«Җил артыннан» куганда, яки Бәхетсез илнең бәхетсез балалары
«Бу дөньяда иң зур гөнаһ – бурлык. Кеше үтереп, син аның гомерен урлыйсың. Алдап, син аның дөреслекне белергә булган хокукын урлыйсың...» – эчеп кайткан өчен улыннан «эчү – гөнаһ» дигән сүзләрне ишеткәч, Баба шулай дип җавап бирә. Бурлык – «Җил артыннан» спектакленең башыннан азагынача «кызыл җеп» булып сузылган.
«Әлмәт театры иң яхшы спектаклен алып килә. Мин икебезгә дә билетлар алдым», – дип, үзе дә Әлмәт кызы булган дустым мине факт алдында калдырды. Эштән соң, арып-талып, Галиәсгар Камал театры залына кереп утырдык. Ашыйсы килә, күз йомыла, «йоклап кына утырырмын инде» дигән өметсез уйлар белән, пәрдә ачылганын көтәм. Валлаһи, спектакльнең нәрсә турында икәнен дә, кемнеке икәнен, кем куйганын да укымадым. Бары Динар Хөснетдинов уйнаячагын белеп һәм башта бары «исемендә «җил» сүзе бар инде» дигән мәгълүмат белән генә бардым.
Әсәрнең Әфганстан белән бәйле икәнен аңлагач, дус кызым белән бер-беребезгә карашып куйдык. Әһә, коточкыч актуаль тема бит бу. Тик спектакль Әфган сугышы турында түгел. Без генә ул, Әфганстан дигән сүзне ишеткәч, 10 ел барган сугыш хәрәкәтләрен, аяксыз-кулсыз кайтып, парадта ком төсендә киенеп баскан абыйларны искә төшерәбез. «Әфган» сүзе – халык хәтерендә тирән яра калдырган сүз һәм җир. Шуңа күрә залда утыручыларга да ирексездән «каз тәне» чыккандыр, өшеткеч җил куырып алган кебек булгандыр.
Әфганстан – мәңге тынычлык күрмәгән, бәхетсез һәм ярлы ил. Әфганстанны беркемнең дә җиңгәне булмаган. Аның эчендә һәрвакыт ниндидер мәхшәр дәвам иткән. Аның халкы интегеп, иза чигеп яшәгән, мөмкинлекләре булса, качканнар.
Менә шул качакларның берсе – әсәрнең төп герое Әмир. Ул кечкенә чагында Әфганстанда тынычлык хөкем сөргән була әле ул. Аның туган көненә кызлар итәк, кофталар киеп киләләр. Соңыннан Әмирләр Америкага качып киткәннән соң, аның авызыннан: «Хатын-кызларны пәрәнҗәгә төреп бетергәннәр», – дигән сүз чыга. Илгә талиблар (Россиядә тыелган һәм террорчылар рәтенә кертелгән «Талибан» хәрәкәте) йогынтысы башлангач, хәлләр шулайга таба юнәлеш ала бит.
2 сәгать тә 40 минут, антракт белән бергә 3 сәгать барган спектакльдән әллә нинди җан өшеткеч хисләр белән чыктым. Иң кадерле әйбереңне тартып алганнар да, син җаныңа тынгы таба алмыйча изаланасың кебек. Андый «бурлык» белән дөнья тулган, кеше гомерләрен дә, кеше хокукларын да урлыйлар бит, дип уйланасың. «Җил артыннан» спектакленнән чыгып, көзге җил артыннан абына-сөртенә чабасы килде.
«Җил артыннан» — Америка бестселлеры. Авторы — Америкада яшәп иҗат итүче әфган язучысы Халед Хоссейни. Инсценировка авторы — драматург Меттью Спенглер.
Әсәрнең режиссеры — Воронеж камера театры актеры, Россиянең атказанган артисты, «Алтын битлек» театры премиясе лауреаты Камил Тукаев.
Әмир белән Хәсән – бәхетле илнең бәхетле балалары
Караңгы сәхнә, уртада соры төсләрдә ясалган дивар, өске өлешендә кечкенә тәрәзә бар. Ул дивары йортны аңлата. Кырый якта өстенә чүпрәк ябылган нәрсәдер. Аны башта агач итеп кулландылар, аннары ул нәрсә арбалы бер тәгәрмәчле мотоцикл кебек транспорт төренә әйләнде. Гомумән, интерьер ягы коры, шуның белән шәп тә.
