Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ике атна эчендә янды». 34 яшьлек табиб өйдә дәваланганнан соң үлгән

Әле күптән түгел генә кияүгә чыккан Екатерина канат куйгандай очып йөргән, бәхетле булган.

news_top_970_100
«Ике атна эчендә янды». 34 яшьлек табиб өйдә дәваланганнан соң үлгән
https://pixabay.com

Екатеринбург шәһәрендә яшәүче 34 яшьлек балалар табибы Екатерина К. вафат булган. Бу турыда Екатеринбург.Онлайн сайты мәрхүмәнең туганнарына сылтама белән хәбәр итте.

«Ике атна эчендә янды инде. Исән чагында аңа COVID-19 диагнозы куелмады. Анда тәгаен пневмония иде, сатурациясе түбән булды. Ул бик нык, тормыш сөючән иде», — дигән сайтның үз чыганагы. 

Екатеринаның хезмәттәше дә бу хәбәрне раслаган. Хатынның хәле авыр булса да, аны хастаханәгә салмаганнарын әйткән.

«Ул ике атна буена өйдә дәваланды. Беренче атнасы авыр булды, ләкин хастаханәгә алып китмәделәр. Икенче атнада хәле яхшырды. Җомга көнне табибка барды. Сатурациясе 86 иде, ләкин аны барыбер хастаханәгә салмадылар. Шимбә көнне ире эшкә киткән, Екатерина йоклап калган. Ире төш вакытында кайткан — шуннан бар да беткән инде.

Аның температурасы күтәрелгән, хәле булмаган. Бәлки үзе дә хастаханәгә барырга теләмәгәндер, белмим инде. Әле күптән түгел генә кияүгә чыкты, чәчәк ата башлады. Канат чыккандай очып йөри иде, диләр. Ләкин COVID-19 тестлары тискәре булган», — дип сөйли Екатеринаның танышы.

Екатеринбург.Онлайн мәгълүматы буенча, Екатерина өлкә буенча перинаталь үзәктә эшли. Чиләбе дәүләт медицина академиясен 2012 елда тәмамлап, табиб-педиатр дипломын алган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100