Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илдар Бикуев: «Сөембикәнең тормышы катлаулы булган кебек, һәйкәл куелуы да кыенрак»

Рязань өлкәсе һәм Касыйм шәһәре татарларының милли-мәдәни төбәк автономиясе рәисе Илдар Бикуев «Татар-информ» агентлыгына килеп, җанисәпкә әзерлек, илдә Сөембикәгә беренче һәйкәл кую эшләре турында сөйләде.

news_top_970_100
Илдар Бикуев: «Сөембикәнең тормышы катлаулы булган кебек, һәйкәл куелуы да кыенрак»
Рамил Гали

«Мишәрме, татармы — бездә андый бүленеш юк»

Бүген җанисәп алдыннан Рязань өлкәсе татарлары үзләрен ничек хис итә? Ниндирәк кәефләр белән яшисез?

Барлык татарлар белән эш башладык. Күбрәк Касыйм, Сасово, Ирмеш район, Рязань шәһәре турында сүз бара. 2010 елгы җанисәп буенча өлкәдә 4 мең 986 татар яшәгән. Катнаш никахлар да бар, менә шул гаиләләрдәге балалар үзләрен татар дип күрсәтмәскә мөмкиннәр. Үзләренең татар икәннәрен танымыйлар. Күпләр Мәскәүгә укырга китеп тә, татарлыгын җуя. Бу безнең өлкә проблемасы гына түгел. Ләкин без татарлар үзләрен татар дип атасын дип эш алып барабыз.

Шулай да вазгыять үзгәрәме, үзаң артамы? Ничек сизәсез?

Кешеләр үз күләгәсеннән чыга башлады кебек. Алар үзләрен татар дип атый һәм горурлана. Без яшьләргә дә татар булуларын сеңдерергә тырышабыз.

Хәзер татар һәм мишәрләрне аеру омтылышлары бар? Моңа нинди мөнәсәбәттә сез?

Мин беренче ишетәм. Бездә касыйм татарлары, Сасово татарлары бар. Мишәрме, татармы — андый бүленеш юк. Саф татарлар без. Андый бүленеш булырга да тиеш түгел.

Телне тагын ничек саклап калырга?

Федераль татар милли-мәдәни автономиясе, Касыйм шәһәрендә җирле мөселманнар берләшмәсе һәм татарлар автономиясе белән берлектә шушы юнәлештә шөгыльләнәбез.

Бездә якшәмбе мәктәпләре дә эшли. Касыйм шәһәрендә 29 мең татар. Революциягә кадәр татарлар яшәгән 18 торак пункт исәпләнә. 16 мәчет эшләгән. Хәзер Касыйм районында дүрт мәчет эшли. Бездә 1457 елгы тарихи Хан мәчете дә, 1906 елгы яңа мәчет тә бар. Ике якшәмбе мәктәбе эшли. Касыйм шәһәрендә һәм Шырын авылында. Шырында шулай ук икенче татар үзәге дә ачтык.

Бездә эш алга таба барганы күренә, үзебезнең «Умырзая» исемле иҗат коллективы да бар. Грант акчасына сәхнә костюмнарына заказ бирдек.

Касыймда якшәмбе мәктәбен Морат хәзрәт алып бара. Иң кызыгы — анда татарлар гына түгел, башка милләт балалары, руслар да йөри. Мин менә Кушниково авылында яшәдем, бездә бер рус гаиләсе бар иде, татарча беләләр иде.

Касыймда руслар, татарлар дип тә аеру юк иде. Бу ике халык гел тату яшәделәр. Академик Индус Таһиров та касыйм татарларыннан үрнәк алырга кирәк дия иде. Сәяси көрәш юк бездә. Ничек аңлатырга да белмим бу феноменны. Мәктәптә укыганда да, мин татар милләтеннән дип алай аерып күрсәтү юк иде. Катнаш никахлар да бар инде, беркая китеп булмый, шулай да үз мәдәниятебезне барыбер сакларга тырышабыз.

Бездә федераль әһәмияткә ия тарихи һәйкәлләр дә бар. Федераль татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов, мөфти Равил шәех Гайнетдин тырышлыгы белән без Мәдәният министрлыгы федераль программасына кердек. Быел тендер откан Мәскәү оешмасы хәзер проект-смета документациясен эшли.

2016 елдан бирле федераль программага керү буенча эшләдем, беренче талпынудан кереп булмаган иде. Мөселман архитектурасы һәйкәлләре чыннан да бик яхшы сакланган бездә, экспертлар да канәгатьләнерлек дип бәяләделәр бу XV гасыр һәйкәлләрен.

Сез безгә 2019 елда Сөембикә скверы һәм һәйкәле турында сөйләгән идегез? Бүген эшләр кайсы этапта әле?