Плащ кигән, кулына җилдә очыртып уйный торган һава еланы уенчыгы тоткан Динар Хөснетдинов. Кырыйда берсе – утырып, берсе – басып, башларын түбән иеп торучы ирләр. Уртада – ташлар. Хәрабәләр, бәхетсез кешеләр һәм бала чагына әйләнеп кайткан герой.
Беренче өлештә Әмирне ике кеше уйный. Дөресрәге, зур Әмир китаптан үзе турында үзе сөйли. Зур Әмир – Динар Хөснетдинов, бәләкәй Әмир – Эльмир Нургалиев.
Зур Әмир кечкенә чагына сәяхәт кыла. Шуңа күрә Динар Хөснетдинов микрофонга истәлекләрен сөйли. Микрофон булуы авторны барган хәлләрдән аерып тора. Микрофонсыз булса, сәхнәдә кемнең нәрсә эшләвен һәм әйтүен аерып булмас иде, болгавырлыктан шулай коткарганнар. Плюс «бишле». Ул шулай сәхнәдәге барлык геройларның тормышларын үзендә туплаган. Барысы турында да ул бәян итә. Тик ялыктыргыч итеп түгел.
Әсәрнең сюжетын кыска гына итеп «ике дус турында» дип әйтеп була. Әмир – хәллерәк кеше саналган Баба малае, алар – Әфганстанда «беренче сорт» милләт саналучы пуштуннар. Бабаның хезмәтчесе Али һәм аның улы Хәсән дә алар белән бергә яшиләр, тик алар – хәзәриләр. Ә хәзәриләр – әфган җирендә «икенче сорт» кешеләр. Шуңа күрә хәзәриләргә карата мыскыл итү, кимсетүне спектакль барышында күп очратырга була.
Әмир белән Хәсән кечкенәдән бергә уйнап үсәләр, тугандай булалар. Тик Әмир барыбер дә Хәсәннән өстенрәк булуын сизеп яши, Хәсән дә аңа «син – минем иң якын дустым» дисә дә, хуҗасына караган кебек карый. Әмирнең үзеннән укый белмәве аркасында көлүенә дә үпкәләми, ул аңа чыннан да туганы кебек итеп карый бит.
Хәсән тамашачы каршына аксыл озын киемнән, канатлар тагып чыга. Канатларны әле болайга, әле тегеләйгә селкетеп, Әмир белән уйныйлар. Бу канатларга икенче өлештә тагын әйләнеп кайталар. Ә монда канатлар – Хәсәннең фәрештәдәй аклыгын һәм чиста күңеллелеген күрсәтә, дип аңладым. Бер дә эчендә «корт утырган» Әмирдә түгел канатлар, чын күңелдән дус булып йөргән Хәсәндә бит. Кечкенә чакта ни генә булса да, Әмир белән Хәсән ул чакта бәхетле илнең бәхетле балалары булалар. Алда күрәсе бәхетсезлекләр белән чагыштырганда, бала-чаклары бик бәхетле була малайларның. Хәер, Әмир моңа дистә елдан соң кире туган ягына әйләнеп кайткач та инана.
Бурлык коллары
Бурлык – әсәрнең башыннан азагына кадәр «кызыл җеп» булып сузылган тема. «Дөньядагы иң зур гөнаһ – бурлык».
Әмир башка балалардан аерылып тора, чөнки футбол уйнамый, сугышмый, ә китаплар укый, язарга ярата. Әтисе аннан чын егет ясарга тели, китапларын, язган хикәяләрен дә чынга алмый. Әтисеннән бер чеметем теләктәшлек көтеп яши Әмир. Әтисенең Хәсәнгә карата булган мәхәббәте аны эчтән кимерә. Бер карасаң, туганыдай якын дусты, икенче яктан карасаң, нигә әтисе хезмәтче баласын шулай ярата соң? Менә монда бурлыкның бер төре ачыла – «алдап, син аның дөреслекне белергә булган хокукын урлыйсың...». Баба бу сүзләрне үзе әйтә дә, үзе бур да булып кала. Чөнки ул Әмиргә Хәсәннең бертуганы икәнен әйтми. Бу хакта соңлап кына белә Әмир. Әфганстанда сугыш башланып, Америка күченеп китеп, дистә еллардан соң кире әйләнеп кайтырга мәҗбүр булгач кына белә.
