә берүзе калган икән, балдызы килеп карап йөри иде. «Миңа сездән матди яктан бернәрсә кирәкми. Хәлемне белегез», – ди. Фәнис абыйдан гафу үтендем. Шуннан соң мин элемтәне өзмәдем, эш сәгате башланганчы һәркөн диярлек хәлен белешеп тора идем. Ләкин хәлен генә белешәсе калмаган, ярдәм нык кирәк булган. Нурсөя апа үзе шофер да, күтәреп йөртүче дә иде. Уйлап бетермәгәнбез. Соңыннан Фәнис абыйның көндәлекләре китап булып чыкты. Ул анда: «Иң әйбәт рәис Илфак Ибраһимов булды», – дип язган. Бу бәясе бөтен бүләкләрдән кадерлерәк.
Безнең 49 кеше беренче группа инвалид иде, аларның барысына адреслы ярдәм була алмаган. Үкенәм димим, ләкин безнең тарафтан игътибарсызлык булган. Алар бит инде съездга килеп утырмый. Әмма аларга игътибар кирәк булган. Мин үзем рәис булганда язучыларның шул вакытта язылган барлык әсәрләрен укып барырга, иҗатларына бәя бирергә тырыштым.
Мин фәлән ел, төгән ел язам дип премия сорап керүчеләр бар иде. Язучының премия алуы фәкать секциядә тикшерелә, мин хәл итмим. Ләкин моны кайбер кешеләр күтәрә алмады. Язучылар берлегенең эше премия бүлү дисәләр дә, аны да дөрес итеп, гадел бүлергә кирәк иде. Чөнки мин рәис вакытта барлык әдәби премияләрнең суммасын 10 тапкыр арттыра алдык. Аларның дәрәҗәсен күтәреп, Мәдәният министрлыгы премиясе иттек. 2010 елда, илдә кризис барганда, язучыларның гонорарларын арттыра алдык - Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка рәхмәт.
Шагыйрь Зөлфәт абый халык язучысы исемен ала алмыйча китеп барды. Бу үкенеч булып калмадымы? Максат куйсагыз, сез аны эшли ала идегезме?
Зөлфәт тә, Мөдәррис Әгъләмов та - корифейлар. Зөлфәт абый белән без бер-беребезне бик каты хөрмәт итә идек, якташлар да бит әле без.
Мөдәррис абыйның хәле билгеле булгач, тиз генә идарәне җыйдык та, халык язучысы исемен сорап документлар әзерләдек, гомеренең соңгы көннәрендә шул исемне алсын иде, дидек. Юбилеен да үткәрдек. Камал театры ул вакытта ремонтта иде, шуңа күрә кичә «Казан» милли-мәдәни үзәгендә булды. Халык шагыйре исеменә ул шатланмады да, көенмәде дә. Чөнки ул үзенең халык шагыйре икәнен белә иде. Без шуны эшли алдык. Өлгердек.
Зөлфәт абый белән кинәт килеп чыкты. Егылып имгәнде бит ул. Шул елны 60 яшьлек юбилеен үткәрдек. Мөдәррис абый шикелле вафат була күрмәсен дип борчылдык. Халык шагыйре исеменә документлар эшләп өлгермәдек. Үләсен белгәндә генә документлар тутыру әхлаксызлык та булып күренде. Төрлечә уйладык. Аны эшләргә кирәк булган. Зөлфәт абыйның урыны оҗмахта булсын! Рәнҗемәсен!
Вафат булганнарына халык шагыйрьләренә зиратта таш-һәйкәлләр куйдык. Тукай һәйкәлен һәм каберлекләрне төзәтү өчен Хөкүмәттән 800 мең сум акча сорадык. Шулай җитәр дип әйткәннәр иде. Тукай каберендәге һәйкәлне тулысынча яңарту миллион сумнан артыкка төште. Зилә Рахимьяновнага: «Тагын акча сорап языйммы?» дигән идем. «Язмыйсың», ди. Үзе спонсорларга чыгып акчасын тапты. Илдар Юзеевка, Шәүкәт Галиевка, Роберт Әхмәтҗановка, Мөдәррис Әгъләмга, Рөстәм Мингалимга, Фәнис Яруллинга шикарный һәйкәлләр куйдык. Зөлфәт абыйга куймадык, чөнки балалары молодцы - үзләре куйганнар иде.
Сез Союздан киткәч, «Казан утлары» журналын җитәкләдегез. Рафис Корбан һәм Данил Салихов Союз рәисе булганда, аларның эшчәнлеген күзәтеп бардыгызмы?
Идарәгә тәкъдим ителмәгәч, килеп йөрмәдем, ләкин Союз эшендә катнаштым. Мин ул вакытта «Мирас» һәм «Казан утлары» журналлары эшенә чумган идем. «Казан утлары» минем эшчәнлегемдә үзе бер этап. Иң яраткан хезмәтем, биографиядә иң сагынган эшем. Җан рәхәте алган җир! Без бик күп очрашуларга йөрдек. Журналга мәктәп темасы керттек, сәяси тема да керде. Журнал турында бик озак сөйләшә алыр идек.
Журналдан китүегез генә кинәт килеп чыкты.
2017 елда, инде дүрт ел эшләгәч, контрактны озайтмыйбыз, редакцияне яшәртәбез, диделәр. «Казан утлары»н без инде яшәрткән идек: Фәнил Гыйләҗев, Рамил Ханнанов, Айгөл Әхмәтгалиева килгән иде. Анда иң өлкән кеше Рафик абый иде - аны күз карасыдай сакладык, чөнки яшьләргә тиңдәшсез эшли иде. «Казан утлары»ның 1000нче санына «Сүнмәс утлар балкышы» җыентыгын туплады.
Хәзерге «Казан утлары»н яратасызмы?
Яратам.
Мин моны чыгармас идем, дигән әйберләр булгалыймы?
Юк. Йомшак әсәр язучы бар, шедевр язучы бар. Һәр кешенең төшенке вакыты була, күтәренке вакыты була. Ләкин язучы барыбер телебезгә хезмәт итә.
Әйтик, мин 100нче бит дигән рубрика ачкан идем, дүрт ел эчендә 48 язучы бүгенге вазгыятькә үз фикерен әйтте. 200 битлек журналның нәкъ уртасын ачып җибәрәсең дә, язучының бүгенге вазгыятькә фикерен күрәсең. Ул аның гражданлык йөзен дә, иҗтимагый активлыгын да күрсәтә торган әйбер иде. Аны кайбер кеше хуплады, кемдер хупламады. Хәзер ул рубрика төшеп калды. Калсын. Ул вакытында үз эшен эшләде.
Бәлкем язучылар фикер әйтми башлаганнардыр, аптыраганнан бетерергә туры килгәндер, сез ул турыда уйламадыгызмы?
Юк, ул турыда уйламадым. Һәр редакторның үз карашы инде. Без ул вакытта конкурсларны оештырдык. Дүрт елга 39 повесть, 16 роман бастырганбыз.
Конкурслар дигәннән, сез ябык әдәби конкурска катнаштыгызмы?
Конкурска әсәр җибәрдем. Менә анда җанисәп турында әйтелгән иде! Ул үтмәде. Шулай тиештер, дип уйладым.
Кайсы номинациядә?
Поэма язган идем. Ул номинациядә Лилия Гыйбадуллина җиңде. Лилия бит ул үзе бер могҗиза! Мин аның 5 класста укыганда «Агыйдел дулкыннары»на җибәргән беренче шигырьләрен дә хәтерлим.
Тагын бер сорау: сез «билгеләргә» ышанасызмы? Күңел сиземләвенә... Әйтик, нәрсәдер барып чыкмаса, сез максатыгызга ирешкәнче шуңа омтыласызмы? Әллә, димәк, миңа, язмаган дип кире борыласызмы?
Язганда нәрсәдер тукталып калса, читкә алып куям. Димәк, вакыты җитмәгән. Аннары мин аны дәвам итәм. Ренат Харис, мәсәлән, мин бер язам да аңа әйләнеп кайтмыйм, ди. Мин Мөхтәр Мутинны 20 ел яздым. «Адәм баласы» циклы ничектер үзеннән-үзе килеп чыкты. 30 иҗектән торган бишәр юллыклар. Ул Коръәннән алынган...
Ә иҗат темасын алмасак, тормышта андый билгеләргә игътибар итәсезме? Ишекләр бикле булса, ачылганчы шакыйсызмы, әллә борылып китәсезме?
Вазыйфаң шул булса, эшләргә кирәк - ярты юлда калдырырга ярамый. Иртәгәгә калган эшкә кар ява.
Ачылганчы кагасызмы?
Әйе. Әмма ватып кермим. Минем бу тормыш фәлсәфәм әнкәмнән килә.