Ике секунд эчендә чемпион булырга мөмкинме, яки көрәш буенча дөнья беренчелеге үтте
Казанда көрәш буенча дөнья чемпионаты узды. Әлеге чемпионат - пандемиядән соң үткәрелгән беренче мастштаблы ярыш. «Татар-информ» хәбәрчесе дөнья беренчелегеннән репортаж тәкъдим итә.
Көрәш сагындырган! Быел Сабан туен да күреп булмады бит, ичмасам. Шуңа өстәп, ел саен Авыл хуҗалыгы министрлыгы призына уза торган турнирны да булмый дип игълан иттеләр. Ә бит көрәшчеләрнең көрәшәсе, тамашачыларның көрәш карыйсы килә.
«Нүжәли минсельхоз булмас инде?» — дип хафаланып йөргәндә, көрәш федерациясе барысына бергә бүләк ясап куйды: башка турнирларын кем белсен, әмма дөнья чемпионаты булды. Чөнки 2020 елны чемпионнарсыз калдырырга ярамый.
Безнең илдән 2020 елгы дөнья беренчелегендә 2019 елда Россия чемпионнары булып калган көрәшчеләр катнашты. Аларның алтысы — Раббани Нургалиев, Искәндәр Мортазин, Динар Кәримуллин, Ренас Кәлимуллин, Илмир Төхвәтуллин һәм Раил Нургалиев — Татарстаннан. Икесе — Артур Зөлкәрнәев белән Наил Мөхәммәтҗанов Башкортстан Республикасыннан. Муса Галләмов — Марий Элдан, ә Сергей Павлик Мәскәү өлкәсеннән.
Гомумән, көрәш буенча 2020 елгы дөнья беренчелегендә егерме алты илдән туксаннан артык көрәшче бил алышты. Дөрес, кайбер илләрнең көчле спортчылары, билгеле сәбәпләр буенча, чемпионатта катнаша алмый. Тик аларга алмашны табалар — хәзерге көндә Казанда укучы егетләр турнирда рәхәтләнеп көрәшкән икән.
Чемпионатның беренче өлеше Казанның ишкәк ишү спорты төрләре бинасына үтсә, финал ярышлары исә «KazanRing» автодромында ачык һавада булды. Ачык һавада узуның сәбәбен пандемиягә генә әйләндереп калдырмадылар. Йөз еллар элек үк безнең бабалар һәм аларның бабалары да ачык һавада бил алышкан. Ачык һавада үтүче дөнья чемпионаты тарихи үткәнебезгә әйләнеп кайту кебек, ди оештыручылар. Ә көне чыннан да бик матур булды.
Көрәшчеләрне ишкәк ишү спорты төрләре бинасыннан автобуслар белән алып килделәр. «Финалистлар!» дигән сүзгә горур атлап, рәхәтләнеп елмаеп чыктылар үзләре. Дөрестән дә, кайбер популяррак спорт төрләрендә берәр юк кына чемпионатны җиңеп кайтучыларны да шәһәр белән бергә каршылыйлар бит.
Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, көрәш буенча халыкара федерация президенты президенты Җәүдәт Миңнәхмәтов тә катнашты. «Шундый авыр замана булуга, үз сәламәтлекләрен куркыныч астына куюларына карамастан, күп кенә илдән көрәшчеләр килде. Аларга зур рәхмәт», — диде Җәүдәт Миңнәхмәтов.
«Бер атна эчендә ун кило ташладым»
Россия җыелма командасында чыгыш ясаучы ун көрәшче дә үз үлчәү авырлыкларында чемпион исемен яуладылар. Һәм күбесе санаулы секундлар эчендә көндәшләрен чиста алым белән аркаларына күтәреп салды.
60 кг үлчәү авырлыгы финалында Актаныш егете Раббани Нургалиев Кыргызстаннан Декхам Ууглу белән очрашты. Башта бер балл эшләсә, аннары чиста алым белән күтәреп салып, Раббани беренче тапкыр дөнья чемпионы булып танылды.
65 кг үлчәү авырлыгында да Актаныш егете Искәндәр Мортазин беренче тапкыр дөнья чемпионы исемен яулады. Финалда Таҗикистаннан Мухсан Ишоновны ун секунд эчендә чиста алым белән җиңеп чыкты.
— «Чемпионат була», - дип бер атна калгач әйттеләр. Шушы бер атна эчендә ун кило ташларга туры килде. Иң авыры да көрәшү түгел, «вес куу» булды. Дөресен әйткәндә, Казахстан, Таҗикстан, Төрекмәнстаннан көрәшчеләр килсә, тартышырга туры килә иде. Ил чикләре ябык булды шул, — ди Искәндәр.
Дөнья беренчелеге үткәрелү күпләр өчен шаккаткыч яңалык булды. Кинәт кенә үткәрелергә җыенган ярышны көрәшчеләр үзләренә «вызов» дип кабул иткәндер, минемчә. Россия җыелма командасының баш тренеры Фәрит Шәйхетдинов та башта аптырап калуын яшермәде.