Әмир үзен дә бур дип саный. Чөнки әнисе – әтисенең чынлап яраткан хатын-кызы – аны тапканда үлә. «Кеше үтереп, син аның гомерен урлыйсың...» Хатынын югалту ачысыннан Баба икенче хатын-кыз белән йоклый, Хәсән туа. Шуңа күрә дә ярата инде ул аны. Авторитетлы сәүдәгәрнең читтә баласы булу – әйбәт эш түгел, диптер, Хәсән хезмәтче Алиның малае булып куя. Кабат бурлык. Хәсәннең әтиле, абыйлы тыныч тормышын урлыйлар. Хәзәри булмаса да, гомеренең азагына кадәр хәзәри дип кимсетелеп, шул хәзәри булганы өчен һәлак тә булган Хәсәннең бәхетен урлыйлар.
Мәңгелек яра
Малайлар китап укыйлар, бергәләп, җил артыннан куалар, һава еланы очырталар. Әфганстанда балалар арасында һава еланын очырту буенча ярышлар була. Кемнеке биеккәрәк оча, кемнеке озаграк оча, кемнеке иң соңгы кала – шулар буенча җил артыннан куучыларның иң осталарын ачыклыйлар. Әтисе алдында дәрәҗәсен күтәрү өчен, Әмир дә катнаша. Хәсән – ярдәмчесе. Хәсән җил уенчыгының кая төшәсен белә торган була, менә шундый яхшы интуицияле малай.
Спектакльнең минем өчен иң авыр өлеше шул булды. Нинди генә сәхнә әсәре булмасын, ул барыбер тормыштан алынган. Монда да шәхес булып формалашып бетәлмәгән Әмир, яхшылыгы тышка бәреп торган Хәсән һәм алар янында эчендә аерылып тора торган кабәхәтлек белән үскән Асеф була.
Дорфа, масаючан һәм әшәке Асефны шундый чибәр артист Раушан Мөхәммәҗанов уйный. Кызыкмагыз матурларга, таяныгыз акылларга, дип җырлый бит Иркә, нәкъ шул җырдагыча һәм тормыштагыча. Асеф кызларның да башын әйләндерә. Әмирнең туган көненә җыелгач, дивардагы теге кечкенә тәрәзәдән бер кыз белән күзгә күз карашып тора егет. Бу спектакльдә барысын да ишарәләр һәм төп-төгәл итеп әйтелгән сүзләрдән аңлыйсың. Аның йөрешләре, кашын җыерып, мәсхәрәле көлүләренә хәтле нәфрәт уята.
Үзе дәрәҗәле гаиләдән, бай малае, шуңа өстәп пуштун булганга, хәзәри Хәсәннән дә көлә Асеф. Хәсән аңа бер тапкыр җавап итеп, рогаткадан атып, күзенә тидерә. Һәм... Җил уенчыгы артыннан киткәндә каршысына килеп чыга Асеф. Һәм... Үчен ала. «Кыйнамыйм, тик син моны мәңге онытмаячаксын», – дип, Хәсәнне читкә өстери. Тормыштагыча: бу мәсхәрәне башка егетләр көлә-көлә карап тора. «Егетлекнең» чиге юк.
Ул мизгелләрне сәхнәдә берничек тә күрсәтмиләр. Тик Әмирнең кыска-кыска гына җөмләләреннән бөтенесе аңлашыла. «Хәсәннең чалбары канга баткан. Бер кырыйда Асеф ыңгырашып ята». Бу сүзләрдән эсселе-суыклы булып, эчкә пычак кадаган кебек коточкыч авыр хисләр кичерәсең. Бернинди хәрәкәт тә күрсәтмиләр дә бит, ә шул ике җөмләдән бөтен тәнне нәфрәт биләп ала. Авыр. Һәм җирәндергеч. «Кыйнаганмы соң инде ул аны?» – дип сөйләшәләр артта утырган апалар. Көчләгән.
