Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Икенче тапкыр янабыз...» – Арчаның Кәче авылында алты балалы гаилә йорт-җирсез калган

«Әле дә ярый ут төнлә чыгып, үзебезне харап итмәгән...» Арча районы Кәче авылында яшәүче Вәлиәхмәтовлар гаиләсе башларына төшкән ачы хәсрәттән бераз гына булса да шулай дип юана. «Интертат» өч ел эчендә ике коточкыч янгын кичергән гаиләнең башлыгы Динар Вәлиәхмәтов белән сөйләшеп алдык.

news_top_970_100
«Икенче тапкыр янабыз...» – Арчаның Кәче авылында алты балалы гаилә йорт-җирсез калган
Динар Вәлиәхмәтовның шәхси архивыннан

– 29 ноябрь көнне сәгать 9ларда казларны ашатып, сарайдан кердем дә, хатыным Фәридә белән ашарга җылытып, чәйләр эчтек тә, мин урамга чыгып киттем. Шул арада бер апа: «Энем, сараегыздан төтен чыга, янасыз, ахырысы», – дип йөгереп килде.

Мин тиз генә, сүндерергә дип, мунчадан салкын су ташый башладым. Аннары ут печәнлеккә менеп китте, анда төтен тулды, печәнлектән сикереп төштем инде. Хатын белән икәүләшеп сибеп кенә, безнең көчтән килмәгәч, янганын карап торырга мәҗбүр булдык. Ә янгын сүндерүчеләр тимер юл переездында ике составны үткәреп тоткарландылар. Алар килгәнче ялкын өйгә күчеп, түбәләр янып беткән иде, – дип сөйли башлады Динар әфәнде 1957 елда бурадан төзелгән йортларының көлгә әйләнүе турында. Янгынга кыска ялганыш сәбәпче булган.

«Янгын сүндерүчеләр тимер юлда поездларны көтеп торып соңга калды»

Ничек кенә булса да, үзләре, балалары исән-сау. Гаилә башлыгы үзе дә шуңа сөенә.

– Балалар бөтенесе мәктәптә иде. Бәхет дигән нәрсә бар ул. Авыр сынау инде, тик үзебез исән-сау булу – зур бәхет. Ярый әле төнлә булмады, төнлә булса, тугызыбыз да (Динар, Фәридә, алты балалары, Фәридәнең әнисе. – Т.И. искәрмәсе) исән калмас идек, дип уйлыйм.

Хәзер мәрхүм бабайның (Динар әфәнденең хатынының әтисе. – Т.И. искәрмәсе) апасында вакытлыча торабыз. Кәчедә яшәп торырга йорт таба алмадык, арендага биреп торучы булмады.

Арчада станциядә, арендага дип, ике бүлмәле фатир тапканнар иде. Әле балалар бертавыштан «китмибез, безгә татар мәктәбеннән рус мәктәбенә күчү читен була» диләр. Безнең балалар русча да юньләп белми бит. Аннары Арчадан, Наласадан тренерлар да Кәчегә килеп йөри. Минем икенче малай – көрәшче, Татарстан, Россия чемпионы, – диде Динар Вәлиәхмәтов.

Баш өстендә түбәсез калган гаилә 6 бала тәрбияли: 17 яшьлек Руслан, 15 яшьлек Дияз, 12 яшьлек Нияз, 11 яшьлек Динара, 9 яшьлек Рәмзил һәм 4 яшьлек Ислам. Янгын турында белгәч стресс кичергән балалар бүген азмы-күпме тынычланган инде. Ә бит алар – ут фаҗигасен бөтен барлыгы белән татыган балалар.

– Икенче тапкыр янабыз инде. 3 ел элек янган идек. Ул вакытта мунча мичендә пыскып торган ут, казларга су бирәм дип, Дияз ишекне тартып ачкач, дөрләп янып киткән. Янгын мунчадан – сарайга, сарайдан өйгә күчте. Ул вакытта да янгын сүндерүчеләр тимер юлда поездларны көтеп торып соңга калды, хәзер дә шул ук хәл.

Ул вакытта без, иптәшемнең әнисенең абыйсы үлеп киткәч, шул йортка күченеп яши идек. Ул йорт янып беткәч, Фәридәнең әнисенең өенә күчендек, тик ул да инде хәзер юкка чыкты... – дип көрсенеп куйды Динар Вәлиәхмәтов.

Янгынның алдагы көнендә Вәлиәхмәтовларның 13 тавыклары, 5 казлары үлә

6 бала әтисе Коркачыкта каравылда эшли. Бер тәүлек эшләп, өч тәүлек ял иткән арада, эретеп ябыштыру буенча өстәмә эшкә йөри икән. Каравылдагы нибары 12 мең сум акчага 6 баланы түгел, берсен дә кайгырта алмыйсың. Хатыны Фәридә Вәлиәхмәтова Казанга «Нәфис косметик» компаниясенә йөреп эшли, аларны Кәчедән вахта белән алып китәләр. Көндезен-төнен чиратлап эшли, кайгы китергән 29 ноябрь көнне дә ул төнге эштән генә кайткан булган.

