«III Яңа татар җыры» бәйгесе, яки 2 млн сумны кемнәр бүлеште?
18 мартта «Пирамида» концертлар залында «III Яңа татар җыры» бәйгесенең гала-концерты узды. «Интертат» хәбәрчесе концерттан репортаж тәкъдим итә.
Ваһапов исемендәге татар мәдәниятен үстерү фонды директоры, бәйгенең генераль продюсеры Рифат Фәттахов быел «III Яңа татар җыры» бәйгесенә 200 җыр килеп ирешкәнен белдерде. Шуларның жюри тарафыннан сайланып алынган 16сын танылган җырчылар гала-концертта башкарды. Сәхнәдән шулай ук алдагы елларда җиңгән һәм хитка әверелгән җырлар да яңгырады.
«Шундый матур концерт. Әйдә, озак сөйләп тормыйк»
Рифат Фәттахов үз чыгышын сөенечле яңалыктан – озын сүзләр булмаячак, дип башлады. Аңа Татарстан Дәүләт Советы рәисе Марат Әхмәтов: «Шундый матур концерт. Әйдә, озак сөйләп тормыйк инде», – дигән. Рифат Фәттаховның хатыны да шушы ук киңәшне биргән. Чыннан да, ялкынлы сүзләргә караганда, матур җырлар тыңлап утыруы рәхәтрәк. Матур кичә 3 сәгатькә якын барды, ялыктырмады.
«Быел бәйгегә 200ләп җыр килде. Бу инде күңелдә горурлык та, сөенү дә, өмет тә уята. Димәк, татарның иҗат чишмәсе, иҗади башлангычы исән-сау. Мин шушы җырларны «иләктән» үткәргән, чын күңелдән якын килеп тикшергән жюри әгъзаларына рәхмәтемне белдерәм», – диде Рифат Фәттахов үзенең кыска чыгышында.
Рифат Фәттахов та, алып баручылар да Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, ТР Мәдәният министрлыгына, Бөтендөнья татар конгрессына, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясенә рәхмәтләр ирештерде. Бәйгене 2 млн сум күләмендәге призлар фонды белән тәэмин итәргә булышкан оешмаларга кат-кат рәхмәт әйтү – табигый инде.
«III Яңа татар җыры» бәйгесе гала-концертын алдагы елларда җиңгән һәм хитка әверелгән «Эзлим сине» җыры белән Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов ачып җибәрде. Җыр Алисә Хисмәтуллина сүзләренә һәм Радик Шәрәфиев көенә иҗат ителгән.
Айдар Галимовтан соң сәхнәгә Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина чыкты. Ул махсус премия белән бүләкләнгән «Балам-багалмам» җырын башкарды. Җырның сүзләрен һәм көен Рәсимә Гарифуллина язган. Авторга премия күләме – 50 мең сум.
Башта махсус премия белән бүләкләнгән җырлар яңгырады. Айгөл Бариева Рәфис Гаптелганиев көенә һәм сүзләренә иҗат ителгән «Сагынулар көчәя тагын да» җырын башкарды. Рисәнә Мостафина «Кайлардан алыйм түзем?» җырын җырлады. Авторлары – Дилә Булгакова һәм Роза Якупова. «Казан егетләре» төркеме тамашачыга Айдар Әгъләмовның «Көтә сине йөрәгем» җырын җиткерде. Авторларга премия күләме һәр җыр өчен – 50 мең сум.
«Иң яхшы балалар җыры» номинациясендә 1нче урынны һәм 150 мең сум премияне «Бишек җыры» өчен Рәмис Аймәт белән Айгөл Софийская алды. 2нче урынны һәм 100 мең сум премияне «Туган җирем» җыры өчен Лилия Гыйбадуллина белән Гөлназ Закирова алды. 3нче урынга һәм 75 мең сум премиягә «Ташбака җыры» лаек булды. Авторлары – Люция Әблиева һәм Эльвира Нигъмәтуллина.
Быелгы бәйгедә, яңа патриотик җырларны барлау максатыннан, «Ил дәшкән чагында» дип аталган номинация кертелгән. Ике җыр 1нче урынны һәм 200 мең сум премияне бүлеште. Аларның ияләре – «Ил дәшкән чагында» җырының авторлары Алсинә Сәләхова һәм Азат Хәлимов, «Язлар быел сары түгел» җырының авторлары Рәфкат Шаһиев һәм Марат Галимов.
