news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ике баласын бер көнне җирләгән ана: «Соңгы кигән киемнәрен мендәр астында сакладым»

Нинди генә авырлыклар кичерсә дә югалмаган, сынмаган көчле рухлы кешеләр турында китаплар язалар, фильмнар төшерәләр. Ә алар безнең арабызда. Әллә ни ерактан эзләргә дә кирәк түгел үзләрен. Авылдашым Әнисә апа Фәсхиева язмышы да – утырып еларлык һәм гыйбрәт алырлык.

news_top
Ике баласын бер көнне җирләгән ана: «Соңгы кигән киемнәрен мендәр астында сакладым»
Фото: Әнисә апа Фәсхиева архивыннан

Авылга бер кайтуымда Әнисә апаларга кунакка бардым. Авылдашымның башыннан үткәннәрне, Әнисә апаның ризалыгы белән, аның үз исеменнән бәян итәм.

«Илфат минем үземне түгел, бәхетемне урлады…»

«Без гаиләдә 3 бала. Мин икенче бала булып дөньяга килгәнмен. Ул вакытта беркемнең дә балачагы рәхәт итеп искә алырлык булмагандыр. Көянтә белән су, «уфалла» арбасы белән кукуруз арасыннан үлән ташыдык. Дүртәр рәт колхоз чөгендере эшләр идек. 8 сыйныфны тәмамлагач, әниләргә аз булса да ярдәм итәр өчен, җәй буе сыер саудым. Гәүдәм бәләкәй булса да, тик торуны белмәдем. Без – уен күреп үскән балалар түгел. Шуның өстенә, әтиебез хәмер яратты, гаиләбездә тынычлык булмады. Әти гел тавышланып йөргәнгә, абыем армиягә киткәч, әнкәйне жәлләп, укырга да китмәдем.

Унынчы сыйныфны тәмамлагач, авыл клубына завклуб итеп куйдылар. 2 ел клубта эшләгәннән соң, бәхетсезлегемә таба бер адым атладым – Илфатка тормышка чыктым.

Яшь чакта киләчәк турында уйланып торасыңмыни, күз чаярак егетләргә төшә. Югыйсә, бер бик акыллы егет яратып, күз атып йөргән иде үземне. Күптән түгел генә аның белән бер мәҗлестә күрештек. Гафу сорадым үзеннән. «Безгә бергә булырга язмаган булган», – дидем.

Илфат мине 2 тапкыр урлады. 1978 елның бик салкын көне иде. Мине озата кайтты да: «Мин сине барыбер урлыйм, риза булсаң да, булмасаң да», – ди, өйгә кертми.

Зәмзәмия апаларга кунак кызы кайтты да, аларда кич утырдык. Илфат, кем ашадыр, өйдәгеләрдән минем кая икәнне белешкән. Кайтырга дип чыгуым булды, берничә егет артымнан килә башлады. Чабам. Ләкин әзмәвердәй ир-атлардан качып котылып буламы соң инде. Өйгә кайтып җиткәнче тотып алдылар. «Җибәрегез, Илфатны яратмыйм. Куркып кына йөрим мин аның белән», – дидем. Каршыга очрап, «исәнмесез» дигәндә дә исәнләшми, башны аска иеп китә торган идем. Гөлназкаем… Минем елауларыма, ялваруларыма карап тормадылар, Илфатларга алып кайттылар. Анда исә безне табыннар әзерләп көтеп торганнар. Төне буе елап чыктым. Иртән сеңлем белән әни килеп: «Әнисәне Илфатка бирмибез», – дип, мине өйгә алып кайтып киттеләр.

Икенче тапкыр тагын шул ук дуслары белән урлады ул мине. Минем ай-ваема, елауларыма карап торучы булмады. «Бу юлы да кайтып китәсең икән, бөтен авылга начар даныңны таратам, рисвай итәм», – дип куркытты Илфат. Ризалашмый хәлем калмады… Илфат минем үземне генә түгел, яшьлегемне, бәхетемне дә урлады. Хәзерге акылым булсамы! Илфатның әле миңа өйләнгәнче үк эчәргә яратуы турында белә идем бит, югыйсә… Нишләп куркып калдым мин аның сүзләреннән, нигә язмышымны җимердем. Үкенү хисләре кайчагында күкрәк читлегемә сыймый.

