Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ике миллион сумлык «Үз телем» конкурсы татар дөньясына ни бирде

Казан шәһәренең «Яратам» яшүсмерләр клубында «Үз телем» проектлар бәйгесе җиңүчеләренең эшләре тәкъдим ителде. Эш нәтиҗәләрен журналист Рузилә Мөхәммәтова да күзәтте.

news_top_970_100
Ике миллион сумлык «Үз телем» конкурсы татар дөньясына ни бирде
фото: Рузилә Мөхәммәтова

Бәлки, сез Кариев театрында «Шайтан. Егет. Кыз» спектаклен карагансыздыр, бәлки, «Кайнатма» подкасты таныштыр, яки сатуга чыккан «Сәлам, микроб!» китабын алгансыздыр, бәлки... – кыскасы, болар сезгә таныш икән, димәк, «Үз телем» проектлар бәйгесе проектлары нәтиҗәгә ирешкән.

«Үз телем» конкурсы Казан Мэриясе тарафыннан 2021 елдан башлап, Казан шәһәре Думасы депутаты Рөстәм Рамазанов ярдәме белән үткәрелеп килә. Төп максат – татар телен һәм мәдәниятен популярлаштыруның яңа, заманча, нәтиҗәле һәм кызыклы форматларын барлау.

Грантлар бәйгесенең гомуми приз фонды – 2 млн.сум. Шушы акча мөмкинлектән чыгып, соралган суммаларны күздә тотып бүленә дә һәм әлеге идеяләрне ярты ел эчендә тормышка ашыру шарты белән дәгъвачыларга тапшырыла.

2024 елда узган бәйгедә жюри комиссиясе 6 җиңүчене билгеләгән. Менә алар – грант «продукцияләре»:

  • Л һәм Р хәрефләрен әйтергә өйрәтү өчен нейрологопедик китап (авторы Динара Фәйрушина),
  • Солтан Габәши исемендәге милли музыка фестивале (оештыручы Айдар Ниязов),
  • балалар өчен микробиология турында татар телендә беренче фәнни-популяр «Сәлам, микроб!» китабы (авторы Гөлнур Фәхруллина),
  • «Кайнатма» милли-креатив индустрия вәкилләре белән татар телендә атналык аудио- һәм видео-подкаст (продюсеры Алсу Мансурова),
  • «Барсиклар һәм Heko» буягыч комиксы («Пропеллерс» студиясе җитәкчесе Артур Шамшадинов һәм проект тәрҗемәчесе Зөләйха Камалова тәкъдим итте),
  • «Шайтан һәм аның кызы» әкияте буенча спектакль (режиссеры Булат Гатауллин).

Бәйге «Үз телем» дип атала, һәм нәтиҗәләр Халыкара туган тел көнендә ясала. Төп максат – татар телен һәм мәдәниятен популярлаштыру. Әйдәгез, проектларны карап чыгыйк. Димәк, 1 спектакль, 1 фестиваль, 1 подкаст һәм 3 китап тәкъдим ителде.

Проект нәтиҗәләре презентациясе белән Казан шәһәре Башкарма комитеты рәисе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова һәм жюри әгъзалары танышты.

Гүзәл Сәгыйтова: «Үз телем» – депутатыбыз Рөстәм Рамазанов инициативасы белән барлыкка килгән һәм тормышка ашырылган башлангыч. Ул беренче елны ук матур нәтиҗәләр биргәч, без аны дәвам итәргә булдык. Хәзер ул Казан Башкарма комитеты ярдәме белән бара, Рөстәм абый безгә һаман да ярдәм итә. «Үз телем» – ул шундый мәйданчык, анда өлкән сыйныф укучылары катнаша ала. Бу бәйге – кечкенә хыялларны тормышка ашырырга зур мөмкинлек. Яисә зур хыялларны тормышка ашырырга кечкенә генә мөмкинлек. Кайбер иҗатчы өчен кечкенә генә мөмкинлек – зур әйбер. Без «Үз телем»нең суммасы артыр һәм тагын да күбрәк проектлар катнашып җиңә алыр дигән өметтә».

