Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ике ел эчендә икегез дә...» – Динә һәм Рафаэль Латыйповлар гаиләсендә югалту

news_top_970_100
«Ике ел эчендә икегез дә...» – Динә һәм Рафаэль Латыйповлар гаиләсендә югалту
Динә Латыйпованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Парлы җырчылар Динә һәм Рафаэль Латыйповлар гаиләсе югалту кичерә. Динә Латыйпованың абыйсы вафат булган.

«Абый. Рафаил Миннерафыйк улы. Дөньяда иң кадерле кешемнең берсе – син идең… Эх, бу тәкъдир. Ун көн инде шалтыратмыйсың. Мин көн дә бер үк номерны җыям. Әмма: «Әйе, Динә», – дигән кайтаваз гына ишетелми.

Бүген төшемә кердең. Бар нәрсә дә элеккечә кебек, ләкин төш кенә шул. Имеш, кечкенә Рәфәгать абый күлмәк тектергән. (Тормышта андый әйберләр тектергәне булмады.) Тегүче шуларны китерде, тапшырырга абый үзе юк. Син тегүчегә күпмедер акча түләдең дә: «Монысы – компенсация, аннары ул үзе түли», – дип, күлмәкләрне алып калдың. «Рәфәгатькә сюрприз булсын әле, болай тиз тегеп өлгертерләр дип уйламагандыр, шатланачак», – дисең. Уяндым да төшемне юрадым. Ике күлмәк. Ике ел эчендә… Икегез дә… Син безгә абый да, әти дә идең бит, йөрәк парәм. Абый, бәгърем. Нигә тәкъдир сәгате болай иртә сукты?! Матур күлмәкләрне төштә түгел, өндә киясе егетләр идегез бит», – дип яза ул социаль челтәрдә. 

Динә Латыйпованың Рәфәгать абыйсы да 2020 елның октябрендә гүр иясе булган иде.

Динә һәм Рафаэль Латыйповларның тирән кайгысын уртаклашабыз.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100