«Илдә итекләр күп булыр, читеккә соң җитәрме?!» яки Арча Колачысын мода үзәге итү хыялы
Быел «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестиваленең төп конкурсында «Документаль фильм» номинациясендә бер генә Татарстан фильмы бар. Ул – Бай Хәйруллинның «Казан җөе» фильмы. Әлеге кинофильмны «Нәүрүз» халыкара театр фестиваленең махсус программалары кысаларында хәбәрчебез Рузилә Мөхәммәтова да карады.

Бай Хәйруллинның «Казан җөе» документаль фильмы – Арча милли аяк киеме фабрикасы турында һәм, гомумән, Казан җөе турындагы 1 сәгатьлек кино. Шунысы кызык: «Казан җөе» документаль фильм булу белән генә чикләнми икән, аның «Колачыдан сәлам» дип аталган икенче кисәге, дөресрәге, мөстәкыйль нәфис фильмы да бар булып чыкты.
Күз алдына китерегез: бер кинорежиссер белән бер продюсер команда туплап, грант алуга ирешеп, фильм төшерә башлый. Төшерәләр-төшерәләр, төшергәннәрен монтажлыйлар, ә нәтиҗәдә бер урынына 2 фильм килеп чыга. «Казан җөе» һәм «Колачыдан сәлам» фильмнары – әнә шундыйлар. Ягъни, «Колачыдан сәлам» кыска метражлы фильмы – «Казан җөе» документаль фильмының нәфис фильм өлеше, ләкин документаль өлешнең күләме зур булганга, алар аны аерым фильм итеп аерып чыгарырга карар иткәннәр.
Авторлар аның берсен – «Казан җөе» документаль фильмын фестивальгә тәкъдим итсәләр, икенче өлешен – «Колачыдан сәлам» кыска метражлы фильмны – түләүле платформаларга куярга җыеналар. Мин аны премьера алдыннан Каюм Насыйри урамындагы тирмәдә карый алдым. Авторлар фильмны Арча районының Колачы авылында да күрсәтергә җыеналар.
ххх
Белешмә: Колачы (Кылачы) Арча районының Урта Аты авыл җирлегенә кергән. Арча читекләре тарихы нәкъ менә Колачы авылыннан башланып китә. 1885 елда Рамазан һәм Вәли Гайнуллиннар эш эзләп Казанга юл ала, читекләр әзерләү белән шөгыльләнүче Солтан байга ялланалар, бу һөнәргә өйрәнәләр. Ике ел эчендә милли аяк киемнәре җитештерүне тулысынча үзләштереп, авылга кайталар. Башка егетләргә дә шунда эшкә урнашырга ярдәм итәләр. 1925 елга кадәр Колачының дистәләгән кешесе Казанда милли аяк киемнәре җитештерүдә эшли. 40 нчы еллардан башлап авылда «Труд» артеле эшләгән, 70 нче елларда ул фабрика булып киткән. Тарихында «Надежда Крупскаяга, Индира Гандига читекләр бүләк иткән фабрика» дигән мәгълүматлы, гөрләп эшләгән фабрика булган ул. Булган... Хәзер юк. 1972 елдан фабрика Арчага күчкән, аның белән бергә өлешчә авыл халкы да күченгән. Хәзер инде фабрика Арчада да юк.
«Казан җөе» документаль фильмы авторлары, шушы фабрика тарихын кино форматында калдырырга хыялланып, эшкә тотынганнар. Әле ул фабрикада эшләгән кешеләр исән булганда – бик вакытлы гамәл.
ххх
Кинорежиссер Бай Хәйруллин: «Документаль кинога беренче адымым Биләр турында фильм булды. Аны хәзер интернет челтәрендә түләүсез карап була. Мин фильм проекты сайлаганда теманы «горурлык та, сәяхәт тә булсын» дип сайлыйм. Шул теләк белән Арча музеена кайттым. Арча милли аяк киемнәре фабрикасы тарихы темасы безне Мира Рәхмәт белән очраштырды, һәм «Казан җөе» фильмы барлыкка килде».
Фильмның продюсеры, «Кул эше» татар традицион һөнәрчелеге мәктәбен гамәлгә куючы Мира Рәхмәт: «Минем «Кул эше» татар традицион һөнәрчелеге мәктәбе һәм халык һөнәрчелеген торгызу хыялы белән яна торган командабыз бар. Ә «Казан җөе» миңа күптән кадерле тема инде. Үзебезнең осталык дәресләрендә без Арча фабрикасы турында сөйлибез. Безнең шушы темага кино төшерү теләге туды. «Татнефть»нең хәйрия фонды грантына ия булдык.
Без, тарихи өлеш күңелсез булыр дип уйлап, башта нәфис-документаль фильм төшерергә карар иткән идек. Тарихны бүгенге геройлар аша күрсәтмәкче идек. Шуңа күрә заманча геройлар белән нәфис фильм өлешен төшерергә булдык. Фильмны төшереп, монтажлап, беренче фокус-төркемне җыйдык. Аның артык тыгыз икәнен үзебез дә күргән идек инде: тарихи контекстка заманча күренешләр кушылып, тарихи кыйммәтне югалта кебек. Шуңа да без аларны 2 фильм итеп аерырга булдык».