Әмир генә куркак. Дустын шулай мәсхәрәләгән адәмгә бер кәлимә сүз дә әйтми бит. Күрмәмешкә салышып, кайтып китә. Тик эчендә «корты» аны кимерә, Хәсән белән сөйләшмәс була, ул шулай үзен-үзе битәрли, җанына тынычлык табалмый. Күргәннәре аның өчен мәңгелек яра булып кала. Һәм, болай яши алмавын аңлап, әтисе кебек «бур»га әйләнә – ялганлый. Хәсәнне кул сәгатен урлауда гаепли, Хәсән дә бу ялганны «хак» дип әйтә. Баба берни әйтми, калырга үгетләсә дә, Али Хәсән белән йорттан чыгып китә. Ә бит «дөньядагы иң зур гөнаһ – ул бурлык...» Барысы да гөнаһка батып бетәләр.
Әмирне куркаклыгы батыра ул баткакка. Бәлки, кечкенәдән Хәсәннең үзенең бертуганы икәнен белсә, әтисенә карата көнләшү хисләре кичермәс иде? Бәлки, әтисе аның китапларын хупласа, бер генә теләктәшлек сүзе әйтсә, ул шул дәрәҗәдә йомык булмас иде? Бик яратса да, әтисе тарафыннан тәрбия һәм мәхәббәт җитми Әмиргә. Шул ялганы белән ике малайның язмышын бозмаса да ярар иде бит. Үз-үзенә ышанмас, куркак һәм «бур» булып үсмәс иде Әмир дә.
Малайларның бәхетсезлеге шуннан башлана инде. Аларның бәхетсезлеге белән ил бәхетсезлеге бергә кушыла. Җырдагыча: «Аерым кайгы – кайгы түгел, илгә кайгы килмәсен».
Качаклык – актуальлекнең югары ноктасы
Әфганстанга Советлар гаскәре керә. Дөньяның асты өскә киләсен аңлаган Баба, малаен алып, Америкага китә. Качаклык – актуальлекнең югары ноктасындагы тема. Югын бар итеп, Әмирне укыта әтисе. Шулай ук эмиграция белән килгән әфган кызына өйләндерә. Чит илдә дә үз ишләрен табарга тырышалар. Табалар, билгеле, сугыштан качып китүчеләр бер алар гына булмый бит.
Әмир зур язучыга әйләнә, әтисе дә аның белән горурлана башлый. Тик балалары булмый бу гаиләнең. Дөнья түгәрәкләнсен өчен, бала тавышы гына җитми өйләренә.
Шулчак Әмирнең кулына әтисенең дустыннан хәбәр килә. «Кайт, әйтәсе сүзем бар». Пакыстанга оча, әтисенең дустын эзләп таба. Дистә еллар үтеп, Әфганстан җимерек хәрабәләр иленә әйләнеп беткәч кенә, шушы абзый авызыннан Хәсәннең бертуганы икәнен белә Әмир. Әтисенең бурлыгы фаш була. Тик соң шул инде. Шул бәхетсез һәм ялган «хәзәри» исеме өчен, хатыны белән Хәсәнне урамда атып үтерәләр. Бәхетсез булып яшәгән кешенең бәхетсез үлеме. Бурлык корбаны бер гаепсез Хәсән шулай әрәм була. 2000 нче еллар башы – талиблар (Россиядә тыелган һәм террористик саналган «Талибан» хәрәкәте) илне ныклап «чистарткан» чак була бит (дөньядагы вазгыятьтә барган хәлләр белән тәңгәллекне күреп, тамак төбенә төер килеп тыгылды).
Әмиргә хатасын төзәтер өчен бердәнбер шанс калган була – Хәсәннең улы Сөхрәб. Сөхрәб дигән исемне ишетүгә, Әмир сискәнеп тә, сөенеп тә куя. Бәләкәй чагында ул бит Хәсәнгә Сөхрәб исемле егет турында әкиятләр укый иде. Тик малай Әфганстанда, балалар йортында икән.