«Буыннан-буынга» номинациясендә 2 җыр җиңде. «Гозер» җыры авторлары – Ринат Мөслимов һәм Мәсгут Имашев. «Авылым» җыры авторлары – Рүзәл Минһаҗев һәм Илвир Габдрахманов. Аларга һәр җыр өчен 50 мең сум премия бирелде.
Номинацияләр бәяләнеп беткәч, бәйгенең төп урыннарына күчтеләр.
3нче урынга ике җыр лаек булды. Алар – Фәнәвис Дәүләтбаев сүзләренә һәм Инсаф Хәбибуллин көенә язылган «Казаным» җыры, Гөлсимә Зиннәтуллина сүзләренә һәм Рәис Ханнанов көенә язылган «Кайтыр юлым бар» җыры. Авторлар 100 мең сум премия белән бүләкләнде.
2нче урынны да ике җыр бүлеште. Беренчесе – Хәйдәр Әхмәтшин сүзләренә һәм Риваль Хисмәтуллин көенә иҗат ителгән «Сириннәр» җыры. Аны Артур Шөгаепов башкарды. Икенчесе – Фәридә Галиәхмәтова сүзләренә һәм Чулпан Зиннәтуллина көенә язылган «Мин – синең кыргый гөлең» җыры. Җырны Татарстанның атказанган артисты Иркә башкарды. Авторлар 150 мең сум премия белән бүләкләнде.
«Безгә җырлап үлемгә барырга язмасын, ә җырлап яшәргә язсын»
«III Яңа татар җыры» бәйгесенең абсолют җиңүчесен игълан итәргә сәхнәгә жюри рәисе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев менде.
«Мин шаккатып та, сокланып та утырам, нәкъ сезнең шикелле. Бу инде – өченче «Яңа татар җыры» бәйрәме. Мин бу бәйгенең беренчесендә дә, икенчесендә дә жюри рәисе булдым. Инде менә өченчесендә дә карап утырам. Алар һәммәсе матур, ләкин монысы – иң уңышлысы һәм иң матуры.
Бу залга керер алдыннан миннән: «Татар җырына ничә яшь икән? Аның беренчесе кайчан язылды икән?» – дип сорап куйдылар. Мин аптырап калдым, аңа җавап таба алмадым. Беренче татар китабы моннан 401 ел элек, 1622 елда Лейпцигта басылган. Россиядә беренче татар китабы моннан 300 ел элек Әстерханда басылган. Беренче басма Коръән китабы 220 ел элек Казанда нәшер ителгән. Аларны беләм, әмма беренче татар җырын кайчан язылганын белмим. Аны сез дә белмисездер, чөнки аның гомере искиткеч зур. Минем уемча, беренче татар җыры – бишек җыры булгандыр, чөнки кеше өчен иң газизе – ул аның баласы. Татар үзенең шатлыгын да, кайгысын да җыр белән бүлешкән, хәтта җәлилчеләр үлемгә, балта астына да җырлап барган. Иң зур теләгем шул: безгә җырлап үлемгә барырга язмасын, ә җырлап яшәргә язсын иде.
Бәйгедә 1нче урын алган җыр «Бетмибез» дип атала. Әгәр без «Бетмибез» дип яшибез икән, беркайчан да бетмәбез», – диде Разил Вәлиев.
«III Яңа татар җыры» бәйгесендә 1нче урын яулаган «Бетмибез» җыры Рафис Корбан сүзләренә һәм Илгиз Закиров көенә язылган. Җырны Рөстәм Насыйбуллин башкарды. Иҗатчылар 200 мең сум премия белән бүләкләнде.
Хөкемдарлар кемнәр?
Быелгы бәйгенең хөкемдарлары белән дә таныштырып үтик:
- Разил Вәлиев, Татарстанның халык шагыйре – жюри рәисе;
- Резедә Ахиярова, Татарстанның халык артисты, композитор;
- Зөһрә Шәрифуллина, Татарстанның халык артисты;
- Миләүшә Тәминдарова, Татарстанның халык артисты;
- Риф Гатауллин, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор;
- Рәфис Хөснетдинов, җырчы, композитор;
- Фәридә Төхвәтуллина, «ТНВ» телерадиокомпаниясе әдәби-музыкаль тапшырулар редакциясенең баш мөхәррире;
- Айгөл Зәйдуллина, музыкант, продюсер;
- Рөстәм Сәрвәров, «Аксу» компаниясе генераль директоры, композитор, продюсер;
- Рифат Фәттахов, Рәшит Ваһапов фонды директоры, «Яңа татар җыры» бәйгесенең генераль продюсеры.