— Бер атна кала дигәндә генә чемпионат үтәчәге билгеле булды. Әмма, беренчедән, без каушап калмадык. Икенчедән, Россия җыелма командасындагы егетләр бик көчлеләр, аларга ышанырга була. Башта үзем дә аптырап калдым: Россия беренчелеге бер ел элек булган иде бит инде. «Кемнең авырлыгы арткан икән, кем авырый икән, берәрсендә ковид юк микән, балалары артмаган микән», - дигән уйлар килде. Төрле сәбәпләр булырга мөмкин бит.
Шулай да, егетләр бер йодрык сыман җыела алдылар, рәхмәт аларга! Бер атна эчендә артык авырлыкны ташлап, үз формаларына кайттылар. Чын спортчы булуларын, төнлә торгызсаң да көрәшергә әзер икәнлекләрен исбатладылар, — диде ул.
Ике секунд эчендә дөнья чемпионы
70 кг үлчәү авырлыгында Динар Кәримуллин Анголадан кара тәнле көрәшче Пенту Уилденны биш секунд, 75 кг үлчәү авырлыгында Башкортстан көрәшчесе Артур Зөлкәрнәев Төрекмәнстан көрәшчесе Ноуруз Какалиевны җиде секунд, 80 кг үлчәү авырлыгында Теләче районы өчен көрәшүче Ренас Кәлимуллин Кыргызстаннан Омор Уулуны дүрт секунд эчендә чистага атты.
Ә 100 кг үлчәү авырлыгында Раил Нургалиев Украина көрәшчесе Николай Афоничевны шулай ук санаулы секундлар эчендә чиста алым белән күтәреп салды. Шулай да җитезләр арасында иң җитезе 130 кг үлчәү авырлыгында көрәшүче Муса Галләмов булгандыр. Монголия көрәшчесе Илья Семенюкны ул ике секунд эчендә «космос»тан очыртып алып кайтты. Ике секунд һәм ул табадан гына төшкән дөнья чемпионы.
Россия — Әрмәнстан — Румыния — 5:0
Өч алышта бераз тартышып алдылар шулай да. 85 кг үлчәү авырлыгында Башкорстан көрәшчесе Наил Мөхәммәтҗанов Әрмәнстаннан Евранд Егоян белән көрәште. Келәм буйлап бераз әйләнгәләп тә йөрделәр. Ике секундлык җиңүләр белән чагыштырганда, әлеге алыш бик каты озак булып тоелды инде. Шулай да, Наил башта - ике, аннары берешәр балл алып, чемпион исемен яулый алды.
90 кг үлчәү авырлыгында Илмир Төхвәтуллинга тиңнәр булмады. Румыния көрәшчесе Шарап Алиханов белән шулай да тартышты әле ул. Шарап, очып барган җирдән кулларын җибәреп, котылып калырга теләсә дә, Илмир үзенекен итте. Рәттән өч тапкыр берешәр баллык алым, Шарапның ике кисәтүе һәм «хоп» — дөнья чемпионы әзер.
Абсолют батырга — тәкә
130 кг нан югары үлчәү авырлыгында күпләргә таныш Сергей Павлик отып чыкты. Аның җиңүендә беркемнең дә шиге юк иде инде. Бу ярышка ул 187 кило авырлык белән килгән. Ябыккан Павлик. Моңа кадәр 192 кило булган икән.
Абсолют үлчәү авырлыгы финалында Павлик Казахстанның ирекле көрәш буенча спорт остасы, Олимпия призеры Марид Муталимовны 7:1 исәбе белән җиңеп чыкты. Баш өстеннән генә очырды Олимпия призерын безнең Павлик. Баһадирның көче беләгендә булсын инде ул.
Абсолют батыр Павликка «почти» шул ук үлчәү авырлыгына үзе кереп көрәшердәй тәкә бүләк иттеләр. «Эх» та итмәде, җилкәсенә күтәрде дә салды мөгезләре әйләнгәләп-әйләнгәләп киткән тәкәне.
Җиңүчеләргә исә кубок белән медальдән кала түбәтәй дә бүләк иттеләр.
Көрәш сагындырган!
Дөресен генә әйткәндә, дөнья чемпионатының дәрәҗәсе һәм артыннан ияреп килүче исемнәре генә бар. Ә татар егетләренә келәмдә ярсый-ярсый көрәшердәй көндәш юк. Алар шул ук «минсельхоз» белән Татарстан беренчелегендә бар дөньяны пыр туздырып көрәшәләр. Хәер, ул турнирларда да андый көрәшләрне дүрт күз белән көтеп утыра башлаган идек инде.
Ни генә дисәк тә, көрәш сагындырган. Бик сагындырган икән! Секундлык кына алышлар өчен булса да, кабат көрәш атмосферасын тояр өчен булса да килерсең икән. Алдагы көннәрдә дә көчле көрәш турнирларында күрешеп торырга язсын иде.
Галерея: Көрәш буенча Дөнья чемпионаты