Илдә ниләр бар икән: республика матбугатында «иләнмәгән» кайбер мәдәни яңалыклар
Телеграм каналлар аша узып, Татарстан матбугатында «иләнмәгән» кайбер яңалыкларга күзәтү тәкъдим итәбез.
Егетләр, сез балачакта хоббихорсинг уйный идегезме?
«Хоббихорсинг» дигән сүзне ишеткәнегез бар идеме? Гади генә әйткәндә, агач атка атланып чабып йөрү ул. Финляндиядә бу уен хәтта спорт буларак рәсми танылган, ди. Башкортстаның Баймак районында «Башкорт аты» II халыкара башкорт токымлы атлар фестиваленә оештыручылар шушы уенны керткән булганнар. Программадагы халыкара фәнни-гамәли конференция, «Башкорт атын ат спортында кулланыш: үсешнең яңа этабы» семинары, күргәзмәләр, греплинг көрәше (джиу-джитсу, дзюдо, самбо, лута-ливре, ирекле көрәш һәм кэтч көрәше техникалары катышкан көрәш), «Ирәндек мәргәне», «Аударыш», «Ылак уены» номинацияләрендә ат ярышлары, «Бәйге», «Таш күтәрү», «Чукмар ыргыту», «Таяк тарту» (мас-рестлинг) кебек физкультура-спорт ярышлары, «Кара каплан», «Ирәндек мәргәне», «Урал батыр» турнирлары, «Аргамак ат юл башлар, акыллы ир ил башлар» дип аталган театральләштерелгән музыкаль-спорт тамашасы һәм башкалар белән бергә хоббихорсинг та булган. Россиянең кайбер матбугат чаралары, әйтик, «Интерфакс» та хәбәр итүенчә, атлар тотучылар программага бу уен кертелүгә каршы төшкәннәр, ди.
«Большой театр»га еш йөрисезме? Билет бәясе нибары 40 мең сум
Мәскәүдә «Большой театр»да билет бәяләре нык арткан – тарихи сәхнә партерына билет бәяләре 50 мең сумга җиткән, ди. Югыйсә, ярты ел элек билет бәясе 15 мең сум торган.
Бу җәһәттән театр җитәкчелеге билетлар бәясе артуын «перекупщик»лар белән көрәшүгә бәйләп аңлата. «Большой театр» озак еллар төп сәхнәдәге спектакльләргә һәм концертларга бәяне арттырмаган иде. Уртача бәясе 4 000 сум булып кала килде. Билетлар тиз арада таралып, кыйммәт бәягә сатуга куела иде. Мәскәүнең башка театрларындагы билет бәяләрен анализлап һәм гражданнарның билет алып булмау турында мөрәҗәгатьләрен күздә тотып, театр ихтыяҗ зур булган спектакльләргә билет бәясен билгеләү сәясәтен яңадан карап чыкты. Хәзер тарихи сәхнәдә максималь бәя 40 мең сум, минималь бәя 4 мең сум», – диелгән җавапта.
«Йолдыз»ларның телеграм-каналлары һәм әлеге дә баягы «Слово пацана»
Мәскәүнең театраль телеграм-каналларының берсе артистларның телеграм-каналларын барлап-күзәтеп чыккан. Янәсе, артистларның кайсылары тыелган соцчелтәрләргә «ябышып ятмыйча», бүгенге чынбарлыкны ничек бар – шулай кабул итә һәм уңышка ирешә алган, янәсе. Cергей Безруков, Светлана Дружинина, Юлия Пересильд һәм байтак яшь артистлардан торган зур гына исемлектә нибары 2 татар артисты бар. Кемнәр дип уйлыйсыз? Рузил Миңнекәев һәм Лев Зөлкәрнәев (әтисе ягыннан татар). Хәтерләсәгез, икесе дә «Слово пацана» сериалы аша танылды. Рузил Миңнекәев — Казан театр училищесын тәмамлап Мәскәүгә киткән Нурлат егете. Ә Лев Зөлкәрнәев — Төмәндә туган татар егете. Әтисе Вячеслав Ренатович — эшмәкәр, төрле җитәкче урыннарда да эшләгән. Интернетта Левның түбәтәй киеп татарча биегән видеосы да бар.
Рузилнең 428 мең язылучысы бар, әмма каналында искитәрлек бернәрсә дә юк – мунчадыр, шоколадтыр, тагын нәрсәләрдер рекламалый. Хәтта 25 августта Әлмәттә төрек сериалы йолдызы Бурак Озчивит белән кинода төшүен дә 2 сентябрьдә генә куйган иде. Бәлки, рөхсәт булмагандыр, алайса, нигә фотоларда күренде соң, башына табак киеп узсын иде төрек сериалы «йолдызы» фанатлары яныннан.