2013 елда Сөембикә һәйкәлен кую идеясе туды. Академик Индус Таһиров этәргеч бирде. Башта грант акчасына Сөембикәгә багышланган конференцияне оештырдык. Ул 50ләп галимнәр катнашында бөтенроссия дәрәҗәсендә узды. Анда галимнәр Сөембикәнең тормыш юлы кайда тәмамлануы турында бәхәсләште. Сөембикә Касыймда үлгән дип исәпләнелә. 19 гасырда шул чор галимнәре бөтен артефактларны чыгардылар һәм шундый нәтиҗәгә килделәр.

Һәйкәл Сөембикә скверында урнашачак. Бу сквер Хан мәчете һәм 16 гасыр архитектура һәйкәле — Шаһгали хан тәкиясе, Сөембикә ханбикәнең гомере өзелгән урын дип саналган каберлек уртасында. Скверда Сөембикә һәйкәлен куяр өчен аерым бер документларны Касыйм администрациясе белән килештерергә кирәк иде. Киләсе атнада Равил шәех Гайнетдин белән килешү имзаланачак. Ул һәйкәл куюга тулысынча иганәчелек итә.

Һәйкәл Санкт-Петербургта бронзадан коелачак. Бәясе 5 млн сумга төшә. Биеклеге 3 метрга якын. Шушы арада скульптор Вениамин Сидоренко кергән иҗади төркем килергә тиеш. Проектның финиш сызыгына чыктык инде.

Белүемчә, бу һәйкәл элегрәк куелырга тиеш иде… Пандемия аркасында сузылдымы?

Бик дөрес, пандемия аркасында кичектерелде. 2020 елда планлаштырган идек. Сөембикәнең тормыш юлы да катлаулы, һәйкәле куелуы да шулай кыен бугай.

Кайчан булыр дип көтелә соң алайса?

Россия мөселманнары Диния нәзарәте белән килешү төзибез дә, беренче траншлар күчәчәк. Сентябрьгә дип планлаштырабыз. Без моны Болгарда ислам кабул ителүнең 1100 еллыгына багышламакчы булабыз. 2021 елда куела, 2022 елда рәсми ачылышы булачак. 2022 елда бездә Касыйм шәһәрнең 870 еллыгы, Касыйм ханлыгының 570 еллыгы. Мин сезне шушы чарага чакырам. Ул бик тантаналы узар дип көтәбез.

Касыймдагы Хан мәчетендә дә, ялгышмасам, зур эшләр көтелә?

Хан мәчете канәгатьләнерлек хәлдә. Анда реставрация эшләре алып барылачак. РФ Мәдәният министрлыгы үткәрә. Бу проектка Илдар Гыйльметдинов һәм Равил шәех Гайнетдин ярдәме белән этәргеч бирелде. 2019 елда аның Владимир Путин белән очрашуында да бу сорау күтәрелгән. Дүрт айдан финишка килеп җитәрбез дип уйлыйбыз. Һәйкәл канәгатьләнерлек хәлдә, бу эш тиз барыр, шулай ук Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам кабул ителүнең 1100 еллыгына булыр дип уйлыйбыз.

Элек бу урын Хан мәйданы дип аталган. Анда Ишимбаев исемендәге татар үзәге дә бар. Татар үзәкләре әле бөтен җирдә дә юк дияр идем. Бездә 28 мең кеше булып та, ике татар үзәге бар. Берсе Шырын авылында. Быел аның икенче өлешен ачтык. Мәдәният йортында бер бина бирделәр, начар хәлдә иде, үз көчебез белән ремонтладык, администрациягә бу бик ошады. Алар безгә тагын бер өлешен бирделәр, хәзер ярты мәдәният йортын биләп торабыз дияргә була, әле спорт залы да бирмәкче булалар. Бу проектларга тотынабыз, чөнки кулдан килә. Спорт залын ремонтласак, Шырындагы мәктәпкә бирәчәкбез. Балалар шөгыльләнсеннәр. Башта бу эшкә иҗтимагый башлангычта тотынабыз, аннары азаккы нәтиҗәсен күргәч, мавыгып китәсең. Халык өчен тырышасы килә башлый.

Хан мәчетен иң борынгы мәчет дип санасаң буламы?

Дагыстанда Дербентта гарәпләр 8-9 гасырда төзегән мәчет иң борынгысы. Кырым кушылгач, Бакчасарай мәчете икенче урынга менде. Аңа кадәр без икенче урында идек. Касыйм ханлыгы турында 5-6 мартта китап презентацияләнде. Намазны да шул 15 гасыр мәчетендә укыдылар.

Хәтерлисезме, Иске татар йортын сүткәннәрен дә сөйләгән идегез? Тагын шундый объект бармы?

