Ике аягы булмаган спортчы Рөстәм Нәбиевне дөреслек эзләгән өчен "артык авырлык" дип атаганнар
Үзенең хаклы булуын раслау өчен, паралимпияче Путинга мөрәҗәгать итәргә дә әзер.
Омск казармасы җимерелүеннән соң ике аягын югалткан спортчы Рөстәм Нәбиев үзен эзәрлекләүләре һәм киләчәктә следж-хоккей төркеменнән куылуы турында Инстаграм аккаунтында яза.
Проблемалар 2018 елның июлендә башланган. Нәбиев күчмә ярышлар вакытында спортсменнарның коточкыч начар шартларда яшәүләре турында социаль челтәрләрдә видеоязма чыгара.
“Ул видеоны Мәскәү өлкәсе губернаторы күргәч, безнең үзәк җитәкчесенә дә, тренерыбызга да "эләкте". Икенче көнне иртәнге сәгать җиденче яртыда миңа кемдер шалтратып, видеоны бетереп ташла дип сорады һәм мин шулай эшләдем дә. Аннары тренер бүлмәмгә керде дә, “син монда беркем дә түгел, синең фикерең дә кирәк түгел” дип миңа кычкырды. Шуннан соң эзәрлекләүләр дә башланды”, дип яза Рөстәм Нәбиев.
“Күнегүләр вакытында бар да тыныч иде”, сүзен дәвам итә спорстмен, “әмма уеннар вакытында мине бозга чыгармыйча борт артында тоттылар”.
Хәзерге вакытта Рөстәм спорт җыенында булырга тиеш иде. Ләкин китәргә өч көн калыр алдыннан Тренерлар советы аның җыенда катнашмавы турында рәсми хат аша белдерә. “Сәбәпләрен дә беркем аңлатып бирмәде. Самолетка билет бәясен дә миңа кайтармадылар, әмма тиеш иделәр”, ди Рөстәм.
20 ноябрьдә төркемгә паралимпияле, сурдлимпияле һәм олимпик булмаган спорт төрләре үзәге җитәкчесе Дмитрий Котырев килеп, Рөстәмне “төркемне артка өстерәгән авырлык” дип атаган.
Рөстәм үзенең дөреслек өчен көрәшен башлаганда бу кыенлыкларга тап булу ихтималын белүе хакында яза. Әмма блогер, укучылары ярдәм белән проблеманы хәл итәчәгенә, губернатордан спортчыларга тиешле түләүләрне алачагына ышана.

“Бүген мин декабрь аенда узачак җыеннарга да бара алмыйм дигән хәбәр алдым” дип яза соңыннан спортчы.