Булат Гатауллин «Шайтан. Кыз. Егет»

Булат Гатауллин «Шайтан. Кыз. Егет» дип аталган хоррор-спектакль идеясе белән килгән бәйгегә һәм теләгенә ирешкән. Спектакль декабрь аенда чыкты. Булатның грант отып спектакль чыгаруын хуплыйм. Булат проектына акча бирергә карар иткән жюрига мең рәхмәт! Булат үз спектакленең режиссеры гына түгел, продюсеры да булган. Нибары 600 мең сум акчага спектакль чыгару җиңел түгел, болай эшләү өчен бөтенләй акчага аппетитың булмавы кирәктер. Мөгаен, Булатның әлегә портфолио өчен эшләведер. Чөнки кайбер аппетитлы режиссерларга гонорарга да җитми торган сумма ләбаса.

Ә спектакле, чыннан да, үзенчәлекле, аны татар театры өчен эксклюзив жанрда дия дә алабыз.

Булат Гатауллин – Кариев театрының йөзенә әверелгән актер. Быел ул Муса Җәлил исемендәге республика премиясенә ия булды, былтыр ул катнашкан «Рөстәм маҗаралары» спектакле «Алтын битлек» театр премиясен алды. Кариев театры репертуарында Булатның диплом спектакле булган «Гөлчәчәк» хоррор-спектакле бар.

Милли музыка фестивале

Музыкант Айдар Ниязов, Солтан Габәши исемендәге милли музыка фестивале проекты өчен грант сорап, 2023 елда да килгән иде. Әмма ул сораган сумма, башкаларга калдырмыйча, грантның саллы өлешен «ашап бетерәчәк» иде. Быел әллә башка чыганаклар табып грант азрак соралган, әллә егет проект сметасын кыскарткан – ничектер фестиваль үткәрү җае табылган.

Фестиваль кысаларында кызыклы гына чаралар үткән. Мәсәлән:

- Германия, Франция һәм хәтта Япония газеталарында зур бәя алган опера премьерасы 7 ел үткәч нигә онытылган – Сәйдәшев музее мөдире Айдар Әхмәдиев лекциясе.

- Айдар Абдрәхимов төрки борынгы инструментларның барлыкка килү тарихы, аларның кайда һәм ничек яңгыравы, ни өчен бу уникаль инструментларның кулланылудан туктавы турында сөйләгән.

- Рузия Кәлимуллинаның «Моабит» сюитасы; Илһам Байтирәкнең «Шамил Шәрифуллин истәлегенә» симфониясе; Ильяс Камалның кыллы оркестр өчен сюитасы; Айдар Ниязовның Тукай истәлегенә «Шигъри» симфониясе белән «Премьера»лар концерты үткән.

- 75 ел эчендә сәхнәдә 3 тапкыр яңгырарга тырышып та уңыш казанмаган Салих Сәйдәшев балеты композитор Илһам Байтирәкнең яңа карашында яңгыраган.

- Ниһаять, 25 февральдә Казан Ратушасында гала-концерт көтелә. Программада – Солтан Габәши, Фәрит Яруллин, Нәҗип Җиһанов һәм башкалар.

Әлеге фестиваль ТР Дәүләт симфоник оркестры гамәлгә куйган «Мирас» татар музыкасы фестивале концепциясенә туры килә түгелме? «Мирас»тан аермалы буларак, лекцияләр белән генә баетылган.

Бу фестивальне «Үз телем» кебек грант фонды 2 миллион сум булган проект күтәрә аламы һәм күтәрергә тиешме? Ул – ниндидер башка дәүләт программаларына кертелергә яки дәүләт мәдәният учреждениеләренең шәхси проекты булырга лаек проект. Аны «Мирас» фестивале үз канаты астына алып, лекцияләр белән киңәйтелә алыр иде. Әллә башка зуррак грантлар эләкмәгәнгә, аптырагач, «Үз телем»ә әйләнеп кайтканмы? Ничек кенә булмасын, зур фестиваль аз гына суммалы грантлар бәйгесенең өлешенә кермәсен иде. Югарыданрак очарга тырышсын әле ул.