Әлбәттә, фильмны шулай аеру, форматны алдан күзаллап бетермәү, эш күләмен алдан билгели алмау авторларның тәҗрибәсезлегеннән килә. Нәфис фильм һәм документаль өлешне дөрес пропорцияләрдә кушып, фильм ясасаң – начар булмас иде. Ике булган икән – ике булсын, хәерлесе...
«Колачыдан сәлам» кыска метражлы нәфис фильмы Казанда, Арчада һәм Арча милли аяк киемнәре фабрикасының филиалы булган Колачы авылында төшерелгән. Төп рольләрдә – Тинчурин театры артисты Әдилә Хәсәнова һәм Буа театры артисты Ирек Гайнетдинов.
Кинофильмның «Колачыдан сәлам» дигән кыска метражлы нәфис фильм өлешендә дизайнер кыз белән бабасыннан калган һөнәрне дәвам итәргә җыенган егет, каюлы күннән тегелгән аяк киемнәрен һәм эшләнмәләрне үз бизнеслары итеп, кибет ачалар. Фильмда Al-Bai коллекциясе шулай барлыкка килә. Шунысы кызык – коллекция чынлыкта да бар.
Бай Хәйруллин: «Фильм сюжеты буенча «Казан җөе» яки «каюлы күн» темасы белән кызыксынучы ике яшь кеше очраша. Безнең геройлар яңа аяк киеме коллекциясе ясарга тиеш иде. Андый аяк киемен, чыгып, кибеттән сатып алып булмый. Мин ул аяк киеме эскизларын ясадым, һәм безгә бер оста 10 пар аяк киеме тегеп бирде».
Мира Рәхмәт: «Иң мөһиме – фильмның нәтиҗәсе буларак, каюлы күн белән эшләнгән аяк киеме коллекциясе барлыкка килде. Без ир-ат аяк киеме ясадык, ул монохром төстә эшләнде».
ххх
Дөресен әйткәндә, фильмны карагач, миндә «бу – авторларның үз продукцияләрен рекламалау түгелме соң» дигән сорау туды. Әйбәт бит инде, грант аласың да үз бизнесың турында ролик ясыйсың.
Кинорежиссер Бай Хәйруллин: «Бу – үзеннән-үзе шулай килеп чыкты, башта андый булмады. Фильмның беренче версиясендә без юк идек. Фокус-группага күрсәткәч: «Төшерүнең сәбәбе – үзегезнең кызыксыну булган икән, нишләп шул сәбәп һәм сез үзегез юк бу кинода?» – дигән сорау туган. Чөнки фильм нәтиҗәсендә яңа аяк киеме коллекциясе барлыкка килде, ә без аны күрсәтмәгән идек. Без уйлаштык-фикерләштек тә өстәргә булдык – үзебез белән интервью ясадык та кертеп куйдык. Мин бит аяк киеме җитештереп сату белән шөгыльләнмим, шуңа күрә реклама түгел инде. «Казан җөе» фильмы проекты эчендә туган коллекция генә иде ул. Кино төшергәннән соң калганын интернетка куйдым, беразы сатылды, әле берничәсе калды да.
Шунысын да әйтим әле – без бу фильмны төшерүдән акча алмадык. Грант акчасы катнашучыларга түләргә генә җитте. Безнең максат – чыгымнарны каплап, 0 сумга чыгу иде».
«Казан җөе» фильмы авторларына «Алтын мөнбәр» Казан халыкара фестивалендә уңышлар телик. Ә «Колачыдан сәлам» дигән икенче өлешеме? Анысы – 100 кешесе дә калмаган авылда дөньякүләм мода күрсәтү оештыру турында хыялны фильм форматына төреп, әлеге хыялны тиражлау була инде. «Күз курка, кул эшли» дигәндәй… Бирсен Ходай, бәлки, егетләр-кызлар бу хыялны тормышка ашыра алырлар.
P.S.: Сүз уңаеннан, 2024 елда Арча районының Колачы авылында «Арча читекләре» этнофестивале узган. «Фестиваль кысаларында милли уеннар, конкурслар һәм читек җитештерү буенча мастер класлар уткәрделәр. Биредә шулай ук әлеге милли аяк киеме тарихына кагылышлы музей экспозициясе оештырылды», – дип хәбәр итә Татарстан халыклары дуслыгы йортының матбугат үзәге.
P.S.: Интернеттан «Арча читекләре» дигән җыр да эзләп таптым әле. Татарстаның халык шагыйре, Арча егете Наил Касыйм шигыренә Луиза Батыр-Болгари көй язган.
«...Чия пешкән, алма төшкән
Каюлы да челтәрле.
Илдә итекләр күп булыр,
Читеккә соң җитәрме?!
Их, Арча читекләре
Чигүле, искитмәле.
Арча читекләре киеп
Урамнан бер үт әле...»