Гаиләбездә бөтен тавыш аракыдан чыкты, ирем кул күтәрүдән дә чирканып тормады. Авырлы вакытларымда да кыерсытулардан башым чыкмады. «Кияүдән кайткан» исемен күтәрәсем килмәгәндер инде, аерылу турындагы уйларым башыма ничек тиз кергән булсалар, шулай ук тиз генә чыгып та китәләр иде. Җәберләнеп яшәвемә карамастан, яхшы хатын булырга тырыштым. Башымнан ак яулык төшмәде, аягымнан ак носкиемны салмадым. Илфат колхоз көтүен көтте. Көтүдән кайтуына дүртәр төрле ризык пешереп куяр идем. Аңа исә минем ризыгым да күренмәде…

«Балалар башына гына ясыйсың син бу арбаны»

Бер-бер артлы 2 улыбыз тугач кына, соры тормышыма бераз ямь керде. 1980 елда – Илназ, 1983 елда Ниязым дөньяга аваз салды. Балаларымны да кешедә үстерергә туры килде… Исерек әтиләреннән куркып, төнге сәгать уникеләрдә күршеләргә йөгергән вакытларыбыз булыр иде… Илфат өйгә кертмәгән вакытларда сеңелләремдә куна торган идек. «И әни, Рафит абый бигрәк әйбәт инде (сеңлемнең ире). Алар безне ашаталар, мунча кертәләр», – ди балалар берсендә, үзәкләремне өзеп…

Малайларым икесе дә шук, шаян, җитез, бар эшкә дә оста булып үстеләр. Алар кул арасына керә башлагач, йорт эшләре бермә-бер җиңеләйде. Әтиләре белән көтү көтәргә дә йөрделәр. Икесе бер атка атланып чапкан вакытларында, артларыннан, үз күзләрем тия күрмәсен тагын дип, куркып кына, сокланып карап калыр идем. Мәктәптә уздырылган спорт ярышларында алардан алдынгылар булмады. Әтиләреннән гармунда уйнарга өйрәнделәр. Икесе дә бик матур итеп җырлыйлар иде. Исән-сау булсалар, инде ир уртасы булып җитлегерләр, миңа оныклар бүләк иткән булырлар иде, балакайларым. Тик язмыш безнең гаиләгә карата аяусыз булды шул… Балаларым бу якты тормышның бер рәхәтен дә күрми китеп бардылар…

Ул җәйдә Илфат 2 тәгәрмәчле ат арбасы ясады. Ана күңеле сизгер була бит ул. «Ясама! Балалар башына гына ясыйсың син бу арбаны», – дидем.

Фаҗига булырга 1 көн кала, ашарга пешереп йөрим. Күзем тәрәзәгә төште. Илназ белән Нияз абыйларда печән өешкәннәр дә өйгә кайтып киләләр.

«Ташлама, әнкәй, ташлама,

Безне изге догаңнан.

Ташласаң изге догаңнан,

Мин бәхетле була алмам», – дип, урам тутырып җырлап кайталар. Шул вакытта ук, нидер булачагын сизенгәндәй, күңелем шомланып куйды. Сәер төшләр дә күрдем.

1993 елның 27 августы. Җомга көн. Шул үзе ясаган арбасына колхозның яшь атын җигеп, балаларны «утынга барабыз» дип алдалап алып чыгып киткән Илфат. Күршеләребез күреп калган. Мин кибеттән әйләнеп кайтуга, балалар өйдә юк. Икесен дә күрше авылдагы теш табибына алып менәргә җыенган идем. Миннән өстәл башына утырып чәй эчеп калганнар иде, югыйсә…

Шимбә көнне икмәк бирәселәр иде. Йөрәгем урынында булмаса да, икмәк алып кайтырга капчыклар әзерләдем. 2 чеби суеп, аш салдым да эшкә киттем. (Озак еллар фермада сыер савучы булып эшләдем мин.)

