Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илдар Низамов белән бәхилләшү: «Ул тел сакчысы булды»

«Диванга кырын ятып, илһам килгәнен көтеп ятып булмый... Көнгә бер генә җөмлә булса да язарга кирәк...» Журналистика ветераны, тел галиме Илдар Низамовның шушы яратып әйтә торган сүзләрен шәкертләре алтын кагыйдә итеп, куен һәм күңел дәфтәренә теркәп куйган.

news_top_970_100
Илдар Низамов белән бәхилләшү: «Ул тел сакчысы булды»
Владимир Васильев

Бүген татар җәмәгатьчелеге олпат шәхесләребезнең тагын берсен соңгы юлга озатты. Коронавирус, булган чирләрен тагын да көчәйтеп, организмын таушалтып, Илдар абыйны 85 яшендә арабыздан алып китте. Матәм мәрасиме Республика судмедэкспертизасы бюросы янында узды. Илдар Низамов соңгы ике атнага якын вакыт хастаханәдә дәваланган.

«Кирәгем чыкса, миңа йомышыгыз булса, шалтыратыгыз» дия иде…

Бәхилләшү чарасын КФУның милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире, профессор Васил Гарифуллин алып барды. Ул үзе дә Илдар Низамов шәкерте.

— Безне укытты, татар сөйләме фәне, стилистикадан белемнәр бирде. Бик әйбәт язучы да, публицист та, фән эшлеклесе, зур галим дә — бар яктан үрнәк булды. Диплом эшемне дә Илдар Маликович белән яздым, журналистиканың телен, стилен өйрәндем. Телнең асылын, байлыгын яхшы белгән журналистлар тәрбияләде ул, — дип искә алды Васил Гарифуллин.

Ул әле ярты айлап элек кенә сөйләшкәннәрен искәртте.

— Аңа шалтыраткач, ул гел «кирәгем чыкса, миңа йомышыгыз булса, шалтыратыгыз», дия иде. Үзенә эш кушканны көтеп тора, бик рәхәтләнеп безнең шул биремнәрне үти иде. 2013 елга кадәр кафедрада даими эшләде. Кинәт китмәде, башта ярты, аннары чирек ставкада эшләде. Соңгы ике елда эшләмәде, ләкин университет белән араны өзмәде, — диде ул.

Васил Гарифуллин Илдар аганың туган ягына да бик бирелгән кеше булганын ассызыклады.

— Туган ягында күп тапкырлар булырга туры килде. Әтнәдән бер дә аерылмады, гөмбә, файдалы үләннәр җыеп, балык тотып, җәен шунда үткәрде. Бакчасында әллә ничә төрле сорт җимешләр үстерде, җиде сортлы алмагачлары бар иде. Аны «Әтнәнең Мичурины» дип тә атыйлар иде. Туган ягына, табигатенә атап, бик күп нәсерләр язып, күп хикәяләре, тарихи повесть-романнары да танылу алды. Шуларның берсе өчен Хөсәен Ямашев премиясе лауреаты булды.

Мирасы зур, басылмаган китаплары да күп. Былтыр 85 яшьлек юбилеена университетта «Авазга мәдхия» дигән аерым китабын бастырып чыгарган идек. Татар авазларына багышлап аерым китапчыклар чыгарырга теләгән иде, әле безгә дә дәвам итәргә туры килер аның эшен, — дип уртаклашты.

Васил Гарифуллин соңгы ярты елда КФУның журфак остазлары дөньядан киткәнен искәртте. Юрий Фролов, Константин Куранов… Татарстан журналистикасы буенча белем биргән өлкән буын вәкилләреннән соңгысы Илдар Низамов иде.

«Ул тел сакчысы булды»

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков Илдар Низамовны журналистикага яңалык алып килгән шәхес буларак бәяләде.

— Журналистика факультетында укучылар арасында, Илдар абый белән элемтәдә булмаган, аның җылысын тоймаган кеше юктыр. Татар теленең журналистикада камил, җиңел булуына зур өлеш керткән кеше ул. Чын мәгънәсендә экспериментатор иде, яңалыктан курыкмады. Ул безгә компьютерны да «санак» дип әйтергә кирәк дип өйрәтте. Ул һәрвакытта безнең күңелебездә яшәячәк. Флорид абый белән тиңдәш, икесе дә бөек кешеләр безнең өчен. Һәр татар журналистына ул якын кеше, — диде.

