Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илдар Хәкимов һәм Гүзәл Уразова Россия көненә багышланган концертта яңа җыр башкарды

«Зур Россиядә көчле Татарстан булып яшәргә насыйп булсын», - диде Гүзәл Уразова.

news_top_970_100

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова һәм Татарстанның атказанган артисты Илдар Хәкимов Казан халкын һәм башкала кунакларын Россия көне белән тәбрикләде.

Җырлы гаилә Казанның «Гаилә» үзәгендә Россия көненә багышланган концертта өр-яңа җырларын беренче тапкыр башкарды. "Яратам шул, бәгырькәем, яратам", - дип җырладылар алар.

«Зур Россиядә көчле Татарстан булып яшәргә насыйп булсын», - диде Гүзәл Уразова.

Җырчы «Нигә генә», «Солтаным», «Эзләдем», «Өзелде аралар», «Ромашкалар» һәм башка җырларын башкарды.

Татарстанның атказанган артисты Илдар Хәкимов «Син генә кирәк» җыры белән чыгыш ясады.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100