Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илдар Гыйльметдинов комитет рәисе вазифасын башкарудан туктый: «Мин анда вакытлыча идем»

Иртәме-соңмы анда барыбер бүтән кешене куярга тиешләр иде, диде Гыйльметдинов.

news_top_970_100
Илдар Гыйльметдинов комитет рәисе вазифасын башкарудан туктый: «Мин анда вакытлыча идем»
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бүген Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдиновның милләтләр эшләре буенча комитет рәисе вазифаларын башкаручы булудан туктаячагы билгеле булды. «Бердәм Россия» фракциясе президиумы бу вазифага Владимир Ивановны билгеләргә тәкъдим итте.

Илдар Гыйльметдинов бу уңайдан «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы һәм «Интертат» электрон газетасы хәбәрчесенә кыска гына комментарий бирде.

«Милләтләр эшләре буенча комитет рәисе вазифаларын мин вакытлыча гына, кеше булмаганга гына башкардым бит. Мин беренче урынбасар булып эшлим. Иртәме-соңмы анда барыбер бүтән кешене куярга тиешләр иде. Менә ул кеше табылды, мин ничек булган – шулай беренче урынбасар булып калам. Моның буенча нинди хафалану бар?!» – дип белдерде ул.

Бу уңайдан «Татар-информ» политолог Юрий Светов фикерен дә белеште. Светов, комитетта җитәкчелек алмашыну, үзгәреп тора торган геосәяси вазгыятькә бәйле рәвештә, яңа алымнар кирәк булуы белән аңлатыла, дип уйлавын белдерде.

«Гыйльметдиновны бу вазифадан «алдылар» дию – гадел булмас, дип уйлыйм. Ул бик күпне эшләде, әмма илдә һәм дөньяда вазгыять үзгәрә, милли мөнәсәбәтләр белән бәйле ниндидер яңа алымнар, проблемаларга яңа караш кирәк», – дип сөйләде Светов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Илдар Гыйльметдинов 2021 елның 19 сентябрендә 8 чакырылыш Дәүләт Думасында сайланган иде. 7 чакырылышта ул Милләтләр эше комитетының рәисе булды, 8 чакырылышта комитет рәисе вазифаларын башкарды.

Илдар Гыйльметдиновны алыштырган Владимир Иванов кем ул?

Владимир Иванов 2021 елда федераль сайлауларда Дәүләт Думасы депутаты итеп сайланды.

Моңа кадәр 2009-2011 елларда «Бердәм Россия» Президиумы секретариаты киңәшчесе була, 2012 елда Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары секретариаты башлыгы була.

2012 елдан 2017 елга кадәр ул «Бердәм Россия» фракциясе аппараты башлыгы була.

2017 елның октябрендә Владимир Иванов Дагыстан Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Владимир Васильевның администрациясе башлыгы итеп билгеләнә.

Аннары, 2021 елда, аның белән бергә Дәүләт Думасына кайта.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 26 февраль 2025
    Исемсез
    Берсеннән-берсе зирәк затлар. Ахыры хәерле булсын инде...
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100