Әмирне тагын «корт кимерә» башлый. «Юк, Әфганстанга бармыйм». Куркаклык һаман да Әмирнең эчендә утыра. Әтисенең дусты Әмирнең Хәсән алдында бурычы барлыгын әйткәч, Әмир коелып төшә. Белгәннәр, аның күргәне һәм бернәрсә эшләмәве хакында белгәннәр! Эчен бу юлы намус корты кимерә: дусты өчен үч алмавын, күз йомып, онытырга тырышуын да белгәннәр.
Кара төндә җимерелеп беткән туган ягына китә Әмир. Танымый. Бернәрсәне дә танымый. Ул бәләкәй чакта тынычлык булган. Ул бәләкәй чакта һава еланнары очыртканнар. Ул бәләкәй чакта рәхәт булган. Ул бәләкәй чакта Хәсән булган... Бәхетсез илнең бәхетсез балалары булганнар.
Әфган җиле
Әфганстан турында күп укыганым булды. Халыклары, холыклары, гореф-гадәтләре, ямьсез яклары һәм башкалар. Дөньядагы бөтен илне йөреп чыккан блогерның Әфганстандагы «бача-бази» дигән кабәхәтлек турында язганын укыгач, ышанасы килмәде. Менә шул «ышанасы килмәгән» нәрсәне, «ышанмасаң – ышан» дигән төсле, шушы спектакльдә күрсәттеләр.
Сөхрәб булырга тиешле балалар йорты җимерек. Балаларның исәбе-хисабы юк. Сугыштан соңгы вазгыятьнең ачы нәтиҗәсе. Җитәкче булырга тиешле кеше, нәрсә эшләргә белмәгәнлектән, балаларны байларга биреп җибәрә. Бача-бази өчен. Бигрәк тә ир балаларны алалар. Шулай корылган. Бача-бази – кечкенә малайларны хатын-кыз киемнәренә киендереп, хатын-кызлар кебек биетү. Теләүчеләр булса, ул бача-бази малайларын «куллана» да алганнар. Ирләр арасында бик киң таралган «күңел ачу» төре була бу.
Кечкенә Сөхрәб тә шул ятьмәгә эләгә. Моны ишетеп тилергән Әмир Сөхрәбне алган кеше йортына бара. Хәсәнне мәсхәрәләгән кабәхәт Асеф аның малаена да кул сузган (бу урында, урындыкка сеңеп бетеп, ирексездән кычкырасы килә башлады). Сөхрәбнең күзләренә кара сөрмә сөрткәннәр, итәк кидерткәннәр. Язманың иң башында әйткән ак канатлар хәзер Сөхрәбнең кулында. Әтисенең язмышын кабатлаган сыман, ак канатлары белән селтәнеп, биергә маташа. Бер гаепсез, бер гөнаһсыз ак канатлы фәрештәдәй ак малай. Йә Хода, адәм балаларын нигә шулай мәсхәрәлисең икән... Дөньяның кайсыдыр почмагында хәзерге минутта кечкенә малайның бер төркем шашкан ирләр каршысында биергә маташканын күз алдына китереп куясың. Коточкыч.
Әмирне кыйный Асеф. Үләрлек итеп кыйный. Тик Сөхрәб үзен дә, Әмирне дә коткара. Әтисе кебек – Асефның күзенә рогаткадан ата. Хәсәнне дә, Сөхрәбне дә шул бер артист – Айрат Мифтахов уйный. Аерым хөрмәт бу артистка.
Инде бетте, баласы булмаган гаиләгә бала булды, Әмир дә Хәсән алдында бурычын үтәде, үзенең дә җаны тынычланып калды, дигән дә генә – тагын фаҗига.
«Чит кеше баласын чит илгә алып китәргә синең ни хакың бар?» Бертуганының баласы дип исбатлап та булмый шул. Сөхрәбнең балалар йортына кайтасы килми, Әмирнең «документларны тәртипкә салыр өчен генә» дигән сүзенә дә Сөхрәб җан ачуы белән ярсый. Кемнең җәһәннәм утында кабат-кабат янасы килсен... Үзенә кул сала малай. Кап-караңгы сәхнәдә кызыл кан эчендә яткан малайны күрсәтәләр. Исән кала.
