news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Ике литр донор каны салганнар»: Ашказаныннан биш тапкыр кан киткән ханым әни булачак

Казанда яшәүче 35 яшьлек хатын ашказанында кан китүдән интеккән, шунлыктан гомеренә куркыныч янаган. Республика клиник хастаханәсе табиблары хатын-кызның ашказаны артериясен эмболизацияләгәннәр, ягъни ашказанын кан белән тәэмин итүче артерияне томалаганнар.

news_top

Узган елның гыйнварында Казанда яшәүче 35 яшьлек хатын-кыз олы йомышын үтәгәндә тәрәте үзгәрүен сизгән һәм озакка сузмастан тикшеренергә киткән, әмма ФГДС һәм колоноскопиядә гадәти булмаган бернәрсә дә тапмаганнар. Бу очрак турында Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев һәм Республика клиник хастаханәсе үзләренең Макс каналларында яза.

Май бәйрәмнәреннән соң хатын-кызның ашказанында кан китә. Кызны дежур клиникага китерәләр, ашказанын юдыралар, ФГДС ясыйлар, кан китү урынын җентекләп карыйлар. Табиблар «кан китү өзлегүенә китергән ашказаны җәрәхәте» диагнозын куйган.

Ике-өч көннән пациент ханымны чыгаралар, әмма берничә көннән бу хәл кабатлана – яңадан кан китә, бу юлы ул машинада аңын югалта. Хатын-кызны Республика клиник хастаханәсенә китерәләр, эндоскопист Руслан Зәйнетдинов яңадан ашказанын юдыра, җәрәхәт урынын томалап куя.

Болай дәвалауның асылы шунда ки, табиб махсус металл кыстыргычларны ашказаны җәрәхәте төбендәге кан саркып торган тамырга сала. Бу хатын-кыз шактый кан югалта, шуңа аңа донор канын күчерәләр. Берничә көннән аны кабат РКБга салалар, анда ашказанын тагын юдыралар, ФГДС, кан салу, җәрәхәтне көйдереп алу кебек процедуралар үткәрәләр.

Фото: © РКБның Макс каналы

Белгечләр пациентка ашказаны кан тамырларының аномаль киңәюе хас булуын ачыклый, димәк, кан китүләр кабатланачак дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Баш табиб урынбасары Руслан Зефиров һәм 1 нче номерлы рентген-хирургия диагностикасы һәм дәвалау ысуллары бүлеге мөдире Андрей Терегулов катнашындагы консилиумда ашказанын туендыручы кан тамырларының берсе булган талак (селезенка) артериясенең бер тармагын эмболизацияләү, ягъни томалау турында карар кабул ителгән. Бу куркыныч чара санала, чөнки ялгыш башка кан тамырын томалау тукымаларның үлүенә китерергә мөмкин. Ләкин табиблар хатын-кызга шушы ысул гына ярдәм итә алуын төгәл белгән, ә һәр кан китү аның өчен соңгысы булу куркынычы да зур булган.

Барлык кан китүләр нәтиҗәсендә югалган кан өчен хатын-кызга ике литр диярлек донор каны салганнар. Рентген-контроль һәм эндоскопистлар урнаштырган клипслар ярдәмендә рентген-хирурглар тиз арада кайсы артериянең деформацияләнгәнлеген һәм кан китүгә сәбәп булуын билгеләгән, шуны томалап куеп, пациентканы реанимациягә күчергәннәр. Берничә көн табиблар күзәтүендә яткач, аны чыгарганнар.

Бу очракка бер ел узган. Хәзер бу ханым үзен бик яхшы хис итә, кан китүләр аны бүтән борчымаган. Ә күптән түгел генә табиблар шушы ханымның беренче баласын көтүен һәм тиздән әни булачагын белгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар