Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кадерлем, мин сине көтәрмен...»: Хәрби операциягә китүчеләрне алкышлар белән озаттылар

news_top_970_100
«Кадерлем, мин сине көтәрмен...»: Хәрби операциягә китүчеләрне алкышлар белән озаттылар

Бүген иртән Чаллыда мобилизациягә эләккән ир-атларны хәрби операциягә озаттылар. Чара «Энергетик» мәдәният сарае янында узды. Анда шәһәр мэры Наил Мәһдиев тә катнашты. Әлеге чарадан фото-видеолар социаль челтәрләрдә һәм матбугат чараларында чыкты. 

Мэр чарада хәрби киемнән иде. Ул хәрби бурычларын үтәргә китүче барлык шәһәрдәшләре белән дә күрешеп чыкты, аларның һәммәсенең исән-сау әйләнеп кайтуын теләде.

 

Фото: © социаль челтәрләр

«Чаллы халкының характеры үзенчәлекле – ул хезмәттә генә түгел, сугыш кырында да күренә. Бүген без, сагыш һәм борчылу аша, хәрбиләребезне бурычларын үтәргә озатабыз. Без барыбыз да Ватаныбызга хезмәт итәргә ант иттек. Безнең икенче Ватаныбыз юк, икенче әниебез дә, запас аэродромыбыз да юк. Безнең Ватаныбыз биредә, һәм без аның өчен көрәшергә тиеш», – дип сөйләгән мэр.

 

Фото: © социаль челтәрләр

Наил Мәһдиев сүзләренчә, хәрби операциягә киткән кешеләрнең балаларына 1 октябрьдән мәктәптә ашау һәм балалар бакчасына йөрү бушлай булачак.

Мәдәният сарае тирәсендә вакытлыча уңайлыклар булдырылган. Кыр кухнясы эшләп тора, китүчеләр һәм озатырга килгән кешеләргә чәй һәм кайнар ризык тәкъдим ителә. Шулай ук янәшәдә ашыгыч ярдәм бригадасы дежур тора.

Якыннарын озатырга бик күп халык җыелган. Алар белән «Челнинские известия» журналисты сөйләшкән. 41 яшьлек Владиславны озатырга туганнары гына түгел, танышлары, әнисе, хатынының дус кызларына кадәр килгән.

«Улым һәрвакыт беренче булды. Беренче армиягә китте, беренче өйләнде, беренче әти булды. Хәзер анын 17 яшьлек улы һәм 12 яшьлек кызы бар. Кичә беренчеләр исәбендә чакыру алды. Һөнәре буенча – механик-машина йөртүче», – дип сөйләгән улы турында әнисе. 

36 яшьлек Михаилның әнисе улын озатырга оныгы белән килгән. «Улым махсус хезмәттә булды. Чакыруны эштә тапшырдылар. Ул эшендә өлкән мастер булып эшли. Бу хәбәрне тиеш итеп кабул итте. «Кирәк икән – кирәк», – диде. Барысы да берләшсәләр, тизрәк җинеп, өйгә дә тизрәк әйләнеп кайтачаклар», – дигән. 

«Ирем китә. Ул – офицер. Чакыру килмәгән килеш, үзе военкоматка барган. Эштән кайтуыма: «Мин китәм», – диде. Ана 49 яшь. 25 яшьлек улыбыз бар», – дип сөйләгән тагын бер ханым. 

Егетләрнең хәрби бурычларын үтәргә киткән видеолары астында төрле комментарийлар язалар.

«Бигрәк яшь егетләр китә. Барысы өчен дә борчылам. Бөтен тормышлары алда. Исән-имин әйләнеп кайтсалар ярар иде. Илебездә тынычлык урнашсын»;

«Кадерлем, мин сине көтәрмен…», «Уңышлар сиңа, матурым», «Үземнең бергә укыган курсташымны күрдем. Эх…», «Сезнең өчен догада торырбыз», «Балаларын, хатыннарын, әниләрен калдырып… Түзеп торалар, әмма үз теләкләре белән китмәгәннәре күренеп тора. Ходаем, сакла бу балаларны», – дигән үзәк өзгеч комментарийлар бар анда. 

«Бу – фронтка беренче китүчеләр түгел бит. Инде ике тапкыр җибәрделәр. Публикага уйныйлар», «Артистларны озаталармыни… Әллә бәйрәмме? Нигә бу тантана?» – дигән фикерләр дә бар. 

Чаллы халкы махсус операциягә китүчеләр арасында танылган балалар табибы, «Медицина 24» клиникалар челтәре җитәкчесе Николай Зотовны танып алган. «Зотов та фронтка китәмени?», «Николай Александрович, исән-имин әйләнеп кайта күрегез», – дип борчыла алар.

Дмитрий Зотов үзе дә социаль челтәрләргә пост язып элгән:

«Туган илне яклау» дигән һөнәр бар. Бу сүзләрне без кечкенәдән беләбез. Менә минем дә илемне яклар вакытым килеп җитте. Мин ярдәмем, гомер буена туплаган тәҗрибәм кирәк булган урынга китәм. Үтерергә түгел, гомерләрне саклап калырга, тәннәрне генә түгел, йөрәкләрне һәм күңелләрне дәваларга барам.

Беренче эшелон белән китүемә шатмын. Димәк, минем һөнәрем – иң кирәклеләр арасында. (Педиатр булудан тыш, мин ашыгыч ярдәм табибы да әле.)

Елмаеп, үземә хас булган оптимизм һәм позитив рух белән китәм. Бу хәлләр тынычлык белән тәмамланачагына һәм бик тиздән күрешәчәгебезгә ышанам», – дип язган ул.

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

 

Фото: © социаль челтәрләр

Егетләр утырган ике зур автобусны халык көчле алкышлар белән озатты. 

Бүген хәрби бурычларын үтәргә 74 кеше китте. Чаллыдан хәрби операциягә барлыгы 1200 кеше китәргә тиеш, шуларның 90ы – офицерлар.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100