Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илһам Шакиров мирасы татар яшьләре өчен кадерлеме?

Татар халкы бөек җырчысы Илһам Шакиров белән мәңгегә хушлашу кайгысыннан әле дә арына алмый. Социаль челтәрләрдә, аның турында хәтер яңартып, җырлары тарала. Шул ук вакытта татар җәмәгатьчелегеннән "Илһам Шакировны олы буын кадерли, яшьләр аның милләт үсешенә керткән өлешен чамаламый" дигән фикерләр ишетергә туры килә. 

news_top_970_100
Илһам Шакиров мирасы татар яшьләре өчен кадерлеме?
Бу фикерләргә җырчы белән хушлашу мәрасименә килүчеләрнең күбесенең олы яшьтә булуы этәргәндер, мөгаен. Әмма татар яшьләренең, үз инициативалары белән, мәшһүр җырчы иҗатына багышланган патефон-пати (патефонда җырчының пластинкаларын тыңлау кичәсе) оештыруларын белгәч, бу борчулар берникадәр таралды. 

Милли җанлы татар яшьләре Казанда рәссам Фәрит Галимов остаханәсендә җыелып, Илһам Шакировның җырларын тынлап һәм җырлап, аны искә алдылар.

Рәссам Фәрит Галимов остаханәсе Казанның нәкъ үзәгендә, Муса Җәлил урамында урнашса да, аңы җиңел генә табып булмый. Әйтерсең, яшьләр искә алу кичәсен юри шунда уздырырга булдылар: теләгәннәр генә, фанатлар гына юлын таба алыр дигәндәй. Башта “Адонис” фабрикасы капкасыннан кереп, каравылчының меңләгән сорауларына җавап бирәсең. Аннары фабриканың озын бинасы буйлап барып, аның иң ерак почмагында урнашкан кечкенә пыяла ишек аша кереп, искергән баскычтан өскә менәсең бар.

Тагын бер-ике борылыш – һәм син неформаль, иҗади, гаиләдәгечә җылы тирәлеккә чумасың. Өстәлдә самовар кайнап тора, ясалма пичтә урнашкан электрон мониторда ут яна, каяндыр утын исе килә һәм Илһам абыйның җырлары ишетелә.


Кулына гитара тотып, каршыма Зөләйха Камалова килеп чыкты. Зөләйха “Идель” журналында эшли, заманча альтернатив музыка белән кызыксына, үзе дә зәвыклы татарча җырлар яза. Ул әле татар язучысы Нурихан Фәттәхның оныгы да. 

“Без биредә атна саен җыелышабыз. Театраль һәм җырлы кичәләр оештырабыз. Урамга самовар чыгарып, чәй кайнатабыз, походларга да чыгабыз”, - ди ул.

Сүзгә яшь рәссам Руслан Ибраһимов кушыла.
 
“Монда Фәрит абыйның канаты астында оештырылган ике берлешмә эшләп килә: берсе “Учак” иҗат клубы, икенчесе “Татарча әйт” сөйләм клубы. Теләгәннәр үзләренең клубларын да ача ала”, - ди Руслан.

"Илһам абыйның истәлегенә багышланган кичәне әзерләү идеясе аның белән хушлашу вакытында туды”, - сүзне дәвам итә Зөләйха. – “Фәрит абый остаханәсендә Илһам Шакировның күп генә пластинкалары ята, патефоны да бар. Нишләп оештырмаска? Интернетта чакырулар тараттык та, аның җырларын тынлап, җырлап, искә алырга булдык".

 
Ул арада Фәрит абыйның кечкенә остаханәсенә татар яшьләре агыла башлады.

Араларында музыкант, журналист һәм язучы Рәдиф Кашапов та күренде. Берничә соло альбомы авторы, Камал театрында “Камал мәктәбе” проекты кураторы, Jadidfest һәм Tat Cult Fest фестивальләрен башлап җибәрүчеләренең берсе булган Рәдиф Казан яшьләренә яхшы таныш шәхес.

Ул кичәнең беренче, мәгълүмати өлешен Илһам Шакировның иҗатына багышланган кыска лекция белән башлап җибәрде. 


