Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ике кулында иң биек тауларга менеп танылган Рөстәм Нәбиевне Сочида зурлап каршы алганнар

news_top_970_100
Ике кулында иң биек тауларга менеп танылган Рөстәм Нәбиевне Сочида зурлап каршы алганнар
"Татар-информ" архивы

Башкортстан блогеры, соңгы елларда ике кулында иң биек тауларга менүе белән танылган Рөстәм Нәбиев Көньяк Америкадан кайткач та гаиләсе белән күрешмәгән иде. Рөстәмнең самолеты тоткарлану сәбәпле, аның гаиләсенә күрешмичә генә ялга китәргә туры килде. Рөстәм аларга Сочига ял йортына юллама алган иде.

«Елыйсым килә» – Рөстәм Нәбиев кулларында 6961 метр биеклеккә күтәрелгән.

«Сочига гаиләм янына килдем. 1 ай күрешмәгән идек. Тыныч кына аэропорттан чыгып киләм, башкорт халык киемнәре кигән кешеләр: «Рөстәм, Рөстәм, Рөстәм!» – дип кычкырып каршы алды.

Алар мине каршы алмый инде дип, бу төркемне урап узмакчы булам, ә алар миңа карый. Аннары, артымнан килеп, хатыным Индира күзләремне кулы белән каплады, һәм мин барысын да аңладым.

Бу эмоцияләрне тою шулкадәр рәхәт иде. Әгәр мине Уфада шулай каршы алсалар – аңлар идем, ә бит монда бөтенләй башка шәһәр – Сочи… 

Башкортстан флагы, чәкчәк, минем исем язылган плакатлар, Сочида яшәүче башкортлар… Бу – бик «текә» очрашу булды. Үземне герой итеп тойдым», – дип язган Башкортстан блогеры.

Видеоны караучыларның күңелләре тулган. Алар Нәбиевләр гаиләсенә соклануларын, бер-берсен саклауларын теләп комментарийлар калдырган. «Син молодец! Әмма үз гомереңне куркыныч астына куюдан тукта инде. Тынычлан, ял ит», – дип теләүче дә бар.

«Иң биек тауны яулап кайтучыны Уфада шулай каршы алмадылармы? Ау, Уфа мәгълүмат чаралары!!!» – дип язучыга: «Анда мине Индира каршы алмады дип кенә яздылар», – дигән блогер.

«Ах, хәзер кызлары белән очрашуын күрәсе килә», – дип язучылар өчен, Рөстәм балалары белән очрашудан видео да куйган.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100