news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илдус Садыйков белән Раил Арсланов «сугышкан»

news_top

Җырчы Илдус Садыйков белән «Хижина музыканта» буларак танылган артист, блогер Раил Арсланов «сугышкан». Шөкер, чынлап түгел. Әлеге дуэт «Сириннәр» дигән җырларын тәкъдим итте. Дуэт та көтелмәгән, җырга төшерелгән рилс та чын боевиклардан ким түгел. Кыскача гына әйткәндә, Илдус үзенең сөйгәнен башка егет – Раил белән күрә, кызны үзенә тартып китереп үбә. Раил исә бу хәлгә күз йомып кала алмый.

«Иң язгы трек. Рәхәтләнеп тыңлагыз, кадерлеләрем», – дип тәкъдим итәләр җырны артистлар.

Җырчыларның язылучыларына җырның үзенә караганда рисл күбрәк ошаган бугай. «Чынлап сугышсалар, Илдус җиңәр иде», – дип фаразлаган, мәсәлән берәү. «Кая, ул сугудан соң әле дә үземә килә алмыйм», – дип җавап язган аңа Илдус.

«Бу сериалның ахырын көтәбез. Актерларның уены шәп», «Болар бит бертуганнар сыман охшаш», «Менә бу борылыш. Раил, безнең сине мондый образда күргән юк иде әле», «Шундый матур трек һәм көтелмәгән сюжет. Сезнең сугыш чукмары икәнегезне белмәгән идек», «Татарча блокбастер», – дип тә язганнар.

Сүз уңаеннан, рилста төп рольне Илдус Садыйковның тормыш иптәше Ләйлә уйный.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар