Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Ике минут эчендә үлеп китте...Килеп кочаклап алдым – күзен дә ачмады, бер сүз дә әйтә алмады”. Татар җәмәгатьчелеге Рауза Хәйретдинова белән хушлашты

Татар дөньясының тагы бер якты йолдызы сүнде. Татар җәмәгатьчелеге “Мәйсәрәсен” һәм “Галиябануын” – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Рауза Хәйретдинованы соңгы юлга озатты. Матәм мөрәсиме Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узды. Рауза Хәйретдинова уйнаган рольләрендә башкарган җырлары әкрен генә яңгырап торды. 

news_top_970_100
“Ике минут эчендә үлеп китте...Килеп кочаклап алдым – күзен дә ачмады, бер сүз дә әйтә алмады”. Татар җәмәгатьчелеге Рауза Хәйретдинова белән хушлашты

Рауза Хәйретдинова 15 ноябрьдә, 90 яшендә вафат булды. Быел язын театрда талантлы артистканың олы юбилее билгеләп үтелгән иде. Матәм чарасын алып барган театр артисты Хәлим Җәләлов, юбилярның олы яшьтә булуына карамастан, үз бәйрәмендә шактый шат күңелле булып утырганын искә төшереп узды.

– Юбилей кичәсеннән канәгать калып, әллә ничә тапкыр шалтыратып рәхмәт әйтте. Яшәргә өмете зур иде әле, - диде.

Хәлим Җәләлов аның мөлаем, нәфис буйлы, ачык матур тавышлы зат булуын билгеләп узды. Аның иң кыйммәтле сыйфаты – матур сопрано тавышы булуын әйтте.

"Мин аңа “матурым” дип дәштем, ул миңа “матурым, кадерлем” дия иде

Рауза Хәйретдинова үзенә җиңел үлем теләгән, һәм Ходай Тәгалә бу теләген кабул иткән. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә тормыш иптәше Нуретдин абый сөйләде.

– Хәле кисәк авыраеп китте, “кан басымын үлчәп карыйк әле” диде, мин приборны алып килгәндә инде өзелде. Ике минут эчендә үлеп китте. Килеп кочаклап алдым – күзен дә ача, бер сүз дә әйтә алмады... 

Бик бәхетле булдык бергә. Мин аңа “матурым” дип дәштем, ул миңа “матурым, кадерлем” дия иде. Үзе теләде инде. Авырып ятмауны, тиз генә үлүне үзе теләде... – ди күз яше ара Нури абый.

Рауза апаның улы Марат абый әнисе җан биргәнче килеп җитә алмаганын әйтте.

– Соңгы көннәрдә әни белән телефоннан сөйләшеп алдык. Сырхаулап тора иде инде. Әти шалтыратты, тик мин килеп җиткәндә үлгән иде инде. Бик әйбәт әни булды минем өчен, - ди газизен озатучы улы.

Оныгы Тимур әбисенә “Дәү әни” дип эндәшкән.

– Бик кайгыртучан булды ул. Мин дә иҗади кеше булгач, еш кына гастрольләр, труппа белән чыгышлар турында көлешеп сөйләшә идек. Гаилә мәсьәләләрен дә күтәрә идек, - диде.

"Тәртәдән чыгып китсәң - әйтәсен әйтә иде"

Матәм чарасында чыгыш ясаучылар Рауза Хәйретдинованың үзенә дә, башкаларга карата да таләпчән булуын, хилафлыкларны игътибардан читтә калдырмавын билгеләп үтте. Чыгыш ясаучыларның сүзләреннән тормыш иптәше Нуретдинның алтынга тиң ир булуы, аның белән таш ышанычлы дивар артында күк яшәгәне аңлашыла иде. Хәлим Җәләлов Рауза апаның “гомере буе сәхнә түрендә булып, Нури абый ышыгында яшәгәнен” әйтте.