Әйе, кызганыч, ул татар капкалары белән бердәнбер бина иде. Бездә Касыймда тарихи Кастров мәдрәсәсе бинасы бар. Анда Казан, Уфа, Әстерхан, Түбән Новгород, Ульяновсктан, Новосибирсктан укыганнар. Бер өлешен тапшырдылар, икенче өлешен бирмиләр. Аны эшмәкәр Андреевка биргәннәр иде, хәзер арбитраж судлар башланачак. РФ мөселманнары Диния нәзарәте белән Петербург архивыннан яңартылган белешмә көтәбез. Ул бина авария хәлендә, без аның юкка чыгуын теләмибез. Без битараф түгел, гаделлек өстен чыгар, элек булган милекчеләренә кайтыр дип өметләнәбез. Бездә моны аңлый, ремонтлый торган кешеләр дә бар. Акча да кирәк, теләк кенә аз.

Милли мәгарифтә хәлләр ничек? Дәреслекләр җитәме?

Мәктәпләрдә милли телне укыту юк, якшәмбе мәктәпләрендә генә. Дәреслекләрне Татарстаннан алабыз. 30лап кеше даими барып шөгыльләнә. Татарстан өчен аз булса да, безнең өчен бу яхшы. Безнең өчен иң мөһиме - җанисәп тиешенчә үтү.

«Татарлар саны күбрәк булыр дип уйлыйм»

Халык санын алуга нинди фаразларыгыз бар?

Татарлар саны күбрәк булыр дип уйлыйм. Моңа кадәрге җанисәптә әле кечкенә булган балалар инде хәзер үсте, алар мәдәниятен күрә, үзаңнары бар, шуңа алар татар дип тавыш бирер дип өметләнәбез, бу юнәлештә эшлибез.

Татарларга берләшү өчен нинди сыйфатлар җитми?

Бердәмлек, кешеләрнең бер-берсенә хөрмәте җитми кебек.

Рязань өлкәсе татарларын башка төбәкләрдән аерып торган сыйфатлары бармы? Ничек бәяләр идегез?

Рязань өлкәсе Фикрәт Табиевны биргән. Мондагы татарлар Мәскәүдә Җәмигъ мәчетен төзеде. Алар Петербургта Җәмигъ мәчетен төзү инициаторы булдылар. Сара Шакулова — Сорбонна университетының физика-математика факультетын тәмамлаган беренче мөселман хатын-кызы. Рязань татарлары гел Ватан иминлеге өчен хезмәт итте. Гел лидер, дус булдылар. Алар гел дәүләткә файда китергән. Хәзер дә тырышабыз. Сөембикәгә һәйкәл куеп, татар халкы символына һәйкәл куябыз.

Әле үзегезгә генә хас традицияләрегез дә бардыр?

Әйе, безнең кухнябыз да икенчерәк төрле. Пирипис диләр бездә итле пәрәмәчне. Анда камыры бик аз, юка, ите күп. Хәзер мин бөтен әбиләрнең рецептлар язуын сорадым. Шул рецептларны фотога төшерәбез дә, Касыйм татарлары кухнясы буклетын чыгарабыз. Чөнки тормыш бер урында гына тормый, традицияләрне белүчеләр буыны китеп тә бара.

Бездә кухня алай бай түгел, мәсәлән, мондагы кебек өчпочмаклар бик ясамыйлар. Токмач бар инде, бер табын да узмый ансыз. Бәлешләр дә бар, азу да ясыйбыз. Касыйм татарлары яши торган 18 авыл, һәркайсының үзенең кухнясы дияр идем. Кайдадыр калын камырлы итеп пешерәләр, каз ите популяр, ә кайдадыр юка камырлы, бизәкле итеп пешерәләр пирогларны.

Элек һәр гаиләдә ат казылыгы ясый иделәр, әле дә бар ясаучылар. Хәзер ул кыйммәтле продукт санала. Казы дип атала ул бездә.

Ел саен Сабан туе планлаштырабыз. Касыйм Сабан туена 25 ел инде. Рязаньда беренче Сабан туен зурлап, чын бәйрәм итеп үткәрергә җыенган идек тә, былтыр пандемия комачаулады. Быел Сабан туе Рязаньда 13 июньдә, Касыймда 12 июньдә булачак. Рязаньда татар артистлары гына җыелса да, алга таба урамда халыкның сәләтен, осталыкларын күрсәтеп, милли ярышлар белән оештыру теләге бар.

Үзегез татар телен өйрәнергә җыенмыйсызмы?

Планлаштырам. Якшәмбе мәктәбендә дә булгалыйбыз. Кирәк инде. Безнең сөйләм Казан сөйләшеннән аерыла ул, монда килгәч, мин югалып калам. Касыймда без үзара татарча сөйләшәбез. Югыйсә, мин әле русча 8 яшьтән генә өйрәндем. Авылда әби янында үскәнлектән, мәктәпкә кергәндә русча сөйләшә дә белми идем. 



Галерея: Рязань өлкәсе татарлары автономиясе башлыгы Илдар Бикуев белән әңгәмә
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100