Америка. Биек биналар. Урам буйлап барганда, биек биналардан күк йөзе генә күренеп тора. Кабат фаҗига. Америкада «игезәк башнялар»га һөҗүм. Кабат елау, кабат үлем, кабат хәрабәләр. Инде ул үлемнәргә дә Әфганстан җиле кагылган. Ул җил: «Сез Әфганстаннан качсагыз да, Әфганстан сезнең белән», – дигән сыман, тагын да катырак исә. Артыннан гына йөгерү түгел, ул сине үзе куа.
Америкага киткән Әфган кешеләре җыела. Кызыл киемнәрдән. Сәхнә тулы кеше – бөтенесе дә кызылдан һәм бөтенесе дә бииләр. Әмир һава еланын күреп алып, Сөхрәбнең кулына суза. Хәсән белән җил артыннан куган чакларын искә алып, үзе дә берничә минутка балага әверелә. Җил уенчыгы да Әфган җиленнән оча. Күргәннәрен оныта алмаган, олыларны кичерә алмаган, бер сүз әйтмәгән, йөзендә бер бәхет чаткысы булмаган Сөхрәб, һава еланын күргәч, беренче тапкыр елмаеп куя. «Ул елмайды», – ди Әмир. Пәрдә.
Бәхетсез илнең бәхетсез балалары
Үкереп елый торган да, кычкырып көлә торган да спектакль түгел «Җил артыннан». Күңел әллә ничек катып калган. Аны берничек тә ял итү максатыннан гына карап булмый. Күпләр өчен ностальгия хисләрен кузгаткан һинд киносы элементлары да рәхәтлек өстәми. Ирләрнең, бер-берсенең иңсәләренә тотынып, вакыт-вакыт биеп алулары да күңелне күтәрми. Рәт-рәт тезелеп атлаулары шомлылыкны арттыра гына. Соры төстәге киемнәре, бераз көньяк мотивлары белән язылган музыкасы, хатын-кызларның нечкә тавыш белән әфган җырларын сузулары күңелне телгәли.
Спектакльләрдә мәхәббәт линиясен күреп ияләшкән без. Ә монда – глобаль темалар җыелмасы. Бер бәхетсез илнең бәхетсез балалары язмышы. Шул ил һаман, кара сакал булып, артларыннан ияреп йөри. Дөньядагы иң зур гөнаһ – бурлык темасы. Кешенең гомерен алырга, аның язмышында кара тап калдырырга, аны тик торганнан бәхетсез итәргә беркемнең дә хакы юк кебек. Һәр кеше җиргә үз бәхете өчен туа. Аны урлау – зур гөнаһ.
Социаль тигезсезлек – югары катлам белән түбән катлам, качаклык, тәрбия, шәхес трагедиясе – барысы бер спектакльдә. Шул хәтле темалар җыелмасы, берничек тә алдан белеп булмаган сюжетның бормалы-сырмалы юллары, артистларның уйнавы, сәхнә бизәлеше, үзәкне өзә торган көй, җилдә тибрәлеп торган уенчык, киемнәр – һәммәсе спектакльнең уңышы. Интрига өстендә интрига булуы – икеләтә уңыш. Бик авыр, «инде бетәме» дип утырсаң да, алга таба нәрсә буласы кызык. Син көтмәгән борылыштан урындыкка тагын да ныграк сеңәсең, азарт хисе котырта да, тилертә дә башлый.
«Җил артыннан» куганда абынып-сөртенеп егылган балалар язмышы. Бик бәхетле заманнар булган икән, дип уйландыра торган язмышлар. Илнең бәхетсезлеге балаларны да бәхетсез итә. Аларның бәхеткә булган хокукларын урлый, гөнаһка бата.
Актуаль һәм урынлы, җиренә җиткереп куелган спектакль өчен Әлмәт театрына рәхмәт. 20ләп артистны бер йодрык итеп туплап, мәгънәле спектакль куйганнары өчен – аерым афәрин. «Мәхәббәт»ле комедияләр, елаудан торган драма-мелодрамалардан туйган булсагыз, «Җил артыннан»га барып, башыгыз белән темалар диңгезенә чума аласыз. Авыр – шул авырлыгы белән истә кала. Актуаль – шул актуальлеге белән йөрәккә бәрә. Кызганыч – шул кызганычлыгы белән кеше икәнне искә төшерә. Көзге җил артыннан тилереп чабасын китерә.