Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Икенче хатынга ризамын (Зәмирә Сәмигуллина)

Кеше язмышларын тыңлап, укып ниндидер гыйбрәт аласың. Җай гына, парлап яшәүчеләр әкият, дип уйлый. Кыенлыклар кичергәннәр шуларны укып үзләренең тормышына шөкер итә. Кемнәрдер гаепли, кемнәрдер хәлеңә керә. Тормыш шулдыр инде ул. Кеме генә юк бит дөньяның. Илүсәнең сөйләгәннәрен дә сезгә тәкъдим итәргә уйладым.

news_top_970_100

Беләсең инде, ике баламны үзем генә үстердем. Ирем үлгәндә егерме алты яшь иде. Өч ел узгач кияүгә сорап килә башладылар. Әмма, иң беренче чиратта мин үземне түгел, кызларымны уйладым. Үземә ир табылыр, балаларыма әти була алмас кебек иде алар. Бәлки, үз кешемне очратмаган булганмындыр, кызларым мәктәп тәмамлаганчы кияүгә чыкмадым. Күп авырлыклар күрдем. Ике баланы аякка бастыру өчен икешәр эштә эшләдем.

Белемем буенча укытучымын. Элек укытучыларга хезмәт хакы аз түләнә иде бит. Укытучының эше бетәрлек түгел, өйгә кайткач та мәктәптә калган балалар өчен борчыласы, дәфтәр тикшерәсе, план язасы. Аларына түзгән дә булыр идем, мәктәп директоры бик нык бәйләнә башлады. Имеш, мин ирсез хатын. Ул дәшүгә аның кочагына керәчәкмен. Шуннан мин, эшемнән китәргә тәвәккәлләдем. Мебель сата торган кибеткә эшкә кердем.

Кибет иртәнге сигездән бишкә кадәр эшли. Шунда ук сатам да, җыештырып та кайтам. Элеккеге хезмәттәшләрем кергәндә баштарак ояла идем. Әмма, мебель күп сатылган айларда яхшы гына хезмәт хакы ала башлагач, оялуны җиңдем. Нишләп кеше ни әйтер дип яшәргә тиеш әле мин, диеп уйладым.

Укытучы эше бер заманда да җиңел булмады ул. Хәтерлим әле, класста бер тыңлаусыз малай бар иде. Дәрестә тыңлап утырмый, өй эшен дә әзерләп килми. Әйтерсең, белем укытучы өчен кирәк. Берсендә шул шук малай класстагы кызның борынына суккан да, кан аккан. Шуннан ике якның да әти-әнисен директорга чакырырга туры килде. Шунда, малайның әнисе пыр туздыра. Югары белемле укытучы тыңлата алырга тиеш, ул шуның өчен акча ала бит. Тыңлата алмый икән, эшеннән китсен, ди. Һәркем үз фикерен әйтергә хаклы, килешәм. Әмма, укытучы балага мәктәптә тәрбия түгел, белем бирергә тиеш, дип уйлый идем. Әдәп, әхлакка, укытучыны, олыларны зурлауны гаиләдә баланы тудырган ата һәм ана өйрәтергә тиештер. Менә шундый күңел бәрелешләрен кичергәч тә йөрәккә бәрә башлады.

Тормыш итү өчен акча кирәк, ялгызың ике бала үстергәндә бигрәк тә кыен. Әмма, тормышта миңа акчага караганда, саулык, кызларым исәнлеге кадерлерәк. Мебель кибетендә бер ел эшләгәч, икенче бер оешмага җыештыру эшенә дә кердем. Кызларга кием күп кирәк дисәләр дә, безнекеләр алай кием-салым сорап аптыратмады. Тормышның авырлыгын да, җиңеллеген дә кызларым белән бергә кичердек. Кызлар тугызынчы классны бетергәч училищега укырга керделәр. Икесе дә пешекчегә укыдылар. Әни, сиңа булышасы килә, диде кызларым. Үзем дә яшьтән кияүгә чыккан идем, узган ел олы кызымны да егерме яшеннән кияүгә бирдем. Кызларга ятимлек өчен пособие дә чыгып барды. Күп булмаса да, ул акчаларны да җыеп бардык. Кызым кияүгә чыкканчы шул акчаларга өйгә ремонт ясаттык. Туйга акча әрәм итмибез, никах туе гына ясыйк, диделәр. Киявем дә бик акыллы, кода-кодагыйга да рәхмәтлемен, гел шулай татулыкта яшәргә язсын.