– 1961 елда укырга кергән вакытта, Рауза апаның театрда шаулап эшләгән чаклары иде. “Зәңгәр шәл”нең гөрләгән чагы, “Казан сөлгесе”, “Татар хатыны ниләр күрми”... Ул бик күп спектакльләрдә үзәк рольләрдә булды. Рауза апабыз үҗәт дәрәҗәдә хезмәт сөя торган, театрга гашыйк кеше булды. Ул беркайчан сәхнәдә шаулап йөрмәде, башкаларга да ирек бирмәде. Тәртәдән чыгып китсәң, хилафлык эшләсәң, эзләп таба, әйтәсе сүзен әйтә. Яңа буын Мәйсәрә, Галиябанулар бар, ләкин Рауза апа тудырган образлар халык хәтерендә беркайчан югалмаслар. Бик сагынырбыз! – диде Хәлим Җәләй.

ТР Президенты каршындагы мәдәният үсешенә ярдәм фонды башкаручы директоры Нурия Хашимова Рауза Хәйретдинова белән якташлары һәрвакыт горурлануын әйтте.

– Ул үзе тиз генә үлеп китүне теләде. Аз хасталы булып, бәхетле үлем белән китте дияргә була. Нури абый белән бер-берсен кадерләп гомер иттеләр, - диде.

"Бер көнгә дә театрны исеннән чыгармады"

Ринат Таҗетдиновка Рауза Хәйретдинова белән күп кенә спектакльләрдә бергә уйнарга туры килгән.

– Бүген минем өчен бик кайгылы көн. Рауза апа шикелле театрны, тамашачысын яраткан артистны белмим. Бер көнне дә театрны исеннән чыгармады. Гомере буе оптимистка булды. Театрны, тамашачыларны ярата белүе җанына, тәненә сеңгән иде. Театр белән яшәде, театр белән үлде дә.

“Татар-информ” хәбәрчесе Рауза Хәйретдинованың хезмәттәшләре – театр артистлары белән аралашты.

Рамил Төхвәтуллин Рауза апаны “активлыгы белән чәчрәп торучы бөек артистка иде” дип бәяләде.

– Кайгылы матәм көнендә дә челтерәп аккан чишмәдәй тавышы яңгырый. Гомер буе татар классикасында героиня булып хезмәт иткән. Яшь буыннар, хәтта мин дә элекке спектакльләрне күрми калдым, ләкин шактый еллар бергә эшләргә туры килде. Шул дәвердә Рауза апаның күпкырлы киң талант иясе икәненә тагы бер кат инандым. Бөек артистка дип саныйм мин аны. Һәммә роле дә уңышлы иде. Оптимистик рухта яшәде, – диде.

Наилә Гәрәева аның башкалар өчен сөенә белүенә игътибарны юнәлтте.

– Театрыбызның якты йолдызы сүнде. Милләтебезнең йөзе кашы иде. Минем язмышым, иҗатым аның белән бәйле. Аның белән сәхнәдә бергә иҗат иттек, бергә уйнадык. Бер рольне икебезгә дә уйнарга туры килде. Ачык йөзле, чишмә төсле тавышлы. Мәйсәрәбез, Галиябануыбыз, “Казан сөлгесе”ндәге Мөршидәбез ул безнең. Ул чын татар артисткасы, милләтебезнең горурлыгы, исән чакта да легенда иде. Кешеләрне бик ярата иде ул. Һәрвакыт котлый иде премьераларга килгәндә дә. Көчле рухлы, күңелле кеше иде. Безнең өчен шатлана белә иде. 90 яшендә дә “Минем яшисе килә” дигән иде. Яшисең Рауза апа, безнең күңелебездә мәңге яшәячәксез!

"Ярты эшне эшлим дип кенә йөрүчеләрнең тетмәсен тетә иде"

Илдар Хәйруллин Рауза апаның үзе өчен таләпчәнлеге белән истә калачагын әйтте.

– Тормышта да, иҗатта да бик таләпчән булды. Бернинди халтурага урын калдырмады, ярты эшне эшлим дип кенә йөрүчеләрнең тетмәсен тетә иде. “Сәхнәдә бирелеп уйнагыз” дип таләп итә иде. Үзе дә шундый булды. Тормышы ике өлештән тора. Ятимә бала 12-13 яшендә әти-әнисез калып, энеләрен, сеңелләрен карап үстергән. Тырышкан, авыр тормыш кичергән. 40 яшендә күкрәгендә яман чир диагнозы куйгач та, “ятканчы атып калыйм” дип, операция ясатып, Ходай рәхмәте белән исән калды. Тагын 50 ел яшәде.