Илдар абый ул олпат язучы да, парчалар, повестьлар, хикәяләр язган шәхес. Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рифат Җамал татар әдәбиятына керткән өлешен әйтте.

— Без бөтенебез тормыш елгасында агабыз, агабыз да, үзебезне көтеп торган чоңгылга төшеп китәбез, күрәсең. Кемнеңдер тормыш елгасы озын, кемнекедер кыскарак, кемдер инештәй, кемдер дәрьядай, без бүген, минем фикеремчә, дәрьядай аккан язучы, галим, журналист Илдар Малик улын соңгы юлга озатабыз. Татар әдәбияты, татар дөньясы өчен зур югалту, аның телнең чисталыгы өчен ничек көрәшкәнен беләсез. Авыр туфрагы җиңел булсын! — дип теләген җиткерде.

Ләбиб Лерон Илдар Низамовны «тел сакчысы» дип бәяләде.

— Телебез сагында иң алгы рәтләрдә торды, милләтебезгә фидакяр хезмәт итте. Флорид Әгъзәмов, Розалина Нуруллина, Сәгадәт Ибраһимов һ.б. белән иңгә-иң торып, бездәй шәкертләрне тәрбияләде. Татар милләтенә, телебезне саклауда, яклауда өлеш кертәбез икән, монда Илдар абыйның өлеше, һичшиксез, зур, — дип чыгыш ясады.

«Күңелгә бөтерчек кебек кеше буларак кереп калды»

Илдар Низамов шәкертләренең тагын берсе — «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе җитәкчесе Фирдүс Гыймалтдинов.

— Университетта безнең әлифбабыз — Илдар абыйның «Уем — тел очында» дигән китабы иде. Эмоциональ кеше иде, бернәрсәгә тыныч карый белмәде. Ул җөмләнең генә түгел, хәрефнең дә әйтелеше дөрес булсын дип, җанын-тәнен биреп көрәште. Мин аңа бик рәхмәтле, аның васыятьләрен, әйткән сүзләрен истә тотып яшәргә тырышам. Шуларның берсе — «диванга кырын ятып, илһам килгәнен көтеп ятып булмый», икенчесе — «көнгә бер генә җөмлә булса да язарга кирәк» дигән сүзләре мәңгелеккә хәтеремә уелып калды.

Радиода — «Тел күрке — сүз» тапшыруында хезмәттәшлек итте. Гомумән, бөтерчек кебек, бер урында торырга яратмаучы, тынгысыз кеше булып хәтеремә кереп калды. Барлык сабакларыгыз — университет һәм тормыш сабаклары өчен Аллаһның рәхмәте яусын, — дип бәхилләште.

Илдар Низамовның бер шәкерте — Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов:

 — Ике атналап элек Константин Курановны озатканда, әле дә ярый, ул чордан Илдар Маликович исән, дип гәпләшеп утырдык. Бүген тулы бер чорны озатабыз. Миңа аның белән бик озак аралашырга туры килде. Туган авылы Чишмәле Сапта кунак булуга да ирештек. «Матбугат.ру» да аның тел язмышына багышланган язмаларын көтеп ала идем. Соңгы вакытта җыр һәм тел темасына тирән фәлсәфи уйланулары күп булды. Гомере буе татар милләте, татар теле өчен янып яшәгән кеше. Без, шәкертләре, хезмәтебезне дәвам итсәк, рухы шат булыр иде.

Филология фәннәре кандидаты Илһам Фәттахов Илдар Низамовның күпкырлы шәхес булуына басым ясады.