Эштән кайтып килгәндә карыйм – безнең күршеләрнең юан таллары янына бик күп кеше җыелган. Миңа эндәшергә кыймыйлар. Шунда ук барысын да аңлап алдым… Беренче сүзем: «Балаларым үлдемени?» – булды. «Үлгәннәрмени? Әйтегез, зинһар, яшермәгез. Кайда алар?» – дим… «Юк, үлмәгәннәр, сыдырылганнар гына», – ди авылыбыз фельдшеры… Үзе миңа дару тамыза…

Ашыга-ашыга өйгә кереп, стенкадан балаларның спорт киемнәрен, башка кирәк-яракларын тутырдым. Мин бит, балаларым хастаханәгә эләккәннәр, дип уйлыйм. Үземнең исә нәрсә булганын сорарлык та хәлем юк… Туганнарымның машинасына утырып, юлга кузгалдык. Тик машина озак бармады… Авылыбыздан 5 чакрым гына ераклыктагы Сайкичү дигән ял урынына барып туктадык.

Балаларымның икесен дә шифер өстенә салганнар… Өсләренә ак җәймә каплаганнар. Балаларны таптаган егет юл кырыенда йөри. Үзем нәрсә сөйләгәннәремне хәтерләмим. Башкалар әйтүенчә: «Минем балаларымны исән дип әйттеләр. Ярырга алып китә, исән килеш яра күрмәсеннәр», – дип өзгәләнгәнмен. Кемнеңдер: «Апа, сез тынычланырга тырышыгыз, кайта торыгыз. Балалар сезнең арттан ук кайтып җитәрләр», – дип әйткәнен генә хәтерлим.

Өйдә уколлар кадап тордылар. Төнне шулар тәэсирендә уздырдым. Бер тапкыр гына күземне ачып карадым да, Илфатка: «Балаларымны кая куйдың?» – дидем. Аннан соң тагын йокыга киткәнмен.

Иртәнге унынчы яртыда капка төбебезгә балаларымның җәсәден салган автобус кайтып туктады. Зал уртасына ап-ак җәймәләргә төрелгән 10 яшьлек Ниязым белән 13 яшьлек Илназымны алып кереп салдылар… Башта тораташтай катып калдым. Аннан әкрен генә җәймәләрен ачып карадым. Балаларның карарлыклары калмаган иде… Ниязның йөзе гел юк… Тиресен тарттырып, эченә мамыклар тыгып тегеп куйганнар…

«КамАЗ» машинасы балаларны әллә никадәр өстерәп барган»

Ул көнне Илфат, балаларны утыртып, күрше Рәхмәт Аланы авылына аракыга менгән. Сатучысы бурычка аракы бирмәгән ачудан, кыйный-кыйный, җан-фәрманга куып, атны «КамАЗ» юлына (М-7 трассасы халык телендә шулай йөртелә) алып төшкән.

Балаларның: «Әти, кайтыйк инде, тамак ачты», – диюләренә дә карамый, Илфат Югары Яке авылына юл тота. Исәбе – колхоз умарталыгын басу. Әмма аның бу планы да килеп чыкмый. Шулай көне буе йөргәннән соң болар кайту юлына кузгалалар. Кайтышлый Сайкичү базарына туктыйлар. «Әти, ашыйсыбыз килә, өчпочмак алып бир», – ди Илназ. Атны кайту ягында калдырып, бергәләшеп, юлны аркылы чыгалар. Тик Илфат балаларга 50 тиенлек сагыз алып бирү белән генә чикләнә. (Җирләгән вакытта шул сагыз Илназның теш арасында иде). Ни өчендер Илфат балаларга атны да юлның бу ягына алып чыгарга куша. Балалар икесе дә арбага менеп утыралар да юл аша чыга башлыйлар. Шул мизгелдә балаларым өстенә шифер төягән йөк машинасы менә… Йөк машинасы өсләренә килә башлагач, Нияз җан ачысы белән: «Әти-и!» – дип кычкырып җибәрә.

Машина, арбаны сытып, тормозга баскач та, балаларны әллә никадәр өстерәп барган әле. Икесе дә кызылга ак саннар төшкән күлмәктән иделәр. Өстерәп барганга чалбарлары да, күлмәкләре дә пычак белән телгән кебек телгәләнеп беткән иде. Шул киемнәрен ничәмә-ничә еллар буе мендәр астыма салып сакладым.

Нияз белән Илназ атка утырган вакытта, Сайкичүгә Түбән Кама – Казан автобусы килеп туктый. Аның эченнән безнең 3 авылдашыбыз чыга. Фирдәүсә апа Илназдан вакытны сорый. «17 сәгать тә 20 минут, Фирдәүсә апа», – ди балам. Вакытны әйтеп, төп-төгәл 3 минут узуга, балалар һәлакәткә юлыга. Илназымның гомере өзелгән мизгелдә сәгате дә туктый. Аның телләре 17 сәгать 23 минутны күрсәтә. Ул сәгатьне Илназга, җәй буе көтү көткәнгә, тырышлыгы өчен алып бүләк иткән идем.

Бергә булсыннар, янәшә ятсыннар дип, балаларның икесен бер кабергә иңдердек... Үзем озаттым, артларыннан зиратка кадәр бардым. Әмма үлгәннәренә ышанмадым. Кешеләр төнлә зиратка барып: «Илназ, Нияз», – дип кычкырып йөрәгәнемне дә ишеткәннәр. Аларын үзем хәтерләмим… Балалар дөге боткасы, өй печеньесы ярата торганнар иде. Беркайчан да Илфатка дип әзерләмәдем, нәрсә әзерләсәм дә, «балалар ярата торган ризык» дип пешерә торган идем.

Август ахыры булганга, икесенә дә мәктәп киемнәре, ручка-дәфтәрләр алып куйган идек. Уку әсбапларын классташларына хәер итеп тараттым. Улларымның классташларын күрсәм, хәзер дә елыйм.

Балаларны таптаган Азнакай егетен төрмәгә утыртмадым, кызгандым. Аның да тормышын җимерәсем килмәде. «Әтиләре күрше авылга алып бармаган булса, Нәфис өйгә килеп таптамаган булыр иде», – дидем. «Әнисә апа, яхшылыгыңны онытмам, ярдәм итеп торырмын», – дигән иде. Берничә ел унар капчык икмәк китерде дә, бетте… Ничәмә-ничә ел төрмәдә утырырга тиешле кешене, шулай итеп, иректә яшәтәм.

«Кызым яшәүгә өмет уятты»

1994 елда Аллаһы Тәгалә миңа тагын бер тапкыр әни булу бәхете насыйп итте. Кызым – бары тик Ходай бүләге. Миңа ул баланы биргәне өчен, мин Ходаема мәңге бурычлы. Шундый кайгы-хәсрәтләр, борчулар кичергәннән соң, дөньяга камил акыллы, уңган-булган, максатчан, беркайчан алдынгылыкны бирми торган кыз балам аваз салды. Башта мәктәптә, аннан соң район һәм төбәкара бәйгеләрдә, «Татар кызы» бәйгеләрендә беренче урыннар яулады. Дин гыйлемен дә үзләштерде. Ике дипломы бар, магистратураны да кызыл диплом белән тәмамлады. Озак еллар мәгариф өлкәсендә эшләде кызым. Зур-зур делегацияләр составында йөрмәгән шәһәре калмады. Хәзерге көндә кызымның үз гаиләсе бар инде, кияүгә чыгып, Алабуга шәһәрендә гомер кичерә. Миңа караганда да тәмлерәк, остарак пешерә.

Кызыма да күп авырлыклар аша узарга туры килде. Әтисенең үлемен үз күзләре белән күреп, аңа беренче ярдәм күрсәтергә тырышкан бала ул. Мин ул вакытта, Казанга йөреп, авыру әбиләр карый, сиделка булып эшли башлаган идем. Эштә көнем туры килде. Әтисе белән кичке ашны утырып ашаганнар да, Илфат: «Кызым, хәл бетте әле минем», – дип, өйалдына чыгып, ишек борысына сөялгән.

Мин кайтканда, Илфатны ярырга алып киткәннәр иде инде. 2019 елның 5 гыйнварында үлде… Раштуага туры килеп, 8е генә җирли алдык…

Мәрхүмнәрне начар итеп искә алырга ярамый, диләр. Әмма бу йөрәк бер генә бит. Ул күпме түзгән… Барыбер вакыт-вакыт яралар кузгала шул, Илфатның начар якларын да искә алырга туры килә. Үз гомеремдә аннан бер тапкыр да «рәхмәт» сүзе ишеткәнем булмады, дисәм, бер тапкыр кызымның туган көненә туганнар җыелгач: «Рәхмәт сиңа, Әнисә», – диде ул. «Илфат, миннән дә сиңа бер рәхмәт. Кызыбыз өчен рәхмәт», – дидем.

Балам яшәвемнең мәгънәсе булса да, иремнең кыланмышларына, аракы таптыруына чыдый алмыйча, берничә тапкыр асылындым… Беренчесендә кызым, нидер сизенеп, артымнан чыккан. Ул: «Әни!» – дип кычкырып җибәргәч, айнып киттем. Илфат белән чираттагы ызгыштан соң тагын бер тапкыр аздан гына ялгыш адым ясамыйча калдым. Лапаска чыгып үксеп-үксеп еладым да муеныма элмәкне кидем. Шул мизгелдә колагыма: «Әни», – дигән тавыш ишетелде. «Кызым чыгып, мине эзләп йөри икән бит, балакаем», – дим. Ишегалдына чыктым – бала юк, капка төбендә дә юк. Өйгә керсәм, кызым изрәп йоклап ята. Аллаһы Тәгаләмнең: «Тукта, Әнисә, ашыгасың түгелме, балаң кала бит», – дип туктавы булгандыр, юкка гына бала тавышын ишеттермәгәндер ул миңа.

Бу хәлләрне әле шушы көннәрдә генә кызым белән искә алып, елашып утырдык. «Әни, син мине уйламагансың бит», – ди.

Кызым, үсә-үсә, абыйлары да булуын аңлады. Без аларны гел искә ала, бергәләп, каберләренә бара торган идек. Хәзер дә кайчагында: «И, абыйларым булса», – дип куя. «Абыйларың булса, сине кулларында гына күтәреп йөрткән булырлар иде, кызым», – дим. Илназ үзе дә, күрше кызын күреп: «Эх, әни, безнең дә шундый матур кызыбыз булса икән», – дигән иде исән чагында.

«Унбиш минутта табылган бәхетем син минем», – дим.

2016 елдан бирле төрле шәһәрләрдә «сиделка» булып эшлим. Илфат абыеңнын эчүенә чыдый алмыйча чыгып киттем. Берсендә үзем баскан токмачтан тәмле итеп аш пешергән идем. Илфат, исерек килеш, күзен дә ачмыйча ашап утыра. Калагыннан токмачлары идәнгә коелды да, шул токмачларны алып куймыйча, аягы белән басып сытты. Бу – түземлегемнең соңгы тамчысы булды. Кызымның Казанга барган көнен туры китереп, иярдем дә, Казанга чыгып киттем. Туп-туры собеседованиегә бардым, анда бөтен башымнан узганнарны сөйләп бирдем.

Атна да узмады, мине эшкә чакырып шалтыраттылар. Якыннарының карау мөмкинлеге булмаган бик күп әбиләрне тәрбияләдем. Кайберләрен соңгы юлга озатырга, ашларын уздырышырга да туры килде. Бүгенге көндә дә шушы ук эш белән шөгыльләнәм. Әбиләрне кечкенә вакытымнан ярата торган идем мин. Аларга ярдәм итә алуыма, хезмәтем кемгәдер файда китергәнгә сөенәм. Минем эчемдәгем тышымда, күңелемдә үземне рәнҗеткән кешеләргә дә бер бөртек үпкә хисе юк. Йомыш белән кергән күршеләремне кире борып чыгарганым булмады. Бер вакыт танышым акча сорап кергәч, «юк» дип әйтә алмыйча, туганнарымнан бурычка алып биреп тордым, хәтта.

Гомер көземә кергәндә күңелемә якын кешемне дә очраттым. Рәхмәтуллам белән 2 елдан артык бергә без. Әлеге бәхетемне, кызым, сүз белән генә әйтеп аңлата торган түгел. Безнең танышып китүебез дә бик кызык кына килеп чыкты.

Диван тышлатырга танышларымны чакырткан идем. «Әнисә апа, бик акыллы ир кеше бар. Хатыны 2019 елда вафат булган. Таныштырыйк әле сезне», – диләр. «Юк-юк, кирәкми», – дидем. Ул вакытта «икенче тапкыр кияүгә чыгармын» дигән уйның башыма кереп чыкканы да булмады.

Эшли торгач, боларның тышлый торган материаллары җитмәде. Ул арада, материал күтәреп, ишектән Рәхмәтулла килеп кермәсенме. Бергәләп чәйләр эчтек. Аралашырга җаебыз булмаса да, беренче күрүдән үк ошатып, кияүгә чыгарга тәкъдим ясады ул миңа. «Сез нәрсә? Без бит әле сезнең белән ике авыз сүз дә алышмаган», – дип, шаккаттым, тәкъдимен кире кактым.

Танышларым диванны тышлап бетереп киттеләр. Ләкин кырыена куя торган декоротив бизәкләре әзер түгел иде. Икенче көнне, шуларны күтәреп, Рәхмәтулла тагын бусагамны атлады. Миңа дип күчтәнәчләр: тортлар, җиләк-җимешләр, кәнфитлар күтәргән. «Гафу итегез, кичә мин буш кул белән килдем бит», – ди.

Язмышыма язылгач, булачак ирем минем белән менә шулай йортыма килеп танышты. «Кайчан никах укытабыз?» – дип, 6 ай өзлексез шалтыратты. Мин һаман-һаман кире кагып килдем.

2023 елның яз ае иде. Ялгызым гына бер баз бәрәңге чыгардым. Ыргакны базга төшерәм дә капчыкны эләктерәм. Шулай, уйлана-уйлана, 30 капчык бәрәңгене чыгарып бетердем. Алдагы көнне бакчама тавыклар кереп, яңа күчергән җиләкләремне актарып бетергәннәр иде. Шифер белән тотылган койманың бер почмагы кителгән булган иткән. Шул почмакны сетка белән капламакчы булганда, тимер сетка атылып китеп, минем күзем кырыена килеп төртелде. Ничек күземә туры килмәде дә, гомерлеккә сукыр калмадым. Шул хәлдән соң, ялгызлыгыма һәм авыртуга әрнеп, 1 сәгать туктамый еладым. «Минем эшемне беркем килеп эшләми бит. Тукта, Әнисә, нигә син тагын бер кат бәхетеңне сынап карамыйсың әле?» – дим үз-үземә. «Рәхмәтулла абый, мин сиңа кияүгә чыгарга риза», – дип шалтыраттым. Рәхмәтулла 2 авыл арасындагы ярты сәгатлек юлны 12 минутта килеп җитте. Никах белән дә озакка сузмадык.

Мин Рәхмәтулладан күргән хөрмәтне бер генә хатын-кыз да күрми торгандыр. Эшемә алып барып куя, алып кайта. Өрмәгән җиргә дә утыртмый ирем. «15 минутта табылган бәхетем син минем», – дим үзенә дә.

Без Казан читендә фатир арендалап торабыз. Мин әбиләр караган вакытта, ул таксида эшли. Күрше районда йорты да бар. Минем авылдагы йортыма да кайтып йөрибез. Икебез дә диндә, бергәләп намаз укыйбыз.

Рәхмәтулламны кызым да, туганнарым да кабул итте, Аллаһка шөкер. Минем өчен үлеп торганын күреп, алар да аны хөрмәт итәләр.

Бәхетсезлекләрнең дә бер чиге була икән. Сынау арты сынау бирә дә Аллаһы Тәгалә, үзенең мәрхәмәтен сала. Бүгенге тормышым минем өчен әкият белән бер. Ирләренең күкрәгенә башын куеп яшәүче хатын-кызларны, мәхәббәткә төренеп гомер иткән парларны киноларда күреп соклана торган идем. Бүген минем дә нәкъ шундый, авырлык килгәндә иңбашын куяр, терәк булырлык таянычым бар. Бәхетебезгә читләр күзе тимәсен, Аллаһы Тәгаләм күпсенмәсен иде», – дип тәмамлады Әнисә апа сүзен.

Әнисә апа күчтәнәчкә үзе пешергән, авызда эреп китәрлек камыр ризыкларын төреп бирде. Рәхмәтулла абый белән мине капка төбенә кадәр озата чыктылар. Икесенең дә йөзеннән нур бөркелә, күзләрендә – тормышка һәм бер-берсенә мәхәббәт. Шушы күренеш күңелемне җылытты, Әнисә апа күргәннәрне тыңлаганнан соң туган авыр хисләрем дә юкка чыкты. Бәхетләре гомерлек булса иде дип, кайтыр юлга кузгалдым.

Фотоларны «Интертат»ка Әнисә апа Фәсхиева җибәрде

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар