Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогерлар социаль челтәрләрдә реклама тыелгач нәрсә эшләячәкләрен күрсәтте

news_top_970_100
Блогерлар социаль челтәрләрдә реклама тыелгач нәрсә эшләячәкләрен күрсәтте
социаль челтәрләр

Тиздән блогерлар тормышында үзгәрешләр булмагае. Россиядә 2025 елның 1 сентябреннән тыелган сайтлар һәм соцчелтәрләрдә реклама урнаштырырга ярамау турындагы закон үз көченә керә. Төп керем чыганаклары реклама булган блогерлар нишләр? Әлегә бу хакта кычкырып сөйләмәсәләр дә, уйланмый гына тормыйлардыр.

Ике популяр блогер – Гөлия Вәлиәхмәтова һәм Алия Салаватовна, бу ситуациядән көлеп, кызык видеоролик төшергәннәр. Кызлар, бер тиенсез акчасыз калгач та, сер бирмәскә җыеналар. Алар фикеренчә, кесәң бөтенләй буш булган вакытта, чүп савытындагы кемдер эчеп бетермичә ташлаган каһвә коткара ала.

«Без хәерчеләнгәч, бу турыда беркемгә дә әйтмәчәкбез! Әмма билгеләре булачак», – дип язалар алар.

Әлеге видео янындагы комментарийлар – үзләре бер мәзәк.

«Хәзер заводка барасызмы инде?» – дип сораган берсе алардан.

«Эчеп бетергәч кире ташладыгыз! Димәк, шуның кадәр генә хәерче сез. Юарга һәм кире сатарга кирәк», – дип тәкъдим иткән икенчесе.

Блогер Рәфис Атаказ кызларга Үзәккә якын килмәскә боерган: «Үзәктәге бөтен чүп савытлары минеке!» – дигән.

Яңалыклардан хәбәрдар булмыйча: «Ә 1 сентябрьдә блогерларга нәрсә булачак?», «1 сентябрьдә балаларны мәктәпкә җыярга кирәк булачак. Бөтен акча кереп бетәчәк. Шуның өченме?» – дип сораучылар да бар.

«Мин шокта. Бу яңалыкны укыдым да аптырашта калдым. Казахстан бу дәрәҗәгә барып җитмәс, дип өметләнәм. Если что, безгә күченерсез», – дип, кызларны Казахстанга чакыручы да булган.

«Миллион сум ала идем». Тыелган соцчелтәрдә реклама ярамаячак – блогерлар ни уйлый

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100