Ялгызлык рәхәт түгел, кеше арасына чыккач та кимсенү була. Барысын да сөйләп ялыктырасым килми. Әйтер сүзем башка. Ялгызлар аны болай да белә. Парлап гомер иткәннәр аны барыбер тулысы белән аңлап бетерми, барыбер нинди дә булса гаеп таба.

Кызымның никахыннан соң мине бер ир белән таныштырдылар. Хатыны авыру, мин озак яшәмәм, мин исән чагында ук үзеңә кеше тап. Тик, балаларны кага торган булмасын, дигән. Туганнары шушы сүзне әйткәч, йөрәгем ярыла, дип торам. Ничек инде, күрә торып, исән хатын өстенә кияүгә чыгыйм. Әллә ничек бит инде. Шуннан ул хатын үзе мине өенә чакырды. Сөяк тә тирегә генә калган, бик кызганыч иде аны күрү. Ул сөйли, мин елыйм. Авырта башлагач намазга баскан, яулык япкан. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен чык, кеше сүзеннән курыкма, балаларымны какма, дип кулларымнан алды. Сөяк тә тире генә эленеп торган ул хатынның куллары әллә нишләтте. Аңа юк, дисәм үпкәләтермен, дип уйладым. Ярар, дидем, кочаклашып еладык.

Ул көнне мин үз-үземне танымадым, үлем белән очрашачак көн миңа да киләчәк бит, дип уйладым. Мәчеткә барып намазга өйрәтү турында китаплар алдым. Намазга бастым, яулык яптым. Аллаһы Тәгалә биргән саулыклар өчен рәхмәт әйтеп, исәнлек сорап яптым яулыкны. Дөрес булгандырмы, белмим. Әмма, күңелем шулай кушты.

Теге иргә хатының исән чагында кияүгә чыга алмыйм, аның үлемен көткән кебек тоела, куркам, ярамаса да, никах укыттык, дип алдап булса да әйт, дидем. Шуннан ул хатын мине кабат өенә чакырды, яулык япканымны күргәч, кочаклап елады, никах укытканыбызга сөенеп рәхмәт әйтте. Ике айдан үлеп тә китте.

Рафаил белән яшәп киттек, балалар мәктәптә югары класста укый иде ул вакытта. Анда ике малай, миндә ике кыз иде. Балалар белән дә уртак тел таптык. Хатыны үлсә дә, икенче хатын булып кияүгә барган кебек булдым. Икенче хатын булып кияүгә барган хатын-кызларны, сөннәт гамәл дип икенчегә өйләнергә теләүчеләрне гаепләр алдыннан уйланыгыз диясем килә.

Иремнең бик яхшы күңелле дусты бар. Балалары үсеп, үз тормышларын корган. Ире дә, хатыны да намазда. Ирнең тагын балалар алып кайтасы килә. Хатыны риза түгел. Ул ир дә икенчегә алырга хатын эзләде. Авыр тормышта яшәүче ялгыз хатын булса, алыр идем, диде. Әгәр минем ирем дә шушы фикерне әйтә икән, мин дә риза булачакмын. Никахта да шушы сүземне әйттем. Чөнки, ялгыз хатынның ничек интегеп тормыш тартканын үз йөрәгемнән кичердем. Әгәр булдыклы, мул тормышта яшәүче ир никахланып, берәр ялгыз хатынга ярдәм итә икән, нигә аны гаепләргә?

Әйе, икенче хатынга өйләнергә теләүчеләр арасында да төрлесе бардыр. Анысы белән дә килешәм. Әмма, һәркемнең үз юлы, үз кыйбласы бу тормышта. Гаепләргә ашыкмыйк.

Бер танышым бар иде. Мин кияүгә чыккач, бик гаепләде, авылда сүз таратты. Юкса үзенең кызы да диндә, яулыклы. Без Рафаил белән яши башлап ярты ел вакыт та узмагандыр, үзенең егерме ике яшьлек кызы утыз алты яшьлек бай иргә икенче хатынлыкка кияүгә чыкты. Тормыш куласа ул, әйләнә дә килә, - дип үз тормышын сөйләде Илүсә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100