— Илдар Малик улы хезмәттәш буларак, киң күңелле, гади кеше иде, хәлләрне сорап, шаяртып, кәефне күтәрә иде, киңәшләре, укыту ярдәмлекләре белән булышты. Фәнни принципларына тугры калды, үзенең фәнни мәктәбен булдырган кеше ул. Тынгысыз кеше иде, һәр нәрсәгә үз мөнәсәбәтен белдереп барды. Күпкырлы шәхес буларак, укыту эше белән генә шөгыльләнмәде, радиода да хезмәт итте, ничә еллар аның тавышын ишетеп яшәдек, — дип сөйләде. 

Әңгәмәдәш, мәрхүмнең тормышта да кызык кеше булганын искәртеп, хатирәләре белән уртаклашты.

— Балык тотарга ярата иде, ел саен Чишмәле Сапка балык тотарга, кара җиләк җыярга чакыра иде. Хатыны Мөсфия апа, бер авылдаш ханым һәм мине биш сәгатькә мари урманына илтеп куйган иде. Мари черкиләре белән сугыша-сугыша биш литрлы чиләкне тутырган идек, — дип хатирәләрен барлады Илһам Фәттахов.

Илдар Низамов «Матбугат.ру» порталында махсус сәхифәсен алып барган.

— Илдар Низамов һөнәренә тугры, педант кеше, безне дә шулай эшләргә өйрәтте. Ул тел сагында торган шәхес. Соңгы язмасы бездә 10 февральдә чыккан, дәвамы бар дип куелган…тик дәвамы юк…» — ди «Матбугат.ру» порталы җитәкчесе Данил Сәфәров.

2000-2005 елларда татар журналистикасы белгечлеге буенча укыган Алсу Наматова дүрт ел буе элмә такталар буенча курс эшләре язганын искә алды.

— Чын күңеле белән борчыла иде ул татарча элмә такталардагы хаталарга, бик гарьләнә иде. Татарча дөрес сөйләргә, фикерләргә өйрәткән остазыбыз ул. Төркемдәшләрем аны диплом эше җитәкчесе итеп сайлавыма бераз гаҗәпләнә дә иделәр, чөнки ул таләпчәнлеге белән аерылып торган мөгаллим. Бишәр тапкыр күчереп яза идем курс эшен. Таләпчән булса да, юмор хисе дә, милли җанлылык көчле иде анда, — диде.

 «Туганым» дип кенә тора иде

Илдар Низамовның бертуган сеңлесенең кызы Клара Кадыймовадан абыйсы турында истәлекләре белән бүлешүен сораштык, үзебезнең аның укучылары булуыбызны әйттек. «Үзәгегезгә үттеме» дип сорый Клара апа, абыйсының таләпчәнлегенә, катгыйлыгына ишарәләп. «Әллә сезгә карата да таләпчән идеме», дип сорыйм. «Юк, киресенчә, аның туры сүзле булуын яраттык», — ди Клара апа.

— «Туганым» дип кенә тора иде. Бик ярдәмчел иде. Бер бәйрәм белән дә котламый калмый иде. Аның шикелле үзе кырыс, үзе бик әйбәт, туган җанлы кеше юктыр ул. Соңгы 30 елда бергә яшәдек, әни үлгәннән соң, алар төп нигезгә кайтып, Мөсфия апай белән икесе гомер иттеләр. Балыгына йөрде, табигатьне яратты, хисләнде. Аңа тормыш байлыгы кирәкми, рухи байлык кадерлерәк иде.

Шәкертләрен бик яратып безгә дә сөйли иде. Әллә кайчан укып бетергән кызларының исемнәрен дә хәтерли иде, — диде.

Сеңлесенең улының тормыш иптәше Илсөяр апа әле хастаханәгә ятканчы гына Илдар абый белән сөйләшкәннәрен әйтте.

— Ул вакытта йөткерә генә башлаган иде, өйдә иде әле. «Авырыйм» дип әйтмәде дә, Мөсфия апа гына куркып, «Илдар абыең йөткереп тора, кермә әле син анда», дип бусагадан кертмәде. Ул миңа, Коръән китабың, тәрҗемәләрең юкмы, алып кайтырсың әле дигән иде, гарәпчә бер сүз эзли иде. Хәзер бар нәрсә Интернетта бар бит, дисәм дә, мин шуны китергән идем аңа. Рәхмәтләрен әйтте. Аннан ике көннән хастаханәгә китергәннәр аны.

