Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ике кызы бергә авариягә юлыккан ана: «Бисмиллаһ укыйбыз да төне буе елыйбыз»

«Бер кич тормышыбызны хәл итте дә куйды», – ди, ике кызы бергә авариягә юлыккан Айгөл апа. Йөк машинасы астыннан багажнигы гына күренеп торган машинадагы кызларының исән калуына шөкер итсә дә, сөенергә иртәрәк шул әле. Бүгенге көндә төпчекләре Ләйсән һаман да аңына килмәгән. Алияне исә катлаулы операцияләр көтә.

news_top_970_100
Ике кызы бергә авариягә юлыккан ана: «Бисмиллаһ укыйбыз да төне буе елыйбыз»

17 декабрь көнне Чаллы – Казан юлының Костенеевка авылы янында куркыныч юл-транспорт фаҗигасе була. 5 кеше утырган «Лада Гранта» машинасы туктап торган йөк машинасы астына килеп керә. Әлеге коточкыч юл һәлакәтендә иң зур зыянны Мамадыш кызлары, апалы-сеңелле Алия һәм Ләйсән Әхмәтҗановалар күрә.

«Машиналарының алды бөтенләй юк»

Ул көнне туганнар, бер машина булып, Чаллыдан Мамадышка яраткан әбиләрен юбилее белән тәбрикләргә кайталар. Машинада Алиянең тормыш иптәше Айнур, Айнурның апасы һәм Ләйсәннең егете дә була. Якыннары белән бәйрәмне уздырып, кире Чаллыга юл тотканда, шушы юл фаҗигасе килеп чыга. Алиянең машина йөртү тәҗрибәсе дә 5 елдан артык булган инде, югыйсә… Туганнары Алиянең машинаны бик әйбәт йөртүен дә кат-кат ассызыклып әйттеләр. Әмма һава торышы начар булу сәбәпле, юлда күз күреме начар булу үз эшен эшли. Җитмәсә, яшьләрнең юлы кичке эңгер-меңгер вакытына туры килә. Бәрелгәннән соң, саклагыч мендәрчекләр Алиянең ире утырган пассажир ягында гына ачыла.

Фото: © gibdd.tatarstan.ru

Әниебезнең юбилеен, балалар белән җыелып, шундый күңелле итеп уздырдык, – дип сөйли кызларның әнисе Айгөл апа. – Сөйләшмәгән сүзебез, көлешмәгән мәзәгебез, җырлашмаган җырыбыз калмагандыр. Кияүгә икенче көнне эшкә булганга, балаларга шул ук көнне юлга чыгарга туры килде. Алар киттеләр генә. Әни белән чәй дә эчәргә җитешмәдек, кияүнең апасы шалтыратып, (авт. авариядә бер аңа гына зыян килмәгән) балаларның авариягә юлыгуын әйтте. Ирем белән ничек җыенып чыгып киткәнемне дә хәтерләмим. Юлда бөтен таныш табибларыбызга, якыннарыбызга шалтыратып чыктык, барысын да аякка бастырдык. Ә барып җиткәч, йөрәгем төште дә китте. Балалар машинасының алды бөтенләй юк, «КамАЗ» астыннан багажнигы гына чыгып тора, – дип, бу хәерсез көнне искә ала ул.

Фото: © gibdd.tatarstan.ru

«Гомер буе шулай ятарга да, аңына килергә дә мөмкин...»

Айгөл апа белән Наил абый шул дәрәҗәдәге көчле авариядә кызларының исән калуына шөкер итәләр, тик сөенергә иртәрәк шул әле, иртәрәк… Бәрелү нәкъ менә машина йөртүче ягына туры килә. Йөзенең уң ягындагы бөтен сөякләре сынып беткән Алиянең битен Чаллы табиблары кисәкләп диярлек җыялар. Бу катлаулы операция 4 сәгать дәвам итә. Шушы 1 ай эчендә Алия инде берничә операция кичерергә өлгергән. Әмма аңа тагын бик күп хастаханә юлларын таптарга туры килмәгәе әле.

Ә төпчекләре, 18 яшьлек Ләйсән, әти-әнисенең дә, барлык туганнарының да йөрәк ярасы. Машинада йоклап барган Ләйсән, каты бәрелү нәтиҗәсендә, ябык баш мие җәрәхәте ала, шунда ук комага китә. Баланың шуннан бирле аңына килгәне юк әле…

Иң мөһиме – табиблар безнең өметебезне өзми, – ди Айгөл апа. – Чөнки кызым, комада ятканнан соң, вегетатив халәткә чыкты. Хәзер сул як күзен ача, кулларын селкетә башлады… Хәрәкәтләре барлыкка килгәч, без аны уяна башлады дип уйлаган идек. Әмма, табиблар әйтүенчә, бу – автомат рәвештә була торган хәрәкәтләр икән. Бала аларны аңлап эшләми, – ди ул.