Бәла ялгызы гына йөрми икән шул: янгынның алдагы көнендә дә Вәлиәхмәтовларның 13 тавыклары, 5 казларының кисәк үлеме борчуга сала. Динар Вәлиәхмәтов шул хакта сөйләде. 26 каздан бүген инде 16га калган казларын, бәхеткә, янгыннан вакытында алып чыгарга өлгерәләр. Хәзер аларны вакытлыча туганнарына урнаштырып торганнар. Ишле гаилә булып кеше өстендә яшәүнең бер көне дә күп аның, шунлыктан, район башлыгы белән дә торак мәсьәләсендә сөйләшү булганын әйтте Динар әфәнде.

– Главага мендек без. «Хатны Президентка җибәрдек, аннан җавап көтәбез», – диде. «Әлегә тынычлап торыгыз, дүшәмбедән хәл итә башлыйбыз», – дип ышандырдылар. Менә дүшәмбе тагын кереп чыгарга исәп бар. Без бит 8 ел буе фатирга чиратта торабыз. 3 ел элек яндык, фатир да бирмәделәр, иптәшемнең әнисе йортына күченгәч, «булышабыз» дигән булдылар да – үтәлмәде. Хәзер глава, «булышабыз» дип вәгъдә бирде.

Беренче тапкыр янган өй нигезендә кешеләр ярдәм итеп җыешкан акчага яңа йортка фундаментлар да төзегән идек, күтәрергә көчебез җитмәгәч, шулай калып торган иде. Хәзер нәрсә булып чыгар. Йортны да төзисе килә инде, ләкин әлегә торырга фатир кирәк, кешедә торып булмый бит. Анда ничек булса да тырышырбыз инде. Бу өйне дә күтәрешергә ярдәм булса, Кәчедән дә китәргә теләмибез без, – ди Динар Вәлиәхмәтов.

«Авыл халкы кими!» дип чаң суккан вакытларда, авылдан башын алып шәһәр җирлегенә качарга атлыгу түгел, ә, киресенчә, «йорт булса, авылда яшәр идек» дип торучы гаиләләр булганда, уйланырга җирлек бар төсле…

«Яшәргә өй эзләштек, әлегә арендага беркем кертми»

Бүгенге көндә бу гаиләнең күршеләре Фәнисә Галәвиева матди ярдәм җыю белән шөгыльләнә. Халыктан күчкән акчаны аннары гаиләгә тапшырачаклар.

– Без инде 2 ел күршеләр булып яшибез. 6 балалы, авыррак тормышлы гаилә бу. Балалары акыллы аларның, спортчылар. Булдыклы, «эшлим» дип тора торган балалар.

Янгыннан соң акча җыеп булышу ягын үземә алдым – өй салырга акча җыябыз. Балаларны янган көнне үк киемнәр белән тәэмин иттек. Ашау-эчү ризыкларын авыл халкы җыйды. Яшәргә өй эзләштек, әлегә арендага беркем кертми.

Главага хат яздык, дүшәмбе көнне берәр ачыклык керер, дип өметләнәбез. Тиз генә хәл ителми бит андый сораулар. Бер өйдә хәзер 12 кеше тора алар, өстәвенә әбиләре авырый, – диде Фәнисә ханым.

«Фатирга чиратны тизләтеп булмасмы икән дип, хатлар яздык»

Кәче авыл җирлеге башлыгы Руслан Гәрәев та авылда яшәп торырга буш өйләр бирә торган кешеләр табылмавын раслады.

– Главага да кердек, Президентка, Хөкүмәткә дә, «фатирга чиратны тизләтеп булмасмы икән» дип, хатлар язылганын әйтте. Янгын көнне глава үзе дә төште. Икенче көнне дә бу гаиләне кабул итте, торак мәсьәләләрен сөйләштеләр. Бүген районнан матди ярдәм дә күчәргә тиеш.

Әлегә авыл гына түгел, район белән булыша халык. Акча хәйран гына җыелып килә, бик булышалар, ташламыйлар. Азык-төлек, кием-салым да алып киләләр. Үзем дә яраклы киемнәрне туплап маташам. Көнгә әллә ничәшәр сөйләшеп, күпме акча күчерелгәне турында да кызыксынып торабыз. Район хакимияте дә көн саен элемтәдә.

Район аларга 2 фатир тәкъдим итте. Берсе – Кенәрдә, берсе станциядә – Дәүләт торак фондыннан бер фатир бар. Кенәргә кадәр бармыйбыз, диделәр, ә станциядәге фатир буенча әле төгәл җавап әйтмәде Вәлиәхмәтовлар, – дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы.

Аның сүзләренчә, ул – стандарт ике бүлмәле фатир. 100 метр ераклыкта мәктәп тә бар икән. Алар анда коммуналь хезмәтләр өчен генә түләргә тиеш булачак, диебрәк әйтте, үзе «ялгыш булмасын» дип, бераз икеләнеп тә куйды.

– Материаллары булса, бушка өй салып бирүчеләр дә булырга мөмкин. Республикадан матди ярдәм булса, булышырлык оешмаларны да җәлеп итеп, я материалларны арзанрак бәягә алып, өй төзү мәсьәләсе дә карала. Глава үзе дә контрольдә тота, – ди Руслан Гәрәев.

Ел азагында зур сынауга дучар булып, йортлары, мөлкәтләреннән колак каккан Вәлиәхмәтовларга булдыра алганча ярдәм итсәк иде. «Ил төкерсә, күл булыр» дигән мәкаль юктан гына чыкмаган. Матди ярдәмне Фәридә Вәлиәхмәтованың Сбербанк картасына юлларга мөмкин.

Карта номеры: 4276 6200 4184 7793 (карта 8-939-365-40-31 номерына беркетелгән).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100