Еш аралаштык, кирәк чакта китаплар да алып тордым, дөреслек сагында иде, ялагайлыкны яратмады, төче сөйләүчеләрне яратмады, туры булды, — диде киленнәре.

Илдар абыйның бертуган энесе Айдар абый белән яшь аермалары өч ел икән. Чыгыш ясау бик кыен булса да, абыйсы кебек үк педагог һөнәрен сайлаган Айдар абый берничә сүз әйтергә көч тапты.

— Гел аралашып яшәдек. Авылга гел кайтып йөрдек. Балыкка да бергә йөрдек. Без бит өч малай — Илдар, Айдар һәм Илгиз һәм ике кыз. Өч малай арасында иң өлкәне ул иде. Әтидән кала икенче кеше булды безгә. Үзенең һөнәре буенча күп эшләде, аннан тыш үзенең иң яхшы сыйфатларын калдырды. Хезмәт яратучан булды, көне-төне эшләде. Аннан соң икенче сыйфаты — искиткеч намуслы иде. Туганнарының балаларын тәрбияләүдә дә аның йогынтысы зур булды. Зур рәхмәт аңа, — дип бәхилләште Айдар Низамов.

Илдар абый тормыш иптәше Мөсфия апа белән бер ул, ике кыз үстергәннәр. Балалары Рөстәм, Гөлшат, Гөлназ аларга алты онык бүләк иткән.

Хушлашу чыгышларыннан соң хәзрәт җеназа намазы укып, җыелган халык мәрхүмнең рухына дога кылды. Мигъраҗ кичәсендә фани дөньяны ташлап киткән Илдар Малик улы Низамов Әтнә районы Чишмәле Сап авылы зиратында җир куенына салынды.

 


Галерея: Профессор, филология фәннәре докторы Илдар Низамовны соңгы юлга озатудан фоторепортаж

Тел галиме, язучы, журналист, Низамов Илдар Малик улы 1936 елның 3 сентябрендә Әтнә районы Олы Бәрәзә авылында туган.

Башкорт университетын (1967), КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбен (Мәскәү, 1976) тәмамлый.

1957 елдан Уфа шәһәрендә яши: Агыйдел елга пароходчылыгында (1957–1960), «Кызыл таң» газетасында (1961–1967) эшли.

1968 елдан Казанда. «Социалистик Татарстан» газетасы редакциясендә (1968–1974), Татарстан китап нәшриятында (1976–1987).

1987 елдан Казан университетында (1998 елдан профессор).

Фәнни эшчәнлеге

Вакытлы матбугатта хезмәт кешеләре турында очерклар, мәкаләләр, репортажлар белән чыгышлар ясый. 1987 елдан Казан университетында.

Хезмәтләре массакүләм аралашуда татар сөйләм системасы функциясенә, социолингвистикага карый. «Русча-татарча иҗтимагый-сәяси сүзлекчә» («Краткий русско-татарский общественно-политический словарь», 1995), «Дәүләт-идарә аппараты һәм җәмәгать оешмалары хезмәткәрләре өчен русча-татарча сүзлекчә» («Русско-татарский словарь-минимум для работников государственно-управленческого аппарата и общественных организаций», 2001) басмаларын төзүче.

Журналистика теориясенә (риторика, очерк, эссе) караган дәреслекләр һәм уку ярдәмлекләре авторы. «Өмет» (1977), «Ул кабызган маяклар» (1980; рус теленә тәрҗемәсе «Маяки, зажжённые Ильичом», 1987; Х.Ямашев исемендәге бүләк, 1981); «Мәхәббәт хакы» (1986), «Бер карадым ...» (1989) дип аталган хикәя һәм повесть җыентыкларын бастыра.

Филология фәннәре докторы (1996), профессор (1997), ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1987), ТРның атказанган фән эшлеклесе (2007).

Татар энциклопедиясе сайтыннан.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 23 август 2022
    Исемсез
    Галерея ссылкасы битый, "404 Not Found" ошибкасы чыга, фоторепортажны карап булмый. :(
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100