Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илһам Вәлиев концерты: классик репертуар, грим бүлмәсенә чират һәм авырткан тамак турында

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты, Уфа дәүләт опера театры солисты, “Алтын битлек” театр премиясе лауераты Илһам Вәлиев Казанда классик концерт куйды.

news_top_970_100
Илһам Вәлиев концерты: классик репертуар, грим бүлмәсенә чират һәм авырткан тамак турында

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты, Уфа дәүләт опера театры солисты, “Алтын битлек” театр премиясе лауераты Илһам Вәлиевнең Казан концерты Нәҗип Җиһановның “Җәлил” операсыннан Җәлил ариясе белән башланса, татар халкының рәсми булмаган гимнына әверелгән “Туган тел” җыры белән төгәлләнде. Сәхнәдә басып торган Илһам Вәлиевкә бөтен зал кушылды. Залда профессиональ артистларның күп булуы җырның яңгырашын тагын да ныгытты, көчәйтте.

Илһам Вәлиевнең Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында узган концерты затлы тамашачысы белән аерылып тора иде. Алар арасында Рафаэль Сәхәбиев, Мөнир Якупов кебек танылган опера җырчылары, Разил Вәлиев, Ренат Харис, Равил Фәйзуллин, Илфак Ибраһимов кебек күренекле шагыйрьләр, Резеда Әхиярова, Эльмир Низамов кебек композиторлар, Нури Сафин кебек драма артистлары, Зөһрә Сәхабиева, Зөһрә Шәрифуллина, Рөстәм Асаев, Айдар Габдинов кебек эстрада җырчылары бар иде. Концерт тәмамлангач әлеге тамашачы Илһам Вәлиевне котларга аның грим бүлмәсенә “чиратка тезелде”. Алар бөтенесе Илһамны котларга, Казанда мондый концертларның булмавын әйтергә ашыкты.

Беренчеләрдән булып, Илһам Вәлиев янына Резеда Әхиярова белән Ренат Харис “үтеп керделәр”. Программага Резеда Әхиярованың Ренат Харис сүзләренә язылган “Кар сулары” җыры кертелгән иде. Ә концертның икенче җырчысы Илүсә Хуҗина Ренат Харис белән яшь композитор Эльмир Низамовның иҗатташ дуслыгында туган “Кара пулат” операсыннан Нәргизә ариясен башкарды. “Авторлар үзләре залда утырганда җырлавы бик җаваплы”, - диде Илһам Вәлиев. Резеда Әхиярова бик катлаулы репертуар сайлануын билгеләп үтте.


Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева да Илһам Вәлиев янына ашыкты. Программага Гөлшат Зәйнашева шигыренә Эльмир Низамов язган “Хәйдәр җыры” кертелгән иде. “Мин бу җырны валидолсыз тыңлый алмыйм”, - диде Зөһрә Сәхабиева. Ул җырның бик уңышлы булуын билгеләп узды. “Бу җырның тагын бер варианты бар бит. Гөлшат Зәйнашева шигыренә мин үзем дә көй язган идем. Аны бер мәртәбә Фердинанд Сәлахов башкарды да. Ул җыр әле үз вакытын көтәдер”, - диде Зөһрә Сәхабиева Илһамны котларга кереп барышлый.

“Хәйдәр җыры”ның Рифат Фәттахов бәян иткән тарихы болайрак. Рифат Фәттахов Хәйдәр Бигичевка багышлап Хатирәләр китабы туплаганда, популяр җырлар авторы, шагыйрә Гөлшат Зәйнашева да истәлекләр язып китергән. Истәлекләрендә ул Хәйдәр Бигичев соравы буенча җыр тексты язуын, әмма җырчының аны башкара алмыйча вафат булуын яза. Текстта “Хәйдәр җыры” шигыре дә була. Әлеге җыр текстына көй язылуын күреп өлгермичә, Гөлшат Зәйнашева да вафат була. Җыр соң булса да туа: моннан бер-ике ел чамасы элек Рифат Фәттахов яшь композитор Эльмир Низамовка шул шигырьгә җыр язып бирүен сорап мөрәҗәгать итә. Эльмир Низамов җырны яза, Бигичев истәлегенә багышланган Хәтер концертында Илһам Вәлиев аны беренче тапкыр башкара. “Илһам бу җырны Уфадагы чыгышларында да башкара. Ярата ул бу җырны”, - ди Рифат Фәттахов.

Илһам Вәлиев концерты программасына кертелгән җырларның тагын бер авторы – Разил Вәлиев иде. Илһам Вәлиев бөек Илһам Шакиров хөрмәтенә аның репертуарыннан “Дулкыннар” җырын башкарды.

“Татар җыр сәнгате турында соңгы вакытта күп сүз булды, бәхәсләшәбез, фикер алышабыз. Җыр сәнгате очсызланды, мәгънәсез сүзләргә примитив көй язылган дибез. Әмма җыр сәнгатенә шундый бәя биреп бетерү генә ярыймы икән?! Гаҗәеп зур җыр сәнгатендә җәүһәр шикелле ялтырап торган җырчыларыбыз бар. Шуларның берсе – мәшһүр җырчыларыбызның берсе Илһам Вәлиев, - диде халык шагыйре Разил Вәлиев журналистларга. - Илһам Вәлиев безгә җыр сәнгатен югары дәрәҗәдә тоту өчен кирәк. Безгә ул мәктәп буларак кирәк. Без бит тамашачыбызны шундый классик җырлар белән тәрбияләргә тиешбез. Илһам Вәлиевләрне тыңлап, халык яңадан классикага кайтыр дип уйлыйм”.

“Соңгы вакытта без Әлфия Авзалова, Хәния Фәрхи кебек җырчыларыбызны югалттык. Хәйдәр Бигичевны югалтуыбызны һаман да оныта алмый идек. Менә аның репертуарын җырлый алырдай, аны үзенең укытучысы санаган Илһам Вәлиев пәйда булды. Бүген Илһам Вәлиев татар җырының нинди булырга тиешлеге үрнәген күрсәтте”, - диде Разил Вәлиев.

Разил Вәлиев, Рәшит Ваһапов исемендәге Мәдәниятне үстерү фондының Кайгыртучылар Советы рәисе буларак, Рифат Фәттаховны мактап куярга да җай тапты: “Илһам Вәлиевне татар дөньясын чыгаручыларның берсе – Рифат Фәттахов. Җырчылар алар үз концертларын үзләре оештыра алмыйлар – аларның андый осталыклары юк. Бу очракта безгә инде Рифат Фәттаховлар кирәк”, - диде ул.

Илһам Вәлиевнең Хәйдәр Бигичев репертуарын һәм “Хәйдәр җыры”н җырлавын өстәп тагын бер “хәйдәрле” фактны әйтеп үтү кирәк – миңа аны Илһам Вәлиевнең 8 яшьлек улы Искәндәр әйтте. Аның абыйсы Хәйдәр исемле икән бит, ул җырлый да икән, “җыр буенча укый икән”.

Искәндәрнең әнисе Ләйсән Вәлиева улы сүзләрен җөпләп: “Балалар туганчы ук без аларның Зөһрә белән Хәйдәр булачагын белә идек инде. Балаларыбызның исемнәрен Зөһрә Сәхабиева белән Хәйдәр Бигичев хөрмәтенә куштык, - диде. – Бүген Зөһрә белән Хәйдәр дә, Искәндәр дә безнең белән Казанга килделәр”.

Концерт тәмамланып шактый вакыт үтсә дә, Илһам Вәлиев гримерные янында халык кимемәде. Грим бүлмәсе янында чират көтүчеләр арасында Рәшит Ваһапов фонды артистлары – Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитов та бар иде. “Илһам Вәлиевнең җырлавы безнең өчен осталык дәресе”, - диде Азат Абитов. Алар хөрмәтле җырчы белән фотога төшәргә хыялланалар иде.

Ә шулай да концертның бер проблемасы булды – Илһам Вәлиев авырый иде. “Тамагым авырта, антибиотиклар да төзәтә алмады”, - диде ул тамагын кыргалап. Белмим, авырткан тамагы белән сәхнәдә унике катлаулы җыр башкарган артистка табиплар нәрсә әйтер – әмма ул Казан артистларына, Абитов белән Абдуллинага гына түгел, башкаларга да чын осталык дәресе бирде.  

 

“Без начар эшли белмибез!”– диде концертның төп оештыручысы, Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттаховгорурлык белән грим бүлмәсе ишегеннән коридор буйлап сузылган чиратка карап.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100