«Кайнатма» подкасты

«Кайнатма» подкасты да сорау тудыра. Блогер Ләйлә Лерон кызыклы шәхесләр белән 17 әңгәмә уздырган. Отчетта матур күренеп торган зур саннар белән шактый гына караулар җыелган. Мин дә кайсыдыр чыгарылышларын карадым – ошады. Әмма тематикалар бүленеп минутлар күрсәтелмәгәч, аны тыңлап бетереп булмый шул, сикерткәлисең яки, аннары тыңлармын, дип ябып куясың да онытасың. Оештыручылар бик җиңел юл сайлаган – күзгә күренеп торган актив һәм талантлы яшьләр белән әңгәмәләр оештырыла. Эльмир Низамов, Айдар Шәйхин кебек кызыклы шәхесләр белән әңгәмә оештыру өчен аерым грант сорап йөрү нигә кирәк? Редакцияләрдәге журналистлар аны үз ресурслары белән дә эшләп чыга, аның өчен мэриядән акча сорап йөрисе юк. Сез менә редакция журналистларының «кулы җитмәгән» кызыклырак шәхесләр табыгыз һәм яңа «йолдызлар» кабызыгыз. Гуманитарийларны, сәнгатькәрләрне генә түгел, математиклар, микробиологлар табыгыз! Юк, димәгез, бар алар! Эзләгез! Ул очракта грант үзен аклар да, бәлки.

Китаплар

Инде полиграфик продукциягә, ягъни, китапларга килик. Әйткәнемчә, алар өчәү. Ни кызганыч, безнең Татарстан китап нәшрияты кызыклы авторлар табып, үз хисабына аларның китапларын чыгарып, китапларны сатып, авторга да, үзенә дә акча эшләргә теләми. «Социаль әһәмияткә ия әдәбият» субсидиясе белән матур гына яшәп ята. Ә китап чыгару идеясе булган кеше я үзе акчасы белән шәхси нәшриятка барырга, я грант эзләргә тиеш була. Ягъни, акчасыз автор идея белән генә килеп, нәширләрнең аны чыгару варианты бөтенләй каралмый. Шуңа күрә микроблар турында татарча кызыклы китап чыгара алган микробиолог Гөлнур Фәхруллина да, татарча логопедик басма төзергә алынган Динара Фәйрушина да грант эзләргә мәҗбүр. Бу китапларны, югыйсә, нәшрият үз хисабына чыгарып, аны сатып акча эшли алыр иде. Аларның проектлары әйбәт, дөрес маркетинг белән акча эшләргә мөмкин проектлар, миңа калса.

«Барсиклар һәм Heko» буягыч комиксын Руслан Шамшадинов дигән әфәнде рус телендә тәкъдим итә башлады. Телне популярлаштыру максаты куелган грантлар бәйгесенә килгән икән, бәлки, проект белән башта үз өстеңдә тәҗрибә үткәрергәдер – шушы китап аша телне өйрәнеп карарга мөмкин. Өйрәнә ала икән – Гүзәл Сәгыйтовадан акча сорап килсен. Ул өйрәнә алмаган икән, нигә башка кеше өйрәнергә тиеш? Әлегә проектның презентациясен китапның тәрҗемәчесе һәм корректоры булган Зөләйха Камалованың сөйкемле кызы коткарды. Ул видеоязма аша китапның тәгаен кирәклеге турында әйтте һәм проектка булган бөтен сораулар коелды да төште.

Кызганыч, катнашучыларның һәрберсе күпме суммада акча алуы турында мәгълүмат бирелмәде.

1 марттан «Үз телем» проектлар бәйгесенең яңа сезоны игълан ителәчәк, дип хәбәр итте оештыручылар.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 26 февраль 2025
    Исемсез
    "Редакцияләрдәге журналистлар аны үз ресурслары белән дә эшләп чыга, аның өчен мэриядән акча сорап йөрисе юк". Хезмәт хакы алмыйча эшлиләр икән, мескеннәр.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100