 “Үләм дип ятканнан соң, тормышка башка төрле карый башладым, тормышның рәхәтен, кадерен белә башладым” дип шат күңелле булып, рәхәтләнеп яшәде. Әйбәт кеше иде. Гаиләсен бик карады. Алар Нури абый белән бер-берсенә бик тиң. Нури абый Рауза апаны, Рауза апа Нури абыйны кадерләп карады. Рауза апа олайгач та өйдә ятмады, мәҗлесләргә килеп йөрде. Яңа елга, 8 Мартка да килә иде. Авыр булса да, “сез дә минем туганнарым кебек” дип килә иде. Театрны, иҗатты яратты. Мин аны башка профессия кешесе дип күз алдына да китерә алмыйм. Яшь вакытта бөтен җырлы рольләр аның репертуарында иде.

"Аларга кунакка бару зур дәрәҗә иде"

Фәрит Бикчәнтәев Рауза апа гаиләсенең бик кунакчыл булуын җылы итеп искә алды.

– Мин театрда үстем. Балачактан Рауза апа белән аралашырга туры килде. Алар Нури Ганиевич белән гел бергә иделәр. Бик кунакчыл булдылар, ләкин аларга кунакка эләгәсең икән, димәк алар сине аерып алганнар бүтәннәрдән. Аларга кунакка бару бик зур дәрәҗә иде. Ул кунакчыл, чын татар хатыны. Ул әзерләгән ризыклар аеруча тәмле, аеруча оста итеп сыйлый белә иде. Легенда булды. Аның кебек Мәйсәрә юк диләр, бу чыннан да шулай. Халыкчан җырлавы сокландыра иде. Аның җырлавы авылча, ясалмалык юк иде, чын Мәйсәрә шундый булырга тиештер дип ышандырырлык иде. Халык күңелендә шулай булып калды ул. Шуңа күрә аннан соң уйнаучы Мәйсәрәгә кыенрак булды. Чагыштыра иделәр. - диде.

Баш режиссер Рауза апа тормышында Нури абыйның роле зур булуын ассызыклады.

– Коллективта Нури Ганиевичның абруе зур иде. Нури Ганиевич аны саклап яшәде. Юбилей уздырганда, без хәтта рәхмәтне Нури Ганиевичка күбрәк тә әйтә идек. Ул үзе дә “минем Нурием бар” дия иде.

Матәм чарасында Рауза Хәйретдинова рухына дога кылгач, якыннары, тамашачыларына хушлашу өчен мөмкинлек бирелде. Рауза Хәйретдинованы алкышлар белән озаттылар. Мәрхүмә Яңа татар бистәсе зиратында җирләнде.

  • Рауза Котдус кызы Хәйретдинова 1928 елның 3 гыйнварында Татарстанның Балык Бистәсе районы Яңа Ырга авылында туа. 1948 елда Г.Камал исемендәге театр каршындагы студияне тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Иҗат эшчәнлегенең башында лирик пландагы яшь кызлар, бигрәк тә җырлаучы героиня рольләрен башкарды. Соңрак үткен, чая холыклы образлар иҗат итте.

Рауза Хәйретдинова башкарган иң популяр рольләр арасында “Зәңгәр шәл”дә (Кәрим Тинчурин) — Мәйсәрә, “Галиябану”да (Мирхәйдәр Фәйзи) — Галиябану, “Гүзәлем Әсәл”дә (Чыңгыз Айтматов) — Хәдичә, “Таң атканда”да (Ш. Шаһгали) — Гөлбикә, “Татар хатыны ниләр күрми” дә (Галимҗан Ибраһимов) — Гөлбану, “Әниләр һәм бәбиләр”дә (Туфан Миңнуллин) — Вазифа, “Рәхәт яшибез”дә (М.Гыйләҗев) — Волчанская һәм башка күп кенә образлар бар.

1970 елда Р. Хәйретдиновага Татарстанның халык артисткасы, ә 1979 елда Русиянең атказанган артисткасы дигән мактаулы исемнәр бирелә.

1991 елдан актриса Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының “Инсаният” труппасында иҗат итә.

Рауза Хәйретдинова 2017 елда "Интертат"ка интервью биргән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100