«Җырның хит буласын вакыт күрсәтә»
Тәнәфестә продюсер Җәүдәт Гыйльмановны очраттым. Ул – күп кенә җырчылардан «йолдыз» ясаган шәхес. Продюсер үзенең бу бәйгегә катнашы булмавын, тамашачы буларак килгәнен әйтте. Мин аннан: «Хитка әверелерлек җырларны күрдегезме?» – дип сорадым.
Җырның хит буласын вакыт күрсәтә. Бер 5 елдан күрербез, – диде Җәүдәт Гыйльманов. – Аны беренче тыңлауда гына халык яратырмы, юкмы икәнен аңлап булмый. Аннары башкаручыдан да күп әйбер тора. Кайвакыт, күп еллар элек чыгып, яңа җырчы кулына күчкәннән соң гына танылып киткән хитлар була. Шәхсән үземә концерт ошады, әйбәт җырлар күп булды. Кайсы хит булып китәсен вакыт күрсәтер.
«Авторларга бәйгедә катнашудан куркып каласы юк»
Сәхнәдән алдагы елларда җиңгән һәм хитка әверелгән җырлар да яңгырады, дип мәкалә башында язган идем. Шуларның берсе – 2022 елгы «Яңа татар җыры»нда махсус премиягә лаек булган «Бер җылы сүз» җыры. Ул Радик Шәрәфиев көенә иҗат ителгән. Җырны Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов башкарды. Сүз уңаеннан, аның быелгы концертлары шушы хит исеме белән бара.
Гала-концерттан соң Раязның үзе белән сөйләшеп алдым.
Концерт бик матур, саллы оештырылган, күп көч кертелгән, – диде Раяз Фасыйхов. – Куелышы да, сәхнә бизәлеше дә, бик саллы, җитди килгән. «Яңа татар җыры» проекты үз тамашачысын тапкан. Мин анда бәйрәм кичәсенә эләккән кебек булдым.
Татар җырын, сәнгатен үстерергә булышкан бөтен проектлар да кирәк. Мондый бәйгеләр алга таба да дәвам итсен иде. Алар җырчыларга да әйбәт, чөнки оештыручылар белән элемтәгә кереп, әйбәт җырларны үз репертуарларына кертеп җибәрә ала. Мәсәлән, миңа ул җырны берсүзсез репертуарыма алырга мөмкинлек бирделәр. Авторларга премия белән иҗат итәргә мотивация ясасалар, җырчыларга яңа әйбәт җыр сайлап алу мөмкинлеге туа. Җырчылар күп булгач, әйбәт җыр юнәтүе дә җиңел түгел. Бәйгене оештыручылар килгән җырларны төрле интернет мәйданчыкларга урнаштыра. Аларны тыңлап, үзеңә сайлап алу мәсьәләсен сөйләшергә була.
Бәйгене оештыручылар җырны үзләренә алып кала икән, дип, авторларга бәйгедә катнашудан куркып каласы юк, чөнки анда килгән иҗат җимеше сандыкта ятмый, ә киләчәктә җырланачак. Мин башкарган «Бер җылы сүз» – шуның дәлиле. Аннары «Балалар җыры» номинациясендә кызым «Замана балалары»н җырлаган иде. Хәзер без аны үз концертларыбызга керттек. Шуңа күрә бу проектның әһәмияте зур.
«Бер җылы сүз» җырын Рифат Фәттахов миңа үзе тәкъдим иткән иде. Ул миңа ошады да, җырларга булдым. Аны халык та бик җылы кабул итте. Ул җыр буенча бик матур сүзләр әйтәләр. Әле киләчәктә дә бу проект белән хезмәттәшлек итербез, дип ышанып калам.
Гала-концертта күп кенә шагыйрьләр, композиторлар белән күрештем. Минем өчен бу да әһәмиятле. Анда бик күп әйбәт җырлар ишеттек. Һәр җырчыга үзенә сайлап алырлык җыр булды. Киләчәктә аларга яңа аранжировка ясап, бүтән төрле итеп җырлау мөмкинчелеге бар. Бу да – бик матур күренеш.