Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илбашы, Башлык, Юлбашчы… Депутатлар Татарстан җитәкчесенә нинди атама уйлап табар?

Бүген Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова депутатларга Татарстан Президенты атамасының яңа вариантларын уйларга тәкъдим итте. «Интертат» җәмәгатьчелектән төрле фикерләр, тәкъдимнәр туплады.

news_top_970_100
Илбашы, Башлык, Юлбашчы… Депутатлар Татарстан җитәкчесенә нинди атама уйлап табар?

Бүген Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова депутатларга Татарстан Президенты атамасының яңа вариантларын уйларга тәкъдим итте.

«Тирән канәгатьсезлек хисе, сезнең кебек үк, миндә дә бар. Аерым алганда, югары вазифаи зат атамасы буенча – беренче чиратта. Чөнки бу атама бөтен проект буенча һәр биттә берничә тапкыр кабатлана һәм йөрәк тибешен көчәйтә...» – дип искәртте ул һәм «башлык» сүзеннән баш тартырга чакырды.

Бу атаманың тиңдәшен төрки телләрдә табарга мөмкин, дип өстәде ул. «Без бит өстәмә атамалар таба алабыз. Төрки телләрдән ниндидер сүзләр алырга мөмкин. Әйтик, Хәким, Баш Хәким, Әмир, – дип искәртте ул. – Татар телендә Юлбашчы дигән бик матур сүз бар. Дөрес, ул юлбашчы буларак кулланылган, тик аңа бүгенге мәгънәне өстәргә була: юл буйлап алып баручы кеше».

Россиядә катлаулы вазгыять урнашканлыктан, бу – бик мөһим тема, һәм Татарстанга бүгенге вакыйгаларда аерым роль бирелә, диде ул. «Россия ислам дәүләтләре, Көнчыгышка йөз тота, шулай булгач, әйдәгез, Президент атамасын үзгәртик һәм бөтен республикалардагы кебек бездә дә Башлык булсын. Аны ничектер тулыландырырга кирәк бит... Коллегалар, иртәгәгә кадәр ниндидер сүз табыйк әле. «Президент» түгел, башка сүз кирәк. Әйдәгез, уйлашыйк», – дип искәртте ул һәм «чигенер урын калмады, төзәтмәләрне барыбер кертергә туры киләчәк» дип өстәде. «Без ничек кенә кайнасак та, ачуыбыз килсә дә, вакыт җитте», – диде ул.

Дәүләт Думасына кертелгән закон проекты Конституциягә «Президент» атамасына үзгәрешләр кертүне күз алдында тота. Закон проектында республика җитәкчесен «Башлык» дип атау күз алдында тотыла.

Римма Ратникова фикеренчә, «Башлык» республика халкының милли үзенчәлекләрен исәпкә алып бетерми. Ул «Юлбашчы» атамасын кулланырга тәкъдим итте.

Депутатның сүзләрен күтәреп алып, «Интертат» җәмәгатьчелектән төрле фикерләр, тәкъдимнәр туплады.

Ләбиб Лерон, «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире, шагыйрь, Габдулла Тукай премиясе лауреаты:

 

Фото: © Рамил Гали

Минем тәкъдимем – Илбашы. Кайчан да булса, илебез-дәүләтебез булыр бит инде... Шуңа ышанып, шуңа өметләнеп яшәгән мәлем…

Рабит Батулла, язучы, Габдулла Тукай премиясе лауреаты:

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Мин Минтимер Шәймиев турында «Илбашы» дигән китап чыгардым. Бу атама – «президент» сүзенең татарчага тәрҗемәсе. Төрки дөньяда Төрекмәнбашы, Ататөрек дигән атамалар бар, шуңа күрә Илбашы – безгә бик килешле. Ул русча да шулай языла. Буталчык килеп чыкмаячак.

Булат Ибраһимов, шагыйрь, Муса Җәлил премиясе лауреаты:

Миңа «илтабар» дигән атама ошый. Идел Болгарындагы ханнарның йылтывар, илтивар дигән титуллары булган бит. Илтабар да шул мәгънәдә – татар теленә яраклаштырылган мәгънәдә яңгырый кебек.

Ришат Нурмиев, Саба районыннан зоотехник, ветеринар:

«Башлык» атамасы примитив яңгырый инде. Татарлык белән бәйле, матур яңгырашлы, башка төбәкләрнекеннән аерылып торган, горур атама булсын иде.

Рәмис Гыйльметдинов, блогер, социаль челтәрләрдә «Дневник татарина» сәхифәсен алып баручы:

Фото: © Рәмис Гыйльметдиновның шәхси архивыннан

«Атаман» дисәң, безнең белән бәйле түгел. «Башлык» дисәң, бик гади яңгырый инде. Яхшы исем уйларга кирәк.

