Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илдус Давляновны «ИБ» төркеме бик тә үзенчәлекле бүләк белән котлаган

news_top_970_100
Илдус Давляновны «ИБ» төркеме бик тә үзенчәлекле бүләк белән котлаган

Татар эстрадасы артистларына популяр җырлар иҗат итүче аранжировщик Илдус Давлянов бүген 35 яшен билгеләп үтә. Давлянов туган көнен популяр артистлар белән бергә уздыра. Кунаклар арасында иҗади төркеме белән Илсөя Бәдретдинова, ире Вилдан Шәмсетдинов белән Гөлназ Асаева, тормыш иптәше белән Рафис Калимуллин, Альберт Вәлиуллин да бар.

Саунд-продюсер Илдус Давляновка Илсөя Бәдретдинованың иҗади төркеме бик тә үзенчәлекле бүләк тапшырган: алар ярымшәрә Илдус рәвешендә сын ясаткан. Шул сынга бәйрәм кунаклары теләкләрен язып калдыра.

Илсөя Бәдретдинова иҗаты белән аерылып торучы Давляновны аеруча үзенчәлекле итеп котлады. Ул ярымшәрә кыяфәттә ясалган сынга, эчке кием өстенә «Торып бас» дигән сүзләр язып калдырды. «Монда җыр исемнәрен язам», – дип шаярта Илсөя Бәдретдинова.

Бәйрәм бик тә күңелле үткән. Туган көндә Илдус Давляновның тормыш иптәше Руслана иренә багышлап җыр да башкарган. Күңелле мизгелләрне социаль челтәрдә Илсөя Бәдретдинованың концертлар директоры Гүзәл Карамиева күрсәтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100