Ләйсән Чаллының ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсендә 3 атна реанимациядә ята. Бик янында буласы килсә дә, әнисен дә янына 5 минутка гына кертәләр.

Комада ятканда, даими рәвештә Ләйсәннең аяк табаннарын эшләтергә кирәк булган икән. 3 атна буе хәрәкәтсез ятканга, хәзер йокысыннан айныган очракта да йөреп китүе кыен булачак, дип әйтәләр. Янына кергән вакытта, бөгеп-турайтып, үземчә хәрәкәтләндерергә тырыша идем дә. Ләкин ул 5 минут эчендә нәрсәгә генә җитешмәк кирәк…

Реанимациядән чыккач, 2 атна ярым гади палатада яттык. Системалар куйдылар, массаж ясаучы килеп йөрде. 1 атна элек безне Сугыш ветераннары өчен госпитальгә күчерделәр. Кызым трубка аша сулый, шуңа күрә монда да реанимациядә ятарга туры килә. Мөстәкыйль сулый башласа, палатага чыгарга да мөмкин булыр иде. Логопед килеп йөри, йота торган рефлексларын уяту өчен яңакларына массаж ясый, аяк-кулларын хәрәкәтләндерергә тырышабыз.

Фото: © Айгөл Әхмәтҗанованың шәхси архивыннан

Барыбыз да Ләйсәнебезнең аңына килүен көтәбез. Табиблар безгә аның турында: «Гомер буе шулай ятарга да, йокысыннан айнып, гадәти тормыш белән яши башларга да мөмкин», – диләр. Кызыбызның организмы яшь бит әле, миңа калса, ул яшәү өчен көрәшәдер. Биредәге шәфкать туташлары да шулай озак вакытлар йоклап, аңына килгән пациентлар турында сөйләп, күңелгә өмет уты салалар. Хәзер бөтен нәрсә Аллаһы Тәгалә кулында инде, Аллаһы Тәгаләбезгә тапшырдык.

Табиблар безнең бар көчебезне куеп тырышырга 1 елыбыз булуын аңлаттылар. Иң мөһиме: тукталып калмаска, тернәкләндерү үзәкләрендә дәвалану узарга кирәк. Кызым кебек авыруларны хастаханәләрдә 3 атнадан артык тотмыйлар. Алга таба башка тернәкләндерү үзәкләрен карарга кирәк булачак инде. Бәлки, «Интертат» укучылары арасында мондый очракларны дәвалый торган яхшы тернәкләндерү үзәкләрен белүчеләр бардыр. Безгә киңәшләрен бирсәләр, бик рәхмәтле булыр идек.

Әле бүген табиб белән сөйләшеп торган идек. «Азрак алга китеш бар», – дип сөендерде. «Кулын да әйбәтрәк итеп күтәрә башлады», – диде. Аннан әле бирегә күчкәндә дә күз алмасы гел кырыйга китә иде, хәзер күзен турырак ача кебек, – ди Айгөл апа.

Фото: © Айгөл Әхмәтҗанованың шәхси архивыннан

«Мин янәшәсендә булгач, кызыма да рәхәттер кебек инде»

Айгөл апа, мөмкинлек булган саен, кызы янәшәсендә булырга тырыша.

Янына кергән арада, үземчә хәстәрлим баланы. Кызым бик тиз тирли, ул сәламәт чагында да өстенә ябынып йокларга яратмый иде. Шуңа күрә өстен дә алыштырасым килә. Белгечләр аңлатып чыгып киткәнчә массажлар ясыйм. Мин янәшәсендә булгач, кызыма да рәхәттер кебек инде. «Кызым, без китәбез инде», – дип, төнгә кайтып киткәндә кәефе төшкән кебек тоела. Чыннан да ишетәме икән әллә безне, безгә генә шулай тоеламы икән, дип уйлыйбыз. Кызым янында булганда, аның белән гел сөйләшәбез. Ул яраткан китапларны укыйбыз. Һинд җырлары тыңларга ярата иде ул, шул җырларны, догалар кабызып куябыз. Бәләкәй чагындагы кебек иркәлибез үзен, – ди Айгөл апа.

Айгөл апа, чын татар хатын-кызларына хас сабырлык белән, үзен кулда тотарга тырыша. Түзмичә хәле юк, Ләйсәнгә хәзер янәшсендә аның тернәкләнәчәгенә ышанучы әни кирәк. Гаилә башлыгы әтиләре Наил абыйга да бүгенге көндә бик авыр.

Иптәшем бу хәлләрне шундый авыр кабул итте, йөрәгенә кадәр авырта башлады… Алия белән Ләйсән – икесе дә әтиләре кызлары. Йөрәгебездән өзелеп төшкән, сөеп-кадерләп үстергән балаларыбыз бит алар безнең.

Ләйсән янында утырганда күз яше чыгармаска тырышсак та, төннәрен ирем белән икәүләшеп елыйбыз… Бисмиллаһ укыйбыз да елыйбыз… 18 яшь кенә бит әле балабызга, аның тормышы әле башлана гына.

Ләйсәнебез биергә, җырларга ярата иде. Булачак һөнәрен дә шул юнәлештә сайлады – Чаллы педагогия көллиятендә музыка укытучысы булырга укый иде. Күптән очрашып йөри торган егете бар, кияүгә чыгу турында да еш сүз кузгалтты. Егете дә бик кайгыра инде.

Алиям белән Ләйсәнемнең хәзер бер шәһәрдә яшәүләре, аерылмас дуслар булуына сөенеп туя алмый идем. Алиябез башта үзебез янында, Мамадышта, укытучы булып эшләде. Узган елның августында Чаллы егетенә кияүгә чыгып, Чаллыга күченгән иде. Без үзебез дә – тату, матур гаилә. Гомумән, бик матур итеп барган иде безнең тормыш, шул бер кич барысын да үзгәртте дә куйды… – дип өзгәләнә әни кеше.

Фото: © Айгөл Әхмәтҗанованың шәхси архивыннан

«Алиягә бик авыр. Тән авыртуы бер хәл, эчтән дә бик газаплана...»

Әлбәттә, фаҗига булган көнне руль артында утырган Алиягә дә бик авыр. Сеңлесенең шушы хәлдә булуы өчен үзен гаепле хис итә, аның өчен бик борчыла ул.

Кызымның тән җәрәхәтләре дә, йөзендәге җөйләре дә төзәлер, Аллаһы боерса. 2 февральдә тагын бер операциягә керә. Ләкин, тән авыртуы – бер хәл, эчтән дә бик газаплана инде, балакаем. Ул бит барысын да эченә җыя, бик нечкә күңелле. Сеңлесенең сәламәтлеге өчен кайгыра, үзен кая куярга белми, – ди әниләре.

Айгөл апа барлык туганнарының бер булып, әлеге фаҗига булган көнне янәшәләреннән китмәүләрен, ярдәм итүләрен әйтте.

Машинада 4 кешегә зыян килгән иде бит. Алиямнең тормыш иптәше, киявебез белән Ләйсәннең егетенә дә хастаханәдә ятып чыгарга туры килде. Алар, Аллаһка шөкер, әкренләп савыгып киләләр. Авария урыныннан балаларны «ашыгыч ярдәм» машиналары белән башта Алабугага, аннан Чаллы хастаханәсенә алып киттеләр. Аларны Чаллыга җибәрә торабыз, «ашыгыч ярдәм» машинасына ияреп, бер пар туганнарыбыз китә, берәүләре анда каршы ала тора. Шулай итеп янәшәләрендә гел туганнарыбыз булды, операцияләре узганчы, төне буе хастаханәдә булдылар. Туганнарыбызның ничек ярдәмчел икәнлегенә тагын бер кат инандык.

Фото: © Айгөл Әхмәтҗанованың шәхси архивыннан

Бу хәсрәт килгәч, бөтен Мамадыш халкы шалтырата, хәл белешә, ярдәм җибәрә башлады, бик күпләр догада торды. Хәтта, мәчеттә безнең балалар исәнлегенә күмәк намаз да укыганнар. Боларны белгәч, шулхәтле рәхәт булды. Әле менә сезгә сөйләгәндә дә күңелем тулып ташый, гел елыйсым килеп тора. Бөтен Татарстан бердәм булып, теләктә торган кебек булды балаларыбыз өчен, – ди Айгөл апа.

Хастаханә юлларында йөрүнең бик күп чыгымнар таләп итүе беркемгә дә сер түгел. Айгөл апа үзе күптән түгел генә яңа эшкә урнашкан булган. Ләкин аңа хәзер эш турында түгел, Ләйсәнне ничек булса да аякка бастыру турында уйларга кирәк булачак. Әтиләре Наил абый да гомер буе хокук саклау органнарында эшләп, лаеклы ялга чыккан булган. Ләйсәнгә дә, Алиягә дә тернәкләнү өчен озак вакыт һәм зур чыгымнар кирәк булачак. Алга китеш күренмәгән очракта, әти-әнисе Ләйсәнне чит илгә алып чыгып дәвалап карау мөмкинлеге турында да уйлана. Әлеге кыен хәлдә калган гаиләгә кулыбыздан килгәнчә ярдәм итү бик саваплы гамәл булыр иде. Алия белән Ләйсәннең туганнан туган сеңелләре Алсу социаль челтәрләрдә ярдәм җыя башлаган. Бәлки, безнең укучыларыбыз арасында да җомга хәерләрен Алия белән Ләйсәннең исәнлеге өчен күчерергә теләүчеләр булыр.

Реквизитлар:

2202200856204761 (Сбербанк)

Ярдәмне +7 (939) 319-39-81 телефоны буенча да җибәрергә мөмкин (Сбербанк, ВТБ карталары Әхмәтҗанов Наил Вакыйф улы исемендә)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100