
Сахалиндагы Ожидаево авылында яшәүче 43 яшьлек хатынны эт талап үтергән. Бу турыда РЕН ТВ яза.
Ожидаевода моңарчы 2 хатын-кыз яшәгән, хәзер берәү генә калган инде. 43 яшьлек хатынны күршесенең эте талаган. Бу турыда төбәк буенча Тикшерү комитеты хәбәр иткән.
«Этләр аның башын һәм гәүдәсен тешләгән. Берникадәр вакыт узгач, бу хатын күп кан югалтудан вафат булган», – диелә хәбәрдә.
Җинаять эше ачылган. Ачыкланганча, авылда 2 кеше яшәгән, аларның телефон элемтәсе дә булмаган.
Соңгы арада этләрнең кешеләргә ташлануы турындагы хәбәрләр ешайды. Казанның Самосырово бистәсендә 48 яшьлек Жанна Хөсәенованың гомере дә этләр аркасында өзелгән, дип язган идек.