“Бәлки, Илһам абыйның замандашлары арасында киңрәк диапозонлы җырчылар, харизмалары көчлерәк артистлар да булгандыр, әмма ул бөтен Советлар Союзы буйлап иң танылган татар җырчыларының берсе. Ә нигә? Мәсәлән, мин Хәйдәр Бигичевның зур фанаты түгел. Аны тыңлаганда күз алдыма сине таптап китүче зур каһарман барлыкка килә. Ә Илһам Шакировны тыңлаганда, күз алдыңда якын дустыңны күрәсең. “Ә син, дустым, шул кадәр матур җырлый да беләсең икән” сыман фикерләр башыма килә. Ничектер, ул авылдагы кешеләр кебек моңланып җырлый. Һәм, минемчә, сиңа ничә яшь булса да, тормыш тәҗрибәсе белән йөкләнгән карт абзый яисә унбиш яшьлек селәгәй агызган яшүсмер булсаң да, син ул җырларда үзеңә якын әйберләрне таба аласың. Җырчы синең белән уртаклык таба сыман, үзе турында түгел, синең турында җырлый кебек. Мин бер сәгать буе Илһам Шакировның җырларын тыңлап елап утыруымны һич тә күз алдына китерә алмас идем. Минемчә, без ни эшли алабыз? Хөкүмәт фестивальләр уздырса, безгә Илһам Шакировның җырларын яңадан тыңлап, алардан илһам табып, эшләргә дә эшләргә кала, чөнки бу тормышта башка бәхет юктыр”, - диде Рәдиф.


Лекциядән соң яшьләр Илһам абыйның пластинкаларын тыңлап, кичәне чәй эчү белән дәвам иттеләр. Чараның кульминациясе Илһам Шакировның хитларын күмәк башкару булды. Безнең бәхеткә арабызда, баянчы егет тә табылды. Аңа кушылып Зөләйха белән Руслан да гитарада уйный башладылар. Менә сиңа элекке ВИАларның хәзерге аналогы. Яшьләр башта оялыбрак утырып, сүзләрне искә төшереп, телефоннардан табып, әкренләп җырга кушылдылар. Берничә минут эчендә бер-берсен белмәгән кешеләр бер гаилә булып Илһам абыйның мирасын барладылар. 



Баянчы Раил Хөсәинов белән аерым таныштырасым килә. Ул тумышы белән Омск шәһәреннән. Татарча бер-ике сүз генә белгән Себер егете туган телен татар җырлары аша өйрәнә башлый. Бигрәк тә Илһам абыйның җырлары аңа зур йогынты ясый. Тамырларым тарта дип, егет хәтта Казанга күченеп килә.

“Мин Илһам абыйга бик рәхмәтлемен. Ул җыр-шигрият аша, моң аша бездә татар рухын уята алды”, - ди Раил.



Арабызда Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрында эшләүче Гөлүсә Шиһапова да бар иде.

“Мин Илһам Шакировны балачактан ук тыңлап үскән кеше, чөнки безнең гаиләдә шундый рух булгандыр, күрәсең, һәрвакыт татар җырларын тыңладык. Без балаларыбызга да “без шундый шәхесләр белән бер чорда яшәдек” дип әйтә алабыз һәм ул шуның белән безгә кадерледер дә: без аларның чорында яшәп, атмосферасын тоеп, башка буыннарга да җиткерә алуыбыз белән бәхетле”, - ди Гөлүсә.


“Кемгә ничек, ә мием өчен бу иске җырлар балачагым белән бәйле, - ди Руслан. – Чөнки беренче тапкыр мин аларны авылда, әбиләрдә җәйге каникул вакытында ишеттем. Балачак гомернең иң бәхетле чагы бит инде. Бу җырларны ишетүгә үк, күңелемдә менә шул чактагы хәтирәләрем уяна. Иң яхшы хисләр... Илһам абыйның җырлары мине бәхетле итә”.


“Илһам Шакиров яшьләр өчен бик әһәмиятле шәхес һәм җырчы, чөнки ул үз заманында татарның "альтернативщигы" булган. Менә хәзер дә яңа татар җырчылары, альтернатив музыка иҗат итүчеләр бар. Аларны яшьләр тыңлый. Илһам Шакиров ул бер зур чор җырчысы булган. Һәм аның дөньядан китүе шул чорның китеп баруы кебек”, - дип сөйләде Зөләйха Камалова.


Рәссам Фәрит Галимов исә Илһам Шакировның иҗатын легендар дип саный: “Без хәзерге яшьләр иҗатының каян килгәнен аңларга тиешбез. Яңа җырлар үсәргә тиеш, ә алар кайдан үсеп чыга? Илһам Шакиров, Әлфия Әфзалова мирасыннан. Без үзебезнең тамырларыбызны белмәсәк, без әллә кая югалырга да мөмкин. Илһам Шакировның иҗаты бик бай. Аның әсәрләреннән анталогия ясарга кирәктер дип уйлыйм. Ул бит җырчы гына түгел, композитор да булган. Аның иҗатының бу өлешенә дә зур игътибар бирергә кирәк”. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100