Левның каналы кызыграк, әтисе белән төшкән фотосын да, әтисенә багышлап язган шигырен дә күрдем. «Спартак»ны яратуы турында да укыдым. Левның 142,4 мең язылучысы бар.
Телеграм-каналларын уңышлы алып баручы «йолдызлар» исемлегендә башка татарларны күрмәдем.
Колаклы-койрыклы-мыеклы квадроберлар
И наданлыгым – «квадробер» дигән сүзне бөтенләй белмичә яшәгәнмен. «Квадробика» грек теленнән «дүрт аякта йөрү» дигән мәгънәне бирә. Аны «спорт» дип тә, «хобби» дип тә атыйлар. «Тренд» диючеләр дә бар.
Сәхнә тирәсендәге бер ызгыш квадроберлар турында күбрәк белдерде. Mia Boyka (Мария Бойко) дигән җырчы Надымдагы концертта башына мәче битлеге киеп чыккан кыздан: «Син — песи баласымы, квадробермы, Алла сакласын», — дип сораган. Тегесе кваробер булуын раслагач, «Син матур кыз бит, нәрсәгә сиңа мәче булу?» — дигән ул. «Бу субкультураны яклаучылар бармы залда?» — дип, залга мөрәҗәгать иткән. Шуннан махсус чатларда бик шау-шу купкан, ди. Видеосын эзләп табып карадым – анда җырчы ниндидер начар сүз дә әйтмәгән кебек инде. Кыз балага буллинг башланган, дип язалар. Бу очракта гаилә белән элемтәгә кереп, уртак тел табып та булыр иде. Әмма җырчы туташ, традицион кыйммәтләрне яклау юлын сайлап, телеграм каналына озын пост язган. «Квадроберлар, шундый ук безнең җәмгыятькә чит булган башка шаукымнар кебек үк, Көнбатыштан килде, ә анда гомум нормаларны бозу әллә кайчан трендка әверелде. Мин балаларның хайваннар костюмын киеп парк буйлап йөгереп йөрүләрен тыныч кына күзәтә алмыйм. Аларның бит әле күлдәвектән су эчү, мискидән ашау, җирдә казыну кебек, хәтта башка квадроберлар кушуы буенча этләргә һәм кешеләргә ташланып, аларны тешләү очраклары да бар. Бу дөрес түгел!.. Әти-әниләр, сез балаларыгызны хайван битлеге артында югалтырга әзерме?» — дигән ул.
Сез балачакта эт-мәче-куян-аю-бүре булып уйный идегезме? ТЮЗ артистлары һаман да уйныйлар, һәм мин моның бер начарлыгын да күрмим. Аңлап бетермимме соң инде нәрсәнедер?
Хәер, Татарстанда бу проблема юк, ди – ТР Яшьләр эшләре министрлыгы белмичә әйтмәс.
Сүз уңаеннан, миңа «бөгелгән мәче» позасында зарядка ясарга киңәш иттеләр. Ясыйм мин аны, әмма, җәмәгать, мин квадробер түгел, яме.
Робот Арди җырлый
Надежда Бабкинаның робот Арди белән җырлавын күрдегезме? Санкт-Петербург мәдәни форумы ачылышында «Родина моя» дип җырлады алар.
Робот Арди Пермьдә эшләнгән икән. Аңа кешенең анаомик хәрәкәтләре һәм микромимиканың киң диапазоны программалаштырылган. Пермь губернаторы Дмитрий Махонин аның шундый функциаллы дөньядагы беренче робот булуы белән горурлана.
Ә социаль челтәрләрдә хейтерлар 74 яшьлек Надежда Бабкинаның да йөзе ясалмага әйләнеп бетүеннән көлә, ди. Ни өчен әле Надежда Георгиевна яшь һәм матур булу өчен бүгенге технологияләрне кулланмаска тиеш, ди?
Эх, бу роботны Тинчурин театрына бүләк итсәләр, дип кызыгып куйдым. Баш режиссер Туфан Имаметдиновның сәхнәдә чын робот белән спектакль кую идеясе бар иде бит. Хәтта пьесалар конкурсы да игълан иткән иде. XXI гасырда артистны робот итеп киендереп ясалма интеллект турында спектакль куеп булмый бит инде.
Десертка — эстрада «йолдызлары» өчен алкогольгә тест
Десертка тагын бер яңалык. Дөресрәге, август башы яңалыгы. Дәвамы булмады шикелле.
Дәүләт думасы депутаты Солтан Хамзаев сәхнәгә чыгар алдыннан артистларны – эстрада «йолдыз»ларын, җырчыларны, шоуменнарны — алкогольгә тест уздырырга тәкъдим итә.