Миңнур Шәмсетдинов, блогер, Питрәч районы Чыты авылы мәдәният йорты директоры:

 

Фото: © Рамил Гали

Без «президент» атамасына ияләнгән идек. Тора-бара, яңа исемгә дә ияләнербез. «Глава» сүзе район дәрәҗәсендәге җитәкче кебек кенә инде. Иң мөһиме, чит ил сүзләре куймасыннар. «Башлык» сүзе үзебезнеңчә яңгырый.

Камил Кәримов, язучы-сатирик, Габдулла Тукай премиясе лауреаты:

 

Фото: © Солтан Исхаков

Тәки килеп җиттеләрмени исем алыштыруга? Әй Аллам! Язучылар берлегендә проза буенча чыгыш ясар өчен бер ай буе доклад язам. Иртәгә – берлектә җыелыш... Бу яңалык – минем өчен яңа стресс әле. «Губернатор» дип әйтә алмаслар инде. «Җитәкче» дию – бигрәк гади. Россиядә булган вариантлардан өстенрәк чыгып буламы икән? Иртәгә җыелышка бик акыллы егетләр җыела, тулы зал булачак. Бергә уйлап карарга кирәк. Бу – минем өчен шок әле.

Илнар Гарифуллин, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе:

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Ничек кенә килеп чыкса да, иң мөһиме – без көрәштек. Бездән кала, бер генә төбәк тә бүгенгә кадәр «президент» атамасын саклап кала алмады. Бер халык та безнең кебек көрәшә алмады. «Татарлар үз Президентлары өчен көрәштеләр» дигән сүзләр тарихка кереп калачак, халык күңелендә сакланачак.

Яңа атама турында уйланырга кирәк. «Илбашы», «хан» кебек атамалар кирәкми. Тарихта ханнар булган, ләкин XXI гасырда андый атама бирү – клоунада булачак. Көлке хәлендә калмаслык атама эзләргә кирәк. Башкортстанда «башлык» көлке терминга әйләнде. Ике мәгънәле сүзләр җитәкчегә килешми. Илбашы – безне авторитар системага, яки борынгылыкка кертүче Урта Азия илләренә охшатачак. Татарларга ул килешми. Җитди яңгырашлы заманча атама кирәк.

Васил Шәйхразыев, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе:

Россия Конституциясендә, 1 гыйнвардан бөтен төбәк җитәкчеләре «башлык» булырга яки үзләре тәкъдим иткән атама куярга тиеш, диелгән. Мин Римма Атласовнаның «юлбашчы» дип әйткән тәкъдимен укыдым. Хактан да, без һәрберебез юлда һәм аны башлап, алып баручы бар. Минем өчен Президент булып калуы мөһим, ләкин закон рөхсәт итми. Рөстәм Нургалиевич Конституция нигезендә ничек кенә аталса да, ул барыбер безнең өчен Президент булып кала инде. Без бөтен тәкъдимнәрне дә карап бетерербез. Әлегә үземнән ниндидер атама тәкъдим итәсем килми. Әле төнге уй мөмкинлекләре бар. Ул башта «глава» дип, аннары, өтер аша, өлкә тәкъдим иткән атама язылачак.

Вадим Хоменко, Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты, икътисад фәннәре докторы:

Бездә Президент атамасы гына калса да, аның халыкка психологик йогынтысы бар иде. Аны шул килеш калдырсалар да була иде. Фирма президентлары, футбол клубларының президентлары бар бит. Авыр заманнарда исем алыштыруның мәгънәсе күренми. Җитәкчебез Президент дип аталганнан республика федераль үзәккә салымнарны әзрәк түләми. Татарстанда җыелган салымнарның 70 проценты федераль бюджетка бара. Акча белән идарә итү күзлегеннән караганда, безнең илдә бөтен төбәкләрнең хокуклары кысылган. Үзәк белән төбәкләр арасында федератив мөнәсәбәтләр юк.

Атамага килгәндә, депутатлар үзләре карар. Аны алыштыру илгә берни дә бирмәячәк.

Дамир Исхаков, тарих фәннәре докторы:

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Бу сораштыру мәгънәсез бит. Закон кабул ителгәндә, аның вариантлары алдан әзерләнә. Шуны башкара торган кешеләрдән сорый аласыз. Аның атамасы билгеле инде. Иртәгә шуңа тавыш бирәчәкләр. Ниндидер фикерләр җиткерүнең мәгънәсе юк.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 22 декабрь 2022
    Исемсез
    Әле ярый төн калган.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100